» Җ. Рәхимов әсәрләрендә әхлак». Чыгыш

Җ.Рәхимов әсәрләре- яшь буынга тәрбиябирүдә менә дигән үрнәк.Аның һәр әсәрендә милләт язмышы, милли горурлык, милли үзаң тәрбияләү проблемаларыкүтәрелә.Аның әсәрләреннән чал Болгарыбызның авазы ишетелә сыман.Тәрбиясезлек көннән-көн арткан заманда Җ.Рәхимов әсәрләре укучылар өчен матуртәрбия үрнәге булып тора. Кешелек җәмгыятен һәрвакыт борчып килгән әхлак мәсьәләләре - намус. гаделлек, җирдә дөрес итеп яшәү, әти-әни, Ватан алдындагы изге бурычны үтәү кебек төшенчәләр мәңгелек, һәркем өчен дә урт...
Раздел Технология
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:


Җ.Рәхимов әсәрләрендә әхлак

Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге

"2 нче гомуми белем мәктәбе"нең

беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Гыйләҗева Фирая Хәниф кызы


Шәхеснең камилләшү һәм үсүендә әхлак тәрбиясенең ролен педагогика элек-электән исбатлап килгән. Бүгенге көндә тәрбия, әдәп-әхлак мәсьәләләре күпләребезне борчый. Әхлаклылык кешенең гадәти сыйфатына әйләнсен өчен, аны бала вакытта ук гадәтләндерергә кирәк. Бу- ата-ана, укытучылар вазифасы..Минемчә, татар теле һәм әдәбияты укытучысы бу юнәлештә аеруча зур роль уйнаучы кешедер. "Әдәбият" сүзенең нигезендә дә "әдәп" сүзе ята бит. Җәмгыятьтә эчүчелек, наркомания, җинаятьчелек көннән-көн ныграк тамыр җәя. Ятим балаларның саны арта, картлар йортлары ачыла. Икенче төрле әйткәндә, рухи ярлылык хөкем сөрә, ә әхлаксыз җәмгыятьнең киләчәге юк. Матурлыкны , әхлаклылыкны таный, кадерли белергә өйрәтүдә якташ язучыларыбызның күп кенә әсәрләре ярдәмгә килер иде.

Моңа мисал итеп, Җ.Рәхимовның хикәяләрен алырга була. Нинди генә әсәрен алып карасак та, ул әхлак мәсьәләләренә кагыла, геройлары аша әхлак кагыйдәләрен искә төшерә. Әдип илдә әхлак, кешелек кыйммәтләренең юкка чыгуына кайгыра.

Җ. Рәхимов "Котылу" әсәрендә әтиле-әниле балаларның да балалар йортында тәрбияләнү мәсьәләсен күтәреп чыга. Төп герой Фирүзә яратып кияүгә чыга, җитеш тормышта яши. Ләкин гаиләдә көтеп алынган сабый кечкенә генә җитешсезлек белән туа: "Ул карашы белән баланың кулбашыннан аска таба үтте һәм... катып калды. Сабыйның уң кул чугы юк иде."[2,39]. Фәһим Фирүзәне сайлау алдына куя: мин яки бала. Хатын баласын бала тудыру йортында калдырып чыкса да, сагынуына түзә алмый. Бер атнадан хастаханәгә бара, ләкин соң була инде... Ир хакы белән бала хакы алдында каршылыклы уйлар Фирүзәне бимазалый. Шулай да бала хакы өстен чыга. Әлеге хата аның тормышын челпәрәмә китерә. Автор укучыларын үкенмәслек итеп яшәргә, һәр эшне уйлап башкарырга чакыра.

Җ. Рәхимов "Сагыш" повестенда ике буын вәкилләрен очраштыра. Яшь буын Галләм картка сәерсенеп карый: ул ишегалдында су сибә-сибә әрекмән үстерә. "Үзебезнең Баллы үлән болыны әрекмәннәре болар. Орлыклары әткәйнең ат койрыгына эләгеп килгән. Гомер бакый корытмадык аларны."[2,13]. Галләм картның туган илгә кайтып үлүе турында хыяллануын тирән кичереш белән укыйбыз. Әсәрдә Идел елгасы, Караташ тавы, болын, Болгар образлары туган илнең изгелеген ача. Идел елгасы символ дәрәҗәсенә күтәрелә. Галләм абый кебек сагышлы, бөек илебез кебек куәтле чал Идел! Чал Идел буенда үлгән Галләм бабай мөселманча җирләнә. Моның белән әдип гореф-гадәтләрне онытмаска, ата-баба йолаларын җиренә җиткереп башкарырга өнди.

"Зәңгәр чәчәк" очеркында сурәтләнгән Сәриянең иренә тугрылыгы, мәхәббәте хәзерге яшьләргә үрнәк түгелмени? Әнәснең дуслары да аны язмыш тарафыннан кыерсытылган итеп тоярга юл куймыйлар. Тугрылык булганда гына җирдә бәхетле тормыш дәвам итә.

"Тансык мәшәкать" повестенда төп герой Хәмитнең әтисе каберен зыярат кылуы турында сөйләнә. Хәмит каберлекнең ташландык хәлдә икәнен күргәч, ничә еллар буе мәнсез йөрүен, әтисе рухы алдында гаебен таный. Хәмит әтисенең каберен чистарта, таш һәм чардуган куя, чәчәкләр утырта.Ул канәгатьлек кичерә, "йөрәгенең әтисе рухы каршындф вөҗдан бурычын кайтару сөенеченнән бик ләззәтләнеп сулкылдавын гына тоя иде.[1, 22], "Ярсу", "Бурыч" хикәяләрендә ата-бабаларыбыздан калган йолаларны, бәйрәмнәрне, гореф-гадәтләрне сурәтли. Аның фикеренчә, тормышта төрле үзгәрешләр, авырлыклар булырга мөмкин, әмма гореф-гадәтләрдә, йолаларда сакланып калган матур күренешләрне саклап калу - һәр татарның изге бурычы. Җ.Рәхимов үзенең әсәрләрендә туган җиргә, туган телгә тугрылык, нәселеңә, халкыбызның үткәненә ихтирам яшәүнең мәгънәсе икәнен искәртә. Үткәнен белгәннең генә киләчәге бар.

Милләтенә бирелгән, туган җирен, халкын, үз телен яратучы шәхесләр тәрбияләү- безнең төп бурычыбыз. Мәктәптә әдәплелек дәресләрен алып барсак, һичшиксез, әдәпле, тәртипле, итагатьле, тыңлаулы, миһербанлы балалар тәрбияли алырбыз.

Кулланылган әдәбият.

1. "Мәйдан." Әдәби-нәфис иҗтимагый журнал.-Чаллы: №10, 2012, 160 б.

2. Рәхимов Җ. Сагыш. -Казан: Тат.кит.нәшр., 1991.-103 б.

© 2010-2022