Бакый Урманче (8 нче сыйныф, рус төркеме)

Тема.Бакый Урманче  (8 нче сыйныф,рус төркеме)  Максат. Бакый Урманченың тормыш юлы, эшчәнлеге белән таныштыру.                  Диалогик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү.                   Татар милләтенең бөек шәхесләренә карата горурлык хисләре                          тәрбияләү.                      Укучыларның фикерләү сәләтен үстерү. Җиhазлау. Компьютер, проектор, дәреслек. Дәрес барышы I. Оештыру өлеше (уңай психологик халәт тудыру) -      Исәнмесез, укучылар! -      Исәнмесез, укытучы а...
Раздел Технология
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема.Бакый Урманче (8 нче сыйныф,рус төркеме)

Максат. Бакый Урманченың тормыш юлы, эшчәнлеге белән таныштыру.

Диалогик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү.

Татар милләтенең бөек шәхесләренә карата горурлык хисләре тәрбияләү.

Укучыларның фикерләү сәләтен үстерү.

Җиhазлау. Компьютер, проектор, дәреслек.

Дәрес барышы

I. Оештыру өлеше (уңай психологик халәт тудыру)

  • Исәнмесез, укучылар!

  • Исәнмесез, укытучы апа!

  • Исәнмесез, кунаклар!

  • Бүген ничәсе?

  • Бүген атнаның нинди көне?

  • Бүген сыйныфта кем дежур?

  • Сыйныфта кем юк?

  • Һава торышы нинди?

  • Хәзер елның нинди фасылы?

  • Кыш көне табигатьтә нинди үзгәрешләр була?

( Исәнләшү:укытучы-укучы, укучы-укучы)

ΙΙ Актуальләштерү

1. Өй эшен тикшерү.

2. Аудирование.

-Прослушайте и укажите слова со звуком [ә]: рәссам, көлә, һөнәр иясе, тимер, әсәр, хезмәт, кеше, сәнгать, портрет.

- Прослушайте и измените глаголы по образцу: хөрмәт итә-хөрмәт итми, хәрәкәт итә - …, сөйли - …, көлә - …, елмая - …. , елый - …. , иҗат иткән - …, аралашкан - ….

III. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру

Укытучы: без Б.Урманченыӊ тормышы һәм эшчәнлеге белән танышырбыз.

1.Б Урманче турындагы текст укыла.(98 бит, 2 күнегү)

2.Сүзлек белән эш.

Җан өргән - вдохнувший жизнь

Һөнәр иясе - специалист

3.Сорауларга җавап алу.

- Бакый Урманче кем ул?

-Ул нәрсәләр иҗат иткән?

- Бакый Урманче кемнәрнеӊ портретларын язган?

- Аныӊ тагын нинди әсәрләрен беләсез?

Бакый Урманченыӊ тормышы һәм иҗаты турында презентация.

Б.Урманче кайчан hәм кайда туган?

Бакый Урманче 1897нче елның 23нче февралендә Буадан районы Кул-Черкен дигән кечкенә генә бер авылда Идрис хәзрәт гаиләсендә туган. Аӊа 10 яшь тулганда әтисен Кама Тамагы районындагы Кече Салтык дигән авылга имам хатиб итеп жибәрәләр.

Бакый Урманче кайда укыган?

Әтисе улын укымышлы мулла итәргә теләп Казандагы "Мөхәммәдия" мәдрәсәсенә укырга кертә.

Кечкенәдән ук рәсем ясарга яраткан.

Армиядә хезмәт иткәндә студиягә йөреп, азмы-күпме hөнәри белем ала. Сәнгать училищесына укырга керә. Сәләтле укучыны 1920нче елда Мәскәүгә укырга жибәрәләр. Берьюлы ике факультетта укып, нәкышъ hәм уем-сын hөнәрләрен өйрәнә. Өстәмә рәвештә француз телен өйрәнә.

Бакый Урманче кайда эшләгән?

1926 елда Казанга кайта, сәнгать училищесында эшли башлый. 1929-1933нче елларда Архангельск янындагы Словкида сөргендә була. Аннан кайткач, Мәскәүгә эшкә китә. 1941нче елда, сугыш башлангач, аны Мәскәүдән куалар.

Туган якларына 1957нче елда, 60 яшь тулгач кына әйләнеп кайта.

Иҗаты.

Бакый Урманче туган якларына әйләнеп кайткач, дүрт меңгә якын әсәр иҗат иткән, 93 яшендә вафат булган.

Бакый Урманче нинди картиналар, сыннар ясаган?

Габдулла Тукайның бюстын да бронзадан коеп ясый.

Б.Урманче 1980нче елда Сөембикә сынын агач кәүсәсеннән уеп ясаган.

2002 елда Муса Жәлилнең hәйкәлен бронзадан коеп ясый (презентациядә күрсәтелә)

ΙV Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Бакый Урманченыӊ тормышы һәм иҗаты буенча диалог төзү.

(парларда сөйләшү)

V Дәрескә йомгак

  • Кемнеӊ иҗаты белән таныштык?

  • Дәрестә нәрсәләр белдек?

  • Бакый Урманче нәрсәләр иҗат иткән?

  • Б.Урманчены бөек рәссам дип әйтә алабызмы?

VI Өйгә эш

Бакый Урманче турында текстны сөйләргә өйрәнергә.


© 2010-2022