» Җөмләләр иле «нә җәяүле сәяхәт

3 нче класста татар теленнән үткәрелгән «Җөмлә. Баш кисәкләр» темасын кабатлау дәресенең эшкәртмәсен тәкъдим итәм. Дәрес сәяхәт формасында үткәрелә. Балалар материалны үзләштерү белән бергә табигатьтәге үзгәрешләрне дә күрәләр. Ел фасылларының үзгәрүенә игътибар итәләр. Җөмлә, баш кисәкләр турындагы мәгълүматларны ныгыталар, фикер йөртү сәләтен үстерәләр. Балалар үзара ярдәмләшеп, күмәк эшчәнлектә катнашалар. Дәрестә акыл, эстетик тәрбия һ.б. тәрбия эше төрләре гамәлгә ашырыла. Укыту проессында ...
Раздел Русский язык и Русская литература
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат rar
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Төзеде: Саликиева Валентина Михаил кызы

4 нче сыйныф, татар теле дәресе

Дәреснең темасы: "Җөмләләр иле"нә җәяүле сәяхәт.

Дәреснең максаты: җөмлә, баш кисәкләр турындагы мәгълүматларны

ныгыту; укучыларның сөйләмен төзекләндерү; фикер

йөртү сәләтен үстерү.

Җиһазлар: сәяхәт картасы ясалган презентация, таблиалар, "Язгы урманда" рәсеме, "Туган тел" җыры .

Дәрес әңгәмә рәвешендә, укучыларның чиста , матур язуына зур игътибар итеп алып барыла.

Укытучы. Укучылар, без бүген күптән көтелгән сәяхәткә чыгарбыз. Эшне сәяхәтнең картасы белән танышудан башлыйк. Ә "юлда барганда безгә төрле биремнәр эшләргә кирәк булыр. Кайсыгыз тизрәк, төгәллрәк үтәр - анысы сезнең белемегезгә бәйләнгән. Хәзер элегрәк өйрәнгәннәрне искә төшерик.

Балалар, мин сезгә билетлар таратам. Ләкин алар гади түгел. Анда җөмләләр төзү өчен сүзләр язылган. Сез, әнә шул сүзләрне дөрес итеп урнаштырып, җөмләләр төзерсез. (Билетлар өләшенә. Аерым сүзләрдән түбәндәге дөрес җөмләләр килеп чыгарга тиеш.)

  1. Көчле яңгыр ява.

  2. Кояш җирне җылыта.

  3. Салкын җил исә.

  4. Кечкенә кош сайрый.

  5. Кояш җылы нурын сибә.

  6. Кошлар агач башларына оя ясыйлар.

Укучылар җөмләләр төзи. Аларны бергәләп укыйлар, тикшерәләр.

Укытучы. Менә без сезнең белән беренче ял урынына килеп җиттек. Ул "Җөмләләр аланы" дип атала. Хәзер безгә берничә бирем үтәргә кирәк булыр.

Балалар экранга күз салыгыз әле. Биредә кечкенә генә хикәя язылган. Сезгә шуны җөмләләргә аерып, тыныч тавыш белән укырга кирәк. Язганда исә җөмләләрне ничек башларсыз һәм, җөмлә беткәч, нәрсә куярсыз? Шул турыда да уйланы утырыгыз. Бу биремне дөрес эшләгәндә генә, "сәяхәтне" дәвам иттерергә мөмкин.

Укучылар түбәндәге текстны укыйлар һәм язалар:

Кояш кыздыра. Кәрниздән тамчы тама. Урамда казлар кычкыра. Ямҗле яз җитә.

Нәрсә? соравына җавап булган ия астына - бер, нишли? соравына җавап булган хәбәр астына ике сызык сызыгыз. Ия белән хәбәр - җөмләнең нинди кисәкләре дип атала? Шул сорауга җавап әзерләгез. (Балалар җавап бирә.)

Инде бара-бара арыдык. "Табигать" тукталышына килеп җиттек, хәзер ял итеп алыйк.

-Балалар, сез табигатьне яратасызмы? (Балалар, яратабыз, дип җавап бирә.)

Табигать турындагы табышмакларга бергәләп җавап эзлик әле.

  1. Боз һәм кар эреде,

Сулар йөгерде,

Егълап елгалар,

Яшьләр түгелде.

Көннәр озая,

Төннәр кыскара,

Бу кайсы вакыт?!-

Я, әйтеп кара? (Яз.)

  1. Ашлыклар үсте,

Башаклар пеште;

Кояш пешерә,

Тиргә төшерә.

Халык ашыга,

Китә басуга,

Урагын ура,-

Бу кайчак була? (Җәй.)

  1. Кырлар буш кала,

Яңгырлар ява.

Җирләр дымлана,-

Бу кайчак була? (Көз.)

  1. Һәр җир карланган,

Сулар бозланган;

Уйный җир-буран,

Бу кайчак була? (Кыш.)

-Бу табышмак-шигырьләрне кем язган?

-Габдулла Тукай.

-Балалар, хәзерелның нинди фасылы?

-Яз.

-Яз нинди айлардан тора?

-Март, апрелҗ, май.

-Балалар, инде хәзер күнегүне укып, сорау җөмләләрне һәм хикәя җөмләләрне табабыз.

Укучылаор барлык сорау һәм хикәя җөмләләрне телдән әйтәләр.

Без инде озак бардык. Әйдәгез, хәзер менә шушы "Туган тел" аланына тукталып, бергәләп уйнап, җырлап алыйк.

Бергәләп "Туган тел" җырын җырлыйлар(Г.Тукайсүзләре, халык көй), таныш уеннар уйныйлар. Барысы да шат, барысына да күңелле.

Укытучы. Балалар, "Җөмләләр илендә җәяү" йөри-йөри, үзебезнең укый торган мәктәбебезгә дә кайтып җиткәнбез икән. Әйтегез әле, сез үзебезнең мәктәбебезне яратасызмы?

-Яратабыз.

-Укучылар, юлыбыз шактый озын иде, арыгансыздыр. Сәяхәттә һәммәгезнең катнашуы, түземле, сабыр булуы өчен рәхмәт. Инде ял итегез.


© 2010-2022