ФГОС, технологическая карта по татарской литературе на тему Канатсыз акчарлаклар Н. Гыйматдинова

Раздел Технология
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Технологик карта

Бүлек темасы (Әсәр исеме, авторы)

Ф.Бәйрәмова "Канатсыз акчарлаклар"

Планлаштырылган дәресләр саны һәм темалары

1нче дәреснең темасы: Ф.Бәйрәмованың "Канатсыз акчарлаклар" повестеның сюжет корылышы, төп образлар.

2 нче дәреснең темасы: Ф.Бәйрәмованың "Канатсыз акчарлаклар"ында мифопоэтика, символлар.

Максатлар

1) дидактик: Ф.Бәйрәмованың "Канатсыз акчарлаклар" повесте белән таныштыру, әсәрне анализлау;

2) үстерешле: Укучыларның әсәргә анализ ясау күнекмәсен үстерү;

3) тәрбияви: Укучыларда Фәүзия Бәйрәмова иҗатына карата кызыксыну уяту, татар әдәбиятына мәхәббәт тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәлелек

Предмет буенча:

- Повесть,андагы вакыйгалар бирелешен үзләштерү; символлар табарга өйрәнү;

- Персонажларның холкына, эш-гамәлләренә бәя бирү;

- Ф.Бәйрәмованың иҗат үзенчәлекләре турында кыскача күзаллау.

Метапредмет нәтиҗәлелек:

- укучының үз эшчәнлеген мөстәкыйль рәвештә оештыра белүе, бәяләве, үзенең кызыксынучанлык өлкәсен билгеләве;

- укытучы белән бергәләп, үз эшен, иптәшләренең җавапларын бәяләү;

- кагыйдә, күрсәтмәләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу;

- тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу;

-төрле фикерләрне исәпкә алып эш итү; үз фикерен дәлилли белү, тормыштан мисаллар китерү;

-- укучыларда әйләнә-тирә табигатькә, тормышка дөрес мөнәсәбәт формалаштыру;

- актив, мөстәкыйль, иҗади фикер йөртүче, фәнни-тикшеренү эшчәнлеген башкара алырлык шәхес буларак формалашуны дәвам итү һ.б.

Төп ресурслар

Бәйрәмова, Фәүзия.

Болын : повестьлар .- Казан : Татарстан китап нәшрияты, 1986 .- 200б

Өстәмә ресурслар


  1. Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. ­­- Казан:Мәгариф, 2007. - 231б.

  2. Әдипләребез: библиографик белешмәлек: 2томда: 1том/ төз.Р.Н.Даутов, Р.Н.Рахмани. - Казан: Татар.кит.нәшр., 2009. - 735б.

  3. Заһидуллина Д. Модернизм һәм XX йөз башы татар прозасы. - Казан: Татар.кит.нәшр., 2003. - 58б.

Уку эшчәнлеген оештыру

Дәресләрдә танып-белү эшчәнлеге академик Әхмәт Зәки улы Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә корыла.

Ягъни дәрестә танып белү эшчәнлеген оештыруның

  • формасы - нигездә, төркемнәрдә;

  • методы - нигездә, тикшерүле;

  • контроль,бәя,пробелныбетерү-нигездә,үзконтроль,үзбәя;

  • чаралар-нигездә, белем чыганаклары, такта, укучының эш дәфтәре;

  • нәтиҗәлелек - махсус белем күнекмәләр генә түгел, универсаль гамәлләр формалашуы өчен дә җирлек тудырылу;

  • максат - дидактик максат, ягъни нинди махсус белем ни дәрәҗәдә күнекмәгә әйләнергә тиешлеге конкретлаштырыла; ә тәрбияви (нәрсәгә, нинди мөнәсәбәт формалаштырырга тиешлеге) һәм үстерешле (нинди фикерләү формалары, ни дәрәҗәдә кулланышка кертелүе) конкретлаштырылмый, чөнки Ә.3.Рәхимов тәкъдим иткән иҗади үсеш технологиясенең эчтәлеге физиология, психология, педагогика, дидактика, философия кануннарын бер төен итә. Технология төгәл гамәлдә булганда, һәр дәрестә фикерләүнең барлык формалары һәм төрләре дә кулланышка керү, предметның дидактик бу­рычларын хәл итү барышында укучыларда бик күп кыйммәтләргә (үз-үзенә, классташка, эшчәнлек сыйфатына, укытучыга, вакытка һ.б. бик күп кыйммәтләргә) мөнәсәбәт формалашу тәэмин ителә.




Дәрес

нең т\с, темасы

Дәрес

этабы һәм башкарылырга тиешле адымнар

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

(башкарылган гамәл)

Фаразланган, көтелгән нәтиҗәлек

Ресурлар (методик, техник...) б\н тәмин итү

предмет нәтиҗәлелеге

(махсус белем , күнекмәләр )

метапредмет нәтиҗәлелеге

(универсаль гамәлләр)

1

2

3

4

5

6

7

1 нче дәрес: Ф.Бәйрәмованың "Канатсыз акчарлаклар" повестеның сюжет корылышы, төп образлар.

1.




I.Ориентлашу, мотивлаштыру этабы.

1. Өй эшләренә анализ.

-Исәнмесез, укучылар!

-Хәерле иртә (көн)!

-Хәлләрегез ничек?

-Яхшы, укучылар, рәхмәт.

- Сезгә өй эше буларак, Ф.Бәйрәмованың тормыш һәм иҗат юлы турында белешеп, "Канатсыз акчарлаклар" повесте белән танышып килергә кушылган иде.

- Исәнмесез, ...!

- Хәерле иртә (көн)!

- Яхшы, ә сезнең хәлләрегез ничек?



Ф.Бәйрәмованың тормыш һәм иҗат юлы турында күзаллау булдыру



Укучының үз эшчәнлеген мөстәкыйль рәвештә оештыра белүе



Интернет -ресурслар, проектор, электрон такта һ.б.

2. Актуальләштерү,.

Белемнәрне тигезләү - ягъни бүгенге теманы үзләштергәндә кулланышка керергә тиешле, инде үзләште­релгән белем һәм күнекмәләрне искә төшерү, барлык балаларныда бер яссылыкка кую, яңа белем, күнекмәләрне үзләштерүгә бер дәрәҗәдә әзер итү максаты белән бирелгән проблемалы сорау, бирем :

  • Белгәнегезчә, татар әдәбияты язучыларга бай. Без сезнең белән хәзерге заман әдәбиятын өйрәнәбез. Фәүзия Бәйрәмова әдәбиятыбызда аеырым урын алып тора. Әйдәгез әле, сезнең чыгышларны тыңлыйк:

Көтелгән җаваплар:

-Фәүзия Әүхәди кызы Бәйрәмова - язучы, сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе.

-Ул 1950 елның 5 декабрендә Татарстан Республикасының Саба районы Сабай авылында туып үсә. Бик яшьли Саба районында чыга торган «Җиңү байрагы» газетасына әдәби хезмәткәр буларак алына.

-1973-1975 елларда Казан телевидение студиясендә режиссер ярдәмчесе булып эшли.

-1979-1984 елларда «Казан утлары» журналында эшли, аннары «Татарстан яшьләре» (1985-1986) һәм «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газеталарында хәбәрче вазифаларын башкара.

-1987-1990 елларда Ф.Бәйрәмова - Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият бүлегендә әдәби мөхәррир. 1989 елда ул читтән торып Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый.

-1986 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

-Матур әдәбият өлкәсендәге беренче күләмле әсәре - «Болын» повесте - 1983 елда «Казан утлары» журналында (№ 9) басылып чыга. «Болын» повестеннан соң язылган «Чакрым баганалары» (1983), «Битлек» (1983), «Кем?» (1984), «Күл балыгы» (1984), «Кыңгырау» (1987), «Канатсыз акчарлаклар» (1988) исемле повесть-хикәяләрендә дә әдибәнең эзләнүчән, кайнар хисле, тынгысыз каләме халык, милләт язмышына төшкән фаҗигале хәлләрне, кеше шәхесенең үз-үзен, үз иреген, намусын саклап калыр өчен чынбарлыкта нинди авыр сынауларга дучар булуын символ кимәлендәге сәнгатьчә гомумиләштерүләр белән сурәтләп бирергә омтыла.

-«Болын» повестеннан соң язылган «Чакрым баганалары» (1983), «Битлек» (1983), «Кем?» (1984), «Күл балыгы» (1984), «Кыңгырау» (1987), «Канатсыз акчарлаклар» (1988) исемле повесть-хикәяләрендә дә әдибәнең эзләнүчән, кайнар хисле, тынгысыз каләме халык, милләт язмышына төшкән фаҗигале хәлләрне, кеше шәхесенең үз-үзен, үз иреген, намусын саклап калыр өчен чынбарлыкта нинди авыр сынауларга дучар булуын символ кимәлендәге сәнгатьчә гомумиләштерүләр белән сурәтләп бирергә омтыла.

3. Уку мәсьәләсен конкретлаштыру ситуациясе процессы

бүгенге дәрестә үзләштерелергә тиешле бе­лем, күнекмәләрне конкретлаштыру ситуациясе тудыру (Уку
мәсьәләсе = дидактик максат). Бу - дәреснең бик мөһим мизгеле: белгән белән белмәгәннең чиген ачыклау - мотивлаштыру процессы

-Укучылар, сез инде авторның "Канатсыз акчарлаклар" әсәре белән дә танышып килдегез. Хәзер аерым өзекләргә тукталырбыз, сорауларга җавап эзләрбез. Бүген төп игътибарны әсәрнең сюжетына, төп образларга юнәлтербез.

4. Үзбәя

Ориентлашу, мотивлаштыру этабының эффективлылыгын ачыклау максаты б\н

критерий бирә:

шул нигездә балалар үз-үзләренә билге куялар, ягъни үз эшчәнлекләренең кайсы критерийга туры килүен билгелиләр

II. Уку мәсьәләсен(УМ) чишү этабы.

1. Уку мәсьәләсен

адымлап чишү

Уку мәсьәләсен проблемалы сорауларга һәм би­ремнәргә бүлә - УМ = 1,2,3) адымлап чишү оештырыла:

Гомумиләштерелгән нәтиҗә

1 + н2+ н3= Н) УМнең

чишелеше була.

- Укучылар, Акмаңгай көн дә нинди төш күрә башлады? Төшендә ул кемне күрә?






2.Ни өчен ире хатынын җен-шайтан түгелме дип шикләнә?




3.Кемнәр ул "алар" - хатынның төшенә керүчеләр?





  1. Хатынның саташуларына нинди вакыйга сәбәп була?





6.Хатын чарасызлыктан кая барып егыла, ул анда кемне очрата? Акйөз нәрсәне аңлый?



7. Әсәр ничек тәмамлана?








8. Әсәрнең тема, проблема, идеясен билгелик.

"Әдәбият белеме сүзлеге"н кулланып, фәнни төшенчәләрне аңлатып китү.



-"Имеш, ул оча икән. Ул текә рәвештә югарыга күтәрелми, гәүдәсе җир белән бер яссылыкта оча... Һәр төшенең ахырында ул бер кыя янына ояып килә. Кыяның башы болытлар арасына кереп югалган. Ул әкрен генә шунда килеп куна. Ул хәзер, акчарлакка әйләнеп, мәңге шушы күк йөзендә очарга тиеш икән. Ләкин ул шуны да белә - ул ялгыз очарга тиеш түгел. Ул үзенең парын көтә. Ул инде ничә еллар шушы кыя башына ялгыз килеп куна. Аның пары менә шушында - җирдәге кешеләр арасында булырга тиеш. Ул аны тапмыйча күккә дә күтәрелә алмый, бер очу ләззәтен татыган җаны җирдә дә кала алмый. Ул аны инде менә ничә еллар эзли, ул инде арыды... Дөнья буйлап сагыш һәм газап тулган ике күз йөри... Бу караш кешеләрне куркыта, гаҗәпләндерә, читләштерә"

-Төшендә Акйөзне күрә.

Чөнки ул бик еш саташа башлый, сәер төшләр күрә: "Хатын ачык ишектән балконга чыгып киткән иде. Кулларын алга сузган да, сихерләнгәндәй, әллә кая бара. Аяклары белән әйтерсең лә идәнгә түгел, мамыкка баса. Ир дә аның артыннан балконга чыкты. Хатынның сак кына хәрәкәтләр белән пожарный баскычыннан югарыга үрмәләгәнен күргәч, аңа килеп тотынды. Хатын, төптән кискән агачтай, аның кулына авып төште. Йөзе ак мәрмәрдәй агарынып тартылган, боздай тәне хәрәкәтсез иде"

Алар - яшәешнең иң югары ноктасына менеп җиткән, кешеләргә хас күп сыйфатлардан миллион еллар элек арына алган, Җирдәге тереклекне тиешле юнәлештә үстерү җан ияләре: "Алар аңлы рәвештә мәңгегә Җирдә калдылар. Теләгән вакытта төрле кыяфәткә керә алган, кирәк икән, күзгә күренмичә дә яши алган бу затлар Җир шары буйлап таралдылар. Кешеләрне яшәргә өйрәтә башладылар. Дөньяда, алар арасында үзләренең барлыкларын кешеләргә сиздермәскә тырыштылар..."".

Күктән иңгән хатын җанының өлешен шушы ак маңгайлы хатынга сала, шуның белән үзенең күктән иңгән парын да күчерә: "Күктән иңгән хатын Җиһан каршында коточкыч ялгыш эшләде - җанының бер өлешен Җирдәге ак маңгайлы хатын күңеленә салды. Шул җан белән бергә кыргый хатын күңеленә аның күктән иңгән пары - Күк егете дә күчте. Үзендәге хисләрне, җан иреген, аңын бирде. Һәм, үзе дә сизмәстән, күктән бергә иңгән парын да биргән!"

Аяклары хатынны айлы йортка - мәчеткә илтә, ә анда ул төшләренә кереп йөдәткән Ак йөзгә тап була, ләкин ул аны белми, күргән төшеннән соң гына үзендә Акйөз яшәвен, Җир хатыны белән бергә булырга тиешлекләрен аңлый: "Мин аның үземә Күкләр тарафыннан җибәрелгәнен аңладым. Ул минем күктән иңгән парым - аның җанының дәвамы иде. Һәм мең гасырлар, мең газаплардан соң ул мине эзләп тапкан иде".

Акйөз хатынны башта кире кага, төшеннән соң эзли, тапмый. Ул да акылын югалта бара, беркөнне тәрәзәсенә яшел күзле кош килеп бәрелә, ул аның артыннан йөгерә. Кош суга кереп югала, ир аның артыннан суга кереп китә: "Кош зур су өчтенә кереп, күздә югалды. Мин дә аның артыннан Иделгә кереп ыргылдым! Ак маңгай!!!Мин сине күрде! Мин сине барыбер табармын, Ак маңгай!.." Хатын 7 катлы җүләрләр йортына эләгә. Күзенә Акйөз күренә, аның белән бергә йорттан качалар, бергә суга йөгерәләр һәм суда югалалар: "Җир ерагайганнан-ерагая бара, кыяның түбәсе исә болытлар арасына кереп югалган. Аларны бары тик шунда гына мәңгелек тынычлану, мәңгелек кавышу көтә... Менә кыяның түбәсе. Менә тормышның түбәсе... Салып ташла, бәгърем, бу кара киемнәреңне!Без дөньяга бу кара киемнәрдән башка килгән идек бит.... Зур су өстендә,Җир белән Күк арасында, елый-елый пар акчарлак

оча иде "

Тема: яшәү фәлсәфәсе (җир һәм галәм тормышы).

Проблема: кешелек дөньясында начарлык, явызлык арту

Идея: Кешегә иманын тергезергә, үсеш юлына чыгарга кирәк. Ә моның өчен дингә якынаю, намусыбызга тугърылыклы булып, җәмгыятьтә үз-үзеңне, күңел сафлыгын саклап калу мөһим


Әсәрнең сюжет сызыгын төзү










Әсәрдәге вакыйгалар бирелешен үзләштерү








Әсәрдәге вакыйгалар бирелешен үзләштерү











Әсәрдәге тема, идея, проблеманы билгеләргә өйрәнү



Эшчәнлене схемага салырга (модельләштерергә) өйрәнү




Тыңлый белү, диалог төзүдә, коллектив фикер алышуда катнашу










Төрле фикерләрне исәпкә алып эш итү








Укучыларның үз фикерләрен дәлилли белүе











Актив, мөстәкыйль, иҗади фикер йөртүче шәхес буларак формалашу


Кагыйдә, күрсәтмәләрне истә тотып эш итү



Ф.Бәйрәмова Болын: повестьлар. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1986. - 200б.









Ф.Бәйрәмова Болын: повестьлар. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1986. - 200б.







Ф.Бәйрәмова Болын: повестьлар. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1986. - 200б.










Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. - Казан: Мәгариф, 2007. - 231б.



2. Модельләштерү

Эшчәнлек барышы схемада чагылдырыла

Сюжет:

1.Хатынның сәер төшләр күрүе, ике дөньяда яши башлавы;

2. Төшләрендә Акйөзне очратуы, уйларында гел бергә булулары;

3. Хатынның акылын җуя баруы, саташулары;

4. Мәчеттә Ак йөзне очратуы, аларның бер-берсенә тартылуы;

5. Акйөз белән Акмаңгайның бу дөньяда кавыша алмыйча, икенче дөньяга күчүләре,

кошка (акчарлакларга) әверелеп, бергә очулары.

Образлар:

Күктә яшәүчеләр

Җирдә яшәүчеләр

Акйөз

Акмаңгай

Бүрекүз

эш дәфтәрләренә теркиләр

III. Рефлексия,бәя этабы.

1.Рефлексия.

.

дәрестә узган юлны кире узу; ягъни

  • нәрсә эшләргә тиеш идек?;

  • ничек эшләдек?

  • нинди нәтиҗә ясадык дигән сорауларга җавап бирүне оештыру

УМ искә төшерелә;

чишү юллары искә төшерелә;

(Н = н1 + н2+ н3) дип аңлатып бирү

2.Дәрестәге эшчәнлеккә үзбәя

критерий бирә:

нәрсә эшләргә тиеш идек?

ничек эшләдек?

нинди нәтиҗә ясадык?

дигән сорауларга

а) терәк конспекттан, (тактадан, эш дәфтәрләренән) файдала­нып кына сөйләп бирә алса - «3»ле;

б) терәк конспектка күз төшергәләп кенә сөйли алса - «4»ле;

в) терәк конспекттан файдаланмыйча, сөйли алса - «5»ле.

шул нигездә балалар үз-үзләренә билге куялар, ягъни үз эшчәнлекләренең

кайсы критерийга туры килүен билгелиләр- эшчәнлекләрен адекват бәялилә .

Үз эшчәнлегеңне

адекват бәяләү - әхлаклылык күрсәткече



3. Өйгә эш алу.

эш 3 дәрәҗәдә тәкъдим ителә:

  • репродуктив эшчәнлеккә, ягъни класстагы эшкә охшаш,
    үзләштерелгән белем һәм күнекмәләрне куллана белү таләп ителгән эш (бу эш
    мәҗбүри - һәркем эшләргә тиеш);

  • конструктив эшчәнлеккә - ярым иҗади, ягъни белем һәм
    күнекмәлерне аз гына яңа шартка күчерүне таләп иткән эш; бу би­рем ихтыярый;

  • иҗади эшчәнлеккә, ягъни белем һәм күнекмәлерне яңа җир­
    лектә куалану өчен бирелә; бу эш тә ихтыярый.

Үзенең мөмкинлегеннән чыгып - көче җитәрдәй эшне сайлый:

1.Репродуктив: символ, миф төшенчәләренең аңлатмасы белән танышырга;

2.Конструктив: Образларга хас сыйфатларны табып, таблицаны тулыландырып язарга

3.Иҗади: "Әгәр мин оча алсам" дигән темага зур булмаган хикәя язып килергә.

Фәнни-ткшеренү эшен башкара алырлык шәхес формалашу




Кулланылган чыганаклар:

  • Гомуми белем бирү федераль дәүләт стандартлары концепциясе - Концепция федеральных государственных образовательных стандартов общего образования: / под ред.А.М.Кондакова, А.М.Кузнецова - М.: Просвещение, 2009.

  • Гомуми белем бирү эчтәлегенең фундаменталь төше концепциясе- Фундаментальное ядро содержания общего образования: / под ред. В.В.Козлова, А.М.Кондакова. - М.: Просвещение, 2009.

  • Россия Федерациясе гражданины шәхесенең рухи-әхлаки үсешен тәэмин итү концепциясе - Концепция духовно-нравственного развития и воспитания личности гражданина Российской Федерации: / под ред.А.Я.Данилюк, А.М.Кондаков. - М.: Просвещение, 2009.

  • Гомуми башлангыч белем бирүдә өлге программа эчтәлеге (М.Просвещение, 2009, 2010).

  • Гомуми төп белем бирүдә өлге программа эчтәлеге. Әдәбият- Литература (М.Просвещение, 2010, 2011)

  • «Әдәбият» уку предметы буенча гомуми төп белем бирүнең планлаштырылган нәтиҗәлелеге.

  • Әдәбият белеме: терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. - Казан: «Мәгариф» нәшрияты, 2007 ел.

  • Татар теленең аңлатмалы сүзлеге: 3 томда, I том. - Казан: «Татарстан китап нәшрияты», 1977 ел; II том. -Казан: «Татарстан китап нәшрияты», 1979 ел; III том. -Казан: «Татарстан китап нәшрияты», 1981 ел.

  • Татарча-русча сүзлек: 2 томда, I том. -Казан: «Мәгариф» нәшрияты, 2007 ел; II том. -Казан: «Мәгариф» нәшрияты, 2007 ел.

  • Мозаффарова М.Г. "Әдәбият" предметын укыту үзенчәлекләре. Татар әдәбияты буенча төп, урта гомуми белем бирү программаларын гамәлгә куя торган педагогик хезмәткәрләр өчен тәкъдимнәр. Казан. ТРМҮИ. 2014

  • Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. ¬¬ Казан:Мәгариф, 2007. - 231б.

  • Әдипләребез: библиографик белешмәлек: 2томда: 1том/ төз.Р.Н.Даутов, Р.Н.Рахмани. - Казан: Татар.кит.нәшр., 2009. - 735б.Заһидуллина Д. Модернизм һәм XX йөз башы татар прозасы. - Казан: Татар.кит.нәшр., 2003. - 58б.


12


© 2010-2022