Бәйлек һәм бәйлек сүзләр

Тема: Бәйлек. Бәйлек сүзләр.                                                                         Максат: -         Бәйлек сүзләрне өйрәнү; -         Диалогик сөйләмне камилләштерү; -         Укучыларның уйлау, фикерләү, сәләтен, иҗади активлыгын, дөрес язу күнекмәләрен үстерү. Дәрес тибы: яңа белемнәр бирү. Җиһазлау:  компьютер, презентация. Дәрестә Конэрс һәм Клок Баддис структуралары кулланыла. Дәрес барышы I.                  Оештыру өлеше. 1.      Исәнләшү. -         Исәнмесез, укучылар!      Кәефләрегез ничек соң? -         Рәхмәт, яхшы -    Сез дәрескә әзерме? -    Әйе, әзер. -   Утырыгыз.      2.    Дежур укучының чыгышы. - Без бүген гадәти булмаган дәрес үткәрәбез. Безнең ярдәмчебез – компьютер. Без бүген бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр темасы белән танышырбыз, аларның әһәмиятен ачыклап, үз җөмләләребездә кулланырга өйрәнербез. II. Актуальләштерү. 1)    Бирелгән сүзләрне күплек санда әйтегез. (дәрес, кыңгырау, кул, аяк, күз, муен, малай, өстәл) 2)    Артык сүзне табыгыз. (кул, күз, муен, аяк, чәч, парта, борын, теш, баш) III. Яңа төшенчәләр формалаштыру. -         Татар телендә бәйлекләр  һәм бәйлек сүзләр бар. -         Нәрсә ул бәйлекләр? -         Алар ни өчен кирәк? (укучыларның җаваплары) (Компьютер экраннарында кагыйдә язылган. Бер укучы кычкырып укый.) Бәйлек сүзләр икенче бер сүзгә иярәләр, тартымлы юнәлеш, чыгыш, урын – вакыт килешендә булалар. Ал- Алдына Алдыннан Алдында Ас- Астында Астына Астыннан Өс- Өстенә Өстеннән өстендә Арт – Артына Артыннан Артында Ян- Яныннан Янына Янында Урта- Уртасына Уртасыннан уртасында   341 нче күнегүне эшләү Бирелгән сүзтезмәләрдән бәйлекләрне табарга һәм җөмлә уйлап язарга. Мул уңыш өчен көрәш, зур тырышлык белән, көздән язга чаклы, чәчүгә хәтле, корткычларга каршы көрәш, игенне җыеп алганнан соң, сары гәрәбә төсле, ел саен, район буенча. 342 нче күнегү  Клок баддис структурасы куллану . Укучыларга ак битләр өләшенә. Шул битләрдә сәгать ясап, сыйныфташлары белән билгеле бер вакытка очрашу билгеләргә кушыла. Укучылар билгеләнгән вакытта очрашалар. Күнегү буенча фикер алышу  өчен икесенә дә берәр минут вакыт бирелә. Вакыт беткәч, укытучының сорауларына җавап бирергә тиеш булалар. IV. Яңа төшенчәләрне ныгыту. 1) Ситуатив күнегүләр. Как скажешь о том:   что он не может жить без тебя;   что он с вами доедет до Москвы;   твой отец не может жить без работы ни дня;   с понедельника до субботы мы учимся;   что ты каждый день по утрам умываешься холодной водой?    V.  Йомгаклау. Нәтиҗә ясау.  Конэрс структурасы ярдәмендә  укучыларның материалны ни дәрәҗәдә аңлауларын тикшерү. Ике як стенага әйе һәм юк сүзләре язылган.  Укучылар дөрес урынга басып, аңлатырга тиешләр.  1. Татар телендә бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр бар.  2.  Бәйлекләр сүзләрне бәйли. 3. Бәйлекләр килеш белән төрләнә. 4. Белән бәйлеге кем? соравына җавап бирә. 5. Яшел сүзе – бәйлек. 6. Өс, ас, ян, ал, арт – бәйлек сүзләр. 7. Кебек, сыман, шикелле – бәйлекләр. 8. Көрәк белән казу сүзтезмәсендә белән бәйлеге исемнән соң килә. 9. Сезнең кебек матур сүзтезмәсендә кебек бәйлеге исемнән соң килә. 10. Бәйлекләр сорауга җавап бирми, аларның мәгънәсен аңлатып булмый.   VI.Өй эше. 1) кагыйдәне кабатларга, 344 нче күнегү  2) билгеләр кую.
Раздел Русский язык и Русская литература
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Бәйлек. Бәйлек сүзләр.

Максат:

  • Бәйлек сүзләрне өйрәнү;

  • Диалогик сөйләмне камилләштерү;

  • Укучыларның уйлау, фикерләү, сәләтен, иҗади активлыгын, дөрес язу күнекмәләрен үстерү.

Дәрес тибы: яңа белемнәр бирү.

Җиһазлау: компьютер, презентация.

Дәрестә Конэрс һәм Клок Баддис структуралары кулланыла.

Дәрес барышы

  1. Оештыру өлеше.

  1. Исәнләшү.

  • Исәнмесез, укучылар!

Кәефләрегез ничек соң?

  • Рәхмәт, яхшы

- Сез дәрескә әзерме?

- Әйе, әзер.

- Утырыгыз.

2. Дежур укучының чыгышы.

- Без бүген гадәти булмаган дәрес үткәрәбез. Безнең ярдәмчебез - компьютер. Без бүген бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр темасы белән танышырбыз, аларның әһәмиятен ачыклап, үз җөмләләребездә кулланырга өйрәнербез.

II. Актуальләштерү.

  1. Бирелгән сүзләрне күплек санда әйтегез. (дәрес, кыңгырау, кул, аяк, күз, муен, малай, өстәл)

  2. Артык сүзне табыгыз. (кул, күз, муен, аяк, чәч, парта, борын, теш, баш)

III. Яңа төшенчәләр формалаштыру.

  • Татар телендә бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр бар.

  • Нәрсә ул бәйлекләр?

  • Алар ни өчен кирәк? (укучыларның җаваплары)

(Компьютер экраннарында кагыйдә язылган. Бер укучы кычкырып укый.)

Бәйлек сүзләр икенче бер сүзгә иярәләр, тартымлы юнәлеш, чыгыш, урын - вакыт килешендә булалар.

Ал-

Алдына

Алдыннан

Алдында

Ас-

Астында

Астына

Астыннан

Өс-

Өстенә

Өстеннән

өстендә

Арт -

Артына

Артыннан

Артында

Ян-

Яныннан

Янына

Янында

Урта-

Уртасына

Уртасыннан

уртасында

341 нче күнегүне эшләү

Бирелгән сүзтезмәләрдән бәйлекләрне табарга һәм җөмлә уйлап язарга.

Мул уңыш өчен көрәш, зур тырышлык белән, көздән язга чаклы, чәчүгә хәтле, корткычларга каршы көрәш, игенне җыеп алганнан соң, сары гәрәбә төсле, ел саен, район буенча.

342 нче күнегү Клок баддис структурасы куллану .

Укучыларга ак битләр өләшенә. Шул битләрдә сәгать ясап, сыйныфташлары белән билгеле бер вакытка очрашу билгеләргә кушыла. Укучылар билгеләнгән вакытта очрашалар. Күнегү буенча фикер алышу өчен икесенә дә берәр минут вакыт бирелә. Вакыт беткәч, укытучының сорауларына җавап бирергә тиеш булалар.

IV. Яңа төшенчәләрне ныгыту.

1) Ситуатив күнегүләр.

Как скажешь о том:

  • что он не может жить без тебя;

  • что он с вами доедет до Москвы;

  • твой отец не может жить без работы ни дня;

  • с понедельника до субботы мы учимся;

  • что ты каждый день по утрам умываешься холодной водой?

V. Йомгаклау. Нәтиҗә ясау.

Конэрс структурасы ярдәмендә укучыларның материалны ни дәрәҗәдә аңлауларын тикшерү. Ике як стенага әйе һәм юк сүзләре язылган. Укучылар дөрес урынга басып, аңлатырга тиешләр.

1. Татар телендә бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр бар.

2. Бәйлекләр сүзләрне бәйли.

3. Бәйлекләр килеш белән төрләнә.

4. Белән бәйлеге кем? соравына җавап бирә.

5. Яшел сүзе - бәйлек.

6. Өс, ас, ян, ал, арт - бәйлек сүзләр.

7. Кебек, сыман, шикелле - бәйлекләр.

8. Көрәк белән казу сүзтезмәсендә белән бәйлеге исемнән соң килә.

9. Сезнең кебек матур сүзтезмәсендә кебек бәйлеге исемнән соң килә.

10. Бәйлекләр сорауга җавап бирми, аларның мәгънәсен аңлатып булмый.

VI.Өй эше.

1) кагыйдәне кабатларга, 344 нче күнегү

2) билгеләр кую.





© 2010-2022