Урок+ презентация по технологии (сельскохозяйственный труд) на тему: Йорт кошлары: каз һәм үрдәк

Авыл хуҗалыгы хезмәте (Технология. Сельскохозяйственный труд) фәне буенча 8 нче төрдәге махсус коррекцион мәктәпнең 6 нчы сыйныфында уздырылган дәрес эшкәртмәсе.Дәреснең максаты: каз һәм үрдәкләрнең төзелешен, үзенчәлекләрен, аермалы билгеләрен өйрәтү; укучыларның йорт кошлары турындагы белемнәрен системага салу; кече күңеллелек, әйләнә тирә дөньяга сак караш тәрбияләү, һөнәр сайлауга юнәлеш бирү; игътибарлык, логик фикерләүне, хәтерне, сөйләм телен, чагыштыру аша нәтиҗәләр ясау сыйфатларын корр...
Раздел Технология
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Сәламәтлекләре чикләнгән укучылар өчен дәүләт бюджет махсус (коррекцион) белем бирү учреждениесе "Тойгелде VIII төр махсус (коррекцион) гомуми белем бирү интернат-мәктәбе"


Авыл хуҗалыгы хезмәте фәне буенча 6 нчы сыйныфта дәрес эшкәртмәсе

Тема: Каз һәм үрдәк - йорт кошы.

Максат:

- йорт кошлары- каз, үрдәкләрнең төзелешен, үзенчәлекләрен өйрәтү,

- укучыларның йорт кошлары турындагы белемнәрен формалаштыру һәм системага салу;

- кече күңеллелек, терлекләрне ярату, әйләнә-тирә дөньяга сак караш, кече эшмәкәрлек белән шөгылләнү теләге тәрбияләү;

- игътибарны, логик фикерләүне, хәтерне, сөйләм телен коррекцияләү.

Җиһазлау: карточкалар, таблица, дәреслек, бит-34, презентация

Дәрес барышы:

1.Оештыру.

1.1. Дежур укучы рапорты.

1.2. Психологик уңай халәт тудыру. Исәнләшү.

1.3. Логик фикерләүне үстерүче күнегү: "Кайсы артык?" (слайд № 2,3,4)

Чыпчык, саескан, тукран, әтәч.

Ябалак, карга, каз, карлыгач.

Сыер, ат, дуңгыз, сарык, үрдәк.

Ни өчен бу сүзләрне (тавык, каз, үрдәк) аерып алдызыз? (слайд № 5) (Җавап: чөнки алар йорт кошлары.)

2. Актуальләштерү:

1. Йорт кошларының әһәмияте (слайд № 6).

2. Тавыкның тышкы төзелеше буенча башта урында карточкалар чишү, аннан бер укучының таблицада аңлата баруы һәр укучы үз эшен ручка белән тикшереп бара. (кулланма №1)

3. Нинди тавык токымнарын беләсез? (слайд № 7 күрсәтелә һәм җаваплар тыңлана).

4. Ял минуты. Күрү органнары эшчәнлеген үстерүче күнегүләр ясау (слайд №8)

III. Төп өлеш:

1. Дәрес темасы билгеләү (слайд № 9).

Табышмак уку (фикерләүне үстерү):

Суда йөзә, Соскы борын бакылдык,
Күктә оча, Күп сөйләшә такылдык.
Җирдә йөри. (Үрдәк)
Ит белән сыйлый.
(Каз)

Бүгенге дәресебезнең темасы: Каз һәм үрдәк- йорт кошлары.

2. Презентациягә таянып дәрес темасын аңлату.

2.1. Казның гәүдә төзелеше: ( слайд № 10)

2.2. Үрдәкнең гәүдә төзелеше. (слайд № 11)

2.3. Казларның үзенчәлекләре: (слайд №12)

- үсемлекләр белән генә туклана;

- көндез генә ашый;

- томшыгында суны сөзәр өчен махсус пластинкалары бар,

- томшык очы тырнак сыман алга бөгелеп тора (үләнне йолкып алу өчен җайлашкан);

- саклану вакытында ыслый;

- 30-40 эре йомырка сала;

- зур гәүдәле, ата каз 7 кг га кадәр авырлыкта була;

2.4. Үрдәкнең үзенчәлеге: (слайд № 13)

- үсемлекләр һәм вак су хайваннары белән туклана;

- төнлә дә ашый;

- җирдән авырлык белән як-ка авышып йөри;

- суда яхшы йөзә;

- томшыгы яссы һәм киң;

- ата үрдәкнең төсе "янып тора";

- 90-180 йомырка сала.

2.5. Каз һәм үрдәкнең гәүдә төзелешләрен чагыштыру уртак билгеләре: (слайд № 14).

Сүзлек эше алып бару:

Йөзү ярысы- препонка (каз һәм үрдәкләрнең бармак араларын тоташтыра)

Май бизе- копчиковая железа (койрык төбендә урнашкан май бизе)

- гәүдә төзелешләре охшаш, ләкин зурлыгы белән аерыла;

- алга караган 3 бармак арасында йөзү ярысы (перепонка) бар;

- койрыкларында каурыйларын майлар өчен май бизе (копчиковая железа) бар;

2.7. Ял минуты. Музыка астында терәк- хәрәкәт системасы эшчәнлеген үстерүче күнегүләр ясау (слайд № 15).

IV. Белемнәрне ныгыту: (слайд № 16)

1.Каз белән үрдәк тавыктан аерыламы, нинди билгеләре белән?

2. Каз белән үрдәкнең нинди охшаш яклары бар?

3. Каз белән үрдәкнең бармак арасындагы ярылары нигә кирәк?

4. Кайсы күбрәк йомырка сала?

5. Карточка ярдәмендә каз төзелешен билгеләү. (кулланма №2)

V. Йомгаклау.

Өй эше бирү: 36 нчы бит, сорауларга җавап әзерләргә.



© 2010-2022