- Преподавателю
- Украинский язык
- Без Универсиадага әзерләнәбез
Без Универсиадага әзерләнәбез
Раздел | Украинский язык |
Класс | - |
Тип | Конспекты |
Автор | Гайфиева А.З. |
Дата | 11.03.2014 |
Формат | doc |
Изображения | Нет |
Тема: " Без Универсиадага әзерләнәбез ."
Бурычлар:
1. Казанда үтәчәк Универсиада турында мәгълүмәт бирү.
2. Спорт уеннары, күнегүләре, спортка бәйле вакыйгалар белән кызыксынуларын үстерү.
3. Балаларда спортка карата уңай караш, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү , сәламәтлек өчен файдалы һәм кызыклы эшчәнлеккә өстенлек бирү омтылышы булдыру.
Сүзлек: Универсиада, символ, талисман, континент, чемпион.
Җиһазлау: Универсиаданың символы, талисманы, йолдызы, уен өчен атрибутлар, глобус, магнитофон, һава шарлары, төрле төстәге фломастерлар, медальләр, слайд -лар.
Эшчәнлек барышы:
Матур көй астында залга балалар керә.
- Исәнмесез балалар. Мин Алсу Зуфаровна булам, сезнең белән очрашуыма бик шатмын. Сез бүген "Ләйсән" балалар бакчасыннан "Миләшкәй" балалар бакчасына кунакка килдегез .
- Балалар әйтегез әле, сез тиздән кая китәчәксез?
- Балалар җавабы тыңланыла.
- Дөрес балалар, мәктәпкә китәчәксез, анда сез кемнәр булачаксыз?
- Балалар җавабы тыңланыла.
- Әйе, укучылар, аннан мәктәпне укып бетергәч кемнәр буласыз?
- Балалар җавабы тыңланыла.
- Студентлар кемнәр соң ул?
- Балалар җавабы тыңланыла.
- Балалар безнең башкалабыз ничек атала?
- Дөрес, башкалабыз Казан, тиздән балалар Казанда студентларның спорт ярышлары Универсиада булачак.
Балалар экранга игътибар белән карагыз әле ! Казанда менә шушындый бик матур Универсиада авылы төзелде (1 слайд). Монда җәйге спорт ярышлары һәм уеннары үтәчәк.
-Балалар сез нинди җәйге спорт уеннары беләсез?
- Балалар җавабы тыңланыла.
- Димәк, әлеге ярышларда катнашу өчен нинди булырга кирәк?
- Балалар җавабы тыңланыла.
- Бу ярышларда биш континенттан студентлар катнашачак. Ә менә монысы балалар, Универсиаданың символы ( 2 слайд ).
- Нәрсәгә охшаган ?
- Балалар җавабы тыңланыла.
- Нинди төстә ләлә чәчәге?
- Балалар җавабы тыңланыла.
- Ни өчен ләлә чәчәген сайлаганнар, ә башка чәчәкне түгел?
- Балалар җавабы тыңланыла.
Әйдәгез балалар, безнең башкалабыз Казанга кайсы котинентлардан студентлар килә микән, глобустан карыйк. Игътибар белән карагыз әле, сез нәрсәләр күрәсез?
-
Дөрес балалар йолдызлар , бу йолдызлар һавадагы йолдызлармы соң?
-
Балалар җавабы тыңланыла.
-
Биш төстәге йолдыз 5 континентны аңлата: Европа - зәңгәр, Азия- сары, Африка- кара, Америка- кызыл, Австралия- яшел төс белән бирелгән.
Менә кайсы континентлардан безгә кунаклар килгәнендә белдек. Балалар кунаклар белән очрашкач иң беренче нишлибез?
- Дөрес, исәнләшәбез. Иң беренче нинди телдә исәнләшәбез ?
- Татарча "Исәнмесез", "Әссәләмәгаләйкем".
- Русча "Здраствуйте".
- Инглизчә "Неllo", "Lmonin" !
- Кунакларны ничек итеп чакырабыз.
- Балалар җавабы тыңланыла.
Матур көй астында кулына факел һәм 5 төстәге шар тотып Юни керә.
Балалар безнең әзерлекне карарга Юни үзедә килеп җитте.
-
Юни кем ул , балалар беләсезме ? Белмәсәгез тыңлагыз әле. Универсиаданың талисманы Ак барс малае - Юни. Аның кулында нәрсә икән ?
-
Балалар җавабы тыңланыла.
- Балалар кунакларны ничек итеп чакырабыз?
-
Балалар җавабы тыңланыла.
Әйдәгез, бу өстәл янына килегез әле балалар.Хәзер без сезнең белән , тиз генә чакыру кәгазьләре ясап Юни артыннан җибәрәбез. Юни син балаларны игътибар белән күзәтеп тор! Самира син кайсы континентка җибәрәсең? ( һәр баладан сорап чыгыла).
-
Балалар җавабы тыңланыла.
Менә безнең чакыру кәгазьләребездә әзер. Әйдәгез, бездә Универсиадага әзерлекне башлыйбыз.
I ярыш : "Суда йөзү".
Уенның тәртибе: аякка лапталарны, башка шапканы ,күзлекне киеп әзерләнеп басасың, каманда бирелү белән суга чумасың, үз поласаңнан гына йөзәргә кирәк. Кире йөзеп урыныңа килеп басасың.
II ярыш : "Горизонталь мишень".
Уенның тәртибе: тупларны атып корзинга кертергә. Һәм кайсы континентның
тубы корзинга кергән, нәтиҗә ясала.
Балалар сез үзегезнең җитезлекләрегезне , осталыкларыгызны күрсәттегез, рәхмәт сезгә. Афәрин балалар! Юни да буш килмәгән, спортсменнарга үзенең бүләкләрен тапшыра (медаль тага ).
Ә, без балалар Универсиадада катнашучыларга уңышлар һәм дуслык телик!