Сценарий. Ә. Гадел – сугыш чоры баласы

Раздел Воспитательная работа
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

4

Ә.Гадел. Сценарий. Ә.Гадел - сугыш чоры баласы.

Беренче алып баручы. Хәерле көн, кадерле кунаклар, хәерле көн, хөрмәтле мөгаллимнәр, хәерле көн, милләтебезнең киләчәге булган укучылар! Бүгенге очрашуыбызны нәкъ менә шул рәвешле - хәерле көн теләп башлыйсыбыз килә. Хәерле, димәк, игелекле; хәерле, димәк, изге; хәерле көн дигәндә, көннәребезнең исән-имин үтүен телибез, хәерле төн, дигәндә, төннәребезнең тыныч, хәвефсез булуын телибез. Тарихи сәхифәләребез мондый көннәрнең, мондый төннәрнең кадерен белергә гыйбрәтле сабаклар биреп өйрәтә. Афәтле еллар хатирәсе күкләр аязлыгын, балалар елмаюын җитдирәк бәяләргә кирәклегенә төшендерә.

Икенче алып баручы. Җитмеш дүрт ел элек элек илебезнең тыныч тормышына фашистларның явыз кулы сузыла. 1418 көн буена халкыбызның батыр улллары һәм кызлары Бөек Җиңүне якынайту өчен фидакарь хезмәт куялар, сәламәтлекләрен, гомерләрен кызганмыйлар. Халык батырлыгы турындагы хәтер - безнең өчен рух тәҗрибәсе, яңа буынның бөек казанышларга ихтирам күрсәтүе.Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлаша. Безнең бүгенге очрашуыбыз Бөек Ватан сугышы ветераннары алдында баш июебез булып ирешсен иде.

Беренче алып баручы.Сугышны сабый күңеле белән кичергәннәрнең йөрәгендә әрнү һәм горурлык катыш мәңге җуелмас эз калган. Әрнү - шушы елларда һәлак булган абый, әти, якыннарны кайтарып булмаячагын белеп үсү нәтиҗәсе, горурлану - иң якын ватандашларның кешелек тарихындагы иң авыр, газаплы сугышта фидакарьлек күрсәтүенең шаһиты булып үсүе нәтиҗәсе ул. Шундый үзенчәлекле буын вәкилләренең берсе - шагыйрь, прозаик, публицист, әдәбиятта Әхмәт Гадел тәхәллүсе астында иҗат иткән Әхмәт Мөхәммәтһади улы Гаязов.

Икенче алып баручы: Бүгенге очрашуыбызның кунаклары - әдипнең улы Ихтияр әфәнде һәм дусты Ринат әфәнде әдип шәхесен тирәнрәк аңларга, иҗаты белән тагын да якынрак танышырга ярдәм итәрләр, дип уйлыйбыз. Исәнмесез, Ихтияр әфәнде, исәнмесез, Ринат әфәнде!

(кунаклар торып басалар, алкышлар)

Беренче алып баручы. Әхмәт Мөхәммәтһади улы Гаязов республикабызның Мамадыш районы Акчишмә авылында 1942 елның 2 нче февралендә дөньяга килә.Еллар үткән саен, сабый чак иле булып, аның күз алдына әнә шул авыл тасвиры пәйда була:

Ниләргә икән, сине сагынам,

Бәгърем өзелә, җилләр иссәләр.

Әремле урам, туган авылым,

Хуш исле бөтнек, талгын чишмәләр,

- дип яза шагыйрь "Сабый чагым" дип аталган җырында.

Икеенче алып баручы: Бәхетенә күрә, Әхмәт Гаделгә иң якын, газиз кешесен фронт кырында югалту хәсрәтен кичерергә туры килми - 1946 елда аның әтисе исән-имин туган якларына әйләнеп кайта, урман белгече буларак эшләвен дәвам итә.Һади абый җиңел сөякле, көчле, ныклы иманлы, туры мәгънәсендәге көрәшче була: фронтта яраланып кайтканнан соң да, күп тапкырлар сабантуй мәйданнарында батыр кала. Әмма сугыш яралары эзсез үтми: гаилә башлыгы бу дөнья белән иртәрәк хушлаша. Әтисендә булган урманны, тереклекне ихлас ярату хисе аңа да күчә, мәктәпне тәмамлагач, ул Лубян урман техникумында белем ала. Әмма Әхмәт Гаделгә белгечлеге буенча озак эшләргә насыйп булмый. 1963 елда ул армия хезмәтенә алына һәм шунда үзен каләм остасы итеп таныта.

Беренче алып баручы: Солдат тормышы үзенең катгый таләпләре, кырыс чикләре белән күпләрнең рухи үсешен туктатып торса, Әхмәт Гадел, киресенчә, дәртләнеп иҗат итә башлый монда. Ә 1963 елда илле мең тираж белән саллы гына шигырьләр җыентыгын да бастырып чыгара. Шиксез: Ватанны яклап, корал һәм каләм көченнән файдаланган Муса Җәлилләр, Фатих Кәримнәр, Гадел Кутуйлар, Абдулла Алишлар каны ага шул татар шагыйрендә!

Икенче алып баручы: Тормыш гел җиңү, куанычлардан тормаган кебек, югалтулардан да тора. Шуларның иң аянычларының берсе - энесе Рөстәмне югалту булгандыр, мөгаен. Югыйсә, шагыйрьнең сизгер йөрәге, нечкә күңеле энесенең якты истәлегенә багышлаган шигырь юлларын саркытмас иде. "Китмә" дип исемләнгән әлеге шигырь самими лиризм, кешелекле моңы белән композитор З.Вәлиеваның игътибарын җәлеп итә. Соңрак ул "Язмышлардан узмыш юк икән" телесериалы өчен саундтрек буларак та сайлана.

Икенче алып баручы: Сезнең игътибарыгызга ______________________башкаруында әлеге җырны тәкъдим итәбез.

("Киттең" җыры).

Беренче алып баручы: Ялгызлык, мәхәббәт, сагыну кебек темаларны читләтеп үтмәсә дә, Әхмәт Гадел шигъриятенең үзәгендә туган ил, Ватан төшенчәләре ята. "Әхмәт Гадел җир-су, нигез, туфрак, буыннар язмышына багышланган әсәрләрендә көчле. Шагыйрь иркенләп яза, табигый халәтенә кайта, әрнү-борчулары сине уйландыра, ул хисләр синең хисләгә, борчуларга әйләнә", - дип яза атаклы шагыйребез Сибгат Хәким.

Икенче алып баручы: "Шомыртбаш урманнары", "Туганнар", "Авылым яңгырлары", "Ак чишмәм", "Авылым" - бу һәм башка шигырьләре моңа дәлил булып тора. Рәхим итеп, аларны тыңлап, шагыйрь күңеленә сәяхәт кылыгыз!

Укучы 1.

Укучы 2.

Укучы 3.

Укучы 4.

Укучы 5.

Беренче алып баручы: Әхмәт Гаделнең иҗат дөньясы гаять киң, табигый сәләте аңа үзен төрле жанрларда сынап карарга мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта әлеге бай иҗади мирасның чагыштырмача аз өйрәнелгәнлеген дә искәртергә кирәк. Әдип иҗатына багышланган "Гаязов Укулары" мәктәбебезнең күркәм традициясенә әверелер, әлеге бушлыкны да тутырырга ярдәм итәр, дип ышанып калабыз.

Икенче алып баручы: Ә хәзер "Гаязов укулар"ы эшчәнлеген башлап җибәрер вакыт җитте, дип уйлыйбыз. Барыгызга да эчтәлекле эшчәнлек, кызыклы табышлар, фикри тирәнлек теләп калабыз. Хәерле сәгатьтә, дуслар!


© 2010-2022