Кеше-хезмәт белән матур

«Актуальность профориентационной помощи школьникам очевидна. Грамотно построенная профориентационная работа позволяет решать   многие насущные проблемы воспитания, особенно в старших классах. На уровне школы профориентационная работа должна быть системной, то есть в ней должны участвовать все, кто так или иначе работает с детьми, а именно: администрация школ, педагоги, школьные врачи, школьные психологи, социальные педагоги и сами учащиеся. Кроме того, в профориентационной работе активно должны ...
Раздел Технология
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Саба муниципаль районы

Эзмә урта гомумбелем бирү мәктәбе








Кеше- хезмәт белән матур

Кеше- хезмәт белән матур

Төрле һөнәр ияләре белән очрашу кичәсе.

Максат: Кеше өчен хезмәтнең яшәү чыганагы булуын аңлату;

хезмәт төбе - хөрмәт икәнлеген исбатлау, кеше тормышында хезмәтнең мөхимлеген раслау, укучыларга һөнәр сайлауга юнәлеш бирү.



Сценарийны педагог оештыручы

Җиһаншина Нәфисә Солтанәхмәт кызы

төзеде.

Кеше хезмәт белән матур.

Төрле һөнәр ияләре белән очрашу кичәсе.

Максат: Кеше өчен хезмәтнең яшәү чыганагы булуын аңлату;

хезмәт төбе - хөрмәт икәнлеген исбатлау, кеше тормышында хезмәтнең мөхимлеген раслау, укучыларга һөнәр сайлауга юнәлеш бирү.

Хәерле көн кадерле укучылар, хөрмәтле укытучылар, килгән кунаклар!

Бүген без зур дулкынлану белән, үзебез яшәгән җирлектәге үз эшләренең чын осталары булган хезмәт алдынгылары белән очрашуга, ягъни "Кеше хезмәт белән матур" дигән профиссиягә юнәлеш бирү кичәсенә җыелдык.

Җир йөзенә Кеше хезмәт итәргә килә. Хезмәт белән бәйле тормыштан ул үзенә ямь табып яши. Кешене кеше итүче дә, яшәвенә мәгънә, көч бирүче дә хезмәт. Һәркем үзенең күңеленә охшаган һөнәрне сайларга хокуклы.

" Хезмәте барның, хөрмәте бар" дип халык юкка гына әйтмәгән.

Бүген бездә кунакта хезмәтләре белән хөрмәтлеләр:

1."Саба таңнары" газетасы редакциясендә авыл хуҗалыгы мөдире, авылдашыбыз, "Алтын каләм" лауреаты - Гөлсинә Наил кызы Галимуллина.

2. Эзмә фельдшер акушерлык пункты шәфкать туташы Гөлназ Шәмсәт кызы Шәйхетдинова.

3. "Алтын Саба - М" җәмгыятендә баш агроном Әсәтов Марс Мөдәрис улы.

4.Эзмә урта мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы - Дәүләтшина Энҗе Габделбәр кызы.

5.Саба ПМК мелиорациясе җитәкче ярдәмчесе - Гатиятуллин Халит Хәмит улы.

6. Сбербанкның Шәмәрдән бүлеге начальнигы Ләйсән Рашат кызы Мөхетдинова.

Сәлам сезгә хезмәт җырын башлаучылар

Бүген мактау сүзе - тырыш уңганнарга.

Сез нинди зур көч туган илебездә,

Эшегез тиң безнең чорга, гүзәл җиргә.

Сезең барагазга да бәйрәм рухы өстәп ............................... җыр башкара.

Хезмәт- билгеле бер иҗтимагый җәмгыяттә булган материаль яки рухи байлык җитештерүгә юнәлдерелгән эшчәнлек ул. Кеше теге яки бу эшне башкарганда, үзенең көчен, иҗатын, осталыгын никадәр күбрәк куйса, аның нәтиҗәсе дә шулкадәр югарырак булачак. Ә бу кеше үз эшеннән канәгать булганда, яңа күнекмәләр үзләштерүдән һәм осталыкка ия булудан ямь тапканда гына мөмкин.

Дөрес сайлаган һөнәр, хезмәт төре яшәү чыганагы гына түгел, ул кешегә шатлык китерә, рухи канәгатҗләнү, күңел күтәренкелеге тудыра.

Кадерле укучылар! Сезнең тормышыгызда иң җаваплы чор. Сез үзегезнең алдагы язмышыгыз, карьерага ия булу турында уйланасыз. Шуңа күрә бүген һөнәрләр, белгечлекләр дөньясында сайлауның иң гади ысуллары, укучының һәвәслеген, сәләтен, характерын, мөмкинлеген искә алып, тиешле һөнәр сайларга ярдәм итү турында сөйләшү аеруча мөһим. Бүгенге төрле профессия кешеләре белән очрашу да сезгә һөнәр сайлауга юнәлеш бирү максатыннан, туган ягыбызның алдынгылары белән горурлану максатыннан оештырылды. Сез үзегезне кызыксындырган сорауларыгызны бирергә әзерләнә торыгыз.

Сайларга юллар күп булса да

Максатка бер генә юл илтә.

Ялгышмый үз юлың сайласаң

Бәхетле булырга шул җитә.

Хәзер без үз максатларына ирешеп, тормышта үз урыннарын, үз бәхетләрен тапкан кешеләргә сүз бирәбез. Бүгенге сөйләшүне безнең һәр көнне күз алдыбызда булган "Хезмәтләр хезмәте хуҗасы - "Укытучы" профессиясеннән башларбыз..

Кеше хезмәте белән табигатьне үзгәртә дип дөрес әйтәләр. Ә укытучы хезмәте Кешенең үзен формалаштыруы белән кыйммәтле һәм гүзәл.

Укытучы!

Тиңләп булмый аны башка хезмәт белән

Үлчәнми ул минут белән, сәгатҗ белән.

Синең хезмәт айлык түгел, еллык түгел.

Яз төшүгә көз өлгергән орлык түгел.

Хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрер өчен

Дистә еллар түгәсең син акыл көчен.

Бу шигъри юлларның дөреслеген биредә утыручы үз һөнәрләренең осталары да раслар. Чөнки алар тормышларында үз урыннарын тапканнар, яраткан һөнәрләре белән илгә тугрылыклы хезмәт итүләрендә үзләренең укытучыларының да өлеше бардыр. Энҗе Габделбәровна сез безгә таныш инде, ә шулай да үзегез һәм һөнәрегез турында сөйләп китсәгез иде.

Рәхмәт, сезгә эшегездә уңышлар теләп укучыгыз.................. җыр башкара.

Шәфкать туташы һөнәре без авырып киткәндә ярдәм кирәк булган очракларда буенча безгә берникадәр таныш. Хәзер сүзне Эзмә фельдшер акушерлык пункты шәфкать туташы өч авыл халкының сәламәтлеген кайгыртып торучы Гөлназ Шәмсәтовнага бирәбез. Ул үз һөнәренең бөтен нечкәлекләре белән таныштырып китәр.

Рәхмәт, сезгә тыңгысыз хезмәтегездә уңышлар теләп......................... 7 сыйныф укучылары бию башкаралар.

Безенең чыгарылыш сыйныф укучылары арасында журналист һөнәре белән кызыксынучылар да бар. Шушы ук мәктәпне тәмамлап Казан Дәүләт университетының журналистика факултетын тәмамлап "Саба таңнары" газетасы редакциясендә ..... ел авыл хуҗалагы бүлеге мөдире Гөлсинә Наилевнага сүз бирәбез.

Рәхмәт, .......................... җыры аша сезгә иҗат уңышлары теләп калабыз.

Менә шушы без яшәгән җирлектә авыл хуҗалыгы җәмгыятеннән башка тагын ике оешма бар. Аларның берсе Саба ПМК мелиорациясе. Оешманың җитәкче ярдәмчесе Халит Хәмит улы бүген бездә кунакта. Үзегезнең оешмагыз турында, оешмагызга нинди һөнәрле кешеләр кирәклкге турында сөйләп китсәгез иде. Сүзне сезгә бирәбез Халит Хәмитович.

Рәхмәт, үзегезгә оешмагызга тагын да зур уңышлар теләп кызларыбыз шаян бию башкаралар.

Икмәктән башка тормыш юк. Ә авыл халкының төп шөгыле игенчелек һәм терлекчелек. Бу ике тармакта да чын фидакарьләр эшли. Терлекчеләрнең һәм игенче механизаторларның күпчелеге елның һәр 365 көнен хезмәттә үткәрә дисәк тә ялгыш булмас. Басу-кырларда үстерелгән икмәк тә, терлекчелектә җитештерелгән мул продукция дә аларның тырышлык нәтиҗәсе. "Алтын Саба - М" җәмгыяте баш огрономы Марс Мөдәрисович сүзне сезгә бирәбез. Хуҗалыкка нинди белгечлекләр, кайсы тармакка эшче көчләр җитми? Үз һөнәрегезнең нечкәлекләре турында да сөйләп китсәгез иде.

Рәхмәт, илебез табынын баетучы хезмәтчәннәргә багышлап ..................... җыр башкара.

Безнең укучыларыбызны кызыксындырган тагын бер һөнәр - банк хезмәткәре. Нәкъ менә шушы һөнәр турына Сбербанкның Шәмәрдәндәге филиалы җитәкчесе Ләйсән Рашатовна сөйләп китәр. Рәхим итегез.

Рәхмәт Ләйсән Рашатовна, ............................җыры эшегезгә тагын да рухландырсын.

Һөнәргә нигез гаиләдә һәм мәктәптә салына. Безнең мәктәбебездә дә технология дәресләрендә, "Оста куллар" түгәрәгендә укучылар бик күп төрле кул эшләренә өйрәнеп үсәләр.Ел саен мәктәп күләмендә үткәрелә торган ярминкә дә моның ачык мисалы. Район күләмендә үткәрелә торган технологиядән олимпиада да укучыларыбыз призлы урыннарга лаек булалар. Хәзер мәктәбебезнең кызлары үз куллары белән иҗат иткән киемнәре белән сезнең алдыгызда.

Рәхмәт сезгә кызлар, алга таба да уңышлар.

Без бүген кайбер һөнәрләр турына гына сөйләштек., үз эшләренең осталары белән хезмәт тәҗрибәсе уртаклаштык. Һөнәрләр бик күп төрле. Сез дә укучылар теләгән һөнәрегезнеңостасы булып, туган җиребезнең горурлыгы һәм алдынгыларның лаеклы алмашчылары булып үсегез.

Юк вакытларын бар итеп, безнең укучыларга профессиональ юнәлеш бирү кичәсенә очрашуга килгән кунакларга зур рәхмәт. Чын йөрәктән ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге һәм туган җиребезнең иминлеге һәм байлыгы хакына яңа хезмәт җиңүләре телибез.

Рәхмәт батыр егетләргә

Рәхмәт сезгә шат кызлар.

Үз көчегез белән тапкан

Бу байлыкның игелеген күреп

Тыныч яшәгез дуслар.

Изге теләк белән авылдашлар,

Тәмамлана очрашу көнебез.

Илнең, җирнең, тыныч көннең

Кадерен белеп армый эшләгез.

Мактаулы хезмәтегездә

Талчыкмасын кулыгыз.

Уңышлар теләп калабыз

Хәзергә сау булыгыз!

Җиһаншина Нәфисә Солтанәхмәт кызы

Саба районы

Эзмә урта мәктәбе педагог- организаторы.

© 2010-2022