- Преподавателю
- Школьному психологу
- «Ата-аналар җыелышы үткәрү өчен сыйныф җитәкчеләренә психологик киңәшләр»
«Ата-аналар җыелышы үткәрү өчен сыйныф җитәкчеләренә психологик киңәшләр»
Раздел | Школьному психологу |
Класс | - |
Тип | Конспекты |
Автор | Харисова Н.Р. |
Дата | 06.03.2014 |
Формат | docx |
Изображения | Нет |
Ата-аналар җыелышы үткәрү өчен сыйныф җитәкчеләренә психологик киңәшләр
-
Начар кәефне җыелыш башланыр алдыннан "ишек артында" калдырыгыз.
-
Җыелыш вакыты 1,5 сәг. тән артмаска тиеш.
-
Кешегә иң күңелле аваз - үзенең исемен ишетү. Өстәлегездә ата-ананың тулы исем фамилиясе торырга тиеш.
-
Җыелыш башланганчы җыелышның көн тәртибен игълан итәргә кирәк.
-
"Алтын кагыйдә" не исегездә тотыгыз: иң беренче яхшы якларны күрсәтегез , ә соңыннан кимчелекләрне, сүзне киләчәктә эшлисе эшләр турында сөйләп тәмамларга кирәк.
-
Барлык мәгълүматны балага җиткерәсе түгеллеген ата-анага төшендерегез.
-
Килгән ата-аналарга, бигрәк тә әтиләргә рәхмәтегезне белдерегез.
-
Балага укырга авыр булуын сезнең аңлавыгызны ата-ана да аңласын.
-
Үзара сөйләшкәндә балаларның уңышларын мөмкинлекләреннән чыгып күрсәтергә.
-
"Начар укучы-начар кеше "дигән сүз түгеллегенә төшендерергә.
-
Ата-ана җыелыштан баласына үзенең ярдәм итәрлек кеше икәнен аңлап китсен.