Ачык дәрес «Йолдыз кашка турында баллада» 6нчы сыйныф

. Юзеев «Йолдыз кашка турында баллада»         Дәрескә куелган максатлар: 1.    «Йолдыз кашка турында баллада» әсәренә анализ ясату. 2.    Сәнгатьле уку күнекмәсе булдыру. 3.    Сугыш ветераннарына карата ихтирам хисе тәрбияләү. Җиһазлау: дәреслек. компьютер, проектор, экран, тема буенча мультимедиа презентация, рәсемнәр, әдәбият дәреслеге. Дәреслек. Әдәбият: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 6 нчы с-фы өчен дәреслек-хрестоматия/ Ф.Ә. Галиева, И.Г. Гыйләҗев, Ф.Ф. Исламов. –Тулыл. 4 нче басма. –Казан: Мәгариф, 2006. -2716. Рәс.б-н. Укыту методы: өлешчә эзләнү, аңлату, күрсәтү. Укыту алымнары: дәреслек белән эш, сорау җавап, тест, укытучы сүзе, укучы сүзе, , әңгәмә, сүзлек эше,. Дәрес төре: йомгак. Дәрес төре: катнаш дәрес.                                      Дәрес планы.    I Оештыру.   1. Исәнләшү.   2. Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү. II Актуальләштерү.   1. Үткән материалны кабатлау.   2. Сәнгатьле уку конкурсы. III Төп өлеш.   1. Илдар Юзеевның «Йолдыз кашка турында баллада» әсәрен анализлау.  2. Сугыш ветераннарына карата ихтирам хисе тәрбияләү. IV Йомгаклау.   1. Алган белемнәрне тикшерү. Тест.   2. Билгеләр кую. Саубуллашу.     Дәрес барышы. -Исәнмесез, укучылар! Тынычландык, утырыгыз.  Үткән дәрестә сез Илдар Юзеевның кыскача тормыш юлы һәм аның «Бакчачы турында баллада» әсәре белән танышып үткән идегез. Әйе бит? Шулай ук сез инде хәзер баллада төшенчәсенә кыскача гына билгеләмә дә бирә аласыз.  МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР  (Frayer  Model) Укучылар, сезнең алда альбом битләре ята, башта аны икегә, аннан тагын икегә бүләбез. Шул бүленгән кисәкнең бер почмагын әз генә бөклибез һәм альбом битен вертикаль рәвештә ачып каршыбызга куябыз. Әлеге биттәге бөкләнгән урыннарны карандашлар белән кабатлап чыгабыз һәм уртага  баллада  дип язабыз. Беренче баганага балладаның билгеләмәсен, икенче баганага характеристика, өченче баганага мисаллар, дүртенче баганага капма-каршы мисалларны язабыз. Һәр кәгазь битен мөстәкыйль рәвештә тутырабыз. Cезгә...
Раздел Технология
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Ачык дәрес «Йолдыз кашка турында баллада» 6нчы сыйныфАчык дәрес «Йолдыз кашка турында баллада» 6нчы сыйныфАчык дәрес «Йолдыз кашка турында баллада» 6нчы сыйныфАчык дәрес «Йолдыз кашка турында баллада» 6нчы сыйныфАчык дәрес «Йолдыз кашка турында баллада» 6нчы сыйныфАчык дәрес «Йолдыз кашка турында баллада» 6нчы сыйныфАчык дәрес «Йолдыз кашка турында баллада» 6нчы сыйныфАчык дәрес «Йолдыз кашка турында баллада» 6нчы сыйныфМуниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чүти урта гомуми белем бирү мәктәбе"











6 нче сыйныфта әдәбият дәресе

Тема: И. Юзеев «Йолдыз кашка турында баллада»









Әзерләде: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Козлова Раилә Навафил кызы.








2014 нче ел





И. Юзеев «Йолдыз кашка турында баллада»


Дәрескә куелган максатлар:

  1. «Йолдыз кашка турында баллада» әсәренә анализ ясату.

  2. Сәнгатьле уку күнекмәсе булдыру.

  3. Сугыш ветераннарына карата ихтирам хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: дәреслек. компьютер, проектор, экран, тема буенча мультимедиа презентация, рәсемнәр, әдәбият дәреслеге.

Дәреслек. Әдәбият: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 6 нчы с-фы өчен дәреслек-хрестоматия/ Ф.Ә. Галиева, И.Г. Гыйләҗев, Ф.Ф. Исламов. -Тулыл. 4 нче басма. -Казан: Мәгариф, 2006. -2716. Рәс.б-н.

Укыту методы: өлешчә эзләнү, аңлату, күрсәтү.

Укыту алымнары: дәреслек белән эш, сорау җавап, тест, укытучы сүзе, укучы сүзе, , әңгәмә, сүзлек эше,.

Дәрес төре: йомгак.

Дәрес төре: катнаш дәрес.

Дәрес планы.

I Оештыру.

1. Исәнләшү.

2. Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү.

II Актуальләштерү.

1. Үткән материалны кабатлау.

2. Сәнгатьле уку конкурсы.

III Төп өлеш.

1. Илдар Юзеевның «Йолдыз кашка турында баллада» әсәрен анализлау.

2. Сугыш ветераннарына карата ихтирам хисе тәрбияләү.

IV Йомгаклау.

1. Алган белемнәрне тикшерү. Тест.

2. Билгеләр кую. Саубуллашу.

Дәрес барышы.

-Исәнмесез, укучылар! Тынычландык, утырыгыз. Үткән дәрестә сез Илдар Юзеевның кыскача тормыш юлы һәм аның «Бакчачы турында баллада» әсәре белән танышып үткән идегез. Әйе бит? Шулай ук сез инде хәзер баллада төшенчәсенә кыскача гына билгеләмә дә бирә аласыз.

МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР (Frayer Model)

Укучылар, сезнең алда альбом битләре ята, башта аны икегә, аннан тагын икегә бүләбез. Шул бүленгән кисәкнең бер почмагын әз генә бөклибез һәм альбом битен вертикаль рәвештә ачып каршыбызга куябыз. Әлеге биттәге бөкләнгән урыннарны карандашлар белән кабатлап чыгабыз һәм уртага баллада дип язабыз. Беренче баганага балладаның билгеләмәсен, икенче баганага характеристика, өченче баганага мисаллар, дүртенче баганага капма-каршы мисалларны язабыз. Һәр кәгазь битен мөстәкыйль рәвештә тутырабыз. Cезгә барлыгы дүрт минут вакыт бирелә.

Билгеләмә Характеристика

Баллада - төрле халыклар Баллада жанрында кискен каршылыкка

әдәбиятына уен җырларыннан, корылган, эзлекле итеп хикәяләп бирелгән

җырлы биюләрдән күчкән. бер вакыйга тасвирлана, ул вакыйга

Күбесенчә ул кыска үлчәмгә тормыш-көнкүрештә була торган рәвештә

корылган : шигырь юллары 4,5 түгел, әкиятләрдәгечә серле, хикмәтле

яки 6 иҗектән тора. итеп сурәтләнә.

Баллада

Мисаллар Капма-каршы мисаллар

"Йолдыз кашка турында баллада" хикәя

"Бакчачы турында баллада" пьеса

"Ана бәйрәме" повесть

"Сандугач һәм чишмә" роман

КОНТИНИУС РАУНД РОБИН (Continuous Round Robin)

Ә хәзер һәрбер өстәлдән А1 нче укучыдан башлап һәрберегез үзегезнең язган вариантларыгызны укыгыз.

Яхшы укучылар, сез балладаның үзенчәлекләрен исегездә калдыргансыз.

(Баллада - яшәү, тормыш, кешелеклелек турында зур фикерләрне аңлаешлы һәм тәэсирле итеп шигъри формада сөйләп бирүче әсәр. Ул тугрылык, намуслылык, горурлык, ярату яки нәфрәтләнү кебек олы хисләрне тасвирлый. Баллада зур гомумиләшерүче көчкә ия, аңарда бервакытта да әһәмиятен югалтмый торган сыйфатлар, мәгьнәләр турында сүз бара.)

(Балладаның геройлары- җанландырылган табигать күренешләре, яки тереклек ияләре. ………..)

-Бүген без сезнең белән баллада жанрына караган тагын бер әсәрне карап үтәрбез. Ул- «Йолдыз кашка турында баллада» әсәре. Беренче эш итеп дәфтәрләрегезне ачыгыз һәм бүгенге числоны, дәреснең темасын язып куегыз. Бүген егерменче декабрь, дәреснең темасы - Илдар Юзеев «Йолдыз кашка турында баллада». Бу әсәрне сезгә өйдә сәнгатьле итеп укырга өйрәнергә бирелгән иде, әйе бит? Барыгыз да укып килдегезме? Уку барышында сезгә аңлашылмаган сүзләр очрадымы?(…) Ә менә яу, илбасар сүзләрен сез ничек аңладыгыз?(…) Яу-һөҗүм итеп килә торган дошман гаскәре. Илбасар-башка илне корал көче белән басып алучы кеше. Аңлашылмаган сүзләр калмадымы? Ярар, әйдәгез хәзер кечкенә генә конкурс үткәреп алыйк. Башта әсәрне өч өлешкә бүләбез. Беренче өлешкә 1,2,3 строфа керә, икенче өлешкә 4,5,6 строфа, ә өченче өлешкә 7,8,9,10 строфалар керә. Конкурс сәнгатьле укуга булачак. Өч укучы безгә шушы өлешләрне сәнгатьле итеп укып күрсәтергә тиеш. Аларның кайсысы иң матур, сәнгатьле итеп укыр икән. Кайсыгызның катнашасы килә?(…) Беренче өлешне …, икенче өлешне …, ә өченче өлешне … укый. Калганнар игътибар белән тыңлап утырыгыз, чөнки җиңүчене сез билгеләячәксез.

(Укучылыр укыйлар.)

-Молодцы, булдырдыгыз. Барысы да бик матур итеп укыдылар, шулай бит, укучылар? Мондый очракта җиңүчене билгеләве дә бик кыен, ә шулай да сез кемгә беренче урынны бирер идегез?

(…,чөнки ул барысыннан да матурырак укыды.)

-Мин сезнең белән килешәм һәм безнең җиңүчебез «5»ле билгесе белән бүләкләнә, ә … белән … дәрес барышында үз билгеләрен тагын да күтәрергә мөмкинлек калдырабыз.

-Хәзер ИНСАЙД - АУТСАЙД СЁКЛ (Inside - Outside Circle) структурасы буенча сорауларга җавап бирәбез.Cез сыйныф бүлмәсе буенча тышкы һәм эчке түгәрәк ясап кара-каршы басасыз. Мин сорау бирәм - сез 1 минут эчендә җавап эзлисез.Эчке түгәрәк укучысы үзенең партнерына җавап бирә. Аннан соң рольләр алмашына, тышкы түгәрәк укучысы үзенең партнерына җавап бирә. Хәзер каршы партнерлар сул якка борылалар, иңбашлары белән бер- берсенә орынып алалар, аннан соң укучылар укытучы белән бергә кычкырып, 4 кеше санап түгәрәк буенча хәрәкәт итәләр, туктыйлар, яңа партнерга бишне бирәләр.(шул рәвешчә дәвам итә)

(төймәсе күп булган укучы башлый, буе озын булганы, аяк киеме кара төсле булганы)(Бер - берегезгә бишне бирегез,рәхмәт әйтегез)

1 сорау. Укучылар, күргәнегезчә, әсәр «Йолдыз кашка турында баллада» дип атала. Ә сез беләсезме соң «Йолдыз кашка» дип нинди атка әйтәләр, тагын нинд төстәге атлар була?

(Маңгаенда ак тап булган атка.) (җавапны киеме ак булган укучы башлый)

2 сорау. Әйе, «Йолдыз кашка» дип маңгаенда ак тап булган атка әйтәләр. Ничек уйлыйсыз ни өчен әсәр нәкъ менә «Йолдыз кашка турында баллада» дип атала икән? Ярар, бу сорауга без дәреснең ахырында җавап биреп карарбыз. Укучылар, ә сез бу әсәргә тагын нинди исем куер идегез?

( «Каһарманлык», «Яу кыры», «Батыр генерал»һ.б.)

3 сорау. Молодцы, укучылар. Иң беренче чиратта без бу исемнәрне әсәрнең төп геройларына бәйле рәвештә куя алабыз әйе бит? Димәк, безнең төп геройларыбыз кемнәр булдылар инде?

(Йолдыз кашка, генерал, илбасар. )(Хай файв!)

(Алга таба СИНГЛ РАУНД РОБИН (Single Round Robin) структурасы буенча эшлибез. Сорауга җавапларыгызны төркемдә түгәрәк буенча фикерләшеп чыгалар, №4 өстәл 1нче укучы башлый.)

1 сорау. Шулай ук монда әле тагын автор образы да бар. Үткән материалны искә төшереп әйтеп үтик әле бу образларны нинди төркемнәргә бүлеп була?

(Кеше һәм хайван образларына. Кеше образларына генерал, илбасар һәм автор керә, ә хайван образларына Йолдыз кашка керә. )

2 сорау. Шулай ук уңай һәм тискәре образларга бүлеп була шулай бит? Әсәрнең конфликты да шушы ике капма-каршы көчнең үзара каршылыкка керү нәтиҗәсендә барлыкка килә. Ягъни, кемнәр каршылыкка керә инде, укучылар?

(Генерал һәм Йолдыз кашка илбасар белән каршылыкка керәләр.)

-Дөрес, укучылар. Башта батыр генерал илбасарларга каршы канлы көрәштә батырларча һәлак була,(беренче вакыйга) аннары исә Йолдыз кашка үзен буйсындырырга теләгән илбасар белән каршылыкка керә.(икенче вакыйга)

3 сорау. Ничек уйлыйсыз бу көрәштә кайсысы җиңә?

(…)

-Исән калу яки үлү белән генә бәйләп карасак, Йолдыз кашканы таш диварга терәп аталар, илбасар исән кала(һәрхәлдә әсәрдә аның үлеме турында берни дә әйтелми). Ләкин, бөтен хикмәт тә шунда: җиңү ул - зур төшенчә, бер гомер озынлыгы белән генә үлчәнми, ул ерак буыннарга, мәңгелеккә күчә. Дан булып яңгырый, җыр булып әйләнеп кайта, кешенең хәтерендә яши. Йолдыз кашка турында җыр да аның дошманга буйсынмас, баш бирмәс каһарманлыгын мәңгеләштерә. Шуның кебек Йолдыз кашка һәм генералның батырлыклары да җыр канатында яңадан әйләнеп кайта. Бу лирик герой бәяләмәсендә дә күренә. Укучылар, яңадан әсәрнең эчтәлегенә әйләнеп кайтыйк әле. Менә бу сүзләрдән сезгә нинди фикер аңлашыла?

Бу нинди хәл: ат та буйсынмый,

Агач, тимер сына, -ул сынмый!

Илләрендә ат та буйсынмый!

(…)

-Әйе, укучылар, бу безнең халыкның, хәтта атларның да Бөек Ватан сугышы елларында туган җирләренең иминлеге, тынычлыгы, якты киләчәге өчен үз-үзләрен аямыйча, бернинди авырлыкларга да бирешмичә көрәшүләре хакында сөйли. Укучылар, хәзер мин сезгә тагын бер сорау биреп карыйм. Кайсыгыз тизрәк җавап бирер икән. Безне алда нинди бәйрәм, дөресрәге нинди юбилей көтә?

(Җиңүнең алтмыш тугыз еллыгы.)

-Дөрес, быел без җиңүнең алтмыш тугыз еллыгын бәйрәм итәчәкбез. Ә безгә шул җиңүне бүләк иткән ветераннарыбыз елдан-ел кими баралар. Без аларга фашистик Германия аккупациясеннән азат итеп, тынычлык бүләк иткәннәре өчен рәхмәтебезне һәм тирән ихтирамыбызны бәрәмнәрдә генә түгел, ә көндәлек тормышта да һәрвакыт белдереп торыйк. Укучылар, ничек ярдәм итә алабыз без аларга?

(…)

-Ә хәзер, укучылар, үткән материалны ныгыту һәм тикшерү өчен ТЭЙК ОФ - ТАЧ ДАУН (Take off - Touch down)структурасын кулланабыз. Кем 1 нче җавап дөрес дип таба, шулар баса...

- Шуның белән безнең дәресебез тәмам, актив катнашканнарыгыз өчен билгеләр куям. Чыгарга мөмкин, саубулыгыз.

Тест.

1. Илдар Юзеев нинди премия лауреаты?

а) Ленин.

б) К. Насыйри.

в) Г. Тукай.

2. Баллада нинди жанрга карый?

а) эпик.

б) лирик.

в) лиро-эпик.

3. Илдар Юзеев кайсы баллада авторы?

а) « Бакчачы турында баллада»

б) «Сандугач һәм чишмә»

в) «Ана бәйрәме»

4. Илдар Юзеевның «Йолдыз кашка турында баллада» әсәрендә конфликт

а) генерал һәм Йолдыз кашка арасында.

б) генерал һәм илбасар арасында.

в) генерал, Йолдыз кашка һәм илбасар арасында.




© 2010-2022