Чалыштырып ягьни «крестиклап» чигү

Мин  район  өчендә узачак ачык   дәрес өчен әзерләдем. Дәрескә технология укытучылары килгән иде. Максат:халкыбызның рухи мирасын саклау, борынгы заманнардан ук килгән күңел җәүhәрләрен хәзерге буынга җиткерү;   асыл  бизәкләрне сөлге өслегенә төшерергә hәм аларны чигәргә өйрәтү;   милләтебезнең асыл бизәкләрне, милли киемнәренә мәхәббәт тәрбияләү, пөхтәлек, осталык күнекмәләре булдыру. Чигү бизәкләренең иң киң таралган төрләреннән берсе – “крестиклап”, ягъни, чалыштырып  чигү санала. “Крестиклап” чигү    махсус шакмаклы (әбиләр аны “шадра тастымал” да дип йөртәләр)  тукымада  башкарыла. Әлеге бизәк ике җепнең узара кисешүеннән ясала. Практик өлеш:Хәзер укучылар без сезнең белән чигү элешенә көрешәбез. Сезнең алдыгызда алдагы дәрестә әзерләнгән түбәтәй өслеге хәм ул өч тигез өлешкә бүленгән. Бизәк төшерүнең гади ысулы – шаблон куллану( бизәк төшерелгән өслек белән чагыштыру). Сезнең беренче максат дөрес итеп шаблон ярдәмендә бизәк төшерү. Хәр кешенең өстәлендә алар бар. бизәк төшерү технологиясын аңлату; бизәк төшерү, хәр укучының эшләү тәртибен ачыклау; Максатчан күзәтү . Укучыларның эш урыннарын дөрес оештырылуын, техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл утәвен, бизәк чигү эзлеклелегенең үзләштерелүэн ачыклау. III. Практик эш:Сөлге  өслегенә төшерелгән бизәкне чигү       IV. Ныгыту. Укучылар хәрберегезне карап чыкканнан соң алга китеш күренә. Башлангычы бар, без булдырыбыз дип әйтә алабызмы? (укучылар җавабы)       * Без бүген дәрескә куйган максатка ирештекме? *Бизәкне нәрсә ярдәмендә төшерәләр? (шаблон)                                       *сөлге чиккәндә кешедә нинди сыйфатлар булырга тиеш? (сабырлык,     пөхтәлек, эшкә уңай караш, теләк) V. Йомгаклау. Дәрескә нәтиҗә ясау. Билге кую.   Өй эше: бизәк чигүне дәвам итәргә.                     Дәрестә балалар кулы белән эшләнгән эшләрне күргәзмәгә куйдым. Төрле чигү алымнары кулланылды күбрәк без чалыштырып чигүгә басым ясадык.
Раздел Технология
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат rar
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Дәреснең темасы: Чалыштырып, ягъни "крестиклап" чигүне өйрәнү"



  • Максат:халкыбызның рухи мирасын саклау, борынгы заманнардан ук килгән күңел җәүhәрләрен хәзерге буынга җиткерү;

  • асыл бизәкләрне сөлге өслегенә төшерергә hәм аларны чигәргә өйрәтү;

  • милләтебезнең асыл бизәкләрне, милли киемнәренә мәхәббәт тәрбияләү, пөхтәлек, осталык күнекмәләре булдыру.

Дәрес тибы: катнаш

Үткәрү методы: әңгәмә, аңлату, күрсәтү.

Практик эш: сөлге өслегенә бизәк төшерү һәм чигү.

Дәрес барышы

I Актуализация.

  1. Сәламләү. Дежурны тыңлау, журнал тутыру.

  2. Эш урынын оештыруны тикшерү.

  3. Өй эшен тикшерү.

II. Төп өлеш. Яңа дәрес материалын үзләштерү:

  • Кешелек дөньясы һәрвакыт матурлыкка омтылып яшәгән. Гүзәллек белән янәшә үзең дә шәфкатьлерәк, мәрхәмәтлерәк булырга тырышасың. Матурлык безне кара уйлардан коткара, явызлыктан саклый. Безнең әби-бабаларыбыз элек-электән матурлыкка омтылганнар. Халкыбызның матурлап, бизәп эшләнгән савыт-сабалары, күңел нурын сибеп чиккән киемнәре, бизәкләп тукыган ашъяулыклары, сөлгеләре, чаршаулары... Энҗе-мәрҗән белән чигелгән укалы калфак, бала итәкле күлмәк, тамбур белән чүпләмләп чигелгән алъяпкыч...

Элекке заманда татар өйләренең һәммәсендә намазлык, өйне икегә бүлеп торучы чаршау, сабый бишегенә тартылган чигүле чыбылдык, чигүле тәрәзә пәрдәләре, кашагалар, мендәр тышлары, җәймәләр... Йөрәк хисләрен кушып, күз явын алырдай бизәкләр төшереп чиккән, вәгъдә билгесе булган кулъяулыклар. Күз нурларын кушып, кабатланмас бизәкләр белән чигелгән сөлгеләр. Аның өчен ир-егетләр Сабантуйларда бил алыша, аргамакларда чабыша. Сөлге - символ. Сөлге - татар хатын-кызының осталыгына һәйкәл! Әйе, чүпләм сөлге, чуптарлы сөлге, кызыл башлы сөлгеләр белән дан тоткан татар халкы.

Чигү өчен төрле тукымалар-үзләре суккан һәм сатып алган тукымалар, ефәк, парча, бәрхет, сатин кулланылган. Ак, күк, зәңгәр, яшькелт, яшел, алтынсыман сары, ачык көрән, куе шәмәхә, алсу, сирәгрәк-кызыл төстәге тукымаларга яратып чиккәннәр.

Казан татарлары сәнгатендә чәчәк бәйләмнәре рәвешендәге композицияләр киң таралган. Чәчәк бәйләмнәрен бик тә нечкә һәм нәфис бөгелгән сабаклар һәм эре-эре чәчәкләр белән ясыйлар, алар арасына вак чәчәк мотивлары һәм бөреләре урнаштырыла. Бер үк сабакта еш кына тюльпан, георгин, канәфер, роза, мәк, ромашка һ. б. чәчәкләрнең мотивларын күререгә мөмкин. Күп кенә очракларда бизәлә торган җирлек өстендә андый чәчәк бәйләмнәре тыгыз тасма сыман бизәк ясыйлар. Чигү бизәкләренең иң киң таралган төрләреннән берсе - "крестиклап", ягъни, чалыштырып чигү санала.

"Крестиклап" чигү махсус шакмаклы (әбиләр аны "шадра тастымал" да дип йөртәләр) тукымада башкарыла. Әлеге бизәк ике җепнең узара кисешүеннән ясала.

Практик өлеш:Хәзер укучылар без сезнең белән чигү элешенә көрешәбез.

Сезнең алдыгызда алдагы дәрестә әзерләнгән түбәтәй өслеге хәм ул өч тигез өлешкә бүленгән. Бизәк төшерүнең гади ысулы - шаблон куллану( бизәк төшерелгән өслек белән чагыштыру). Сезнең беренче максат дөрес итеп шаблон ярдәмендә бизәк төшерү.

Хәр кешенең өстәлендә алар бар.

бизәк төшерү технологиясын аңлату;

бизәк төшерү, хәр укучының эшләү тәртибен

ачыклау;

Максатчан күзәтү . Укучыларның эш урыннарын дөрес оештырылуын, техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл утәвен, бизәк чигү эзлеклелегенең үзләштерелүэн ачыклау.

III. Практик эш:Сөлге өслегенә төшерелгән бизәкне чигү

Чалыштырып ягьни «крестиклап» чигү

Чалыштырып ягьни «крестиклап» чигүЧалыштырып ягьни «крестиклап» чигү

IV. Ныгыту. Укучылар хәрберегезне карап чыкканнан соң алга китеш күренә. Башлангычы бар, без булдырыбыз дип әйтә алабызмы? (укучылар җавабы)

* Без бүген дәрескә куйган максатка ирештекме?

*Бизәкне нәрсә ярдәмендә төшерәләр? (шаблон)

*сөлге чиккәндә кешедә нинди сыйфатлар булырга тиеш? (сабырлык, пөхтәлек, эшкә уңай караш, теләк)

V. Йомгаклау. Дәрескә нәтиҗә ясау. Билге кую.

Өй эше: бизәк чигүне дәвам итәргә.




© 2010-2022