Конспект по татарской литературе по повести Г. Баширова Туган ягым - яшел бишек

Изучение в течении нескольких уроков помогает не только понимать содержание, но и дает возможность подробно анализировать произведение. Урок-обобщение является неотемлимой частью одной большой работы:  восприятие, понимание, осмысление произведения. Автобиографическая повесть Г.Баширова "Родной край - зеленая колыбель" - "Туган ягым - яшел бишек" рассказывает о жизни дореволюционного  села. Писатель знакомит нас  с обычаями и праздниками татарского народа, с бытом и  трудовыми буднями крестьян и...
Раздел Русский язык и Русская литература
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Түбән Кама муниципаль районы "Югары Чаллы гомуми урта белем бирү мәктәбе" МББУ-нең I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәймәрдәнова Мөслимә Габделхәй кызы

Тема: "Туган ягым - яшел бишек" әсәренең автобиографик хасияте

(8 нче сыйныфта Г.Бәшировның "Туган ягым - яшел бишек" әсәрен йомгаклау дәресе)

Максат: 1. Әсәрнең автобиографик хасиятен билгеләү.

2. Язучының туган ягына, аның табигатенә, кешеләренә булган мөнәсәбәтен билгеләү.

3. "Туган җир" төшенчәсенең авылдашларыбыз иҗатында ничек яктыртылуын күзәтү.

4. Туган якка мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: дәрескә әзерләнгән слайд-шоу, "Җидегән чишмәләрдә" җыры язмасы, тестлар, видеоязма "Авыл сабантуе"

Дәрес тибы: ныгыту, йомгаклау дәресе

Дәрес барышы

  1. Оештыру моменты.

"Җидегән чишмәләрдә" (Г.Бәширов сүзләре) җырыннан өзек тыңлау.

(1 нче слайд)

  1. Актуальләштерү.

Укытучы сүзе

  • Хәерле көн, укучылар, сез әле генә тыңлап киткән җырның исемен кайсыгыз атый ала?

  • "Җидегән чишмәләрдә"

(2 нче слайд)



  • 70-80 нче елларда бик популяр булган бу лирик җырның сүзләрен Гомәр ага Бәширов, ә көен Сара Садыйкова иҗат иткән. Әлеге җыр безнең дәрескә туры килә дип уйлыйм. Бүген без Г.Бәшировның "Туган ягым - яшел бишек" әсәрен йомгаклыйбыз.

(3 нче слайд)

Дәресебезнең максаты белән танышып китик.

(4 нче слайд)

1. Әсәрнең автобиографик хасиятен билгеләү.

2. Язучының туган ягына, аның табигатенә, кешеләренә булган мөнәсәбәтен өйрәнү.

3. "Туган җир" төшенчәсенең авылдашларыбыз иҗатында ничек яктыртылуын күзәтү.

Хәзер, әйдәгез, автор турында укыганнарны искә төшереп китик.

Сораулар буенча әңгәмә.

(5 нче слайд)

1. Г.Бәширов кайчан туган?

2. Г.Бәширов чыгышы белән кайсы яктан?

3. Г.Бәширов ничә ел гомер кичергән?

4.Г.Бәширов тормышында нинди тарихи вакыйгалар шаһиты булган?

5. Г.Бәшировның тагын нинди әсәрләре бар?



  1. Ныгыту.



  1. Укытучы сүзе

  • Әсәр аша гүя балачагына кайтып килә Гомәр ага. Туган җир, табигать, авыл тормышы, халкыбызның күркәм гореф-гадәтләре - без танышкан повесть кына түгел язучының бөтен иҗатын иңли бу тема. Әсәр белән танышкан чакта без моңа инандык, ә бүген "Туган ягым - яшел бишек" әсәренең бары тик үзенчәлеген - автобиографик повесть жанрында иҗат ителүен бәяләп китәрбез.

  1. Әңгәмә

  • Әсәрдә кайсы еллар тасвирлана?

  • Революция алды еллары.

  • Вакыйгалар кайда бара?

  • Яңасала авылында.

  • Үзәк геройның исеме кем? Әтисенең исеме ничек? Ни өчен?

  • Гомәр. Бәшир абзый. Чөнки автобиографик әсәр.

  • Әйе, "Туган ягым - яшел бишек" - повесть жанрында язылган автобиографик әсәр. Шунлыктан төп геройлар, вакыйгалар тасвирланган чор, төбәк язучының тәрҗемәи хәле белән тәңгәл килә. Әйдәгез, Гомәр ага Бәшировның тормыш юлыннан бер чорны карап китик.

(6 нчы слайд)

  • Безнең автобиографик әсәрләр белән танышканыбыз бармы?

  • Бар. Г.Тукайның "Исемдә калганнар"ы

  • Бу әсәрендә Тукай гомеренең кайсы чорын тасвирлый?

  • Балачагын.

  • Барыбыз да беләбез, Габдулла Тукай кечкенәдән ятим калган, төрле гаиләләрдә тәрбияләнгән, тормышы бала вакыттан ук шактый авыр булган. Ни өчен ул шушы чорын бәян итә киң укучыларга?

  • Чөнки балачак барыбер якын.

  • Ул хәтердә нык саклана.

  • Аның балачагында да күңелле вакытлар булган, бәйрәмнәр дә булган, мәсәлән, сабантуй.

  • Автобиографик әсәрләр нинди үзенчәлеккә ия?

(7 нче слайд)

  • Мондый әсәрләр язучының туган ягына мәхәббәтен белдерә.

  • Димәк, бу әсәре белән Г.Бәширов та, Г.Тукай кебек, үзенең туган җиренә, авылдашларына, халкына рәхмәт белдерә. Нинди фикер әйтә әсәре аша безгә автор?

  • Туган якны яратырга кирәк.

  • Безне тудырган, кеше итеп тәрбияләгән, олы тормышка чыгарган җирне яратмый мөмкин түгел.

(8 нче слайд)

  • Туган якны ярату, табигатенә мәхәббәт Гомәр ага Бәшировның тагы кайсы әсәрендә күренә?

  • "Җидегән чишмәләрдә" әсәрендә.



  • Дөрес. Ни өчен әсәр "Туган ягым - яшел бишек" дип атала?

  • Чөнки әсәрдә Г.Бәширов үзенең туган ягын тасвирлый.

  • "Туган ягым" - аңлашыла, чөнки үзе дөньяга килгән төбәк турында сөйли. Ә ни өчен "яшел бишек"?

  • "Яшел" - чөнки авыл җире табигатькә якын: яшел болыннар, киң кырлар, урманнар төсе.

  • "Бишек" - метафора,

  • Нәрсәгә метафора була ала бишек? Нәрсә ул бишек?

  • Сабыйны тирбәтеп йоклата,бәләкәй баланы юата торган йорт җиһазы.

  • Әсәрдә нинди метафора буларак кулланылган соң ул? Бишектә йоклау, бишектә тирбәлү рәхәтме икән? Ничек уйлыйсыз?

  • Бишектә йоклау,тирбәлү бик рәхәттер.

  • Язучы туган җирдә яшәгән чоры бәхетле булуын әйтергә тели.

  • Нәрсә турында сөйли автор үзенең повестенда?

  • Бәхетле балачагы турында. Туган авылында үткән бәхетле балачагы турында.

  • Рәхәт дигән сүз чыккан иде, Гел рәхәтлекләрдән торганмы Гомәрнең тормышы, җиңел булганмы икән аңа?

  • Җиңел булмаган, без моны авыл тормышы, балаларның язмышы тасвирланышында күрәбез.

  • Бер урында Гомәр авыл баласының тормышы җиңел булмавы турында бәян итә, шул җирне табып укыйк әле.



  1. Дәреслек белән эшләү 130 нчы биттән өзек укып китү.



  • Өзектән күренгәнчә, Гомәрнең балачагы авыр чорларга туры килгән, хәтта сабыйларга да җиңел булмаган. Нәрсә өчен көрәшергә тиеш булганнар алар?

  • Төрле авырлыклар, куркыныч хәлләр белән, хәтта яшәү өчен көрәшергә тиеш булганнар.

  • Димәк, әсәрдә нәрсә турында сүз бара?

  • Авырлыклар кичкән балачагы турында.

  • Авыл баласының авыр, ләкин бәхетле балачагы турында.

  • Гомәр Бәширов үзенең авыр, ләкин бәхетле балачагы турында сөйли.

  1. нчы слайд)

  1. Дәфтәрләргә "Туган ягым - яшел бишек" әсәренең темасын һәм фикерен язып кую.



  • Әсәрне Гомәр Бәширов өлкән яшьтә яза, шулай булса да хатирәләр онытылмаган, ни өчен икән?

  • Алар бик якты, кабатланмас, балачак һәркемнең хәтерендә саклана.

  • Безнең тормышыбызда бернәрсә дә кабатланмыймы?

  • Кайбер нәрсәләр кабатлана, мәсәлән, бәйрәмнәр, гадәтләр, йолалар.

  • Автор сурәтләгән кайсы гореф-гадәтләрне бүген дә күрергә мөмкин?

  • Сабантуй, каз өмәсе.

  • Алар хәзер башкачарак үтә.

  • Дөрес, хәзер каз өмәсе дә, сабантуй да башкачарак үтә. Әйдәгез, авылыбызның зур бәйрәмен - сабантуйны карап китик әле.

  1. Телевизордан видеоязма - авылыбыз сабантуе күренешләрен карап китү.

( 10 нчы слайд)

  • Игътибар иттегезме: нинди төсләр өстенлек итә иде экранда?

  • Яшел төс, бөтен җирдә яшеллек, чөнки сабантуй июнь аенда, җәйнең иң матур чагында үтә.

  • Авылыбызны яшел бишеккә тиңли алабызмы?

  • Без дә туган җиребезне яшел бишеккә тиңли алабыз.

  • Ә безнең авыл урында язучы бармы соң, Г.Бәширов кебек, аңа мәхәббәтен ачыктан-ачык белдергән кешеләрбармы?

  • Бар. Мария апа Логинова берничә шигырен авылыбызга багышлап язган, хәтта берсенә көй дә язылган.

(11 нче слайд)

  • Дөрес, укучылар, безнең авылыбызга багышланган җыр бар. Мария апа Логинова сүзләренә, Флүр Гайнемөхәммәтов көенә язылган "Туган авыл" җыры белән таныш инде без. Шулай ук Мария апагызның тагын бер шигыренә игътибар иттерәсем килә.

(12 нче слайд)

  • Экранга күз салыйк әле, нинди фикер белән сугарылган бу юллар? Ни өчен кадерле икән безгә туган җир, туган туфрак?

  • Әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз да шунда туган, гомер иткән, шуңа бик кадерле.

  • Дөрес, ә Гомәр ага Бәширов повестенда без бу фикер белән очраштыкмы?

  • Очраштык: Гомәрнең дә әтисе туган җирен ярата, ата-бабалардан калган һөнәр - игенчелек белән көн күрә.

(13 нче слайд)

  • Туган җир - ата-бабалардан калган мирас, шуңа да ул безгә кадерле. Авылыбыз турында язган тагын бер шагыйрәне сез дә беләсез, кем ул, укучылар, искә төшерегез әле.

  • Авылдаш шагыйрәбез Гасимә апа. Аның туган авылына багышланган берничә шигыре бар.

(14 нче һәм 15 нче слайдлар)

  • Әйе, Гасимә апаның авылыбызга багышланган шигырьләре бар, берсен укып китик әле, нинди хисләр белән сугарылган икән бу юллар.

  1. Габидуллина Миннегасимә апаның "Туган авылыма" шигырен анализлау.

Әле һаман ап-ак басу-кырлар,

Бизәлерләр тиздән яшелгә.

Чын йөрәктән яратамын, авылым,

Шуңа күрә синдә яшим дә.

  • Гасимә апа авылыбызны яратуын әйтә.

  • Авылга мәхәббәте көчле, шуңа да ул аннан беркая да китми, туган җиренә тугры кала.

  • Хиснең дәрәҗе дә шушы юлларда күренә инде.

  • Лирик герой авылын шәһәр уңайлыкларына да алыштырмый. Ул чын күңеленнән туган авылын яратучы.

  • Гомумән, укучылар, иҗат кешесе үзенең туган җире турында язмыйча кала алмыйдыр. Туган ягына, авылдашларына, туган табигатенә тирән мәхәббәт белән сугарылган тагын бер автобиографик повесть бар. Аның авторы - күренекле яучы , әдәбият мәйданында авыл пәйгамбәре дип танылган прозаик - Мөхәммәт Мәһдиев. Әсәрнең исеме - "Торналар төшкән җирдә", безнең китапханәдә әлеге китап бар. Вакыт табып укырга тәкъдим итәм, үкенмәссез.

(16 нчы слайд)



  1. Йомгаклау.

  • Хәзер, әйдәгез үзебезне тикшереп карыйк әле. Нәрсәләрне үзләштердек, хәтеребездә ныгыттык икән?

(17 нче һәм 18 нче слайдлар)

  1. Тестлар белән эшләү.

1. «Туган ягым - яшел бишек» жанры буенча

А) биографик повесть

Б) автобиографик повесть

В) автобиографик роман

2. Әсәрнең беренче бүлегенең исеме

А) "Җирән кашка кайгысы"

Б) "Кара айгыр сагышы"

В) "Җирән кашка сагышы"

3. Гомәр туган авылның исеме?

А) Кушлавыч

Б) Яңасала

В) Сыркыды

4. Бәшир абыйлар гаиләсендә ничә бала тәрбияләнә?

А) 4 ( 2 малай, 2 кыз)

Б) 3 ( 2 малай, 1 кыз)

В) 3 ( 1 малай, 2 кыз)

5. Гомәр Бәшировның авыл тормышына багышланган әсәренең исеме.

А) "Агыйдел"

Б) "Алмачуар"

В) "Җидегән чишмә"

6. Әсәрләрнең кайсы автобиографик түгел?

А) "Акчарлаклар"

Б) "Исемдә калганнар"

В) "Малайлыкта кунакта"

7. Әсәргә эпиграф итеп, Г.Бәширов кайсы шагыйрьнең сүзләрен алган?

А) М.Ю.Лермонтов

Б) Г.Тукай

В) А.С.Пушкин

(19 нчы слайд)

Өй эше:

  • Сочинение язарга әзерләнү. 1"Халкымның күңел байлыгы" 2 "Туган як - кадерле төбәк"

  • М.Логинованың авылыбызга багышланган шигырьләре белән танышу.

  • Авылыбызда сакланып калган гадәт-йолалар турында сөйләргә әзерләнү.



  1. Билге кую, хушлашу.



© 2010-2022