Подготовка к ЕРТ по татарскому языку

Раздел Русский язык и Русская литература
Класс 9 класс
Тип Тесты
Автор
Дата
Формат rar
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

1 нче вариант

2 нче бүлек

Прочитайте текст. Определите, какие из приведенных утверждений 9-16 соответствуют содержанию текста (1- текстка туры килә), какие не соответствуют ( 2- текстка туры килми).

Малай яр буенда балык тотып утырганда, бераз читтә, куак арасында әллә нинди тавышлар ишетә башлады. Курыккан, сызгырган һәм башка тавышлар....

Малай кармакларын тиз генә судан чыгарды да тавыш килгән якка китте. Анда, камыш арасында, кошлар сугыша икән. Кечкенә генә камыш чыпчыклары олы бер кошны кыйныйлар. Теге кош исә, авызын ачып, күккә карап тик ята.

Усалланган кошларны малай куып җибәрде. Һәм ни күзе белән күрсен, кыйналучы кош кәккүк икән! Барысы да шунда аңлашылды. Кәккүк камыш чыпчыклары оясына йомырка салырга кергән дә аны бу кошлар куып чыгарганнар.

Малай кәккүкне дәү әнисе өенә алып кайтты. Озак та үтмәде, кәккүк ишек янындагы почмакка күкәй салды. Шуннан соң малай аңа оя ясады һәм кәккүкне шул ояга урнаштырды. Кәккүк, чыпчыклар кыйнагач, акылга утырганда, үз оясын саклар дип уйлады малай. Ләкин бик нык ялгышты! Кәккүк үзе салган йомырканы да, оясын да ташлап качты.

- Үзеңдә булмаса, кыйнап кына акылга утыртып булмый инде аны, - диде дәү әни.

(Ә.Баяннан) 9. Малай яр буенда утыра.

  1. текстка туры килә 2) текстка туры килми

10. Малай сызгырып утыра.

  1. текстка туры килә 2) текстка туры килми

11. Камышлар арасында кошлар оя корган.

  1. текстка туры килә 2) текстка туры килми

12. Бер кош күккә карап ята

  1. текстка туры килә 2) текстка туры килми

13. Йомырка салып утыручы кош кәккүк була.

  1. текстка туры килә 2) текстка туры килми

14. Кошлар кәккүкне оядан куып чыгарганнар.

  1. текстка туры килә 2) текстка туры килми

15. Кәккүк өйдә күкәй сала.

  1. текстка туры килә 2) текстка туры килми

16. Малай кәккүкне кызгана.

  1. туры килә 2) текстка туры килми

1.Айдагы татлы агачлар 5. Айда тормыш юк

2. Көлемсерәгән караш 6. Зур бал кортлары

3. Ялганны ачу 7. Айда елга да, йортлар да бар

4. Рөхсәт ителгән ялган 8. Фәридәнең айны күзәтүе.

А. Бервакыт Фәридә бик озак кына күккә карап торды да әнисенә суйләп китте:

- Бүген ай нинди зур, түм-түгәрәк, күрәсеңме, әнием, -диде. Кыз әнисенә үз серен сөйләргә теләде.

Ә. - Ә минем айга менгәнем бар, -дип дәвам итте ул. - Анда шундый матур икән. Аның нәкъ уртасында бер елга ага, безнең Кама кебек зур елга. Ә бер ярында матур-матур йортлар бар. Алар барысы да шоколадтан салынган.

Б. Икенче ярында ап-ак кәүсәле, ап-ак яфраклы агачлар үсә. Алары шикәрдән икән. Мин яфракларына телемне тидереп карадым. Шундый татлы икән алар. Түзмәдем, бер агачның яфракларын бөтенләй ашап бетергәнмен.

В. - Шуннан, шуннан, - диде Фәридәнең әнисе. Ул, көлемсерәп, кызына карап тора иде. Кызы исә берни булмагандай сөйли бирде.

Г. - Айда шундый зур бал кортлары оча икән. Балны да зур-зур чиләкләр белән генә ташыйлар. Кая ташыйлар икән болар балны дип, артларыннан йөгергән идем, күреп исем китте. Безнең өй хәтле зур мичкәне бал белән тутырганнар. Зур чүмеч белән туйганчы ашадым, орышучы булмады...-дип сөйләвен дәвам итте кыз.

Д . - Мин сиңа кайчаннан бирле ялган сөйлим, нишләп аның өчен орышмыйсың син мине? Үзең бит ялганларга ярамый дисең?

Е. - Соң бит бу ялганның берәүгә дә зарары юк,- дип җавап бирде әнисе. - Киресенчә, бу ялган синең хыял дөньяңның бик бай, матур икәнлеген күрсәтә. Болай ялганларга рөхсәт итәм мин сиңа, - әнисе соңгы сүзләрен көлә-көлә әйтте.

Текстлар

А

Ә

Б

В

Г

Д

Е

Исемнәр


3 нче бүлек

18.



Бүген шимбә, иртәгә_______________ барырга кирәк түгел.

ЭШ

19.

Эш сәгате беткәч, без ____________ барырга булдык.

КИНОТЕАТР

20.

Кичке сеанс сәгать _______________ башлана икән.

СИГЕЗ

21.

Мин үземә һәм____________ ике билет сатып алдым.

ДУС

22.

Без өченче рәттә алтынчы һәм җиденче _____________ утырдык.

УРЫН

23.

Фильм тормышчан вакыйгаларга _____________ иде.

НИГЕЗЛӘНЕРГӘ

24.

_____________ фильм бик ошады.

БЕЗ

25.

Өйгә кайтканда да, без фильмдагы вакыйгалар турында озак _____________ бардык.

СӨЙЛӘШЕРГӘ

Прочитайте текст. Преобразуйте слова, написанные заглавными буквами в конце строк, обозначенных номерами 26-32 так, чтобы они грамматически и лексически соответствовали содержанию текста. Заполните пропуски полученными словами. Каждый пропуск соответствует отдельному заданию.

26.

Гыйлем Камай бик ______________ булган

БЕЛ

27.

Ул яшьтән әтисез калган һәм тугыз яшеннән _____________ башлаган.

ЭШ

28.

Ләкин егетнең белем алу теләге зур булган, ул бернинди _____________ узлегеннән укырга өйрәнгән.

ЯРДӘМ

29.

Соңрак Гыйлем Камай укытучылар______________ мәктәбен тәмамлаган

ӘЗЕР

30.

Ул Томск университетының химия _____________ укыган, анда тирән белем алган.

БҮЛ

31.

Университетны уңышлы ______________ аны Казанга күчергәннәр.

ТӘМАМ

32.

Гыйлем Камай Казан университетында ректор булып эшләгән, зирәк, _____________ җитәкче булган.

АКЫЛ



4 нче бүлек

В заданиях 33-37 необходимо написать реплики в соответствии с заданной речевой ситуацией.

33.

Познакомьте бабушку и дедушку со своим (своей) одноклассником (одноклассницей).

__________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

34.

Уточните у прохожего, где находится дом №153.

__________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

35.

Поинтересуйтесь у сестры, куда она поедет летом.

__________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

36.

Спросите, у кого есть сборник стихов Г. Тукая.

__________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

37.

Пожелайте родным счастливого Нового года.

__________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

38. Сез татар дустыгыздан хат алдыгыз. Шушы сорауларга җавап биреп, аңа хат языгыз. Язма эшегез 80 сүздән торырга тиеш.

... Кышкы каникулда мин Төркиягә бардым. Анда Измир һәм Бурса шәһәрләрендә булдым, төрле истәлекле урыннарны курдем. Кафеда һәм кунакханәдә төрек милли ризыклары белән сыйландым.

... Синең кышкы каникулларың ничек утте? Син нәрсә укырга, ниләр эшләргә өлгердең? Җәйге каникулларга нинди планнарың бар?

© 2010-2022