Эссе на тему Афганистан

Раздел Воспитательная работа
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

.

Туган абыем Әфганстанда


Әфганстан.... Бу сүз кемнәрдер өчен бер илнең исеме булса, бу ил исеме безгә бир ерак та, якын да. Ерак, чөнки бу сүзне әйткәч, 1979 нчы елның 25 декабрендә көндезге 3 тә башланган мәхшәр күз алдына баса. Хәзер ул көнне башланган сугышны кирәксез дип атыйлар. Ә солдатлар бит бурыч үтәргә, үз илебезне дошманнардан сакларга киткәннәр. Ә якын, чөнки әбинең ике улы шул илдә үз бурычларын үтәп, исән-имин туган якларга кайта алдылар.

Минзәлә районы Бикбау авылында минем әби-бабай - Назиф һәм Мөһәллилә Әхмәтхановлар гомер итәләр. Аларның биш балалары бар: 2 кызлары, 3 уллары. Иң олы уллары Илгизәр абый Хабаровскта хезмәт иткәндә 3 айга Әфганстанга командировкага җибәрелә. Исән-сау әйләнеп кайткач, үз частенда хезмәтен дәвам итә.

Икенче уллары Илдус абый Әзербайҗанда хезмәт итеп кайта.

Минем сезгә әби-бабайның кече уллары - Азат абый турында сөйлисем килә.

Азат абый истәлекләре: "1986 нчы елның 14 нче октябрендә хезмәткә алындым. Әткәй- әнкәй, туганнарым озаттылар. 15 нче октябрьдә Казаннан Үзбәкстанның Термез шәһәре Учкизил поселыгына өч айга өйрәнүгә (учебка) җибәрделәр. Шул көнне Чаллыдан 200 малай киттек.

1987 елның 17 нче февралендә Әфган җиренә аяк бастык. Мин 22 нче бригадага (җиһазлар белән тәэмин итүче, май ташу бригадасына) эләктем.Шофер булып хезмәт иттем. 22 нче февраль көнне беренче тапкыр рейска киттек. Рейс дүрт көнгә сузыла иде. Ике ел эчендә йөзләп рейска чыктым.

1988 нче елның 17 нче июне. Минем әнкәйнең туган көне."Рейстан кайткач, хат язарга кирәк",- дип уйладым. Приказга йөз тәүлек кенә калды. Без рейста идек, колоннага һөҗүм иттеләр. Шул көнне инде туганыма әйләнергә өлгергән Аксубай районы, Яңа Ибрай авылыннан дутым Әхәт вафат булды. Хезмәт вакытында дусларны күп югалтырга туры килде. "Улым исән генә кайтсын", - дип өметләнгән ата-анага табутны кайтарып җибәрү бик авыр иде. Озатырга бригада җитәкчесе китте...Әфганда көннәр кызу, ә төннәр дымлы. Июль аенда, аяк бик авыртты, шеште, сәламәтлек каушау сәбәпле, мине ялга җибәрделәр. Мин кайтканда печән өсте иде. Өйдә әбекәй генә каршы алды. Санаулы көнгә генә кайткач, шифаханәдә ятасы килмәде. Бераз өйдә дәвалангач, тагын хезмәт, тагын Әфган...

1988 нче елның октябре. Бөтенебез өйгә җыена башладык. Туганнарга бүләкләр...1989 нчы елда яшь солдатларны Әфганга кертмибез дип, 15 нче октябрьдә өйгә кайтырга тиеш булсак та, тагын өч айга хезмәтне озайттылар. Әфганстанда рейсларга йөргәндә, шунда хезмәт итүче сыйныфташым Усманов Флүс һәм авылдашым, кечкенәдән бергә уйнап үскән дустым, Гарипов Радик белән очраштым. 13 нче гыйнварда өйгә кайттым.

Әни(Азат абыйның сеңлесе) сүзләре: "Безнең әткәй аз сүзле, җитди, коры кеше, кычкырмыйча гына сөйләшә. Мин бервакытта да әткәйнең елаганын күргәнем булмады. Азат абый үз вакытында хезмәттән кайтмагач, (башка абыйлар вакытында кайтты бит) гаиләдә шаярып сөйләшүләр кимеде. Әле берсе, әле икенчесе начар хәбәр җиткерә: югары очка, Мәлкәнгә табут кайткан икән...3 ай 3 ел кебек тоелды. Инде телевизордан соңгы солдатлар чикне үтәргә җыена ", -дип сөйләделәр. Ә безнең абый юк та юк. Мин Азат абый киткәндә 9 нчы сыйныфта укый идем, ул кайтканда - Алабуга институты студенткасы. 13 нче гыйнвар. Дус кызым белән ялга кайткан идек. Ишектән Илгизәр абый, аның артыннан, Азат абый керде. Без аны көтеп ала алдык. Мин шул көнне беренче тапкыр әткәйнең күзләрендә яшь күрдем. Шулвакыт әткәй: "Хәзер почтаны чыгып алучы булыр инде", - дип куйды, чөнки абый хезмәттә чакта, гәҗит арасында начар хәбәр булыр дип, аны алырга да чыкмый идек".

Абыйлар исән-сау хезмәтләреннән әйләнеп кайттылар. Хәзер дә Азат абый 40 хезмәттәше белән аралашып тора, бер-берләренә гаиләләре белән кунакка йөрешәләр.

"Ә дустым Әхәтнең әти-әнисе белән 25 ел буе араны өзмибез, мин аларның улларына әйләндем инде. Быел аның әнисенә 75 яшь, гаилә белән барырга җыенабыз, - ди Азат абый.

Әни сүзләре: "Абыйларның Әфган дуслары әткәй-әнкәйгә кайтып йөриләр. Авылыбыз матур, елга буенда урнашкан, бергә ял итәбез. Илгизәр абыйның Илгиз исемле якын дусты бар. Ул гел әнкәйләргә кайтып йөри. Кечкенә буйлы, матур гына абый. Ләкин аның бөтен тәне - җәрәхәт (аннан ерак түгел мина шартлаган). Һәм сул кулы урынына - протез. Ул җәрәхәте турында сөйләргә яратмый. Исән-сау туган илгә әйләнеп кайтканына сөенә. Ләкин мин тиккә генә Илгиз абый турында сүз башламадым. Илебез инвалидларга "Ока" машинасы бирде. Илгиз абыйның да бар андый машинасы. Беркөнне кич кибеттән чыккач, машинасына утырганда, яшьләр җыелып, аны бик каты кыйныйлар, пычак белән җәрәхәтлиләр, акчасын, документларын алалар. Мин Илгизәр абый белән Илгиз абый янына хастаханәгә бардым. Сугыштан, мәшхәрдән исән кайткан гарип ветеранга кул күтәргәннәре өчен яшьләргә бик рәнҗедек. Бу хәл аркасында бөтен яшьләрне дә гаепләргә җыенмыйм. Ләкин үз бурычларын үтәгән гади солдатның ни гаебе бар?.

Һәр кешенең хыялы бар. Берәүләр чит илдә ял итү турында, икенчеләре байлык турында. Безнең Азат абый кабат Әфганга бару турында хыяллана. Ә әни аны аңламый "Азат, сугыштан исән кайттың бит инде, тагын нигә барасың?"-, ди. Ә Азат абыйның дуслары инде барганнар. Әхәт дусты һәлак булган урынга һәйкәл куелган. "Мин 25 ел буе төштә күргән җирләрне кабат күрәсем килә",- ди Азат абый. Шушы көннәрдә хезмәттәшләре белән юлга чыгарга тиеш. Хыялың тормышка ашсын. Исән- сау әйләнеп кайтыгыз.

Безнең гаскәрләребезнең Әфган иленнән чыгарылганына 27 ел. Бүтән бервакытта да әниләр кайгы-хәсрәт күрмәсен, газиз балаларын сугышка җибәрмәсеннәр. Солдатларыбызның батырлыкларын онытмыйк.










Минем Азат абыем.

Эссе на тему Афганистан


Әфганстанда машинасы янында хезмәттәшләре белән

Эссе на тему Афганистан



© 2010-2022