[г], [гъ] һәм [к], [къ] тартыклары (5 нче сыйныф, татар төркеме)

Тема.[г], [гъ] һәм [к], [къ] тартыклары.(5 нче сыйныф, татар төркеме)        Максат.   1.[г], [гъ] һәм [к], [къ] авазларының ясалышын аңлату.                         2. [г], [гъ] һәм [к], [къ] авазлары кергән сүзләрне дөрес укырга өйрәтү.                         3. Фикерләү сәләтен үстерү: укучыларның сөйләм телләрен, иҗади фикер йөртү сәләтләрен, танып-белү активлыгын һәм мөстәкыйльлекне , бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү.                         4. Хезмәткә мәхәббәт, бер - берсенә ихтирамлылы...
Раздел Русский язык и Русская литература
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема. [г], [гъ] һәм [к], [къ] тартыклары. (5 нче сыйныф, татар төркеме)

Максат. 1. [г], [гъ] һәм [к], [къ] авазларының ясалышын аңлату.

2. [г], [гъ] һәм [к], [къ] авазлары кергән сүзләрне дөрес укырга өйрәтү.

3. Фикерләү сәләтен үстерү: укучыларның сөйләм телләрен, иҗади фикер йөртү сәләтләрен, танып-белү активлыгын һәм мөстәкыйльлекне , бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү.

4. Хезмәткә мәхәббәт, бер - берсенә ихтирамлылык, игътибарлылык тәрбияләү.

Җиһазлау: компьютер, проектор, рәсемнәр,"Сабантуй"газетасы.

Дәрес барышы.

Ι Оештыру өлеше.

1. Исәнләшү.

2.Укучыларныӊ дәрескә әзерлекләрен барлау.

Хәерле көн, укучылар

Хәерле көн барчагызга

Телимен чын йөрәктән

Башлыйк дуслар дәресне

Шундый изге нияттән.

- Бүген без г], [гъ] һәм [к], [къ] авазларының ясалышы белән танышырбыз һәм [г], [гъ] һәм [к], [къ] авазлары кергән сүзләрне дөрес укырга өйрәнербез.

ΙΙ Актуальләштерү.

1.Өй эшен тикшерү.

Укучылар әзерләп килгән сорауларын бирәләр. Җөмләләрне укыйлар.

IIΙ Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

Слайд1.

1.Темага карата бирелгән рәсемнәрнеӊ исемнәрен әйтү, шул сүзләр белән җөмләләр төзү.

(гөмбә, кишер, каен, багана)

2. - Дәреслек буенча эш.( 42 нче бит 81 нче күнегү)

- Шигырьдә сүз кем турында бара?

- Аның нинди хыялы бар?

-Бу шигырь безне нәрсәгә өйрәтә?

3. Сүзлек белән эш.

кырам -соскабливаю

талчыбык - ивовый прут

уям - пробиваю

үрәм - плету

4.- К, г хәрефләре кергән сүзләрне укыгыз, авазның ясалу урынын, калын

яки нечкә әйтелеше кайсы авазга бәйле булуын әйтегез.

Кагыйдә чыгару. (- К, г тартыкларының ясалышын һәм язылышын аңлатыгыз.)

43 биттәге кагыйдә укыла һәм анализлана.

IV Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

  1. Слайд 2.

Табышмакларныӊ җавабын тап.

-Үскәндә яфрагын ашыйлар, үсеп җиткәч- тамырын.(суган)

- Аяксыз-кулсыз - меӊ кат күлмәк кигән.(кәбестә)

- К хәрефеннән башлап укысагыз, җир ашларга китә; г хәрефеннән башлап укысагыз, чәчәк атып утыра.(гөл,көл)

- Күзе юк, эзе юк;йөрмәгән җире юк, кермәгән кулы юк.(акча)

- Бабай килгән сагынып, ак чикмәнен ябынып.(кыш җитү)

2. Дәфтәрдә эш.(43 нче бит, 82 нче күнегү)

Үрнәк: [к], [г] тартыклары булган сүзләр: үскәндә,...

[къ] , [гъ] тартыклары булган сүзләр: яфрагын, ...

Эшләрне тикшерү.

-Г һәмК хәрефләре нечкә сүзләрдә нинди тартыкларны белдерә?

-Тел арты тартыкларын белдерә.

-Г һәм К хәрефләре калын сүзләрдә нинди тартыкларны белдерә?

-Кече тел тартыкларын белдерә.

-Тагын нинди сүзләрдә кулланыла ала?

-Алынма сүзләрдә.

3.Укучыларга "Сабантуй" газетасы таратыла һәм [къ], [гъ] һәм [к], [г] тартыклары кергән сүзләр табып язарга кушыла. Иӊ күп сүз тапкан укучы җиӊүче дип табыла.

V Йомгаклау.

Без бүген дәрестә нәрсәләр турында сөйләштек?

Кече тел тартыклары дип нинди тартыкларны атыйлар?

Тел арты тартыклары дип нинди тартыкларны атыйлар?

VI Өй эше. [къ], [гъ] һәм [к], [г] тартыклары кергән сүзләр белән 5 җөмлә төзеп язарга.

Нәтиҗә ясау. Билгеләр кую.





© 2010-2022