5нче сыйныфлар өчен технологиядән дәрес: “Алъяпкычны модельләү”

"Описание материала: "Интернет ресурсларында татар телендә бирелгән дәрес эшкәрмәсе материаллары табу авыр. Безнең мәктәп балаларга татар теле-үз ана телебездә белем бирә. Шуңа күрә дә бу дәрес эшкәртмәсен татар телендә белем бирүчеләргә куланма буларак файдалы булсын дип тәкъдим итәм. 5нче сыйныфлар (кызлар варианты) өчен технологиядән дәрес эшкәртмәсе:“Алъяпкычны модельләү”. Бу дәрес укучыларга модельләү процессы һәм рәссам -модельер, модельер-конструктор, тегүче профессияләре белән таныштыру ...
Раздел Технология
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:




Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы

Туймәт төп белем бирү мәктәбе укытучысы

Мортазина Рәзинә Мәүлет кызының 5нче сыйныфлар өчен ачык дәрес эшкәртмәсе


Дәреснең темасы: "Алъяпкычны модельләү"









Дәреснең максаты:

1. Белем бирү максаты:

• модельләү процессы белән таныштыру.

• алъяпкыч моделе ясау күнекмәләрен булдыруга булышу, ярдәм итү

• төп терминнарны һәм технолгик процессларны истә калдырырга.

2. Үстерешле:

• игътибарлылыкны, күзәтүчәнлекне,логик фикерләүне, иҗади һәм мөстәкыйль эшләүне булдырга ярдәм итү

• иҗади үсүгә һәм эшләүгә шартлар тудыру.

3. Тәрбияви:

• Пөхтәлек, алынган эшкә җаваплылык, ярдәмчеллек, хезмәт тәрбиясе бирү. Милләтебезгә карата горурлану хисләре тәрбияләү . Рәссам -модельер, модельер-конструктор, тегүче профессияләре б-н таныштыру.

Метод : Әңгәмә, парда эшләү,күрсәтмә(презентация), репродуктив, практик эш.

Контроль методы: телдән, практик, үзконтроль

Дәрес тибы : комбинированный

Хезмәт объекты : геометрик фигуралар нигезе буенча алъяпкычны моделләү.

Җиһаз һәм күрсәтмәлелек :

Электрон презентация.

Проектр, компьютер.

Клей, кайчы, төсле кәгазь , линейки, карандаш, эскизлар

Дәреснең барышы

Дәрес этабы

Дәреснең эчтәлеге

I. Оештыру моменты


Исәнмесез , кадерле укучылар! Кәефләрегез ничек?

Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү ;
укучыларга дәреснең максатын аңлату.

Үткән дәрестә без алъяпкыч сызымын сызган идек. Бүген исә алъяпкычлар дөнҗясындагы әңгәмәбезне дәвам итәбез.

Бүгенге дәресебезнең темасы : "Алъяпкыч модельләү"

Бу тема "Тукыма эшкәртү технологиясе" бүлегенең дәвамы булыр.

Бүген сез модельер-конструкторлар булырсыз.




Максатлар

Дәреснең максаты - алъяпкыч моделен ясау. Без сезнең белән рәссам-модельер, модельер-конструктор, тегүче профессияләре б-н танышырбыз. Практик эштә төсле кәгаздән алъяпкыч макетын ясарбыз. Бик күп яңа мәгълүматлар алырбыз.



II. Үткән дәресне кабатлау.


Ә хәзер алда үткән дәресне кабатлап үтәрбез. Алдагы дәрестә без сезнең белән алъяпкыч сызымын сыздык һәм төп сызыкларны өйрәндек.

Бирем: тестны эшләргә.

1. Нәрсә ул конструкцияләү?

а) алъяпкының моделен ясау.

б) өлгенең сызымын сызу

в) алъяпкычны кисү

2. Үлчәм кешенең кайсы ягыннан алына?

а) кешенең сул ягыннан.

б) кешенең алгы ягынна чыгып.

в)кешенең уң ягыннан

3. ӘО нәрсәне аңлата?

а) янбаш әйләнәсенең яртысы.

б) әйбер озынлыгы

в) бил әйләнәсенең яртысы

4. БӘЯ нәрсәне аңлата?

а) янбаш әйләнәсенең яртысы.

б) әйбер озынлыгы

в) бил әйләнәсенең яртысы

5. ЯӘЯ нәрсәне аңлата?

а) янбаш әйләнәсенең яртысы.

б) әйбер озынлыгы

в) бил әйләнәсенең яртысы



III. Яңа теманы үзләштерү


Киемне конструкцияләү модельләү белән тыгыз бәйләнгән. Киемнең формасын үзгәртү һәм сәнгатле бизәүне модельләү юлы белән башкаралар. Бу эш белән берничә төрле профессия кешеләре башкара.

Рәссам - модельер -тегеләчәк әйбернең эскизларын(рәсемнәрен) ясый. Бу һөнәр иясе әйбернең эскизын уйлаганда аның кулланылышын, кулланучыларның яшь үзенчәлеген,материалның үзлекләрен, мода юнәлешен,төс үзенчәлеген истә тотарга тиеш.

Модельер - конструктор -эзкиздагы үзгәрешләрне сызымга кертә, сызымны кисеп, өлге деталлҗләрен ясый.

Тегүче - тегү операциясен башкара.

Бүген сез модельер -конструктор ролен башкарырсыз һәм алъяпкыч моделен ясарсыз

Нәрсә соң ул "модельләү"?

Модельләү "модель" сүзннән алынган. Модель исә-рәссамнар, модельерлар, конструкторлар тарафыннан эшләнгән яңа үрнәк.

Модельләү -сайлап алынган модельгә карап, өлге сызымын үзгәртеп төзү.

Сорау : экранга карагыз һәм әйтегез әле :бу алъяпкычлар бер-берсеннән ни белән аерыла. (җавап: формалары буенча, кесә һәм күкрәкчәләре белән, тукыма төсе буенча)
Алъяпкыч - киемне пычранудан саклый. Шуңа күрә аның формасы һәм материалы эшнең башкару төренә бәйле. Эретеп ябыштыручы һәм заводтагы эшчеләрнең алъяпкычы тыгыз, ябык формада, алар өчен алъяпкычны тире яки брезенттан тегәләр.

Әйбернең моделен уйлаганда кемгә, нинди максаттан кулланылышын, материалның үзлеген , композициясен, модының юнәлешен белеп эш итәргә кирәк.

Ә хәзер тарихка күз салыйк әле: Алъяпкыч Борынгы Египта кулланылган. Аны ирләр хөкүмәт эшендә кигәннәр, билләренә тиредән һәм камыштан үреп тегәлгән тар гына пута (пояс) белән бәйләп куя торган булганнар.

Алъяпкычны ирләр дә, хатыннар да үз иткән. Казан татарларында, бигрәк тә яшь кияүләр һәм яшь киленнәр өчен ул эш киеме генә түгел, ә көндәлек кием булып та саналган. Мәсәлән, яшь кияү беренче елында көтү каршысына чыкканда кыз бирнәсенә килгән кияү күлмәк-ыштанын киеп, чигешле ак киндер алъяпкыч бәйли торган була. Яшь киленнәрдә һәм җиткән кызларда алъяпкыч өс киеменең, күлмәк шикелле үк, иң матур һәм күзгә бәрелеп тора торган өлешен тәшкил иткән. Әүвәлрәк аны эре шакмаклы, сөрмәләп, алмалап яки чуптарлап сугылган өй тукымасыннан күкрәкчәле итеп теккәннәр. Алъяпкычның төсе аның белән бергә киелә торган күлмәкнең төсе һәм формасына яраклашкан була. Күлмәк һәм аның декоратив алымнары тагын да ныграк беленеп торсын өчен, алъяпкыч башка төстәге тукымадан эшләнгән. Бу очракта төсләрнең контраст хасил итүе, бер-беренә каршы куелуы киемнең гармониясен бозмый, киресенчә, бизәп кенә тора, күркәмлек кенә өсти.

XX йөз башларында билгә генә бәйләп куела торган, күкрәкчәсез алъяпкычлар да күренә башлый. Бу вакытларда татар хатын-кызлары арасында төрле төстәге фабрика тукымасыннан (ситсы, сатин) эшләнгән яңа формадагы: төрешле, аркалы, култыклы, канатлы һ.б. төрле алъяпкычлар тарала. Ак коленкордан яки кара сатиннан тегелгән алъяпкычларның итәк очын һәм күкрәк өлешен чигеп эшләргә яратканнар. Әйе, алъяпкыч татар халкының бик борынгы һәм яратып кия торган үзенчәлекле киеме. Алар алъяпкычны өс киеменең күзгә бәрелеп торган иң матур өлеше итеп санаганнар.

Ике турыпочмаклыктан тегелгән алъяпкыч бик гади. Шуңа күрә

фасонын уйлаганда, барлык нечкәлекләрен дә карап эш итәргә кирәк. Мөмкин чигәргә, аппликация ясарга,челтәр белән бизәргә.

Алъяпкычны техник модельләгәндә формасын һәм итәк, күкрәкчә размерын, путаны,кесәне үзгәртергә мөмкин . боларныңь барысы да сызымда күрсәтелергә тиеш. Ә хәзер модельләү алымын карап үтик.

Алъяпкычны исә гади модельләү- детальнең геометрик формаларын үзгәртү. Ләкин шуны истән чыгармаска кирәк, әгәр без нинди дә булса бер детальне үзгәрттәбез икән, аның башка кайсыда булса бер өлешен үзгәртергә кирәк.



IV. Практик эш

Практик эшкә керешкәнче кайчы белән эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәсен искә төшерик әле.




Практик эшегезнең битенә исем фамилиягезне языгыз.

  • Тиешле фигуралардан алъяпкыч моделен ясагыз(ябыштырыгыз).

  • Слайд белән чагыштырыгыз.

.

Модельләү кагыйдәләре:

 алъяпкыч чуар тукымадан тегелә икән элмәк бауларын бертөсле тукымадан эшләргә, ләкин ул тукымадагы берәр төскә туры килергә тиеш.

 тукымадагы рәсем эре һәм җирлеге ачыграк булган саен элмәк баулары таррак булырга тиеш.

 тукыма ачык төсләргә бай булса, ул кара, соры төсләр белән чагыша





Өстәмә эш:

Анаграмма

  1. Куйма,камыту, елгө, айчык,канемен.

(уймак, тукыма, өлге, кайчы, манекен).

2.Чүлмә, сафон,кычъяпал.

(Үлчәм,фасон, алъяпкыч)

3. Чүтеге, ерьделмо,торскотнрук,самрәс

(Тегүче, модельер, конструктор, рәссам)


V. Дәрескә йомгак ясау

(2 -3 мин)

- бүген дәрестә ниләр өйрәндегез? Нинди профессия кешеләре турында белдегез?

-билге кую.

Өй эше: тукыма, энә, кайчы алып килергә.яңа терминнарны белергә.

VI. Өй эше

(1 мин)

Әдәбият :

  1. И.А.Сасова. Технология. 5нче сыйныф. Казан : "Мәгариф" нәшрияты 2007

  2. Симоненко В.Д. Технология. 5нче сыйныф укучылары өчен дәреслек.(кыз балалар өчен вариант ). Казан : "Мәгариф" нәшрияты

© 2010-2022