Тема: Г. Ибраһимовның «Алмачуар» әсәрендә лексик-грамматик материал

Тема: Г.Ибраһимовның «Алмачуар»әсәрендә лексик-грамматик материал Дәрес максатлары: Укытучы өчен: 1.     Белем бирү максаты:  яңа сүзләр белән таныштыру; укучыларның телдән аралашу күнекмәләрен үстерү, җөмлә кисәкләрен, сүз төркемнәрен  искә төшерү, ныгыту. 2.     Үстерү максаты: Укучыларны актив аралашуга, иҗади сөйләшүгә  тарту;  гомумиләштереп нәтиҗә ясый белү күнекмәләренә өйрәтү. 3.     Тәрбия максаты: Укучыларның татар телен өйрәнүгә кызыксынуларын арттыру; дус була белү, кешелеклелек  сыйфатларын үстерү.   Укучы өчен: Өйрәнелгән лексиканы аңлап куллана белүләренә ирешү, аларны актив  сөйләмгә кертү; дуслык турында сөйли белү. Җиһазлау: Р. З. Хайдарова  “Татар теле” (184-189 нчы битләр), методик ярдәмлек (26-28 нче битләр), мультимедиа, Р.З. Хәйдәрова, “Татарский язык в таблицах”(31 нче бит). Дәрестә Конэрс структурасы кулланыла. Дәрес барышы. I. Оештыру. -Укучылыр белән исәнләшү, дәрескә хәзрлекләрен тикшерү. - Уңай психологик халәт тудыру. II. Актуальләштерү. а) өй эшен карап китү, өй эшен эшләүдә туган кыенлыклар турында фикер алышу. III. Яңа белем-күнекмәләр бирү. а) 1-2 укучыдын “Алмачуар” әсәренең эчтәлеген сөйләтү. б) сүз төркемнәрен искә төшерү. 1. сез нинди сүз төркемнәрен беләсез? 2. алар нинди 2 төркемгә бүленә? (мисаллар китерелә) в) җөмлә кисәкләрен искә төшерү. 1. Җөмлә кисәкләре ничә төркемгә бүленә? 2. Баш һәм иярчен кисәкләр нәрсә белән аерыла? 3. Кайсыларыннан башка җөмлә төзеп булмый? IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту. а) дәреслек белән эш. Тексттан җөмләләрне күчереп язарга һәм җөмлә кисәге ягыннан тикшерергә. Ярыш ялгыз каен яныннан башлана. Менә данлыклы Күк бия дә килеп җитте. Атлар килеп бетте, Садыйк абзый безне тезә башлады. Менә тезелеп беттек. б) 5 нче күнегү. Сүзтезмәләр төзеп языгыз. Ялгыз, сылу, асыл, чандыр, киң, сирәк, озын. Ат, каен, гәүдәле,мал, гәүдәле, бәкәлле,яллы. в) дәфтәрдә таблица тутыру. Бер, алма, кызыл, сирәк, матур, гадәт, сабантуй бәйрәме, ат чабышы, озын, еш, икенче, чаба, тәрбияли. Г) Конэрс структурасы. Өч як стенага фигыль заманнары язылган. Укучыларга җөмләләр укыла. Укучылар дөрес җавап астына басарга тиеш. Инде икәү ярышабыз. Читтә авыл манарасы күренә. Барча халык безне зур түземсезлек белән көтә. Минем бик тә җиңәсе килә. Укучыларның фикерләре тыңланыла. IV. Йомгаклау. а) дәрескә нәтиҗә ясау. б) өй эше бирү. Хезмәт, дуслык турында бишәр мәкаль язып килегез.
Раздел Русский язык и Русская литература
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Г.Ибраһимовның "Алмачуар"әсәрендә лексик-грамматик материал

Дәрес максатлары:

Укытучы өчен:

  1. Белем бирү максаты:

яңа сүзләр белән таныштыру; укучыларның телдән аралашу күнекмәләрен үстерү, җөмлә кисәкләрен, сүз төркемнәрен искә төшерү, ныгыту.

  1. Үстерү максаты:

Укучыларны актив аралашуга, иҗади сөйләшүгә тарту; гомумиләштереп нәтиҗә ясый белү күнекмәләренә өйрәтү.

  1. Тәрбия максаты:

Укучыларның татар телен өйрәнүгә кызыксынуларын арттыру; дус була белү, кешелеклелек сыйфатларын үстерү.

Укучы өчен:

Өйрәнелгән лексиканы аңлап куллана белүләренә ирешү, аларны актив сөйләмгә кертү; дуслык турында сөйли белү.

Җиһазлау: Р. З. Хайдарова "Татар теле" (184-189 нчы битләр), методик ярдәмлек (26-28 нче битләр), мультимедиа, Р.З. Хәйдәрова, "Татарский язык в таблицах"(31 нче бит).

Дәрестә Конэрс структурасы кулланыла.

Дәрес барышы.

I. Оештыру.

-Укучылыр белән исәнләшү, дәрескә хәзрлекләрен тикшерү.

- Уңай психологик халәт тудыру.

II. Актуальләштерү.

а) өй эшен карап китү, өй эшен эшләүдә туган кыенлыклар турында фикер алышу.

III. Яңа белем-күнекмәләр бирү.

а) 1-2 укучыдын "Алмачуар" әсәренең эчтәлеген сөйләтү.

б) сүз төркемнәрен искә төшерү.

1. сез нинди сүз төркемнәрен беләсез?

2. алар нинди 2 төркемгә бүленә? (мисаллар китерелә)

в) җөмлә кисәкләрен искә төшерү.

1. Җөмлә кисәкләре ничә төркемгә бүленә?

2. Баш һәм иярчен кисәкләр нәрсә белән аерыла?

3. Кайсыларыннан башка җөмлә төзеп булмый?

IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

а) дәреслек белән эш.

Тексттан җөмләләрне күчереп язарга һәм җөмлә кисәге ягыннан тикшерергә.

Ярыш ялгыз каен яныннан башлана. Менә данлыклы Күк бия дә килеп җитте. Атлар килеп бетте, Садыйк абзый безне тезә башлады. Менә тезелеп беттек.

б) 5 нче күнегү.

Сүзтезмәләр төзеп языгыз.

Ялгыз, сылу, асыл, чандыр, киң, сирәк, озын.

Ат, каен, гәүдәле,мал, гәүдәле, бәкәлле,яллы.

в) дәфтәрдә таблица тутыру.

Бер, алма, кызыл, сирәк, матур, гадәт, сабантуй бәйрәме, ат чабышы, озын, еш, икенче, чаба, тәрбияли.

Г) Конэрс структурасы.

Өч як стенага фигыль заманнары язылган. Укучыларга җөмләләр укыла. Укучылар дөрес җавап астына басарга тиеш.

Инде икәү ярышабыз. Читтә авыл манарасы күренә. Барча халык безне зур түземсезлек белән көтә. Минем бик тә җиңәсе килә.

Укучыларның фикерләре тыңланыла.

IV. Йомгаклау.

а) дәрескә нәтиҗә ясау.

б) өй эше бирү.

Хезмәт, дуслык турында бишәр мәкаль язып килегез.

© 2010-2022