Урок по технологии для 5 класса «Бутерброды» (на татарском языке)

Многим кажется,что готовить бутерброды очень просто: ломтик хлеба с каким-нибудь из закусочных продуктов - бутерброд готов. Но это далеко не так. Технологию приготовление бутербродов нужно очень хорошо изучить, потому что питание должно быть здоровым. Разработка урока по технологии для 5 класса «Бутерброды» разработано на татарском языке , целью которой является подготовка  к самостоятельной деятельности, формирование образованной, и здоровой личности, готовой к работе. Разработка состоит из н...
Раздел Технология
Класс 5 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

5 класс. Дәрес эшкәртмәсе.

Тема. Бутербродлар.

Максат: бутербродларның төрләре белән таныштыру; бутербродларны әзерләү эзлеклелеген өйрәтү; укучыларда сакчыллык, мөстәкыйльлек сыйфатларын үстерү, эстетик зәвык тәрбияләү; группада эшләү сәләтен формалаштыру,үзара яхшы мөгамәлә булдыру.

Материаллар һәм җиһаз: 5 класс өчен дәреслек ,В.Д.Симоненко; 5 класс өчен дәреслек,И.А.Сасова; технологик карталар, "Бутербродлар"-презентация, савыт-саба, кухня кирәк-яраклары, эш киемнәре, тест биремнәре.

Дәрес барышында үтәлергә тиешле максат һәм бурычлар.

  1. Оештыру.

1.Төп максат һәм бурычлар белән таныштыру.

2.Укучыларны барлау, журналда тамгалау.

3.Укучыларның дәрескә хәзерлеген тикшерү.

2. Өй эшен тикшерү.

1.Үткән теманы үзләштерү дәрәҗәсен тест биремнәре яр-

дәмендә тикшкерү, анализлау, ныгыту.

  1. Яңа тема аңлату,төшенчәләр формалаштыру.

1.Бутербродлар турында сөйләп аңлату.

2.Презентация күрсәтеп белемнәрен системалаштыру.

4. Белемнәрне ныгыту. Гамәли эш.

1.Технологик карта кулланып бутербродлар әзерләү.

2.Төркемләп эләү алымын куллану.

3.Санитария гигиена таләпләрен, куркынычсызлык

техникасы кагыйдәләрен үтәүләрен күзәтү.

4.Компетентлык үзләштерү- коммуникативлык,

зыялылык, эшчәнлек, үз өстендә туктаусыз эш алып

бару сыйфатларын булдыру.

5.Үзара эшләрне бәяләтеп, анализлау юлы белән әңгәмә

аша кабатлау.

6.Белемнәрне ныгыту максатыннан тест биремнәренә

җаваплар алу.

5.Өй эше бирү.

1.Белем һәм күнекмәләрне көндәлек тормышта куллана

белүләре.

2.Төрле чыганаклардан файдаланып үзлегеннән белем

арттыруларына юнәлеш бирү.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру.



  • Исәнмесез,кызлар! Без бүгенге дәрестә бутербродларның төр-ләре,аерымлыклары һәм бутербродларны әзерләү эзлеклелеге турында өйрәнербез.

  • Дәресне башлау өчен барыгыз да мондамы? Журналга тамга-лыйбыз. Дәресебезнең сыйфатлы булуы өчен, гамәли эшкә дип әзерләнгән продукцияләрне, эш киемнәрен дә барлап чыгыйк әле.

  • Минемчә дәрес үткәрү өчен хәзерлек яхшы: продуктлар бар,эш киемнәре чиста,пөхтә, кирәкле савы-саба, җайланмалар бар.

  1. Өй эшен тикшерү.

  • Хәзер үткән теманы кабатлап, өй эшен тикшереп алырбыз. Аның өчен мин сезгә тест биремнәре таратам.

Тест

(бер дөрес җавапны тамгаларга)



  1. Пешкән йомырканы чи йомыркадан ничек аерырга?

а) суга салып карарга

б) селкетеп караганда чыккан тавыштан

в) өстәл өстендә әйләндереп

г) тышкы күренеше буенча

җавап: в



  1. Яңа йомырка стакандагы суга салгач нишли?

а) суга бата

б) суның төбенә төшеп җитми, урталыкта кала

в) өстә йөзә, батмый

җавап: а



  1. Йомырканы "капчыкта" пешерү вакытында:

а) агы яртылаш пешә, сарысы чи кала

б) агы тулысынча пешә, сарысы чи кала

в) агы да, сарысы да тулысынча пешә

җавап: б



  • Җавапларның дөреслеген компҗютердан карап тикшерәбез. Кемдә нинди хаталар чыкты? Дөресләп истә калдырабыз.

3.Яңа материал; төшенчәләрне формалаштыру.

Укытучы сүзе:

  • Иртәнге аш өчен менюда, гадәттә, кайнар ризык, чәй һәм икмәк була. Икмәк турында аерым әйтеп үтим әле, чөнки ул туклану өчен иң төп рольне үти, икмәк - югары энергетик продукт. Ул беркайчан да туйдырмый, яхшы үзләштерелә, хәтта искергәнен дә яңартып ашап була. Искергән икмәктән төрле бутербродлар, сохари, төрледән-төрле тәмле ризыклар әзерләргә мөмкин.

  • Бутерброд сүзенең мәгънәсенә төшенеп китик. Бу сүз сезгә күптәннән таныш.Ул, немец теленнән тәрҗемә иткәндә, "май яккан ипи"дигәнне аңлата. Хәзер инде өстенә сыр,ветчина, ка-зылык, ит, балык, яшелчә куелган ипи кисәген дә б у т е р б р о д дип йөртәләр.

Продукт, форма, төркемнәре турында.

  • Бутербродлар - өй шартларында һәм юлда тиз генә әзерләнә торган ризык. Аны гадәттә бодай яки арыш ипиеннән; ит, балык, сөт ризыкларыннан, яшелчә, җиләк-җимештән ясыйлар.

  • Формалары буенча: түгәрәк, квадрат, өчпочмак, чәчәк һәм башка төрләрдә була.

  • Әзерләү ысулы буенча бутербродлар- ачык, ябык (сандвич), кабымлык (канапе) һәм тартинкаларга бүленә.

Ачык бутербродлар әзерләгәндә:

  • итне 1-1,5 см итеп кисәләр, өстенә май ягалар,аның өстенә сыр, ветчина,балык һәм башка ризыклар куеп, тәмләткечләр белән бизиләр;

  • бутербродларның өстенә 1 генә төр продукт куеп әзерләнсә гади, берничә төр куелса катлаулыга аералар;

  • ачык бутебродлар салкын һәм кайнар булырга мөмкин; (! Кайнар бутербродлар өчен төче камырдан файдаланалар).

Ябык бутербродлар яки сандвич бутербродлар зәерләү:

  • 0,5 см лы 2 телем ипи алына.Һәр ике телем ипигә дә май сылана. Беренчесе өстенә төрле продукт куялар, икенчесе белән кап-лыйлар.

Кабымлык (канапе) бутерброд әзерләү өчен:

  • искерә башлаган ипине төрле фигуралар ясап кисәләр(ипинең калынлыгы 0,5-1 см , зурлыгы 3х3 см булса әйбәт);

  • Игътибар!!! Ачык һәм ябык бутербродлар әзерләгәндә ипине шул килеш кенә кулланабыз (җылытмыйбыз да, кыздырмыйбыз да), ә канапе һәм тартинкалар әзерләгәндә ипине акмайда кыздырып алабыз.

  • өстенә куеласы продуктларны да юка һәм вак итеп турыйлар;

  • канапеларны вазага яки сай тәлинкәләргә бер генә кат итеп тезәләр, алып ашау өчен махсус кечкенә таякчыклар кадап куялар.

Тартинкалар дип аталган бутербродларны да

  • ипине кыздырып әзерлиләр, аерма бары тик шунда гына: кыздырылгын ипи өстенә ит, балык һәм башка продуктларны кайнар килеш куялар.



  • Кызлар! Бутербродларның төрләрен белдек, хәзер инде әзер ризыкка ягъни бутербродларның сыйфатына нинди таләпләр куела, шуларны өйрәнеп үтик.

1 нчедән - бутербродларны ашау алдыннан гына әзерлиләр;

2 нчедән - кайнар бутербродлар билгеле бер температураны сакларга тиеш;

3 нчедән - ипидән тыш продуктлар искермәгән, дөрес киселгән (туралган), төсләре һәм тәмнәре белән яраклашалар;

4 нчедән - ипинең өсте тулысынча продуклар белән капланган;

5 нчедән - бутербродларны суыткычта 4- 8 градуста саклау срогы 3 сәгатьтән артмый.



  • Ә хәзер бик игътибар белән "Бутербродлар" турында презентация карап үтәбез. Гамәли эшкә керешкәнче үзегезнең белемнәрегезне билгеле бер тәртипкә китерергә тырышыгыз.

1 слайд. Бутербродлар турында мәгүлүмат.

2 слайд. Бутерброд төрләре.

3 слайд. Ачык (гади һәм катлаулы) бутербродлар.

4 слайд. Ябык (сандвич) бутербродлар.

5 слайд. Кабымлык (канапе)

6 слайд. Кайнар (гренкалар,тартинкалар) бутербродлар.

7 слайд. Бутербродның сыйфатына таләпләр.

8 слайд. Гамәли эш үрнәге.

  1. Ныгыту.

Тактага ачык һәм ябык бутербродлар әзерләү өчен технологик карталар эленә. Укучылар ике төркемгә бүленә. Продуктлар әзерләнә. Санитария гигиена таләпләре, куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен искә төшереп журналга куллар куйдырыла.

1.Санитария гигиена таләпләрен санап үтик әле, кызлар.

- махсус кием кияргә;

- кулларны сабынлап юарга;

- тырнаклар киселгән;

- бармакларда җәрәхәтләр булса әйбәтләп бәйләргә яки резина бармакча кияргә.

2. Куркынычсызлык техникасы кагыйдәләре.

- Безгә бүген пычак белән эшләгәндәге кагыйдәләрне үтәү кирәк булачак. Искә төшерәбез:

- пычак яки чәнечкене кешегә сабы белән бир;

- тактада продукт эшкәрткәндә пычакны тактадан өскә күтәрмә.

- Менә хәзер инде, кызлар, эшкә тотынырга да мөмкин.

Укучылар технологик карта буенча мөстәкыйль эшлиләр.

Укытучы укучыларның технологик картаны дөрес куллануларны игътибар итә,кагыйдәләрнең үтәлешен тикшерә, эш урыннарын карый, бер-берсенә булышуларын күзәтә һәм булыша.



  • Эшләрне төгәллибез, кызлар. Хәзер инде әзер бутербродларның сыйфатын карарга, эшне бәяләргә кирәк. Кайсы төркемдә нинди проблемалар килеп чыкты? Нәрсәләрне башкачарак эшләргә кирәк булган? Бутерброд тәмле булганмы? Продуктлар рациональ файдаланылдымы? Бутербродлар кыйммәткә төштеме, әллә арзан гына булдымы? Матурлыгы буенча нәрсә әйтеп була?

Һәр төркемнән 1 укучы күрше төркемнең әзерләгән бутербродының төрен әйтә, әзер бутербродның сыйфатын билгели, матурлыгын бәяли.

Укытучы:

  • Яхшы, кызлар. Күнекмәләрне бик оста башкардыгыз.Һәр ике төркем технологик карта белән дөрес эшләде, санитария гигиена , куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәдегез. Ә менә күнекмәләрне башкару өчен сезгә нинди белемнәр кирәк булды?

Кабатлау өчен мин сезгә кечкенә генә тест биремнәре тәкъдим итәм. Бер дөрес җавапны билгеләргә кирәк.

Кабатлау өчен тест сораулары



  1. Бутерброд нәрсә ул?

а) "май яккан ипи"

б) татлы эчемлек

в) тәмләткеч

җавап: а

  1. Кабымлык (канапе) әзерләгәндә ипи нинди булырга тиеш?

а) яңа пешкән

б) бераз искерә төшкән

в) сохари (кипкән)

җавап: б



  1. Бутербродларны суыткычта 4-8 градуста күпме саклап була?

а) 1 тәүлек

б) 6 сәгать

в) 3 сәгать

җавап: в

Дөрес җаваплар компьютерда ачылып барыла.

Укучыларга билгеләр куела.

5.Өй эше.

1. Бутербродлар турында кабатларга, сорау-җавапка әзерләнергә.

2. Үзең уйлап чыгарган бутерброд рецептын язарга.

3. Үзең яраткан бутербродның бер төрен өйдә эшләп карарга, әти-әниеңнең синең эшкә нинди бәя бирүен истә калдырырга.

9



© 2010-2022