Разработка: «Встреча в стране книг»

"Описание материала: Данная разработка была мною изготовлена для проведения встречи и ознакомления с разными книгами учащихся начальных классов. Эта разработка для того чтобы разбудить в учениках интерес к книгам. Сюда входят и пословицы, и поговорки, и стихотворения и даже песни написанные в книгах. Были так же приглашены родители учащихся, учителя предметники и учителя начальных классов. Во время проведения этого урока проходили и игры, были отмечены ученики которые больше всего берут книги в ...
Раздел Русский язык и Русская литература
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Китаплар илендә очрашу.

Башлангыч сыйныф укучылары өчен

Максат һәм бурычлар: Укучыларда китапка кызыксыну уяту, аларда кәеф күтәренкелеге булдыру, китап турында язылган табышмак, мәкаль-әйтемнәрне өйрәнү, сәнгатъле сөйләм күнекмәләрен үстерү, укучыларда китапка дөрес караш формалаштыру. Укучыларда шәфкатьлелек хисе, әхлаклылык тәрбияләү.

Җиһазлау: шарлар, китап турында язылган мәкальләр.

А.б. Исәнмесез кадерле кунаклар, хөрмәтле укучылар, укытучылар! Хәерле көн. Бүген мин сезне китаплар илендә очрашуга чакырдым. Ә сезнең китаплар патшалыгы турында ишеткәнегез бармы?

- Әйдәгез әле барыбыз да китаплар белән исәнләшик "Саумы китап"

- Бүгенге очрашуыбызны китапларга багышларбыз.

- Ә сез укырга яратасызмы? Анда ниләр язылган була?

- Сезгә китаптагы рәсемнәр ошыймы?

- Сез китапның рәсемнәрен карарга гына алмыйсызмы?

Китап кешелек җәмгыяте уйлап чыгарган иң бөек могҗизаларның берсе. Аннан башка хәзерге тормышны күз алдына китерүе кыен. Татар китабының тарихы да ерак гасырларга барып тоташа. Беренче мил ли татар китабы моннан 187 ел элек, 1822 елда басылып чыга.

Китаплар илендә

Дөньядагы иң зур китап - Мисырдагы бер гыйбадәтханә стенасына уелып язылган елъязма. Аның таш "бит"ләренең киңлеге - 40 метр. Кәгазьгә басылган иң калын китап - 8048 битле Библия. Авырлыгы 500 килограммлап булган бу китап Америкада саклана. Ә иң бәләкәй китап - Япониядә. Асао Хосимо авторлыгында чыгарылган бу китапның озынлыгы - 1,4 миллиметр, ул 20 биттән тора. Лондон шәһәренең "Фойлз" китап кибете басма продукциянең күплеге белән дан тота. Китап киштәләренең озынлыгы - 48 километр. Кибетнең мәйданы - 7044м. Иң авыр тарихи китапларның берсе - әрмән телендә "Муша монастыре вәгазьләре" кулъязмасы. Ул башта бер пот авырлыгында булган. 1204 елда китапны басмачылар урлап киткән. Аны кире кайтару максатыннан бөтен әрмән авыллары көмеш акча җыйган. Кулъязма Муша (Көнбатыш Әрмәнстан) шәһәрендә җиде гасырдан артык вакыт сакланган. 1915 елда төрекләр һөҗүменнән качучы әрмәннәр халыкның бу рухи хәзинәсен үзләре белән алганнар. Урау - урау юллар үтеп. Кулъязма ахыр чиктә Әрмәнстанның төп китап саклау үзәгенә - Матедаранга килеп эләгә. 1832 елда Лондонда "Инглиз геройлары җыелмасы" дигән китап 100 данәдә басыла. Аның озынлыгы - 7 метрдан артык, киңлеге - 4 метрга якын. Хәрефләрнең зурлыгы - 15 сантиметрдан артык. Ул дөньядагы иң зур басма исәпләнә. 1899 елда Варшавада, А.С.Пушкинның тууына 100 ел тулуга багышлап, күләме 28 гә 18 миллиметр тәшкил иткән "Евгений Онегин" поэмасы басыла. Аның һәр битенә 30 юл сыйдырылган. Китапчыкны медальонга урнаштырырга мөмкин. Медальон капкачның уртасына, поэманы укыр өчен, линза беркетелгән. 1455 елда Гутенберг тарафыннан басылган Библия - дөньяда иң кыйммәтле китап булып санала. 1926 елда аның бер данәсе 350 мең доллорга сатыла. 1633 елда Лондонда басылып чыккан китапка иң - иң озын исем бирелгән. Ул 45 юлдан тора. Автор анда театр һәм актерларны ләгънәтли. Төрле вакытларда китаплар төрле тукымаларга - ефәккә яки сатинга басылган. Франциядә бер гәҗит типография буявы белән бик юка итеп җәелгән ашарга яраклы камырга басылган. Икенче берсе юка резинадан торган, аны су коенганда да укырга мөмкин булган. Испаниядәге бер басманы яктырткыч хәрефләр хасил иткән: рәхим ит, төнлә дә укы. Англиядә кәгазь урынына тукыма кулланганнар. Гәҗит, укылганнан соң, кулъяулык итеп файдаланылган.

А.б. Син кулыңа китап алдың. Әмма анда ниләр язылганын син әле белмисең. Китап сине серле дөньяга алып керә. Китап ул ике катыргы арасына кыстырылган чуар кәгазь генә түгел, аның эче тулы могҗиза. Китапларда табигать, кешеләр тормышы, хайваннар турында хикәяләр, әкиятләр, табышмаклар, шигырьләр, мәкальләр, җырлар языла.

Китап, белем турында нинди мәкаль һәм әйтемнәр беләсез?

- Гыйлем байлыктан яхшырак.

- Китап - тормыш көзгесе.

- Китап галим, телсез мөгаллим

- Акча тарат - белем җый.

- Алтын җирдән табыла, белем китаптан.

А.б. Китап турында күренекле кешеләр менә болай дигән:

1."Укый-яза белү - тормышыңны ачып күрсәтүче көзге ул." М.Гафури.

2. "Китап укып елый алганнарның Күңелендә булмый каралык" М.Әгъләм

3."Алтын җирдән табыла - белем китаптан" Тат. хал. мәкале.

Укучылар китаплар да кешеләр кебек туалар, яшиләр, картаялар. Алар да кешеләр кебек авырыйлар. Аларны да дәваларга кирәк. Ә хәзер китап докторына сүз бирәбез. Шигырь "Китап докторы" Һәр врач авыруны дәвалауга караганда , аны булдырмый калуны җиңелрәк икәнен яхшы белә.

Әйдәгез әле китаплар белән нәрсәләр эшләргә ярамаганлыгын искә төшереп үтик әле.


  1. китапларны урталай бөкләргә


  1. китапка язарга, рәсем ясарга.


  1. Китап эченә карандаш тыгып калдырырга


  1. Пычрак кул белән тотарга. һ.б.

Китап битләре пычрактан, кояш нурларыннан, юештән бозылалар. Аларны тагын тузаннан һәм корткычлардан сакларга кирәк. Ә хәзер уен уйнап алыйк. Уенда ике укучы уатнаша. Бер үк вакытта ике хикәя укыйлар һәм бер минутка ничә сүз укыганнарын саныйбыз. Җиңүче билгеләнә. Китапның әһәмияте. Бала чактан ук китап безгә матур әкиятләр һәм шигырьләр сөйли. Андагы рәсемнәргә карап айларга , йолдызларга очабыз, Шүрәлеләр, Алып батырлар белән очрашабыз. Үсә төшкәч, китап безне меңәр ел элек яшәүче кешеләр белән таныштыра , могъҗизалар дөньясына алып китә. Китапка кешеләр тормышның үткәне,аның кайгылары һәм шатлыклары, уй һәм теләкләре , тәҗрибәсе һәм омтылышлары теркәлгән .Ул безнең киңәшчебез һәм сердәшебез дә , дустыбыз һәм юлдашыбыз да.

Шуңа күрә: "Алтын җирдән табыла , акыл - китаптан , " - дигәннәр бит. Китап ул - белем чишмәсе.

Табышмаклар.

1. Ак җирдә кара тап, Нәрсә булыр, уйлап тап.

2. Анда бар да бар.

3. Теле юк - үзе аңлата.

4. Юк аягы, юк күзе,

Сөйли, аңлата үзе.

Телгә аннан оста юк,

Аннан якын дус та юк.

  1. Өнсез , җансыз -иң якын дус.

Нәрсә укырга?

Ә. Фәйзи "Иске ел кая китә ? " З. Гомәрова " Бал корты . " Н.Исәнбәт "Мырау батыр ." Г. Шәрәфи "Әниләргә бүләккә ." Ш. Галиев " Күңелле сәфәр " А. Алиш "Нечкәбил." М. Рәфыйков "Җырчы юкәләр." Г. Хәсәнов "Җирем -суым." К.Тәхау " Ай артыннан ай туа." Р. Хафизова "Әкият һәм хикәяләр ." Л. Ихсанова "Нияз." Р. Шәйхетдинов "Мәхмүт кая бара ?" Г. Нәбиуллин "Икмәк исе ." Б. Рәхмәт "Иң күңелле чак ." Дәрдемәнд "Нәниләргә." Ш.Галиев "Шигырьләр."

Мәкальләр.

Белем- бәхет ачкычы , дәрәҗәнең баскычы.

Уку кешене күзле итә.

Тән рәхәте - сәламәтлек , җан рәхәте - гыйлем.

Гыйлем китапның эчендә дә , тышында да була.

Укыдым дип әйтмә , аңладым дип әйт.

Белемнең чиге юк.

Гыйлем байлыктан яхшырак.

Уен. "Шар кабарту", "Кемнең шары зурырак?"

Хөрмәтле укучылар! Бу уку елында ел башыннан ук сезгә күп китаплар укырга кирәк. Менә безнең китапхандәге китаплар да тәртип белән үз урыннарына урнаштылар. Алар тавыш-тынсыз гына сезнең китап алуыгызны көтеп утыралар. Ләкин һәркөнне бөтен китапны тотып карарга димәгән. Әкиятләр, кечкенә күләмле хикәяләр, шигырьләр кайда торганлыгын сез беләсез инде.

2012/13 уку елында безнең башлангыч сыйныф укучылары бик актив булдылар. Менә хәзер иң күп китап укучыларны билгеләп үтәбез. Ләкин шушы алган китапларыгыз арасыннан иң ошаган хикәя яки әкиятне безгә дә сөйләп күрсәтергә кирәк.

Иң күп китап алучы:

1. Кашапова Илзидә - 29

2. Камалиева Зәлинә - 39 2 кл

3. Яруллина Әдилә - 34 2 кл.

4. Минсагиров Илдар -12 2 кл

5. Сафина Чулпан - 41 4 кл.

6. Нуретдинова Әллфинә - 47 4 кл.

Иң чиста дәреслек тотучы укучыларны да билгеләп үтәбез.

1 кл. Закирова Эльвина.

1 кл. Кашапова Илзидә

3 кл. Камалиева Зәлинә

3 кл. Яруллина Әдилә

3 кл. Закиров Данис

4 кл Нурутдинова Әлфинә.

А.б Йә, балалар китаплар илендә ошадымы сезгә? Китаплар һәрвакыт сезнең дусларыгыз булсыннар.

Укучылар! Китапларны кадерләп, саклап тотыйк, аларга хөрмәт белән карыйк. Хәзер нинди генә техника, компьютерлар заманы булмасын, китап сезнең гомер юлдашыгыз булып калсын. Киләсе уку елында тагын да күбрәк китаплар алып укырсыз дип ышанып калам.

Әзерләде, үткәрде китапханәче: Камалиева А.Ф.



© 2010-2022