В мире платков

Проект реализуется в рамках изучения темы "Национальная одежда татар 19 века" в 10 классе. Проект представляет собой обзор пройденного материала по данной теме. Проект направлен на привитие учащимся знаний о республике изучаемого языка, ее истории, обычаях и культурных традициях. Также данный проект развивает коммуникативные навыки учащихся, системное мышление, умение работать с информацией и медиасредствами. Проект учит самостоятельно добывать информацию, анализировать и интегрировать ее...
Раздел Русский язык и Русская литература
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Казан шәһәре Совет ройонының аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 144нче номерлы гомуми урта белем мәктәбе.





Кулъязма журнал

"Яулыклар дөньясында"

(Әдәби-музыкаль кичә)





Укытучылар:

Гаязова Әлфинур Исмәгыйлевна I категорияле татар теле укытучысы

Миңнуллина Ландыш Радиковна I категорияле татар теле укытучысы



2008 ел - Гаилә елы Әбием сандыгында...

"Яулыклар дөньсында"

(кулъязма журнал)


Шушы көннәрдә генә укучылар көче белән кулъязма журнал дөнья күрде.

Исеме: "Яулыклар дөньясында".

Дөнья сүзе төрле мәгънәләрдә алынды:

Кешлек дөньясы, җыр дөньясы, күңел дөньясы. Яулык һәр дөньяда үзенчәлекле урын били. Якты образ булып күп гасырлар яшәп килә.

Журнал иҗтимагый - сәяси һәм фәнни әдәби - нәфис журналлар төренә керә.

Журнал коллектив хезмәт җимеше. Журналны чыгаруда катнашкан укучы - журналистларыбыз бүген очрашуда катнашалар. Алар - тел белгечләре, этнографлар, тарихчылар, сәгать белгечләре сыйфатында чыгыш ясарлар.

Социологик күзәтүләр дә урын алыр.

Журналның эчтәлеге.

  1. Баш мөхәррир сүзе.

  2. Яулык сүзләр дөньясында.

  3. Яулык - символ.

  4. Яулык тарихына сәяхәт.

  5. Яулык һәм йолалар.

  6. Иң кадерле истәлек.

  7. Җырга күчкән образ.

  8. Яулык һәм бию сәнгате.

  9. Стилист киңәшләре.

  10. Йомгак.


Кичә барышы


Баш мөхәррир. Татар халкы үзнең борынгы тарихы, традицияләре, әдәбияты, сәнгате, матди һәм рухи байлыгы белән күпләргә үрнәк булып тора.

Татар милли киемнәре - үзе бер гүзәл дөнья. Безнең әби-бабайларыбыз киемнең килешле, күркәм һәм уңайлы булуына зур игътибар биргәннәр.

Һәр кием - иҗат җимеше.

Баш киемнәре - үзе бер байлык.

Шуларның берсе - яулык. (видеотасмадан бию карап китү)

Тел белгече.

Яулык - борынгы төрки сүз.

Тел белемендә бу сүзгә нинди аңлатмалар бирелә? Бу сүзнең нинди мәгънә төрләре бар? Яулык сүз белән нинди терминнар ясалган?

Яулык - башка бәйләү яки җилкәгә салу өчен 4почмак формасындагы тукыма кисәге.

Шәлъяулык - эре матур чәчәк-бизәкләр төшереп эшләнгән зур баш яулыгы.

Кушъяулык - ике кат итеп ябына алырлык зур яулык, бөркәнчек.

Шәл - гадәттәгедән зуррак итеп, күбесенчә чуклар тотып яки бәйләп эшләнгән баш яулыгы.

Косынка - өчпочмаклы яулык, кыек яулык, кыекча.

Тастар - ак киндердән кисеп эшләнгән озынча яулык, шарф.

Ләкин яулык татар халкы өчен киңрәк мәгънәгә ия. Бу мәгънә серле, тылсымлы, изге.

1нче журналист. Яулык - символ.

Нинди генә милләт кешесен күзәтмә, бар җирдә дә яулык - символ булып тора. Кемдер башына бәйләгән, кемдер иңенә салган...

Татар хатын-кызларының символы - ак яулык! Ул чисталык, тынычлык билгесе һәм күңел көзгесе. Безнең татар хатын-кызларын, әбиләрне ерактан ук танып була. Күңел якты хисләр белән тула.

Чәчләреңә япкан ак яулыгың

Бик килешә, әнкәм, йөзеңә.

Ак яулының төсле ак күңелең

Саф күңелең чагыла күзеңдә.

Тарихчы. Ал яулык, ак яулык, шәлъяулык... Алар безгә килеп җиткәнче шактый катлаулы тарихи юл үткәннәр. Хатын-кызның баш киеме икегә бүленгән: эчке һәм өске кием. Исемнәре дә бик күп төрле: чәчкап, сылавыч, баш яулык, баш бәйләгеч, маңгайча. Барысының вазифасы бер - чәчне туздырмыйча кысып тоту.

Бормалы тарихи юл үткән ак яулык, шәлъяулыклар безнең чор татар хатын-кызларына да килеп җитте. Кызыклы күзәтүләр китерергә мөмкин:

  1. Узган гасырның 60 елларында крепдешин яулык, косынкалар модада була.

  2. Ә олылар зур кызыл яулыкларны яратып бәйләде.

  3. 70 елларда чәчәкле йон яулыклар өстенлек итте.

  4. 80 елларда Төркия яулыклары модага керде.

  5. 90нчы һәм соңгы елларда чигелгән ак батист, ефәк яулыклар һәм ука кушып тукылган төсле яулыклар бик популяр.

Этнограф. Яулык һәм йолалар.

Яулык халкыбыз йолаларында, гореф-гадәтләрендә аерым бер үзенчәлекле урын алып тора.

  1. Яулык бүләк итү гадәте.

  2. Сабан туена бирелә торган иң кадерле бүләкләрнең берсе.

  3. Ат чабышлары яулыксыз үтми.

  4. Безнең халыкта яулык җыеп саклау гадәте бар.

  5. Яулык кешене гомере буе озата баручы юлдаш.

2нче журналист. Яулык - иң кадерле ядкарь.

Яулык - буыннар чылбырын саклаучы көч. ("Акъяулык" хикәясеннән өзек уку. Авторы: Дания Гайнетдинова).

Гайниҗамал тути килен булып төшкән көннәрен искә төшерде. Акъяулык - килен булып төшкәч үк ире Хәкимҗаннан алган бүләге иде... Ире аңа җыр да бүләк итте:

Ак болытларга үреләм,

Таң калып аклыгына;

Акъяулыгың төрде мине

Бер дөнья шатлыгына.

Акъяулык!

Йөрәгемнең яраларын

Бәйләде шул акъяулык.

Гайниҗамал түти сүзләрнең дәвамын үзе оештырды:

Сагыш басса күңелемне,

Акъяулыгың ябынам,

Гомерем буе онытылмаслык

Мәхәббәтең сагынам

Акъяулык!

Мәхәббәтең төсе булып

Калды миндә акъяулык!

Сәнгать белгечләре. Җырга күчкән образ.

Җырларда яулык гаять күп төрле хисләрне, эчке халәтне белдерүче билге. Ул - ярату, сагыну, вәгъдә, сагыш, шатлык, кавышу, аерылу билгеләре.

Башыңдагыа л яулыгың

Каплыйдыр кашларыңны...

Агыйделкәйләрне чыккан чакта

Ал яулыклар алдым кулыма...

Зәңгәр шәлең бик киленгә үзеңә...

Агып китте, агып китте

Яулыгым кар суына...

Бохарадан яулык алдырдым

Алган яулыкларым шәл түгел...

Сәнгать белгечләре. Яулык һәм бию сәнгате.

Безнең халкыбызның милли киемнәре биюләрдә бик ачык чагыла.

Гүзәллек, югары зәвык, традицияләр...

Яулык, үз чиратында, биюне бизәүче төп элемент булып тора.

(видеотасмадан бию карау.)

Стилист киңәшләре.


  1. Дүртпочмаклап бәйләү:

а) алдан

б) чөеп

в) 2 катлап

г) колак артына кыстыру.


  1. Чалма кебек бәйләү. Бик уңайлы, купшалык өсти.

  2. Чөеп бәйләү. Йорт эшләрен башкарганда уңайлы.

  3. Иңгә салу. Җылы, нәфислек өсти, уңайлы.

  4. Муенга бәйләү.

  5. Өчпочмаклы бәйләү.

а) ияк астына бәйләү

б) муенга уратып

в) маңгайга төшереп, очларын баш артына бәйләү.

Кызлар колагына бер сүз!

Быелгы язның девизы: "Язгы көнгә алсу төс!"

Яулык - шарфларның төсенә игътибар итегез - АЛСУ төс!

Баш мөхәррир. Йомгак.

Халкыбызның борынгыдан беренче көнгә кадәр сакланып, югалмыйча килгән матди - рухи байлыгы - яулыклары - сезнең күңелләрегезгә аклык, сафлык, күңел байлыгы өстәсен! Алар сезнең кайгы-хәсрәтсез, бәхетле иңнәрегезгә, башларыгызга бәйләнсен.

Яулык гомере озын булсын!

(бию карау.)



© 2010-2022