Һөнәрле булу гәүһәрле булуга тиң

Раздел Технология
Класс 8 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

"Һөнәрле булу гәүһәрле булуга тиң"

(5-7 сыйныфлар өчен тематик кичә)

1 а.б. Хәерле кич хөрмәтле дуслар һәм укучылар . "Һөнәрле булу гәүһәрле булудан мең өлеш артык" дип аталган Һөнәрләргә багышланган кичәбезне башлыйбыз .

2.а.б. Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә. Аһ! Оят, хурлык, түбәнлекләр иренгәннән килә. Булса калдырмак берәү ушбу җиһанда изге ат, Тир белән тапсын ашарын , итсен, әйбәт , иҗтиһад. Һәр олугълар эшләгәнлектән олугълыклар таба, "Уйнады" дип бирмиләр ушбу җиһанда мәртәбә. И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкаддәс нәрсә-эш. Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш Яшьлегеңдә күп тырышсаң ,эшкә бирсәң чын күңел Каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел.

1 а.б Һөнәрләр күп: кем булсаңда

Игенчеме, эшчеме ? Тик онытма бер нәрсәне: Хезмәт бизи кешене.

2 а.б. Безнең бүгенге кичәбез Һөнәр,эш,хезмәт дигән бик тә мәгънәле
сүзләр белән башланып китте.

Бала чакта һәркайсыгыз курчак белән тәрбияче-укытучы, кәгазь битләреннән акча кисеп сатучы,ә малайлар машина белән шофер булып уйнагансыздыр.

1а.б. Бу юкка гына түгел, тереклек белән бергә эш мәшәкатьләр барлыкка килгән.Ә инде менә бала-чактагы хыял, мавыгулар, кызыксынулар һөнәр сайлауга китерә.

2а.б. Һөнәр сайлау-кеше тормышында иң әһәмиятле мәсьәләләрнең

берсе. Заман үзгәрә барган саен, тормыш яңа һөнәрләр таләп итә.

Сез нинди һөнәрләр беләсез?

(укучылар санап китәләр)

Ә нинди яңа Һөнәрләр беләсез?

(менеджер, стилист, виззжист)

2 а б. Һөнәр һәм белгечлек нәрсә ул?

Билгеле бер әзерлек таләп иткән һәм акча кертү чыганагы булган хезмәт һөнәр дип атала, (табиб- Һөнәр)

Теге яки бу Һөнәр эчендә кешенең физик һәм рухи яктан көч куюны таләп итә торган таррак өлкәдә эш башкаруны белгечлек дип атыйлар.(теш табибы).

1 а.б. Кичәбезнең икенче - ярыш өлешенә күчәбез һәм Һөнәр ияләрен ярышка чакырабыз.(Музыка астында һөнәр ияләре булып киенгән укучылар бизәлгән үз өстәлләре янына киләләр). Укытучы-Табиб-Хисапчы -Тәрбияче-Официант-Пешекче-

Почта хезмәткәре -Артист-Китапханәче -

Ярыш шартлары буенча Банкка доллар белән исәп-хисап ясала. (Ярышта өстенлек алган укучыга 1 доллар бирелә).

1 тур. (Күмәк уен). "Һәркемнең үз фикере".

Һәр укучыга бер формада кәгазь битләре таратыла. -Күзләрегезне йомыгыз һәм ертыгыз. Күзләрне ачтык ,битләрне алыгыз һәм өскә күтәрегез. Биттәге бизәкләр бер- берсенә охшаганмы?

(һәр укучыдан җавап тыңланыла) Бу уеннан нинди нәтиҗә ясыйбыз? - Әйе,һәркемнең үз фикере бар. Һәркем индивидуаль шәхес. Сезнең һәркайсыгыз фикерегезне белдертергә хакыгыз бар.

2 тур "Һөнәргә реклама"(үз Һөнәрләрен яклап чыгыш ясыйлар)

1.Укытучы-

  1. Тәрбияче-

  2. Врач-

  3. Почта хезмәткәре-

  4. Сатучы-

  5. Хисапчы-

  6. Официант-

  7. Пешекче-

  8. Артист-

10. Китапханәче -

«Үз эшенең остасы".

Пешекче - Пешкән әйберне танып Официант- белү чөгендер, бәрәңге, кишер.

Сатучы- Акча санау: сораулар:

Сиңа ничә яшь Хисапчы- укыйсың? Класста ничә кеше? Гаиләгездә ничә кеше? Бер елда ничә ай, көн, атна? 2*2 ничә? Айсинә ничәнче класста укый? Ә Сәмигуллин? Кәеф ничек? Ә

Укытучы- Ситуация: Синең сеңлеңнең күңелгә ятышсыз бер гадәте бар. Ә син укытучы булырга телисең. Ә ул гадәтеннән баш тартырга уйламыйда. Нишләр идең?

Тәрбияче- Ике кечкенә бала кемнең эте акыллырак дип

бәхәсләшәләр. Син бу очракта, тәрбияче буларак нишләр идең?

Врач- Авыруга ярдәм: Безнең тирәлектә нинди дару үләннәре бар?

Почта- Конверт ясау: кайчы, кәгазь, клей.

Китапханәче- Китап тышларга.

Артист- сүзсез генә җыр 1. "И туган тел".

2 нче алып баручы: Ә хәзер бу уенны уйнап үтәр өчен, ике командага бүленергә кирәк. 1 команда " так сан", 2 команда " җөп сан"нар була.

1 нче алып баручы: Хәзер" эш беләктә түгел- теләктә" уены ( малайлар эше). 1 концерт номеры.

1 нче алып баручы: Матрослар биюе" яблочканы" ишеткәнегез бар.
Эш гамәлләрен, бию хәрәкәтләрен дә күрсәтәләр.

Аркан тарталар, бинокльдән карыйлар.

Профессия вәкилләренең тормышын сурәтләүче бердән-бер бию. Дөрес түгел бит инде. Ни өчен сатучы, укытучы биюләре юк? Бу хаксызлыкны төзәтеп яңа бию уйлап чыгарыгыз. Татар халык көенә үз һөнәрегезне биеп күрсәтегез.

2 нче алып баручы: Җитезләр бәйгесе.

  1. Крючок белән 1 минут эчендә күпме озынлыкта бәйли аласың?

  2. Энә белән 1 минут эчендә ничә күзәнәк җыя аласың?

3) Күзне бәйләп күлмәкле кыз ясарга.

3 нче алып баручы: Әйдәгез үзебезнең белемебезне тикшереп карыйк әле. Без һөнәрләргә карата нинди табышмаклар беләбез икән ?

Ике очы, ике балдак

Уртасында бер кадак.(кайчы)

Агасы кыя торыр, энәсе җыя торыр.(кайчы белән энә)

Кызыл табанлы чана, Ат җигелмәгән аңа, Бер чигенә, бер бара, Юлы шомарып кала.(Үтүк)

Тамчы тама, җиргә җитми

Хан билбавы билгә җитми. (Алка белән беләзек)

Ташчылары ялтырый, Тамалмыйча калтырый, (алка)

Дөньяда бар бер малай, Тырнагы мең - оргалый, Тау башына менә дә, Сөрмәгән җир тырмалый.( тарак)

Җәеп тотсаң - табактай, Җыеп тотсаң- таяктай.( зонтик)

Җиңе бар - күлмәк түгел. Бавы бар - алъяпкыч түгел.(халат)

Бездә бер кеше бар, Маңгаенда бер күзе бар.(энә) Түгәрәк- ай түгел,

Сары- май түгел,

Койрыгы бар - тычкан түгел.(шалкан)

Озын-озын егетләр, Башларында бүрекләр.(кукуруз)

Ормый-сукмый, үзе кеше елата.(суган)

Озын, яшел түтәлдә, Сары, тозлы кисмәктә.(кыяр) Өстә яшел, асты кызыл Җирдә үсә, Ул ни булыр? (кишер)

Ә хәзерге турыбыз " Амбар төбендә икмәк бар,

Картлар сүзендә хикмәт бар", дип атала. Ә хәзер мәкальләр әйтешәбез. Кем күпме белә?

Кичәбез тагында кыза , күңеллерәк була бара. Шулай итеп алдагы ярышыбызны игълан итәргә дә чират җитте. Ул " прическа ясау " дип атала.

  1. Сезгә үз һөнәрегез ошыймы?

  2. Прическа ясарга яратасыңмы?

  3. Кызларның чәче нинди булырга тиеш синеңчә, озынмы -кыскамы?

  4. Нинди чәч төрләре беләсең?

  5. Һәр класстагы иң зур чәч?

6) Һәр класстагы иң кыска чәч?
Кичәбездә " Эстафета"

Кеше булыйм дисәң.

Нинди мирас кала бездән Дәвам итсен өчен. Килер буын без башлаган Юлдан китсен өчен. Кыл яхшылык кешеләргә-Кеше булыйм, дисәң. Авыр булыр, өсләреңә Гөнаһ туны кисәң. Аера бел ак-караны, Начар юлдан йөрмә. Яхшы белән явызлыкны Берүк бутый күрмә. Кирәк булса коткарырга Батып баручыны, Кулың суз да коткар Сагыш-моңга таручыны. Шатландыр син ярдәм кылып, Ялгыз бер әбине. Үскәнем дип, син матур дип, Юат син бер нәнине. Кеше булып яшим дисәң, Бул син кешелекле, Бәхетле көн итим дисәң-Бул син игелекле.

© 2010-2022