Урок по татарскому языку для 9 класса «Иярчен максат җөмлә»

Этот урок был подготовлен и проведен для учащихся 9 класса с русским языком обучения. Открытый урок по теме «Иярчен максат жөмлә»,этот урок был показан в 9 классе для методистов районного отдела образования в рамках программы «Совершенствование качества преподавания с использованием медотики обучения сингапурской  компании «Educare». На уроке учащиеся работали активно, материал освоили, все цели, поставленныйе на уроке, были достигнуты. Методисты района и коллеги дали высокую оценку уроку, реком...
Раздел Русский язык и Русская литература
Класс 9 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы

"Олы Тархан урта гомуми белем бирү мәктәбе" ГБМБУ










Тема:


Иярчен максат җөмлә









Татар теле һәм татар әдәбияты укытучысы:

Ногуманова Гөлүсәр Җәвит кызы
















2013 ел


Тема: иярчен максат җөмлә

"Кайда хезмәт , шунда хөрмәт"

(Мәкаль)

I. Максатлар:

1. фәнни максат: иярчен максат җөмлә турында мәгълүмат бирү;

2. коммуникатив максат: иярчен максат җөмләләр кулланып хикәя төзү;

3. тәрбияви максат: укучыларда хезмәткә карата хөрмәт тәрбияләү.

II. Бурычлар:

1. иярчен максат җөмлә турында мәгълүмат бирү;

2. иярчен максат җөмләне иярчен сәбәп җөмләдән аерырга өйрәтү;

3. бәйләүче чаралар нигезендә иярчен максат җөмләләрне танырга өйрәтү;

4. иярчен максат җөмләләр хисабына укучыларның сүзлек байлыгын арттыру.

III. Принциплар:

1. дидактик принциплар: фәннилек, күрсәтмәлелек, эзлеклелек, предметара бәйләнеш;

2. лингвистик принциплар: функциональ, бүлекара бәйләнеш.

3. гомумметодик принциплар: коммуникатив, ситуатив.

4. хосусый методик принциплар: чагыштыру, грамматик теория белән сөйләм практикасының берлеге.

IV. Укыту ысуллары:

1. аңлату - күрсәтү;

2. өлешчә эзләнү;

3. тикшеренү.

V. Укыту алымнары: таблица белән эшләү, темага карата фикер алышу, күнегүләр эшләү, карточкалар белән эш.

VI. Кулланылган стуктуралар:

- КУИЗ-КУИЗ-ТРЕЙД,

- ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР,

- ТИК - ТЭК - ТОУ,

-МИКС ПЭА ШЭА,

- КОНТИНИУС РАУНД РОБИН,

- РАУНД РОБИН

Дәрес барышы

1) Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү.

ХАЙ ФАЙВ структурасы ярдәмендә.

I. Укытучы: Исәнмесез, укучылар! Утырыгыз. Кәефләрегез ничек? Барыгыз да бармы? Алайса, дәресебезне башлыйбыз.

- Бүгенге дәрестә без сезнең белән төрле структуралар кулланып дәресебезне алып барырбыз.

II.Укытучы: - Укучылар, яңа темага кереп киткәнче, кушма җөмләләрне кабатлап китәбез.

- Сез хәзер КУИЗ-КУИЗ-ТРЕЙД (опроси-опроси-обменяйся)структурасы ярдәмендә бер - берегезнең белемнәрен тикшерерсез.

- Моның өчен сезгә карточкалар ясарга кирәк булачак.

-Хәзер беренче номерлы партнерлар ак бит алалар, битне уртага бүләләр. Яртысын иң баш партнерына бирәләр һәм тагын уртага битне бүлергә тиеш буласыз. Битнең берсен биткә-бит партнерга бирәсез.

Битнең астын 4\1 өлешен бөкләргә кирәк була.(Күрсәтелә).

-Битнең күренә торган өлешенә сез иң яхшы дип саналган соравыгызны язасыз,ә күренми торган өлешенә соравыгызга җавабы языла.

- Моны эшләү өчен сезгә 2 минут вакыт бирелә. Вакыт башланды (Таймер куела)

- вакыт бетте

- Хәзер сез торасыз, кулыгызны күтәрәсез, якында булган иптәшегез янына барасыз һәм соравыгызны бирәсез, иптәшегез сорауга җавап бирергә тиеш. Иптәшегез сорауга җавап бирә алмаса сез аңа булышасыз. Дөрес җавап ишеткәннән соң иптәшегезне мактыйсыз һәм аның соравын тыңлап җавап бирәсез. Бергә кабатлыйбыз "Молодец, рәхмәт миңа синең белән эшләргә бик рәхәт булды"

1. ИЯРЧЕН ҖӨМЛӘ -

ияреп килгән һәм баш җөмләдән чыгып куелган сорауга җавап булып килгән җөмлә

2. БАШ ҖӨМЛӘ -

ияртеп килә торган һәм аннан чыгып, башка җөмләгә сорау куела торган җөмлә

3. ТӨЗЕЛЕШЕ БУЕНЧА ИЯРЧЕН ҖӨМЛӘНЕҢ ТӨРЛӘРЕ

аналитик һәм синтетик

4. АНАЛИТИК ИЯРЧЕН ҖӨМЛӘ

баш җөмләгә үзенең хәбәре составында тормый торган чаралар ярдәмендә ияргән җөмлә

5. СИНТЕТИК ИЯРЧЕН ҖӨМЛӘ -

баш җөмләгә үзенең хәбәре составындагы чаралар ярдәмендә ияргән җөмлә

6. АНАЛИТИК ИЯРЧЕН ҖӨМЛӘЛӘРНЕ БАШ ҖӨМЛӘГӘ БӘЙЛӘҮЧЕ ЧАРАЛАР

мөнәсәбәтле сүзләр, ияртүче теркәгеч һәм теркәгеч сүзләр, көттерү интонациясе

7 .ИЯРЧЕН ҖӨМЛӘЛӘР МӘГЪНӘ ЯГЫННАН ТӨРЛӘРГӘ БҮЛЕНӘ

нинди җөмлә кисәге мәгънәсендә килүенә карап

III.1.Укытучы: Бик яхшы, укучылар, булдырдыгыз.

Без бүгенге дәрестә иярчен җөмләләрне өйрәнүне дәвам итәбез.

Укытучы: Бүгенге дәресебезнең темасы - "Иярчен максат җөмлә". (укучылар дәреснең темасын бергәләп, кычкырып әйтәләр). Ә, хәзер дәфтәрләрне ачып, бүгенге числоны һәм теманы язып куябыз. Бүген егерме тугызынчы ноябрь, тема "Иярчен максат җөмлә".

Укучылар, тактага игътибар итик әле. Монда безнең ике җөмлә бирелгән:

Мең орлыкның һәммәсе дә шытып чыксын, шуның өчен җирне бик яхшы эшкәртергә кирәк.

( ... ), [шуның өчен]

Игеннәр мул уңыш бирсен дип, вакытында кар тоту оештырылды.

( ... дип), [ ].

Беренче җөмләне укый өстәл №... №...

Нинди максат белән җирне эшкәртергә кирәк?

Урок по татарскому языку для 9 класса «Иярчен максат җөмлә»Урок по татарскому языку для 9 класса «Иярчен максат җөмлә»

Укучы: Мең орлыкның һәммәсе дә шытып чыксын, шуның өчен җирне бик яхшы эшкәртергә кирәк.

Укытучы: Бу җөмләнең баш кисәкләрен табыйк әле.

Укучы: Һәммәсе шытып чыксын, эшкәртергә кирәк.

Укытучы: Әйе, кайсы җөмлә баш җөмлә була?

Укучы: Икенче җөмлә баш җөмлә була, беренче җөмлә иярчен җөмлә була.

Укытучы: Иярчен җөмләнең төрен билгеләп карыйк әле, моның өчен баш җөмләдән иярчен җөмләгә нинди сорау куеп була?

Укучы: Нинди максат белән җирне эшкәртергә кирәк?

Укытучы: Бик дөрес. Бәйләүче чарасы кайда?

Укучы: Шуның өчен мөнәсәбәтле сүзе. Иярчен җөмлә баш җөмләнең максат хәле урынында килә.

Укытучы: Яхшы. Димәк, укучылар, бу җөмлә иярчен максат җөмлә була. Укучылар, иярчен максат җөмләнең кагыйдәсен чыгарып карыйк әле.

Әйдә, өстәл №....., №....

Укучы: Иярчен максат җөмлә я баш җөмләнең максат хәле урынында килә, я баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән максат хәлен ачыклый.

Укытучы: Бик яхшы. Димәк, укучылар, иярчен максат җөмлә баш җөмләнең максат хәле урынында килә һәм баш җөмләдәге мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән максат хәленең конкрет эчтәлеген тәшкил итә.

Җөмләнең мәгънә ягыннан төрен билгеләгәндә бәйләүче чараларны белү мөһим. Әйдәгез әле, иярчен максат җөмләне баш җөмләгә бәйләүче чараларны тактадагы таблицадан карап китик. Укучылар, кем безгә аналитик төренең бәйләүче чараларын укып чыгар? Әйдә әле, ...

Иярчен максат җөмлә

Синтетик төре

Аналитик төре

1.өчен бәйлеге, дип сүзе ярдәмендә;

2.-сын / -сен боер. фиг. формасы + -га / -гә юнәлеш килеше кушымчасы;

3.-маска / -мәскә фигыль формасы.

1.шуның өчен, моның өчен, аның өчен мөнәсәбәтле сүзләре ярдәмендә;

2.көттерү интонациясе.

Бик яхшы, укучылар. Ә хәзер дәреслекләрнең 62 нче битен ачып, иярчен максат җөмлә турында укыйбыз. Өстәл№....№.....

(укучы параграфны укый)

Укытучы: Рәхмәт, яхшы.

Ял минуты. ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР(следуем за лидером) структурасы.

- Без сезнең белән хәзер аз гына ял итеп алабыз. Моның өчен без ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР следуем за лидером структурасын кулланабыз.

Сез хәзер бер-берегез артыннан басасыз. Музыка уйный башлау белән беренче укучы ,ул лидер,нәрсә эшли сез дә шуны эшләргә тиеш буласыз. Хәрәкәтләрне сыйныф буенча эшлибез. Музыка бетүгә лидер алышына . Беренче укучы артка барып баса. Хәзер инде икенче укучы лидер була, һәм шулай дәвам итәбез.

- Барыбыз да бастык,урындыкларны рәтләдек, бер-беребез артыннын бастык. Музыка башланды.(Музыканы туктатабыз һәм җибәрәбез).

- Рәхмәт ,урыннарга утырабыз.


  • Дәресебезне дәвам итәбез. Укучылар, иярчен максат җөмләләр аналитик төрдән синтетик төргә үзгәрәләр һәм үзара синонимнар булып торалар. Моны ныклап карау өчен өстәлләрдәге беренче номерлы карточкаларга игътибар итик әле.(өстәлдә карточка № 1)

Беренче җөмлә: Игеннәр мул уңыш бирсен өчен, вакытында кар тоту оештырылды.

( ... өчен), [ ] Бу иярчен максат җөмлә, синтетик төре.

Икенче җөмлә: Игеннәр мул уңыш бирсен дип, вакытында кар тоту оештырылды.

( ... дип), [ ] Бу иярчен максат җөмлә, синтетик төре.

Өченче җөмлә: Игеннәр мул уңыш бирсен, шуның өчен вакытында кар тоту оештырылды.

( ...), [ шуның өчен] Бу иярчен максат җөмлә, аналитик төре.

Укучылар, әгәр сез бу җавап белән килешсәгез, баш бармакларыгызны өскә күтәрәсез, әгәр килешмисез икән, киресенчә түбән төшерәсез.

-Хәзер, без сезнең белән дәресебезне МИКС ПЭА ШЭА структурасы ярдәмендә дәвам итәбез.. (Музыка тавышы яңгырый.) Укучылар музыка тәэсиренә бирелеп хәрәкәт итә, шуннан соң туктап кала. Шул вакытта алар тиз генә парлашып өлгерергә тиеш. Кулларын өскә күтәреп "биш" бирәләр. Укытучы тема буенча сорау бирә, укучылар үз фикерләрен, җавапларын әйтә. Уен дәвам итә, музыка туктагач, алар башка парга берләшә.

-Нинди җөмлә ул иярченле кушма җөмлә?(үзара ияртү юлы белән бәйләнгән җөмләләрдән торган кушма җөмлә иярченле кушма җөмлә дип атала)

-Иярчен җөмләләрне без нинди төркемнәргә бүлеп өйрәнәбез?(төзелеше, мәгънәсе)

-Төзелеше ягыннан иярчен җөмләләр нинди булалар?(аналитик, синтетик)

-Иярчен хәл җөмләләрнең саны ничә?(8)(иярчен вакыт, иярчен урын, иярчен рәвеш, иярчен күләм, иярчен сәбәп, иярчен максат, иярчен шарт, иярчен кире)

Укытучы: -ХАЙ ФАЙВ.

Карточка№2 (төркемнәрдә эшләү)

1. Җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрен билгеләгез. Җөмләдәге бәйләүче чараларны синонимнары белән алыштырыгыз.

Иң кызыгы шул: күренмичә йөри ул. Без Хәкимҗан белән алгарак чыгарга маташкан арада, беренче ат тар гына юлдан выжлап узып та китте. Гайфулла белән Сәлим, авыл картлары да шаһит булсыннар дип, әле генә безне алып чыктылар.

1. Иң кызыгы менә нәрсә: күренмичә йөри ул (иярчен хәбәр җөмлә).

2.Без Хәкимҗан белән алгарак чыгарга маташкан вакытта, беренче ат тар гына юлдан выжлап узып та китте (иярчен вакыт җөмлә).

3.Гайфулла белән Сәлим, авыл картлары да шаһит булсыннар өчен, әле генә безне алып чыктылар (иярчен максат җөмлә).

Укытучы: Күргәнебезчә, җөмләләр бәйләүче чаралары белән генә аерылалар. Димәк, бер җөмләне төрле бәйләүче чаралар ярдәмендә бер төрдән икенче төргә үзгәртеп була. Шуны да әйтергә кирәк: еш кына иярчен максат җөмләләрне иярчен сәбәп җөмләләр белән бутыйлар. Кайбер очракта иярчен сәбәп җөмләгә дә, иярчен максат җөмләгә дә бер үк сорау куеп була. Мондый очракта җөмләнең төрен дөрес билгеләү өчен, түбәндәге үзенчәлекне истә тотарга кирәк: иярчен сәбәп җөмләдәге процесс үткәнгә карый, ә иярчен максат җөмләдәге процесс киләчәккә карый.

IV.Укытучы: Алдагы эшне без ТИК - ТЭК - ТОУ(крестики нолики) структурасы ярдәмендә үтиячәкбез.

- Моның өчен сезнең өсләлләрегездә карточкалар(№3) куелган .

- Икенче номерлы партнер әлеге битләрне өстәлнең уртасына ,тәртип буенча 3*3 рәвешендә урнаштыра.

Сез хәзер сүзләрдән 3 җөмлә төзергә тиеш буласыз. Ләкин теләсә ничек түгел, яки горизонталь , яки вертикаль, яки диагональ буенча.

Башка сүзләр өстәргә ярый.

Җөмләләр төзи башлаганчы сез сүзләрне нинди тәртиптә кулланасыз , язып куярга тиеш буласыз. Сезгә моның өчен 3 минут вакыт бирелә. Вакыт башланды.(Таймер куела).

Вакытыгыз бетте.

-Хәзер сез КОНТИНИУС РАУНД РОБИН (продолжительный раунд робин) структурасы ярдәменә командада бер-берегезгә чират буенча җөмләләрегезне укыйсыз, истә калдырыра тырышасыз яки язасыз.

-Беренче булып дүртенче номерлы партнер үзенең беренче җөмләсен укый һәм шулай чылбыр буенча эшне дәвам итәбез. Аннары икенче җөмләне укыйсыз һәм өченче җөмләне.

Моның өчен сезгә 3 минут вакыт бирелә. Вакыт китте (Таймер куела).

  • РАУНД РОБИН структурасы ярдәмендә. (По часовой стрелке.)Укучылар, хәзер яңа материалны ныгыту өчен күнегү эшләп алабыз. (Кәгазь битендә эшләү.) Укучылар, бу күнегүдә сез, беренче баганадагы җөмләнең икенче баганадагы дөрес дип уйланган схемага уклар җибәрәсез. Һәм җөмләнең төрен билгелисез.

  1. Монда эш кайный, шуңа күрә күңелле. (...),[ шуңа күрә ...].

(иярчен сәбәп)

  1. Уру вакытында башлансын, шуның өчен машиналарны алдан ук хәзерләп куегыз. ( ... ), [ шуның өчен]. (иярчен максат)

  2. Бер баруда эшләре бетсен дип, әнкәй уракларны кертеп бирде.

( ... дип), [ ]. (иярчен максат)

  1. Әйткән сүзгә каршы килмәгәч, аны һәр җирдә яраттылар.

(...),[...]. (иярчен сәбәп)

5. Бәдри китү сәбәпле, Хәлим налогны үзе генә җыярга булды.

( ... сәбәпле), [ ]. (иярчен сәбәп)

6. Безгә китаплар шуның өчен кирәк, без беренчеләргә китапханә оештырырга булдык. [...шуның өчен.. ], (...). (иярчен максат)

7. Яңгыр яуса, тузан басылыр иде. (са),[….]. (иярчен шарт)

8. Ул кая гына бармасын, һәр җирдә таныйлар. (сын),[….].

Кәгазь битләрен №1 җыеп ала.

Укытучы: Бик дөрес, укучылар, булдырдыгыз. Ә хәзер менә тактада язылган мәкальгә бәйле, хезмәт турында кечкенә генә хикәя язабыз. Аннары тикшерәбез.

Укучы: Җир йөзенә кеше хезмәт итәргә килә. Хезмәт белән бәйле тормыштан, кеше ямь табып яши. Хезмәтнең әһәмияте шунда: ул кешене кеше итә, яшәвенә мәгънә, көч бирә.

Үзенең күңеленә ошаган һөнәрне һәркем сайларга хокуклы. "Кайда хезмәт , шунда хөрмәт" - дип , халык юкка гына әйтмәгәннәр. Кеше үзенең сайлаган һөнәре белән халыкка хезмәт итә, яшәвен мәңгеләштерә.

Укытучы: Кайсыгызның бетте? Кем үзенең хикәясен укырга тели? Әйдә, өстәл №... , №... Укучылар, барыбыз да тыңлыйбыз.

(берәр укучыдан укыту)

Укытучы: Бик яхшы, укучылар, молодцы.

Барыбызга да билгеле : һөнәр сайлау һәркемнең шәхси эше. Һөнәр сайлаганда шуны истән чыгармаска кирәк : һәр кеше үз мөмкинлеген яхшы белергә тиеш. Холкыңны һәм белемне дә истән чыгармаска кирәк. Белем булган җирдә хезмәтнең нәтиҗәсе күренә.

V. Укытучы: Ә хәзер көндәлекләрне ачып өй эшен язып куегыз.

Өй эше: иярчен сәбәп һәм иярчен максат җөмләләр кулланып хикәя төзергә.

Укытучы: Укучылар, өй эше аңлашылдымы, сорауларыгыз юкмы?

Укучы: Юк.

VI.1. (Парковка) Укучылар, өстәлдәге карточкаларны алып, соруларга җавап языгыз һәм аларны парковкага илтеп куясыз. Биремнәр аңлашылдымы?

- Сезгә дәрес ошадымы?

- Тагын нинди сорауларыгыз бар, язып калдырыгыз.

Укытучы: Укучылар, хәзер өйрәнелгән теманы ничек аңлаганыгызны тикшерү максатыннан тагын бер эш эшләп алабыз. Сезгә өч чатта сүзләр язылган плакат эленгән. Сез шуның кайсысын дөрес дип табасыз, шул чатка барып басасыз.

- Молодцы! Бик яхшы!

2. Укытучы: укучылар, бүген дәрестә барыгыз да бик актив катнаштыгыз, молодцы. Бик тырышып эшләгәннәргә ....... "5" билгесе куям.

Сорауларыгыз булмаса, дәрес тәмам, мин сезнең соруларга икенче дәрестә җавап бирермен,чыгарга мөмкин.






© 2010-2022