Милли бизәкләр. тарихи экскурсия

Милли бизәкләребез һәм киемнәребез турында авыл китапханәсе белән берлектә уздырылган кичә эшкәртмәсе.  Халкыбызның гамәли сәнгате, милли киемнәре нинди генә сынаулар кичерсә дә, гасырлар дәвамында сакланып кала алган.  Һәр милләтнең сәнгате, гореф-гадәте аның тарихына, диненә, табигый шартларына , сәүдә бәйләнеше һәм күршелек мөнәсәбәтләренә бәйләнгән. Эшкәртмәгә татар халык орнаментлары, хатын-кызларның милли күлмәге, алъяпкыч, камзул ,  калфак, түбәтәй, читек кулланып оештыралган күргәзмә әзе...
Раздел Технология
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Милли бизәкләр. тарихи экскурсия

Китапханәче: Халкыбызның гамәли сәнгате, милли киемнәре нинди генә сынаулар кичерсә дә, гасырлар дәвамында сакланып кала алган.Һәр милләтнең сәнгате, гореф- гадәте аның тарихына, диненә, табигый шартларына, сәүдә бәйләнеше һәм күршелек мөнәсәбәтләренә бәйләнгән.

Укытучы: Элек- электән оста куллы хатын - кызларыбыз мавыктыргыч кул эшләренә бөтен тырышлыкларын куеп, зәвык белән үзләренә һәм туганнарына милли киемнәр теккәннәр.Бу киемнәрне сәнгать әсәрләре дәрәҗәсенә күтәрелгән, матур итеп чигелгән калфак - түбәтәйләрсез күз алдына да китереп булмый.

Китапханәче: Талантлы хатын- кызларыбызның күңел җылысы кушып чигелгән баш киемнәре татар костюмының декоратив үзәге, гүзәл бизәге булып тора.Борынгыдан ук һәрбер халыкта баш киемнәре милли костюмның мәҗбүри атрибуты саналган.Алар костюмны декоратив бизәү функциясен генә түгел, ә төрле бозымнардан саклау йоласын да башкарганнар.Дин буенча да башка киеп йөрү таләп ителә.

Укытучы: Укучылар, безнең милли киемнәребез- күлмәкләребез, калфакларыбыз, түбәтәйләребез, читекләребез, алъяпкычларыбыз төрледән- төрле орнаментлар белән ягъни бизәкләр белән бизәлгәннәр.

Уйлап карыйк әле, нәрсә соң ул орнамент ?Орнамент- кабатланучы геометрик элементларга яки үсемлекләр һәм хайваннар дөньясына бәйләнешле мотивларга нигезләнгән төрле формадагы график һәм скульптур бизәкләр.

(Экранда татар халык орнаментлары күрсәтелә)

Китапханәче: Илаһилаштырылган бизәк элементларының күбесе табигатьтән алынган.Безнең бабаларыбыз шартлы билгеләрдән, символлардан гади генә бизәкләр ясаганнар.Горизонталь , туры сызыклар белән җир өслеген, дулкын белән суны билгеләгәннәр.Түгәрәк,квадрат, ромб фигуралар белән ай сурәтләнгән.

Укытучы:Нәкышларда чагылган роза чәчәге матурлык һәм мәхәббәт билгесе булган.Гөлҗимеш,миләш - бәхет китерүче үсемлекләр.Бүгенге көндә дә аларның чәчәк - яфракларын, ботакларын талисман итеп кулланалар.Күп таҗлы кашкарыйлар(астра)озын гомер символы итеп саналалар.Язның беренче чәчәкләреннән саналган һәм бизәкләрдә еш кулланыла торган лалә чәчәге үзгәреш, яңарышны аңлата.

1 нче укучы: Әби ничек матур итеп

Киенгән яшь чагында...

  • Бу бит минем туй күлмәгем,

Бабаеңа чыкканда.

Күкрәктә изү- бизәге,

Әллә бабай бүләге?

Диңгез суы кебек тора-

Дулкынлана итәге.

( Хатын - кызларның милли күлмәге күрсәтелә)

Китапханәче:Әйе, бу безнең татар хатын- кызларының милли күлмәге.Элекке заманда татар хатын- кызларының милли киеме аска таба киңәеп киткән иркен күлмәктән һәм шуның өстеннән киелә торган камзулдан гыйбарәт булган.

Күлмәкне бер генә төсле тукымадан - атластан, тафта, парча, ефәк, сатиннан утыртма яка белән, изүен ачык итеп теккәннәр.Күлмәкне кайвакыт киң воланнар яки бөрмәләр белән бизәгәннәр.

Милли костюм ансамбленә шулай ук калфак, чигүле читек һәм туфли дә кергән, алар костюмны бербөтен итеп тулыландырып торганнар.Мондый костюм безнең көннәргә кадәр килеп җиткән.Сәхнәләрдә чыгыш ясаганда, безнең әбиләребез, әниләребез,сеңелләребез бу күлмәкләрне рәхәтләнеп киеп чыгалар.

2 нче укучы: Алъяпкычымның бизәге

Әллә кайдан күренә.

Аллы- гөлле чәчәк төшкән,

Килешәдер үземә.

( Алъяпкыч күрсәтелә)

Укытучы: Милли күлмәк өстеннән татар хатын- кызлары аллы- гөлле алъяпкычлар да кия торган булганнар.Алъяпкычларны ак чәчәк, лалә, роза, мәк, канәфер, кыңгырау, лотос чәчәкләренең һәм яфракларының мотивлары белән бизәгәннәр.Бизәкләрдә, гомумән, кызыл, алсу,сары, яшел, зәңгәр төсләрне кулланганнар.Алъяпкычларның итәкләре һәм күкрәк турысы бизәлгән.

3нче укучы: Күргәнегез бармы сылу кызлар,

Кия торган татар камзулын?

Бизәгәнгә, гүя, сыйдырган ул

Бар тарихын илнең, бар моңын.

Буыннардан күчә- күчә килгән

Халкымның ул асыл киеме.

Билдәмәсен эләктереп куйсаң,

Бигрәк нечкә итә билеңне!

(Камзул күрсәтелә)

Укытучы: Чираттагы киемебез - камзул. Камзул озын яки кыска, җиңсез яки җиңле, ябык яки озын изүле, өч, биш, җиде билле булырга мөмкин.Бай хатын- кызлар камзулларын парчадан,ефәктән, бәрхеттән тектергән.Аны тагын да купшылап, тар гына җәнлек мехы яисә аккош мамыгы өстәп тектерергә яратканнар.

Китапханәче: Ә хәзер, әйдәгез татар хатын кызларының милли баш киеме булган калфакка күчик.Бу баш киемендә нинди орнаментлар чагылыш тапты икән.

(Калфакны күрсәтеп сөйли)

Калфак - татар - хатын кызларының рухи матурлыгын, күңел байлыгын, тегү - чигү эшенә осталыгын, зәвыгын чагылдыручы төрки халыкларда киң таралган баш киеме.Аның тарихы болгар чорына барып тоташа.

Калфакның чигелешенә игътибар итсәк, анда күбесенчә чәчәк бәйләмен. Ай- йолдыз балкышын, үсемлек сабакларын, үлән яфракларын күрербез.Болар барысы да табигатьнең яшәү сулышын, яшәү көчен зурлый.Калфакны маңгай өлешенә төшереп кигәннәр.

2 нче укучы: Ай, ак калфагым! Көмеш, ай, ука-чук,

Чын осталар чиккән - беркайда юк!..

Җепкә тезгән энҗе ак инәдә,

Энҗе калфак - милли хәзинә лә...

(Аудиоязмада "Калфагым" җыры (В.Агапов көе, Р.Вәлиева сүзләре) тыңланыла.)

Укытучы: Түбәтәй- ислам динен тотучы төрки телле халыкларда ирләрнең төп баш киеме булып санала.

(Түбәтәй күрсәтелә)

XIX гасыр уртасыннан алып бүгенге көнгә кадәр яссы формалы кәләпүш түбәтәйләр күбрәк кулланыла.XIX гасыр башында чигелгән түбәтәйләрнең өслекләре дулкынсыман чәчәкле композиция һәм геометрик мотивлар белән бизәлгән булган.Соңрак түбәтәй бизәкләре ваклана, бүленә.

Түбәтәйләрнең түбәсен алтын белән чиккәннәр.Бизәк түбәтәйнең яссы төбенә шахмат тәртибендә, ә чите буйлап дулкынлы- дулкынлы чәчәк-үсемлек композициясендә урнаштырылган.

Шул уңайдан Гөлүзә Сафинаның "Татар түбәтәе" шигырен тыңлап узыйк.

Татар түбәтәе

1 нче укучы:Түбәтәй киеп йөрергә 4 нче укучы:Бизәкләре тере кебек,

Кушкан ата- бабабыз, Көлеп торалар кебек,

Түбәтәйле ир- атларга Ерактан ук якты нурлар

Без сокланып калабыз. Сибеп торалар кебек.

2 нче укучы:Кемнең татар икәнлеге 5 нче укучы:Төсле - төсле чигешләрдә

Күренә әллә кайдан - Татарымның үткәне,

Үрнәкләрен алганнардыр Иген игеп, көчен түгеп

Чәчкә, кояш, я айдан. Маңгай тирен сөрткәне.

3 нче укучы:Укалы итеп чигелгән, 6 нчы укучы:Сокланам мин, күргән

Уем- уем бизәге, саен,

Күзләреңне камаштыра Татар түбәтәенә.

Чәчкәсенең үзәге. Көнләшеп тә куям әле,

Үзем кимәгәнемә.

7 нче укучы:

Үсеп җитсәм, түбәтәйнең

Затлысын кияр идем,

Мактанып һәм горурланып:

"Мин- татар",- дияр идем.

Китапханәче: (Читекне күрсәтеп сөйли)Бизәкле күн читекләр, туфлиләрне җирле халык кына түгел, бүтән төбәктәгеләр дә яратып кия.аларны төсле йомшак күн сафьяннан, бераз катырак булган юфьтән, кайвакыт кәҗә тиресеннән тегәләр.

Күнне төрле төсләргә маналар, аннары, бизәк төшергәндә, трафаретка салып кисәләр.Күн кисәкләреннән ясалган бизәкләрне мозаика тәртибендә урнаштырып, ефәк, кайвакыт алтын һәм көмеш җепләр белән тоташтырып тегәләр.

Мозаика бизәге нигезендә өч икеяфраклылык, пальметкалар, розеткалар; йөрәк, дулкын; лаләсыман, мөгезсыман, болытсыман сурәтләр ята.Мозаикада күптөрле вариантларда кыңгырау чәчәк,лалә кулланыла.


Каюлы читек

1.Әти алган бүләк итеп 2.Бу читекне һәрбер кеше

Миңа каюлы читек. Күреп исе китәчәк.

Сабантуйда күрсәтермен Балтырлары - яшел болын,

Тыпырдап биеп китеп. Бизәкләре - күк чәчәк.

3.Һәр адым атлаган саен,

Шыгыр-шыгыр итә ул.

Тик кузгатып кына җибәр,

Үзе биеп китә ул.

М.Фәйзуллина

Укытучы: Ә хәзер мин сезне барыгызны да күмәк биюгә чакырам.(Яисә берәр кыз бала татар халык биюен биеп күрсәтә)

(Татар бию көе уйнатыла)

Китапханәче: Укучылар, шуның белән безнең милли киемнәребезгә,милли бизәкләребезгә, бер сүз белән әйткәндә,халкыбызның милли сәнгате белән якыннанрак таныштык.

Күпме мирас...Һәркайсы кыйммәтле һәм затлы хәзинә.Бу хәзинәләр сандыкларда гына сакланырлык кадерле байлык.Безнең әби- бабайларыбыздан калган милли хәзинә.Татар мили сәнгате турында тагын да күбрәк беләсегез килсә, менә бу китапларга мөрәҗәгать итә аласыз.(Китапханәче укучыларның игътибарын күргәзмәгә куелган китапларга юнәлтә)

© 2010-2022