Йолдызлы сәгать по татарской литературе на тему Габдрахман Әпсәләмов

Раздел Русский язык и Русская литература
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Габдрахман Әпсәләмовның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган йолдызлы сәгать уены.

Нәбиуллина Луиза Зөфәр кызы,

I квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы,

ТР Әгерҗе муниципаль районы

Тирсә гомуми белем бирү мәктәбе


Максат: Габдрахман Әпсәләмовның тормыш юлы һәм иҗаты турында өйрәнгәннәрне искә төшерү, системага салу, тирәнәйтү; укучыларның бәйләнешле ,сәнгатьле

сөйләм телен үстерү, тапкырлык, зирәклекләрен , өлгерлек күнекмәләрен тикшерү; язучының иҗатына карата кызыксыну уяту.

Җиһазлау: портреты, китаплар күргәзмәсе,


Бүген без сезнең белән Габдрахман Әпсәләмовның тормыш юлын һәм иҗатын тагын бер кат искә төшерербез,ә белмәгәннәрне исегездә калдырырсыз дип ышанасы килә.

Хәзер уенчылар үзләре белән таныштырырлар.

I тур. Авыллар.

Безнең күп кенә язучыларыбыз безнең кебек авылдан чыккан кешеләр. Алар да безнең кебек авылның саф һавасын сулап, яшел болыннарында уйнаганнар. Әйдәгез Г.Әпсәләмовның тормышында тирән эз калдырган авылларны һәм үзенең төп геройлары яшәгән авылларны искә төшерик.

  1. Порыт.

  2. Освеще.

  3. Иске Аллагол.

  4. Барҗы.

  5. Акъяр.

  6. Сугышлы.

Сораулар.

  1. Бу авылның исеме турында төрле риваятьләр сөйлиләр. Имеш, бу җирләрдә кара урманнар булган.Каяндыр күчеп килүче халык урман елгасы буенда ялга туктаган. Бер яшь хатынмы, кызмы бик матур чәчәк күреп: "Алла, гөл" дип кычкырып җибәргән. Моны рәхмәтле урын дип юраганнар булса кирәк һәм авылны корып җибәргәннәр.(3) Бу Г.Әпсәләмовның туган авылы.

  2. Бу авылда Г.Әпсәләмов рус мәктәбендә укый.(1)

  3. "Ак чәчәкләр" романындагы Гөлшәһидә нинди авылда эшли? (5)

  4. "Газинур" романындагы төп геройның каберлеге урнашкан авыл.(2)

  5. Бу авылда Газинур туган. (6)

II тур. Советлар Союзы Геройлары.

1.Гафиятуллин Газинур Гафият улы.

2. Җәлилов Муса Мостафа улы.

3. Әбдрахманов Асаф Котдус улы.

4. Маннапов Илдар Маннап улы.

5. Девятаев Михаил Петрович.

Сораулар: 1. Өлкән лейтенант, Казан елга техникумында һәм шул ук вакытта аэроклубта укыган.1957 нче елның 15 августында Герой исеме бирелә.(5)

2. Өлкән политрук,армия газетасы сотруднигы. Г.Әпсләмов ул җитәкләгән әдәби түгәрәккә йөргән һәм аның беренче шигыре дә ул редактор булган "Октябрь баласы" журналында басылып чыга. Советлар Союзы Герое исеме 1956нчы елның 2 февралендә бирелә. (2)

3. Рядовой, орудие расчетында коручы. Советлар Союзы Герое исеме 1941 нче елның 17 декабрендә бирелә. Аның турында Г.Әпсләмов " Батыр яуда беленер" исемле очерк һәм "Тәвәккәл таш ярыр" хикәясен яза. (4)

4.Сержант,укчы, отделение командиры. 1944нче елның 3 июнендә Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Г.Әпсләмов романының төп герое.(1)

Сораудан тыш. Бу геройның исеме Әгерҗе районы белән бәйле. 1942нче елның 22 январендә Советлар Союзы Герое исеме бирелә. (3)

Очколарны санау, җиңелүчене чыгару.

III тур. Еллар, еллар, еллар.

  1. 1940.

  2. 1911.

  3. 1957.

  4. 1948.

  5. 1959.

  6. 1960

Сораулар: 1. Бу елда Г.Әпсәләмов туган? (2)

2. Бу елны Г.Әпсәләмов "Алтын йолдыз" һәм "Газинур" романнарын яза. (4).

3.Г.Әпсәләмов А.М. Горький исемендәге әдәбият институтын кайчан тәмамлый?(1)

4. Татар әдәбиятын үстерүдәге күренекле хезмәтләре өчен Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән кайчан бүләкләнә? (3)

5. Бу елны Г.Әпсәләмов "Сүнмәс утлар" романы өчен Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.(5)

Очколарны санау, җиңелүчене чыгару.

IV тур. Әсәрләр.

  1. "Агыла болыт"

  2. Мәңгелек кеше".

  3. "Сүнмәс утлар".

  4. "Ак чәчәкләр".

  5. "Күк күкрәр".

Сораулар: 1. Бу тарихи революцион роман. Анда патша Россиясендә татар халкының авыр, газаплы тормышы сурәләнә.(5)

2. Бу әсәр Муса Җәлилгә һәм җәлилчеләргә багышланган. (1).

3. Бу әсәрне Шариаздан Сарымсаков сәхнәләштергән. Сәхнә әсәренең исеме

" Хәерле юл".(3).

4.Бу әсәрнең төп герое Бакый Назимов. Волхов фронтында барган каты сугышларда яралангач, хушсыз хәлендә дошман кулына эләккән, берничә тапкыр качкан һәм тотылган, гестапо җәзалары аша үткән, Бухенвальд төрмәсендә утырган. (2).

5. Бу әсәр медицина эшчеләре турында.(4)

Очколарны санау, җиңелүчене чыгару.

V тур. Тәрҗемәче.

1.М.Демидов ( М.Чечановский)

2. Аркадий Гайдар.

3.Р. Обдлхажаев

4. А. Фадеев.

5. Э. Казакевич.

Сораулар: 1.Г.Әпсләмов аның " Яшь гвардия" романын татар теленә тәрҗемә итә.(4)

2. Г.Әпсләмов аның "Тимур һәм аның командасы" әсәрен татар теленә тәрҗемә итә.(2)

3. Ул "Алтын йолдыз " әсәрен русчадан үзбәк теленә тәрҗемә итә(3).

4. .Г.Әпсләмов аның "Одерда яз" романын татар теленә тәрҗемә итә.(5)

5 Ул "Газинур"һәм "Орлята" әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итә.(1)

Очколарны санау, җиңелүчене чыгару.

Соңгы тур. Сүздән сүзләр аерып чыгару.

Гафиятуллин.

( Ут, ял, ат, тула, тал, фил, фин, флаг, Нил, Наил, фал, тир, Таллин, ил, ит, лар, ун, уф, ал, ят, тала, уят, уян, уа, яга, яла, ура, ният, ят,тун, тау, Лилия, Гали, Галия, Асия, Фаил, туган, таян, ниятли, яна.)

© 2010-2022