Яңа ел кичәсе

"Описание материала: Яңа елны каршылау кичәсен башлангыч сыйныф укучылары өчен тәкъдим итәм. Бу бәйрәмгә карата алдан әзерләнү, җырларны җыр дәресләрендә өйрәнәбез. Балалар бик кызыксынып җырларны җырлыйлар. Чыршы бәйрәмен балалар сагынып ел буе көтеп алалар, чөнки ул алар өчен - иң күңелле бәйрәм. Кыш бабай белән кар кызы балаларга төрле бүләкләр алап килә Бәйрәмдә балалар үзләре теләп катнашалар. Әти-әниләр дә балалар белән бергә чыршы янында уеннар уйныйлар. Балалар үзләренең һөнәрләрен...
Раздел Русский язык и Русская литература
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Яңа елны каршылау кичәсе

1 нче алып баручы. Исәнмесез - саумысыз, чибәр туташлар, күркәм әфәнделәр!

2 нче алып баручы. Әтиләр, әниләр һәм бишектәге бәбиләр!

1 алып баручы. Яңа ел белән сезне! Якынлашып килүче Яңа ел белән!

2 алып баручы. Нигә якынлашып килүче генә булсын? Килеп җиткән ич инде... Яңа ел белән сезне!

1 алып баручы. Ә ничегрәк булыр икән киләсе Яңа ел? Ул ниләр алып килер икән?

2 алып баручы. Яңа елмы?

Яңа ел ул - үргә баскыч,

Бәхетенә тәрәзә.

Яңа шатлык, яңа ачыш,

Яңа абруй, дәрәҗә.

1 алып баручы. Яңа ел ул - чыршыларның

Ямь сибүе залларга.

Киләчәктән бер илче ул

Без яшәгән заманга.

Җыр "В лесу родилась елочка"

Уен "Бинго"

2 алып баручы. Бүлмәдә чыршы агачы,

Ул яшелдән киенгән.

Чыршы да урманнан безгә

Бәйрәм итәргә килгән.

1 алып баручы. Уенчыклар белән аны

Бизәдек төрле төскә.

Якты йолдыз элеп куйдык

Балкысын өчен өстә.

2 алып баручы. Яшел чыршы, бизәлгәнсең,

Мәрҗәннәр элгәнсең.

Бик күп шатлыклар син безгә

Алып килгәнсен.

Җыр "Яшел чыршы"җырдан соң чыршының утлары кабына

1 алып баручы. Балалар, чыршыга бигрәк ошады инде сезнең җыр, ул хәтта үзенең серле утларын да кабызды.

2 алып баручы. Чыршыдагы җем- җем утлар

Сүнәләр дә яналар.

Без уйныбыз, шатланабыз -

Без бәхетле балалар.

Ут сүнеп ала. Шулчак үзенең куштаннарын ияртеп, куян елы килеп керә.

Алар тискәре сыйфатлар җыелмасын аңлаткан "Явызлык", "Ялкау", "Хәйлә", "Мәкер", "Саран", "Ялагай", "Сатлык җан" дигән тасмалар такканнар.

Мәкер (еламсырап). Кая барып кемгә ярарбыз. Безне Яңа елга кертмәсләр бит, качып кына карап тормасак.

Ялкау. Нишләргә инде? Бик күңелле, диләр, бәйрәм дигәннәрен.

Куян. И-и, минем газиз балакайларым! (Елый башлый.) Китәр чакларым да җитә инде. Санаулы сәгатьләрем генә калды. Нишләрсез инде миннән башка?

Хәйлә. Тапкансыз кайгырыр нәрсә! Мин барында бер дә борчылмагыз. Таптым инде мин.

Саран. Таптың? Яртысы миңа була, яме.

Хәйлә. Синеке шул булыр инде, Саран. Яңа елны китермәү чарасын, Куянны җибәрмәү чарасын таптым мин.

Барысы бергә. Вакытны әрәм итмә. Тизрәк сөйлә.

Хәйлә. Хәзер без юлга чыккан теге Яңа елга каршы барабыз. Тотып алып, аяк-кулын бәйләп яшереп куябыз.

Ялагай. Ә аңладым инде, аңладым. (Эткә сырпалана.) Син дә - иске куян елы - безнең арада озаграк торырсың. Безгә синең белән яшәү рәхәт булыр.

Куян. Шулай дисезме, дусларым. Әйдәгез, алайса, эшкә тотыныйк. Озак маташырга вакыт юк. Яшерергә! Яшерергә Яңа елны!..

Барабан ритмнары астында,барысы бергә явызлык биюе бии-бии чыгып китәләр.

1 нче алып баручы. Харап булдык, харап булдык. Бөек Ханыбыз килер вакыт җитте, ә без әле әзер түгел.

2 нче алып баручы. Ханыбызны бөтенебез дә аягүрә басып, баш иеп каршы алыйк, дуслар.

Тантаналы музыка яңгырый. Вәзирләрен ияртеп, Хан килеп керә.

Хан. Әссәламегаләйкем, хөрмәтле кунаклар! Көннәрегез имин, бәйрәмнәрегез мөбарәк булсын! Якынлашып килүче Яңа ел сезгә уңышлар алып килсен! (Вәзирләренә борыла.) Безнең халыкның бик матур бер гадәте бар. Кунакка буш кул белән килми. Вәзирләрем, бәйрәмгә әзерләнгән бүләкләремне кертегез!

Зур сандык яки капчык белән бүләкләр кертелә.

Хан. Әйдәгез Яңа .... ел килгәнче уеннар уйнап, күңел ача торыйк.

Уеннар "Эльбрус красавиц"

2 урындык астында скакалка, көй туктагач утырып скакалканы тартырга кирәк.

Уен "Мои уши хороши"

Шул вакытта, тыны бетеп, Әләкче йөгереп керә.

Әләкче. Харап булдык, харап булдык. Иске Куян елы Яңа елның юлын буган, аяк-кулларын бәйләп, урманда тоткарлап тора икән.

Хан. Вәзирләр! Яңа елның вакытымда килүе шарт. Уйлагыз. Чарасын күрү сезнең өстә!

1 нче вәзир. Әйе, әйе, һичшиксез, коткарырга!

2 нче вәзир. Тыныч булыгыз. Хәл ителмәс эш булмас. Яшел тышлы китапны алып карыйк әле. Анда нинди киңәш бирелә мондый очракта.

Хан. Яшел тышлы китапны китерегез! (Хан китапка күз сала.) Табышмаклар китабы түгелме соң бу?

3 нче вәзир. Нәкъ безгә кирәк әйбер бу, Ханым - солтаным! Әгәр дә без ошбу китаптагы 4-5 табышмакка дөрес җавап алсак, мәкерле эш җиңелер. Яңа елга безгә килү өчен юл ачылыр.

Хан табышмаклар укый.

Килделәр агайлар балтасыз,

Салдылыр күперне тактасыз.

(Суык.)

Ишектән керә - турга менеп утыра.

(Суык.)

Ак ашъяулык таптым,

Җир өстенә яптым.

(Кыш.)

Ак сыер торып китә,

Кара сыер ятып кала.

(Кыш һәм яз.)

Ишек шакыйлар. Йөгереп укучы килеп керә.

Укучы. Мин Кыш бабайны күрдем. Ул монда таба килә. Әйдәгез, бергәләп аны чакырыйк.

Барысы бергә. Кыш бабай! Карчәчәк! Безгә килегез! Без сезне көтәбез!

Кыш бабай белән Карчәчәк керәләр.

Кыш бабай. Исәнмесез, кадерле балакайларым!

Карчәчәк. Исәнмесез, минем якын дусларым!

Яңа ел бәйрәменә

Әйлән-бәйлән әйләнергә

Бабай белән икәү бергә

Бик ашыгып килдек сезгә!

Биек-биек таулардан

Тирән-тирән карлардан.

Кыш бабай.

Кап-кара урманнардан,

Йөрелмәгән юллардан.

Карчәчәк.

Боз аккан океаннардан,

Боз каткан елгалардан,

Кыш бабай.

Җирнең иң-иң читеннән

Кунак булып килдек сезгә.

Икесе бергә.

Яңа ел белән сезне!

Яңа шатлыклар белән!

Кар кызы. Бабакай, кара әле, балалар чыршыны ничек матур итеп бизәгәннәр!

Кыш бабай. Әйе шул, мин аларга урмандагы иң матур чыршыны җибәрдем. Балалар, чыршы сезгә ошадымы?

Балалар. Әйе.

Алып баручы. Җырлый - җырлый әйләнәбез,

Чыршы тора уртада,

Кунак булып ак сакаллы

Бабай килгән чыршыга.

Җыр "Каш бабай"

Кыш бабай. Балалар, әйдәгез әле уен уйнап алыйк. Өшетү уены.

Хан. Хөрмәтле галиҗәнәп Кыш бабай! Миңа сезнең киңәш кирәк. Яңа елның безнең бәйрәмгә килмәү куркынычы бар. Аның юлына төшкәннәр. Бергәләшеп берәр чара күреп булмас микән?

Кыш бабай. Хөрмәтле Хан әфәнде! Дөньяда мондый хәлләрнең булганы бар. Ләкин борчылырга урын юк. Аларга каршы торырлык көч бар бездә. Һәр эштә акыл безгә ярдәмче була. Бәйрәмдә катнашучыларның тырышлыгы белән явыз көчләрне җиңәрбез. Халык авыз иҗатында мәкаль дигән хикмәтле генә әйтелмәләр бар. Миңа ярдәмгә туларны яттан белгән 5 кеше кирәк. Мин алар белән юлга чыгам, ә син, кызым Карчәчәк, монда уеннар оештыра тор.

Балалар мәкальләр әйтәләр, Кыш бабай биш укучыны сайлап ала.

Кыш бабай. Рәхмәт, балалар. Күргәнегезчә, мин юлга иң зирәк башлар белән чыгачакмын. Юл кешесенең юлда булуы хәерле. Киттек Яңа елны коткарырга.

Укучылар. Уңышлар сезгә! Хәерле сәгатьтә!

Карчәчәк залдагылар белән уеннар оештыра. Уен гәҗиттән бер кул белән түгәрәк ясап чиләккә ыргытырга, кем чиләккә кертәлә.

1,2,3 на носочке

Җыр "Кыш бабай"

Куян. Әйдәгез, әйдә! Куркып тормагыз! Хәйләкәр, алданрак кер!

Залда утырган Әләкче Куян куштаннары янына йөгереп килә.

Әләкче. Беләсезме, беләсезме бер яңалык! Беләсегез килсә, мин сезгә бер хәбәр ойтәм.

Ялаган. Сузма инде, әләк капчыгы, әйт сүзеңне.

Әләкче. Беләсегез килсә, хәзер генә Яңа елны коткарырга Кыш бабай һәм Зирәкләр китте. Ул сезнең барыгызны да катырып үтерәчәк.

Зирәкләр белән Кыш бабай килеп керә.

Кьш бабай.

Кая ул Яңа елны яшергән иске ел - Куян?

Иске ел куштаннары артына кача.

Сатлык җан. Әнә, әнә ул! Эләктерегез үзен.

Куян. Мин үзем өчен түгел. Менә, бу балаларым кызганыч. (Куштаннарына күрсәтә.) Миннән башка нишләрләр алар?

Кыш бабай. Бер яхшылыгың да булмады мени соң синең?

Куян. Булды, булды, Кыш бабай. Ел буена мин тырышларга бик күп бишлеләр тараттым. Кояшлы матур көннәр дә бүләк иттем. Аннан соң җөй көне бакчаларда тәмле-төмле җимешләр үстердем. Күп инде алар саный китсәң. Ел буена берничә тапкыр әйбер хакларын арттырдым. Әй, түгеллә, бусы яхшылык түгел бит. Ә, ә, әллә ничә мәртәбә әзрәк булса да эш хакларын арттырдым бугай.

Кьш бабай. Җитте, җитте Иске ел. Синең эшләгән яхшылыкларың яманлыкларны җиңә икән. Ә бу дусларыңны Яңа елга алып керәсең килсә, алар үзгәрергә тиешләр. Мәсәлән, "Чисталык", "Әдәплелек", "Тугрылык", "Тырышлык" булсыннар. Әйт инде, Иске ел, кайда яшердең Яңа елны?

Куян. (Куштаннарына.) Алып килегез Яңа елны. Тиз булыгыз!

Яңа елны алып керәләр. Ул капчык эченнән килеп чыга. Аҗдаха баласы кыяфәтендә.

Хан.Сөбханалла! Сөбханалла! Төкле аягың белән, Яңа ел! Кешелеккә бәхет һәм шатлыклар, тыныч тормыш һәм исәнлек-саулык алып кил.

Яңа ел. Исәнмесез, якын дуслар! Шук малайлар, матур кызлар, әбиләр һәм әниләр, әтиләр һәм бабайлар!

Мине каршы алыгыз

Һәм танышып калыгыз!

Исемем минем - Яңа ел,

Мин - бәхет таратучы,

Җир йөзендә бар нәрсәне

Өзелеп яратучы.

Сезне өзелеп сагынганга.

Килдем мин яныгызга.

Бәхет, шатлык, сәламәтлек

Телимен борчагызга.

Үз телемдә, үз җиремдә

Бәйрәм белән котлыйм сезне,

2012 нче елның

Имин булсын һәрбер көне.

Куян. Гафу ит мине, Яңа ел!

Яңа ел. Кичерәм мин сезне. 12 ел үткәч яңадан Куян елы булыр. Һәм сез шунда көтелгән кунак булып килерсез.

Куян кыш бабайның бияләен урлый да йөгереп китә, бияләйне балаларга бирә. Уен уйныйлар.

Куян. Сау булыгыз.

Залдагылар белән саубуллашып Куян елы чыгып китә.

Җыр "У тебя дед Мороз"

Уен "Буги- вуги"

Җыр "Бер яшькә үстем"

Уен "Танец утят"

Алып баручы. Әйдәгез әле, Кыш бабай белән Кар кызын биетеп алыйк. Кыш бабай белән Кар кызы бииләр, бүләкләр тапшырыла.

Кьш бабай. Яңа елга бик нык әзерләнгәнсез икән, балалар, җырлар, биюләр өйрәнгәнсез. Сезнең белән миңа бик тә күңелле. Шулай булса да, сезне калдырып китәргә туры килә, вакыт җитте.

Алып баручы. Кыш бабай, Кар кызы китмәгез әле.

Кыш бабай. Юк, балалар, булмый. Мине бүтән җирләрдә дә сезнең кебек ук уңган кызлар, булдыклы малайлар көтәләр. Аларга да күчтәнәчләрем бар. Хушыгыз, кадерләрем! Икенче елга мин Килгәнче зур үсеп торыгыз, әйбәт укыгыз, әти - әниләрегезгә булышыгыз, чын кешеләр булып үсегез.

Кар кызы. Сау булыгыз.

Чыгып китәләр.

Җыр "Хуш Киләсен яңа ел"

Алып баручы. Чыршыга рәхмәт әйтик.

Сау бул инде, чыршыкай,

Ямьләндердең бүлмәне

Онытмабыз беркайчан,

Без бүгенге бәйрәмне!

Ә хәзергә хуш, сау бул!


© 2010-2022