Тема: “Инфинитивны сөйләмдә актив куллану” темасы буенча лексик грамматик күнекмәләрне камилләштерү

Инфинитив в татарском однозначно связан с формой будущего времени глагола. Если имеем основу кил, форма будушего времени будет килер, а инфинитив килергә.кил - килер - килергә (приходить)тап - табар - табарга (найти)бар - барыр - барырга (идти)укы - укыр - укырга (читать)Если слово кончается на 2 согласные, то присоединяется аффикс - ырга/ -ергә.Например: сортергә, йортергә, кертергә, кайтырга.Возьмем слово, которое состоит из 2 слогов, например, ОЗАТ. Слово кончается на согласную, поэтому оконч...
Раздел Русский язык и Русская литература
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: "Инфинитивны сөйләмдә актив куллану" темасы буенча лексик грамматик күнекмәләрне камилләштерү.

Дәрес максатлары: (укытучы өчен)

1Инфинитив аффиксларын сөйләшүдә актив куллану.

2. Чагыштыра, нәтиҗә ясый белү, дәлилли белү күнекмәләрен үстерү.

3. Төркемнәрдә эшләү аша дуслык мөнәсәбәтләрен урнаштырырга булышу.

Җиһазлау: проектор, ноутбук, дәреслек, сузлекләр, карточкалар.

Дәрес барышы.

I. Оештыру.

-Уңай психологик халәт тудыру: (Исәнләшү, кагыйдәләрне искә төшеру)

Балалар кара-каршы утыралар, өстәл артында дүртәү утыралар.Һәрбер укучының үз номеры бар.

1. Сигнал тишины.

-«игътибар» сүзен ишеткәч, балалар кабатлыйлар һәм кулларын күтәрәләр

II. Теманы актуальләштерү.

2. Тейк оф - тач даун ( встать и сесть)

-Укучылар, мин сезгә җөмләләр әйтәм, риза булсагыз - басасыз, риза булмасагыз - утырасыз.

1) Мин укучы.

2) Миңа 9 яшь.

3) Миңа 10 яшь.

4) Мин Яр Чаллыда яшәмим.

5)Мин чаңгыда шуарга яратам (басалар)

6) Мин кардан төрле сыннар ясарга яратам (басалар)

7)Мин күңелле ял итәргә яратам (басалар)

-Рәхмәт. Балалар минем сорауларым нинди аффиксларда кулланылды?

-ырга, -ергә

- арга, -әргә

- Бу аффикслар кайсы сүз төркеменә карый?

- Инфинитив

-Дөрес. Һәм без инфинитив белән эшләүне дәвам итәбез.

III. Төркемнәрдә эш.

2. Таймд раунд робин (время говорить по кругу)

- Балалар, хәзер сорауга җавап бирегез. Сезгә уйлар өчен 30 секунд бирелә, аннан 15 сек эчендә һәрберегез җавап бирә. Беренче булып 1 нче номерлы укучылар җавап бирә.

(Һәр бала 15 сек эчендә җавабын сөйли, дүртесе дә әйтеп чыга. Һәм уңышлы җавапны тыңлыйбыз)

а) Нәрсә ул инфинитив?

б) Инфинитивның нинди аффикслары була һәм аларның кулланышын аңлатыгыз. Уйларга вакыт бирелә (30 сек һәр балага). Беренче булып 2 нче номерлы укучылар җавап бирә.

үзбәя.

IV. Бирем.

3.ТИК-ТЭК-ТОУ

Һәрбер өстәлгә сүзләр таратам. Мәсәлән:

а)-рга, -ргә.

Башла, тукта, кара, сөйлә, яшә, эшлә, бие.

б)-ырга, -ергә.

Бар, тор, бул, ал, кал, күр, кер.

в)- арга, -әргә.

Кач, тап, яз, ят, йөз, кит, үс.

г)-ярга, -яргә.

Җый, ки, ти, куй.

- Дүртенче номерлы партнер әлеге битләрне өстәлнең уртасына тәртип буенча 3*3 рәвешендә урнаштыра.

- Сез хәзер сүзләрдән 3 җөмлә төзергә тиеш буласыз. Ләкин теләсә ничек түгел, яки горизонталь, яки вертикаль, яки диагональ буенча.

- Башка сүзләр өстәргә ярый.

- Сезгә моның өчен 5 минут вакыт бирелә. Вакыт башланды. (Таймер куела).

- Вакытыгыз бетте.

Һәр төркем, алга чыгып, чылбырлап үз җөмләсен укып күрсәтә.

-Укучылар, булдырдыгыз, без сезнең белән кечкенә проект эше башкардык.

V. Тәрҗемә эше. (Слайд)

4. Релли робин. ( короткий ответ)

Балалар, игътибар белән тактага карыйбыз, 15-20 секунд уйлыйбыз һәм җилкә буенча партнерыгызга сүзтезмәләрне тәрҗемә итәбез, һәм алышынабыз. Һәрбер җавапка 15 секунд бирелә.

Полить

Подмести

Стирать

Утюжить

Заправить постель

Приготовить

үзбәя.

VI. Ситуатив күнегү.

5. Микс-пэа-шэа.

Балалар, әйдәгез такта янына чыгабыз, биибез (йөриләр) музыка уйный. Музыка туктагач, үзегезгә пар табасыз. Һәм сорау тыңлыйсыз. 30 сек. уйлыйсыз. Һәм 15 секунд эчендә башта берегез җавап бирә, аннары 15 сек икенчегез. Җавапны тикшерәбез: Беренче былып ... җавап бирә:

- Кемнең исеме озынрак.

- Кемнең туган көне кыш көне?

- Кемнең бүген аягында туфли.

Как скажете о том, что:

а) маме надо помогать.

б) нельзя опаздывать на урок.

в) не забудьте положить тетради на стол .

г) надо учиться хорошо.

үзбәя.

VII. Слайд.

- Балалар, игътибар белән карыйбыз. Диалог кайсы схемага туры килә?

- Наташа, мина булыш әле.

- Нәрсә эшләргә?

- Савыт-саба юарга.

- Оля, минем вакытым юк.

а) вопрос - ответ - предложение - согласие.

б) восхищение - вопрос - ответ - отказ.

в) просьба - уточнение - ответ - отказ.

- Яхшы, ә хәзер бер-берегез белән сөйләшегез. Балалар үрнәк буенча сөйләшәләр.

үзбәя.

VIII. Йомгаклау. Нәтиҗә. Бәяләү.

Рәхмәт, балалар, нәтиҗә ясыйк: без бүген нинди тема өйрәндек? Аларның аффиксларын искә төшерегез. Дәрес буенча сорауларыгыз бармы?

IХ. Өй эше.

Балалар, инфинитивны кертеп диалог язып килергә.


© 2010-2022