Ул көннәрнең даны мәңгелек

Бүгенге сөйләшүебезне Бөек Җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан сугыш һәм тыл фидакарьләренең батырлыгына багышлыйбыз.Әйдәгез, ул көннәрне искә төшереп үтик. Кинәт ямьсез үкереп, фашист очкычлары, ут чәчеп торган танклар пәйда була.Явызһәм көчле Гитлер Германиясе, сугыш игълан итмичә, илебез чикләрен бозып керә.Тыныч шәһәрләр һәм авыллар өстенә меңләгән бомбаларын яудыра. Алар безнеңавылларыбызны, шәһәрләребезне утка тота башлыйлар.Сугыш башлана. Бөтен җирелау, кычкыру тавышына күмелә. Бу мәхшәргә чыдап б...
Раздел Русский язык и Русская литература
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Ул көннәрнең даны мәңгелек!

(Әдәби - музыкаль кичә)

Бөек җиңүнең 65 еллыгына багышлап үткәрелгән бу кичә Бөек Ватан сугышы елларында халкыбызның фронтта һәм тылда күрсәткән тиңдәшсез батырлыгы үрнәкләре белән яшь буынны таныштыру; буыннар арасындагы бәйләнешне ныгыту; укучылар күңелендә сугыш чорын, сугыштан соңгы җимереклекләрне төзәтү авырлыгын кичергән, намуслы хезмәте белән көн күргән сугыш һәм тыл ветераннарына олы хөрмәт хисе тәрбияләү, гадел , тату, эшчән, шәфкатьле булырга омтылыш уяту максатын күздә тота.

Кичә уздырыласы фойе сугыш чорына багышланган материаллар, рәсемнәр, стендлар белән бизәлә. Сәхнә уртасына мәңгелек ут макеты, ваза белән чәчәкләр куела.

Сәхнәдә- укучылар. Алар арасында икесе сугышчы - солдат, берсе ана.

Кичә барышы:

Магнитафон язмасында "Священная война" җыры яңгырый. Музыка әкренәя.

Егерме ике. Июнь. Кырык бердә...

Җиргә афәт килде ул көнне.

Тарих каһәрләгән шушы көнне

Мөмкинме соң оныту мөмкинме.?!

Музыка тына. Укучыларга сүз бирелә.

1 нче укучы Соңгы тапкыр кичә көлде дөнья

Соңгы тапкыр кояш балкыды

Таң атмады бүген көн тумады.

Алды җирне сугыш ялкыны.

2 нче укучы. 1941 нче ел. 22 июнь. Радио шомлы хәбәр китерә: Фашистлар Германиясе илебезгә бәреп кергән. Бөек Ватан сугышы башлана.

3 нче укучы. Кырык бернең гөлчәчәкле җәе

Кырау алып килде гөлләргә.

Гөлчәчәкләр таңда сулып төште.

Башын куеп туфрак мендәргә.

Гөлчәчәкләр кабат төрелмәде

Урман кырдан кошлар качтылар.

Ир - егетләр, кызлар иңнәренә

Шинель салып, мылтык астылар.

1 нче солдат. Юлбасарлар таптый илебезне,

Ватан сугышына мин китәм.

Менә - балам, син әнкәсе аның,

Балабызны тотып ант итәм:

Синең өчен, шушы балам өчен

Нәселем өчен, туган ил өчен

Мылтык тотып баскан җиремнән

Бер адым да артка чигенмәм.

Укытучы

Хәтәр сугыш елларында илебезне сакларга Татарстаннан 560 меңнән артык кеше күтәрелә. Безнең батыр якташларыбыз, авылдашларыбыз да яу кырында сынатмый. Түбән Каракитә һәм Югары Каракитә авылларыннан да сугышка якын кеше китә. Аларның сугыш кырында ятып калды. Сугыштан исән сау кайтканнары да инде санаулы гыны калып бара. Бүген безнең арабызда яшәүче ветераннар: Исхаков, Алтынбаев, Идрисов

Дан һәм хөрмәт аларга!

4 нче укучы. Сез кайларда ятасыз икән,

Нинди туфрак, нинди җирләрдә?

Кайтабыз дип киткән идегез дә,

Кайтмадыгыз туган илләргә.

"Солдатлар" Җыры башкарыла.

5 нче укучы. Кырык бердә киткән ир - егетләр,

Җаннан газизерәк әтиләр

Саубуллашып юлдан киткән чакта

Калганнарга васыятьәйттеләр.

2 нче солдат. Нык булыгыз. Сеә дә сынатмагыз.

Сезгә кала бөтен авырлык.

Безне каршы алыр көн җиткәнче,

Бирсен алла сезгә сабырлык...

6 нчы укучы И Җир - Ана!

Мондый мәшхәрне син

Күргән идеңмени моңарчы?!

Күкрәгеңне сыер, үгез җигеп

Тол хатыннар ,картлар ермачлый.

Хәлсезләнгән куллар көч - хәл белән

Җир куенына бөртек төшерә,

Хат йөртүче кара кайгы ташый.

Хәсрәт өстәп хәсрәт өстенә.

Түзә алмаслык хәлгә җиткән чакта.

Өмет ярдәм итә аларга.

Изге васыять сүзе ярдәм итә

Түзеп торыр көчне табарга.

1 нче солдат. Сугыш - сугыш инде

Яу кырыннан

Кайта алмас безнең күбебез.

Лаек алмаш булып яшәгез сез.

Шушы сезгә соңгы сүзебез.

Укытучы. Сугышка газиз ирен озатка солдат хатыннары, солдат аналары көнне төнгә ялгап эшләде. Бөек Җиңү көнен якынайтуда аларның өлеше бик зур булды. Без алар алдында тирән хөрмәт белән баш иябез.

7 нче укучы. Җыелалар кичен солдаткалар,

Безнең өйдә якты - бишле лампа.

Күз яшьләре белән тыңлый алар

Көйләп мин укыган һәр китапны

Кулларында орчык, кем җеп каткан

Биш инәсен кемдералып килгән,

Атар өчен җайлы автоматтан -

Бияләйләр ике бармак белән...

2 нче солдат. Мамык перчаткаларыңны

Кидем дә кулларыма,

Карадым зәңгәр күктәге

Кыр казы юлларына.

Мамык перчатка эчендә

Йөрәгең җылысы бар.

Бу перчаткаларны киеп

Дошманны кыйныйсы бар.

Укытучы. Гитлерчылар үзләре басып алган җирләрдә 6 млн. Кешене җәзалап үтергән. Йөз меңнәрчә кеше фашист төрмәләрендә, концлагерьларда газап чиккән. Алар көн саен меңәрләп - меңәрләп коточкыч үлемгә дучар була.

1 нче солдат. Кичер мине илем,синең бөек

Исемең белән килеп сугышка,

Данлы үлем белән күмәлмәдем

Бу тәнемне соңгы сулышта

Тик бер өмет, дуслар, сезнең сафта

Табар соңгы көрәш теләген.

Яраланган, ләкин тар коллыкка

Баш имәгән керсез йөрәгем.

"Җырларым" җыры башкарыла.

2 нче солдат. Мин ант иттем, җанны кызганмаска,

Саклар өчен халкым, илемне,

Йөзәү булса гомерең, син барсын да

Шушы юлга бирмәс идеңме?

Чикләнсә лә гомер, яшьлек безнең

Эзсез сүнә диеп уйлама!

ӘЙтсен яшьләр: "Менә шулай яшәп,

Шулай үлсәң иде дөньяда!"

1 нче солдат. Күпме газап, күпме әрнүләр,

Без кичердек авыр елларда!

Без Җиңүгә ләкин ышандык-

Тик ул булды безнең уйларда.

Туган җирне кысып кочакка

Саклаганла Идел буйларын,

Үтеп аннан дошман җиренә

Гөрләткәндә Берлин юлларын,

Рейхстагның кара ташына

Штык белән сүзләр уйганда,

Кабатладые һаман җиңүне

Тик ул булды безнең уйларда.

Укытучы. 4 хәвефле ел,1418 коточкыч көн һәм төн дәвам иткән Бөек Ватан сугышы. Һәр көнне 79000 кешеи һәлак булган. Ләкин халкыбыз Бөек Җиңүгә ышаныч белән яшәде һәм көрәште Озак көттергән ул Җиңү көне килде. Аны 1945 елның чәчәкле язы алып килде.

8 нче укучы. 45 тә кайтмый калганнарның

Исемнәре кайтты әйләнеп

Толлар өчен авыр газап булды

Көтеп алган Җиңү бәйрәме.

Тол хатыннар, сөеп туймас ярлар

Әле һаман сагынып көтәләр,

Яу кырыннан кайтмый калганнарның

Кайтуларын өмет итәләр.

Ана. Бар көчемә сабыр иттем,

Кайтыр диеп өмет иттем,

Исән кешеләр кайттылар илгә әйләнеп.

Сыңар канатым каерылды.

Газиз иремнән аерылдым.

Газап алып килде көткән Җиңү бәйрәме

Зарыгып көннәрем үтте

Балаларым ятим үсте

Сыңар җилкәмә күтәрдем тормыш азабын

Түзә алганымча түздем.

Инде җитте гомер көзем,

Насыйп итсен ходай толлык савабын.

9 нчы укучы. Берлингача барып җитеп,

Фашистларны тар - мар итеп,

Илгә җиңү китергәннәр

Рәхмәт сезгә!

Рәхмәт ветераннар!

Буыннардан буыннарга

Күчә барыр сезнең даннар...

Рәхмәт сезгә ветераннар!

10 нчы укучы. Гасырларның хәзер һәр минуты -

Бер минутлык тынлык аларга.

Тып - тын алар шуңа,

Таш һәйкәлләр

Эчтән генә тиеш янарга

Таш һәйкәлләр балкый тыныч кына,

Өйрәнгәннәриалар тынлыкка

Һәйкәлләргә килик

Гөлләр куйыйк!

Һәйкәлләрне тыңлыйк тын гына.

Укытучы. Әйдәгез, Бөек Җиңү көнен якынайтып, сугыш кырында ятып калган һәм сугыштан исән - сау әйләнеп кайтып, безнең арабыздан киткән солдатларны бер минутлык тынлык белән искә алыйк.

( бер минутлык тынлык игълан ителә)

Бөек Җиңүгәт 65 ел. Илебез азатлыгы өчен көрәшкән солдатларны онытмыйк. Батырлар исеме буыннан - буынга күчсен.

Исәннәрнең кадерен белик!

Үлгәннәрнең каберен белик!

"Җиңү килде" җыр.


© 2010-2022