Сборник стихов

Мин сезгә уземнең балалар өчен язган кечкенә шигырьләремне җибәрәм.Бу ярдәмлек бигрәк тә мәктәп яны ял лагерьларында эләүче тәрбиячеләр өчен .Шигырьләр туган як,балалар тормышы турында.Шигырьләр гади итеп язылган.Лагерьда булган вакыйгаларга нигезләнеп язылган,чөнки мин үзем дә бик кхп еллар инде балалар белән эшлим.Бу язмам шулай ук башлангыч сыйныф укытучылары өен дә бик файдалы булыр дип уйлыйм.Язмам белән укучыларда туган илгә,хезмәткә мәһәббәт тәрбияләргә тырыштым.Сезгә зур уңышлар теләп ка...
Раздел Русский язык и Русская литература
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Cәмигуллина Г.М.

"Кояшкай" лагере битләреннән

Соңгы көнне

Хушлашабыз, "Кояшкаем", Сборник стихов

Соңгы көнебез бүген.

Аерылу авыр икән

Ничек түзәсең үзең?

Бик күңелле, сиздермичә

Үтте дә китте менә.

Юата безне көтеп торган

Җылы матур җәй генә.

Рәхмәт әйтик апаларга,

Узды күңелле ялыбыз.

Барчагызга сәламәтлек,

Дуслар,теләп калабыз.

Хуш, "Кояшкай",

Моңсуланма.

1 ел бик тиз үтәр ул.

Тагын җәйләр килү белән

Каршыларсын җәеп кул!

Кече Сабантуй

Лагерыбыз азагына

Сизми дә килеп җиттек.

Кечкенә Сабантуйны

Түземсезләнеп көттек.

Аркан тарту,йөгерүләр

Калмады әллә ниләр.

Читтән карап торганнар

Нинди җитезләр,диләр.

Бүләкләрне барчабыз да

Катнашып алып барды.

Ялкауланып читтә торган

Күрегез,берәр бармы?

Андый ялкау балалар

Юк шул безнең арабызда

Бик җитезләр,бик кыюлар

Без,дуслар,барыбызда.

Авылыбызда Сабантуе

Татар халкы бик борыннан

Матур бәйрәм уздыра.

Җыелышып төрле яктан

Кайталар Сабантуйга.

Менә бүген авылыбызда

Ямьле Сабантуйлары

Кемдер бүген Мәйданнарда

Матур җырлар җырлады.

Кемдер уенда катнашып

Бүләкләргә күмелде.

Кемдер яңа дуслар бүген

Табарга да өлгерде.

Көн дә бик тиз үтте бүген

Сизелмичә дә узды.

Таушалмаган башмаклар да

Йөгерә торгач тузды.

Спорт көнендә

Хәрәкәттә бәрәкәт , дип

Кабатлыйбыз һәркөнне.

Спортны сөйсәң әгәрдә

Яхшы тоярсың үзеңне.

"Кояшкай"да Спорт көне

Уздырабыз бүген без.

Спортсменнар шикелле

Йөгереп сикерәбез.

Матур яңа уеннарны

Бергәләп уйнап алыйк.

Көнебездән һәммәбез дә

Әйдәгез,кәнагать калыйк.

Туган авылым-Әсәем

Туган авыл матурлыгын

Күрәсең килсә әгәр.

Иренмичә мен син ,дустым,

Шушы тауларга кадәр.

Нинди матур,иркен безнең

Туган авылым-Әсәем.

Анда минем дус-ишләрем,

Анда әткәм-әнкәем.

Турист көне

Тирә-якның матурлыгы

Үзебездән тора икән.

Таулар.сулар,чишмәләр дә

Безнең яклы була микән?

"Турист" көне безгә менә

Шул сорауга җавап бирде.

Су буенда, тауларда да

Авылыбызның гүзәллеген,

Матурлыгын күреп йөрдек.

Аннан кайткач тырыша-тырыша

Рәсемнәргә без төшердек

Көтелмәгән хәлләр

Көтелмәгән хәлләрне

Күрәсегез киләме?

"Кояшкай"га килегез

Чакырабыз һәркемне.

Андрей менә чит-ят телдә

Күргәннәрен сөйләде.

Гүзәлия йоклаганда

Матур көйләр көйләде.

Ләйлә гәҗиттән иренми

Күлмәк тә тегеп алган.

Алсу шуны күргән иде

Аптырап телсез калган.



© 2010-2022