- Преподавателю
- Русский язык и литература
- Илгиз Нурлы иҗаты (шигырьләр)
Илгиз Нурлы иҗаты (шигырьләр)
Раздел | Русский язык и Русская литература |
Класс | - |
Тип | Другие методич. материалы |
Автор | Фазуллин И.С. |
Дата | 03.02.2015 |
Формат | docx |
Изображения | Есть |
Мөхәррир: Айгөл Ахунова, Бишбүләк районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе
Берәүгә
Күзләреңне,
Сүзләреңне,
Күзлегеңне,
Үзлегеңне
Үз иттем.
Тынлык көче
Таудан төшкән ярсу ташкын
Көчле, гайрәтле.
Үзәндәге талгын елга
Гайрәтне сыендыра.
Көлә белү
Синнән көлсәләр, -
Кыендыр, беләм.
Үзеңнән көлә бел,
Калдырма сәбәп.
Кайсы кая?
Күзләр күрмәскә тырыша,
Колаклар ишетмәскә.
Тел тик тәмлене эзли,
Тешләр өзәрдәйне...
Биргән, алганны
Куллар аермый...
Тән тырыша
Бирешмәскә. Егылмаска.
Егытмаска.
Аякны һәм җанны соң
Кая тарта?
Язсаң ни ...
Язсаң ни дә?
Язмасаң ни? -
Язсаң үзеңә.
Язмасаң -беркемгә дә.
Киртәләр нигә кирәк?
Киртәләрнең кирәге
Нидән гыйбарәт? -
Киртәләрсез
Булмас иде
Иртәләр.
Шундый гадәт -
Безгә рәхәт.
Гадәт ...
Бәя
Йолдыз биек -
Кое тирән.
Тирән коеда
Йолдызларның
Кадере күбрәк...
Юл да мин
Юлда мин-
Юл да мин.
Юлым бара -
Йөгәнлим.
Кайсы көчле?
Кешеме,
Сумы көчле? -
Кешенең су белән
Дуслыкта
Көчлелеге.
Аңлап була...
Аңлап була
Эшлеләрне,
Эшсезләрне,
Эшсез тора белмәгәнне.
Эшле булып та
Эш күрсәтмәгән
Бәндәләрне
Аңлап була...
Кемнән тора?
Бал,
Бала,
Балан -
Туган микән?
Түгел микән?-
Хуҗабикәдән тора.
Кайчак шулай була...
Балга да чебен-черки төшә,
Рәтен белсәң, балан татлана.
Бала да
Ятим
Кала кайчак...
Нишлисең?..
Шулай туры килә
Кайчак...
Сүзләр
Котлы сүзләр,
Котсыз сүзләр,
Гайбәт сүзләр,
Әйбәт сүзләр.
Сүзлектәге сүзләр -
Үзлектәге сүзләр, -
Сүзлегебез дә
Үзебез кебек...
Яратам
Яратам сүзлекләрне,
Сүздә булган
Энҗе-мәрҗән,
Гәүһәрләрне.
Сүзләрнең
Үзләрен,
Үзлекләрен,
Үзгәлекләрен.
ИЛГИЗ НУРЛЫ ИҖАТЫ
ФАЗУЛЛИН ИЛГИЗ
СӘЙФУЛЛА УЛЫ, Бишбүләк районы Кунаккол төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Башкортстан Республикасының Мәгариф отличнигы, "Фидакарь укытучы" мактаулы исем иясе, район татар милли мөхтәрияте рәисе