Конспект урока Торак йорт интерьеры

Раздел Технология
Класс 6 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Дәрес темасы " Торак йорт интерьеры" проекты

(6 сыйныф)

Эшнең башы михнәтле булса,

Төбе хикмәтле булыр.

Дәрес тибы:

белемне гомумиләштерү һәм системалаштыру, аны ныгыту һәм куллану, интерерны бизәү һәм проектлаштыру күнекмәләрен формалаштыру.

Үткәрү формасы буенча дәреснең төре:

Берләштерелгән, уен элементлары кулланып традицион булмаган.

Укучылар эшчәнлеген оештыру формасы: группаларда, коллектив белән эш.

Максат:

- укучыларның "Минем уңайлы йортым" бүлеге буенча булган белемнәрен тикшерү, гомумиләштерү һәм ныгыту;

- компьютер программалары кулланып, укучыларда торакның проектын төзү күнекмәләрен формалаштыру;

- укучыларда интерьерның дизайнын, стилен күзаллауны киңәйтү;

- технология фәненә кызыксыну уяту, иҗади мөмкинлекләрен, укучыларның мөстәкыйльлеген, үз эшеңә бәя бирә белү күнекмәләрен булдыру;

- зәвык культурасы, бердәмлек һәм бер - береңә ярдәм итү, җаваплылык хисләре тәрбияләү;

- укучыларны "дизайнер", "стилист" һөнәрләре белән таныштыру.

Предметара бәйләнеш: рәсем, тарих, информатика, экология.

Материаль - техник база: компьютер, магнитофон.

Дидактик материаллар: күрсәтмә - технологик карталар.

Укучыларның белемнәрен тикшерү өчен материаллар: карточка - биремнәр, тестлар, рәсемнәр, интерьер эскизы, карандашлар, фломастерлар.

Бүлекләр буенча дидактик материаллар: штора жыелмалары, төсләр бәйләнеше эскизы, интерьерда картиналарны урнаштыру рәсемнәре.

Уку эшчәнлеген оештыру методлары: әңгәмә, дидактик материаллар белән эш.

Җиһазлау: интерьер эскизлары, тәрәзә бизәлешләре, бүлмә төрләре белән папкалар, укучылар рәсемнәре, йорт турында табышмаклар, мәкальләр.

Табышмаклар:

1. Ике туган караша,

Килә алмый янәшә (тәрәзәләр).

2. Бер патша мең патшаны баш идергән (ишек).

Мәкальләр:

Бердәм өйдә бәрәкәт бар, бердәмсез өйдә һәлакәт бар.

Үз куышың - җан тынычың.

Дәрес барышы.

I. Оештыру өлеше.

1.1. Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.

1.2. Укучыларның игътибарын эшкә юнәлтү.

II. Актуальләштерү.

2.1. Укучыларның "Минем уңайлы йортым" бүлеге буенча булган белемнәрен дидактик уен ярдәмендә тикшерү, гомумиләштерү һәм ныгыту.

Укытучының кереш сүзе.

Без бүген сезнең белән үзебез яши торган йортны уңайлы, җайлы итеп төзергә тырышырбыз. Уен барышында "Минем уңайлы йортым" бүлеген өйрәнгәндә алган белемнәрне тикшерербез һәм ныгытырбыз. Сезнең бүлмәләрне заман таләпләреннән чыгып бизи алуыгызны, анда унайлылык тудыра алуыгызны, торакның үз стилен булдыра алуыгызны бәяләрбез.

Укытучы:

Кайда гына булсак та, нәрсә генә эшләсәк тә - эштә, ял урынында, поездда, - теләсә нинди урын вакытлыча безнең өебез кебек була. Ләкин һәрчак үзебезнең бердәнбер куышыбызга - уңайлы, җайлы, җылы өебезгә кайтабыз. Чөнки без анда ышаныч, тынычлык, тормыш тулылыгын тоеп яшибез. Шуңа күрә һәркем үзенең торак йортын тиешле таләпләргә туры килерлек итеп планлаштырырга, җиһазларга тиеш. Менә без бүген барыбызга да уңайлы булган йорт төзергә тырышырбыз.

Зур төзү эшләре башланганчы ике "төзү" бригадасына бүленербез.

Уен кагыйдәсе: дөрес жавап өчен 1 балл. Командалар тиз арада жавап бирә. Күбрәк очко җыючы команда җиңүче була.

1 нче конкурс. Разминка. (1 слайд)

Анаграммада ничә сүз яшеренгән..

КРПСТИНТЕРЬЕРВПИДЭНЖИМА

КУЭШДИЗАЙНАПРБЯКТЫЛЫКДПРТ

ВАПКТӨСИАПРЗӘВЫКСАП

ОПРКОБОЙТАНҖИҺАЗДЦО

ДЫУШТОРЛМВПОРТЬЕРПНО

Укытучы:

Йортның нигезе - ныклы фундамент, моның өчен сезгә төп төшенчәләрне атарга кирәк. Командаларга сораулар: (2 слайд)

1. Бүлмәнең пычрану төрләрен атагыз.

2. Бүлмәләрне пычранудан саклау төрләре.

3. Нәрсә ул интерьер?

4. Интерьерның төп сыйфатларын санагыз.

5. Зоналарга бүлү нәрсә ул?

6. Интерьерда композициянең роле.

Белеме түбәнрәк булган укучыларга биремнәр. (3 слайд)

Табышмаклар:

1. Ишектән кергән дә сузылып яткан (идән).

2. Кечкенә генә эт, өрми дә, җибәрми дә (йозак).

3. Дүрт кешегә бер эшләпә (өстәл).

4. Төймәсе челт итә, үзе гөлт итә (өстәл лампасы).

5. Аяксыз - кулсыз күлмәк кияр (мендәр).

6. Үзе монда утыра, сүзне тегендә тутыра (телефон).

2 нче конкурс. (4 слайд)

Экранда йорт рәсеме янында сүзләр язылган карточкалар урнаштырылган: жиһаз, яктылык, подвал, чәчәкләр, картиналар, савыт - саба, өй алды, обой, фасад.

Ике командадан да укучылар йорт өчен кирәкле сүзләрне урнаштырырга тиеш.

3 нче конкурс. Брейн - ринг. (5 слайд)

Укытучы: Әйдәгез яктырткыч лампалар турында сөйләшеп алыйк. Яктылык - ул тормыш. Яктылык баш мие эшчәнлеген стимуллаштыра, күзләр сәламәтлеге өчен мөһим, ял итү өчен уңайлы. Яктылык системасын планлаштыру иң мөһиме.

Командаларга сораулар:

1. Бер генә функциональ зонаны яисә эш урынын яктырту...(урынлы яктырту).

2. Өстәл лампалары белән яктырту ...(ясалма яктырту).

3. Бөтен пространствоны тигез рәвештә яктырту...(төп яктырту).

4. Кечкенә мәйданлы бүлмәләр өчен уңайлы... (катнаш яктырту).

5. Интерьерның нинди дә булса бер элементын яктырту... (экспозицион -акцентлы яктырту).

6. Гомуми эстетик ниятне ассызыклаучы яктырту... (декоратив яктырту).

7. Сезнең торакта нинди яктырту... (катнаш).

8. Кичке якта бүлмәдә ориентлашу өчен кулланыла (лампалар).

Түбән белемле укучылар өчен сорау. (5 слайд)

1. Рәсемнән яктырту төрләрен атагыз.

4 нче конкурс. «Торакта төсләр бәйләнеше».

Укытучы:

Бүлмәдә яктылык урнаштыру тәртибе белән таныштык. Ә хәзер төсләр бәйләнешен сайларга кирәк. Төсләр кешенең эчке халәтенә көчле тәэсир ясый. Төсләрнең төп үзлекләрен атагыз. Идән, түшәм, стена буяу өчен буяуларны ничек сайларга?

Командаларга бирем:

Ике командага да бер үк эш тәкъдим ителә. Көньякта, төньякта урнашкан бүлмәләрне буярга. Буяу төсләрен дөрес сайларга.

5нче конкурс. Капитаннар ярышы.

Укытучы: Без еш кына өйнең зурлыгына риза түгел, йорт яки артык зур, яки артык кечкенә. Үз теләгеңә ирешү өчен ниләр эшләргә? Бүлмәләрне зурайтырга ярдәм итә: көзге, обойлар, өстәл, шкаф һ.б. Ә сезнең тәкъдимнәр нинди?

Бирем: Тактага турыпочмаклык ясалган, ул ике өлешкә бүленгән, һәр бүлмәнең ниндидер җитешсезлеге бар. Капитаннарга сүзтезмәләр белән карточкалар бирелгән. Алар үз бүлмәләре өчен тиешле сүзтезмәләрне кулланырга тиеш.

Сүзтезмәләр:

Якты төс (төньяк)

Вертикаль бизәкләр белән обойлар (төньяк)

Горизонталь рәсемнәр белән обойлар (көньяк)

Рәсемнәре вак (төньяк)

Карасу төсле стена (көньяк)

Стенага караганда түшәм яктырак төсле (төньяк)

Стенага караганда түшәм караңгырак төсле (көньяк)

Обой рәсемнәре зур (көньяк)

Шторалар, драпировкалар салкын тонда (көньяк)

Шторалар, драпировкалар җылы тонда (төньяк)

6 нчы конкурс. «Хаталарны табыгыз». (6 слайд)

Укытучы: Һәрвакытта да стилистлар шикелле булдырып булмый. Алдагы рәсемдә хаталар ясалган. Ниндиләр икәнен ачыклагыз.

III. "Минем уңайлы йортым" бүлеге буенча нәтиҗә ясау.

Сез бүгенге дәрестә үзегезнең алган белемнәрегезне ныгыттыгыз. Алдагы тормышыгызда уңайлы, җайлы, матур, зур йортларны ничек итеп җиһазларга, аларны урнаштырырга кирәклегенә өйрәндегез. Алган белемнәр сезгә ярдәм итәр. Барысы да сезнең кулларда.

IV. Укучыларның эшен бәяләү.

югары квалификацион категорияле

технология укытучысы

Музаффарова Рушания Зуфаровна

Кайбыч района Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе


© 2010-2022