• Преподавателю
  • Технология
  • 5 сыйныф, әдәбият ( 5 класс, татарская литература), Г. Сабитовның “Ярсулы яз” хикәясендә табигатьне бала күңеле аша тасвирлау

5 сыйныф, әдәбият ( 5 класс, татарская литература), Г. Сабитовның “Ярсулы яз” хикәясендә табигатьне бала күңеле аша тасвирлау

  5 сыйныф, әдәбият                                         Тема: Г.Сабитовның “Ярсулы яз” хикәясендә табигатьне бала күңеле аша тасвирлау. Максат: укучыларны проза әсәрләрен анализларга өйрәтү;  әсәрнең телен, язылу үзенчәлеген тикшерү; балаларның фикерләү сәләтен, танып-белү осталыгын үстерү; аларда үзара чын дуслык, бер-беренә хөрмәт хисләре тәрбияләү. Дәрес тибы: әдәби әсәрне анализлау. Ысуллар: тикшерү, эзләнү. Җиһазлау: презентация, язучы портреты, җыентыклары, “Яз” картинасы.   Дәрес пла...
Раздел Технология
Класс 5 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

5 сыйныф, әдәбият ( 5 класс, татарская литература), Г.Сабитовның “Ярсулы яз” хикәясендә табигатьне бала күңеле аша тасвирлау.Дәреснең темасы: Ярсулы яз һәм йөрәк кичерешләре.

Өйрәнелә торган әсәр: Гәбделхәй Сабитов «Ярсулы яз» хикәясе.

Дәреснең максаты:

1.Әсәрне уку,эчтәлеген белү,язучы телендә мәкаль һәм әйтемнәрнең кулланылышын күзәтү.

2. Укучыларның игътибарын, иҗади фикерләү сәләтен үстерү.

3. Әсәрнең темасын, идеясен табарга өйрәтү.

Җиһазлау: Биремле карточкалар, тактада һәр укучының исеме язылган, дәреслек.


п/п

Дәрес этабы.

Вакыт
(мин.)

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

1.

Оештыру моменты.
Максат кую.

2

Дәреснең темасы һәм максатлары белән таныштыра.

Үзе теләгән нәтиҗәгә ирешү максатыннан чыгып, эш күләмен билгели.

2.

Дәреслек белән эшләү.

Сораулар язылган карточкалар тарата, билгеләнгән җавапларны тикшерә.

Дәреслектән җавапларны таба һәм дәфтәрләргә яза.

3.

Сорауларга язма җавап бирү.

25

Биремнәрнең дөреслеген тикшерә.

Үзе уйлап,нәтиҗә чыгарып җаваплар яза

4.

Иҗади эш.

Җавапларны тикшерә.

Иҗади эшли

5.

Семинар.

15

Сораулар бирә (карточкалардагы сораулар)

Әңгәмәдә катнаша, үз фикерен дәлилли.

6.

Рефлексия.

3

Дәрескә йомгак ясый, һәркемнең эш нәтиҗәсен анализлый.

Тактадагы үз эшенең нәтиҗәләрен алдан билгеләнгән нәтиҗәләр белән чагыштыра.

7.

Өйгә эш (теләк буенча )

Иҗади эш. Яз күренешләрен күзәтүдән чыгып,кечкенә хикәя язып карагыз.

Үзара әңгәмәгә материал әзерләп килергә

1 нче өлеш
Бу биремнәрне үтәгәндә,(1-10 нчы биремнәр) үзең дөрес дип санаган җавапларны китаптан табып,бер сүз яки сүзтезмә белән язып ал.
1. Хикәядә вакыйгалар барган авылның исеме ничек?
2. Кайсы тау кардан арчылып килә?
3. Хикәяләүче малайның исеме ничек?
4. Укытучының исеме ничек?
5. Хикәяләүченең партадашы кем?Ул нинди фәнне бик үк яхшы белми?
6. Парта утыргычында нәрсә шытырдап куя?
7. Хикәядә нинди йорт хайваннары телгә алына?
8. Төп герой нинди усаллык эшләргә тели?
9. Урамда да, өйдә дә нәрсә күзләрне камаштыра?
10. Ике тәрәзә арасында кыш буе нәрсә ята?

2 нче өлеш
Бу биремнәрне үтәгәндә,(11-14 нче биремнәр) кыска гына итеп җавапларыңны дәлилләп яз
11. Гамилнең нинди сыйфатлары әйбәт,ә кайсы сыйфатлары белән килешмисез?
12. Галләм абыйның кайсы сыйфатларын югары бәялисез? Ни өчен?
13. Гамил белән Гөлүсә мөнәсәбәте сездә нинди уй-фикерләр уята?Ул мөнәсәбәтләрнең җылылыгы нәрсәдә?
14. Язучы телендә нинди мәкаль һәм әйтемнәр куллана?
3 нче өлеш
Ярсулы яз белән йөрәк кичерешләре арасында нинди уртаклык бар?Үз уйларыгызны кушып,кыска гына хикәя төзеп карагыз.













САБИТОВ ГАБДЕЛХӘЙ

(1931-1995)

Габделхәй Вәли улы Сабитов 1931 елның 28 июнендә Татарстанның Минзәлә районы Югары Тәкермән авылында колхозчы гаиләсендә туа. 1949 елда шул ук райондагы Күзкәй авылы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Иске Мәлкән җидееллык мәктәбендә укытучы булып эшли башлый, ике елдан Түбән Тәкермән авылы мәктәбенә күчә, анда укытучы, соңыннан уку-укыту эшләре буенча мөдир була.

1956 елның мартыннан октябренә кадәр Минзәлә район газетасы «Ленин байрагы» редакциясендә эшләп алгач, Г.Сабитов М.Горький исемендәге Мәскәү әдәбият институтына китә һәм драматургия бүлегендә укый башлый. 1960 елда, дүртенче курста чакта, сәламәтлеге начараеп, укуын ташларга мәҗбүр була.

1960-1965 елларда Г.Сабитов Казан телевидение студиясендә әдәби-драматик тапшырулар буенча өлкән мөхәррир, аннан республика балалар журналы «Ялкын» редакциясендә әдәби бүлек мөдире булып эшли. 1965 елда «Чаян» журналы редакциясенә күчә, анда башта - фельетончы, соңыннан, 1968-1970 еллар арасында, журналның җаваплы секретаре вазифасын башкара. 1970 елдан ул әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.



Иҗатының башлангыч чорында Г.Сабитов әдәбиятның төрле жанрларында көчен сынап карый. Илленче еллар башында район газетасы битләрендә, аннан яшь авторларның «Үсү юлы» альманахында аның беренче иҗат тәҗрибәләре - шигырьләре басылып чыга. 1954 елда язылган «Мәхәббәт һәм нәфрәт» комедиясе исә үзешчән сәнгать коллективлары сәхнәләрендә уйнала, ә соңыннан, 1956 елда, Әдәбият институтына имтихан тапшырганда, авторга иҗади конкурс материалы булып хезмәт итә.

Шулай да Г.Сабитовның язучы буларак иҗат йөзен ачкан һәм аны оста хикәяче, өметле драматург итеп таныткан әсәрләре илленче елларның ахырына һәм алтмышынчы елларга туры килә. Бу чорда ул республика көндәлек матбугатында «Туган җир туфрагы», «Агач аяклы кеше», «Өч күңел», «Корбан ашы», «Сәйлүн чәе», «Урман кызы», «Үлемсез Акылгали» кебек, халыкчан матур тел белән, кызыклы, табигый сюжетларга корып язылган хикәяләрен, әкиятләрен бастыра, «Кичерелмәс гөнаһ» исемле драмасы белән профессиональ театр сәхнәсенә менә (Минзәлә дәүләт театры, 1959). 1963-1964 елларда исә хикәяләре һәм әкиятләре тупланган ике җыентыгы дөнья күрә («Туган җир туфрагы», «Үлемсез Акылгали»).

Җитмешенче еллар дәвамында да Г.Сабитов, үз иҗатының төп юнәлеше булган хикәя жанрына хыянәт итмәстән, курчак театры өчен «Гөлстан балалары» («Ай сукмагы») исемле драма-әкият (1973) һәм 1912 елгы Лена вакыйгаларына багышланган, төрле милләт эшчеләренең шушы канлы бәрелешкә кадәрге тормышын, көрәшен тасвирлаган «Гарасат» («Чулпан таңны уята») исемле социаль-тарихи драма иҗат итә, соңгысы Татарстан Культура министрлыгы оештырган әдәбият-сәнгать әсәрләре конкурсында (1973) бүләккә лаек була һәм Минзәлә дәүләт театры репертуарына кертелеп, сәхнәдә уйнала.

Г.Сабитовның әсәрләре, бигрәк тә хикәяләре, сәнгатьчә эшләнеше һәм идея-эстетик хасиятләре җәһәтеннән югары сыйфатлы булулары белән аерылып тора.

Г.Сабитов көндәлек матбугатта, шулай ук аерым җыентыкларда басылган үзенчәлекле очерклары һәм әдәби тәрҗемәләре белән дә укучыларга таныш. Эрих Распеның мәшһүр «Барон фон Мюнхаузен маҗаралары»н, П.Трэверсның «Мэри Попинс», Ф.Златенның «Бемби» («Урман әкияте») повестьларын татар укучылары Г.Сабитов тәрҗемәсендә укыйлар.

Әдипнең иң уңышлы әсәрләре 1981 елда Татарстан китап нәшрияты тарафыннан чыгарылган «Тармаклы яшен» исемле җыентыгына туплана.

Ул 1995 елда Казан шәһәрендә вафат була, туган авылы зиратында җирләнә.

Г.Сабитов - 1976 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.





ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Туган җир туфрагы: хикәяләр. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1963. - 79 б. - 10000 д.
Үлемсез Акылгали: хикәяләр. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1964. - 31 б. - 15000 д.
Карурманның күзләре бар: хикәяләр, очерклар. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1975. - 126 б. - 10000 д.
Чулпан таңны уята (Гарасат): драма. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. - 86 б. - 12000 д.
Тармаклы яшен: хикәяләр, пьесалар / кереш сүз авт. Л.Ихсанова. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. - 240 б. - 6000 д.
Айбаш: хикәя. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1982. - 11 б. - 30000 д.
Кайнар туфрак: хикәяләр. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. - 160 б. - 5000 д.
Ярсулы яз: хикәяләр. - Казан: Мәгариф, 2003. - 164 б. - 3000 д.

* * *
Айбаш: рассказ / пер. с татар. Р.Кутуя. - Казань: Татар. кн. изд-во, 1982. - 12 с. - 300000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Фәттах Н. Язган каләм шомара // Соц. Татарстан. - 1964. - 22 май.
Камалов Б. Карурман күзләрен кем күргән // Татарстан яшьләре. - 1976. - 10 февр.
Ихсанова Л. Безнең сафка // Казан утлары. - 1977. - № 8. - 177 б.
Зәйнашева Г. Чулпан нурлары // Татарстан яшьләре. - 1978. - 10 авг.
Гәрәй Р. Габделхәй Сабитовка 50 яшь // Казан утлары. - 1981. - № 6. - 188-190 б.
Камалов Б. Каләм тылсымы // Соц. Татарстан. - 1981. - 27 дек.
Зиннәтуллина Ә. Кызыклы да, гыйбрәтле дә // Казан утлары. - 1983. - № 3. - 162-163 б.
Шабай М. Ихлас җанлы авылдашым // Казан утлары. - 2001. - № 6. - 85-86 б.



5 сыйныф, әдәбият ( 5 класс, татарская литература), Г.Сабитовның “Ярсулы яз” хикәясендә табигатьне бала күңеле аша тасвирлау.



Габделхәй Вәли улы Сабитов

(1931-1995)




1931 елның 28 июнендә Татарстанның Минзәлә районы Югары Тәкермән авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1949 елда шул ук райондагы Күзкәй авылы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Иске Мәлкән җидееллык мәктәбендә укытучы булып эшли башлый, ике елдан Түбән Тәкермән авылы мәктәбенә күчә, анда укытучы, соңыннан уку-укыту эшләре буенча мөдир була.
1956 елның мартыннан октябренә кадәр Минзәлә район газетасы «Ленин байрагы» редакциясендә эшләп алгач, Г. Сабитов М. Горький исемендәге Мәскәү әдәбият институтына китә һәм драматургия бүлегендә укый башлый. Ләкин 1960 елда, дүртенче курста чакта, сәламәтлеге начараеп, укуын ташларга мәҗбүр була.
1960-1965 елларда Г. Сабитов Казан телевидение студиясендә әдәби-драматик тапшырулар буенча өлкән редактор, аннан республика балалар журналы «Ялкын» редакциясендә әдәби бүлек мөдире булып эшли. 1965 елда «Чаян» журналы редакциясенә күчә, анда башта фельетончы, соңыннан, 1968-1970 еллар арасында, журналның җаваплы секретаре вазифасын башкара. 1970 елдан ул әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.
Иҗатының башлангыч чорында Г. Сабитов әдәбиятның төрле жанрларында көчен сынап карый. Илленче еллар башында район газетасы битләрендә, аннан яшь авторларның «Үсү юлы» альманахында аның беренче иҗат тәҗрибәләре - шигырьләре басылып чыга. 1954 елда язылган «Мәхәббәт һәм нәфрәт» комедиясе исә үзешчән сәнгать коллективлары сәхнәләрендә уйнала, ә соңыннан, 1956 елда, әдәбият институтына имтихан тапшырганда; авторга иҗади конкурс материалы булып хезмәт итә.
Шулай да Г. Сабитовның язучы буларак иҗат йөзен ачкан һәм аны оста хикәяче, өметле драматург итеп таныткан әсәрләре илленче елларның ахырына һәм алтмышынчы елларга туры килә. Бу чорда ул республика көндәлек матбугатында «Туган җир туфрагы», «Агач аяклы кеше», «Өч күңел», «Корбан ашы», «Сәйлүн чәе», «Урман кызы», «Үлемсез Акылгали» кебек, халыкчан матур тел белән, кызыклы, табигый сюжетларга корып язылган хикәяләрен, әкиятләрен бастыра, «Кичерелмәс гөнаһ» исемле драмасы белән профессиональ театр сәхнәсенә менә (Минзәлә дәүләт театры, 1959). 1963 һәм 1964 елларда исә хикәяләре һәм әкиятләре тупланган ике җыентыгы дөнья күрә («Туган җир туфрагы», «Үлемсез Акылгали»).
Җитмешенче еллар дәвамында да Г. Сабитов, үз иҗатының төп юнәлеше булган хикәя жанрына хыянәт итмәстән, курчак театры өчен «Гөлстан балалары» («Ай сукмагы») исемле драма-әкият (1973) )әм 1912 елгы Лена вакыйгаларына багышланган, төрле милләт эшчеләренең шушы канлы бәрелешкә кадәрге тормышын, көрәшен тасвирлаган «Гарасат» (яки «Чулпан таңны уята») исемле социаль-тарихи драма иҗат итә. Соңгысы СССРның 50 еллык юбилее уңае белән Татарстан Культура министрлыгы оештырган әдәбият-сәнгать әсәрләре конкурсында (1973) бүләккә лаек була һәм Минзәлә дәүләт театры репертуарына кертелеп, сәхнәдә уйнала.
Г. Сабитовның әсәрләре, бигрәк тә хикәяләре, сәнгатьчә эшләнеше һәм идея-эстетик хасиятләре җәһәтеннән югары сыйфатлы булулары белән аерылып тора.
Г. Сабитов көндәлек матбугатта, шулай ук аерым җыентыкларда басылган үзенчәлекле очерклары һәм әдәби тәрҗемәләре белән дә укучыларга таныш. Эрих Распеның мәшһүр «Барон фон Мюнхаузен маҗаралары»н, П. Л. Трэверсның «Мэри Попинс», Феликс Залтенның «Бемби» («Урман әкияте») повестьларын татар укучылары Г. Сабитов тәрҗемәсендә укыйлар.
Әдипнең иң уңышлы әсәрләре 1981 елда Татарстан китап нәшрияты тарафыннан чыгарылган «Тармаклы яшен» исемле җыентыгына тупланган.
Г. Сабитов-1976 елдан СССР Язучылар союзы члены.

©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. - Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)

© 2010-2022