Урок татарского языка 2 класс. Тема: Буква Я

(2 нче класста татар теле дәресе)   Максат:  1) Я хәрефе белән белдергән авазын дөрес әйтеп сөйләшә һәм укый белү;     орфографик яктан дөрес язу күнекмәләрен формалаштыру.  2) Сүзләргә фонетик анализ ясау күнекмәләрен ныгыту, уйлау сәләтен үстерү. 3) Танып-белү активлыкларын, бәйләнешле сөйләм телен үстерү өстендә эшләү.   Дәрес тибы: яңа теманы өйрәнү дәресе. Метод: эзләнү-тикшеренү методы. Җиһазлау: компьютер, проектор, А.Х.Нуриева дәреслеге, таблица “Я хәрефе”, эш дәфтәрләре.   Дәрес барышы...
Раздел Русский язык и Русская литература
Класс 2 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Я хәрефе

(2 нче класста татар теле дәресе)


Максат:

1) Я хәрефе белән белдергән авазын дөрес әйтеп сөйләшә һәм укый белү; орфографик яктан дөрес язу күнекмәләрен формалаштыру.

2) Сүзләргә фонетик анализ ясау күнекмәләрен ныгыту, уйлау сәләтен үстерү.

3) Танып-белү активлыкларын, бәйләнешле сөйләм телен үстерү өстендә эшләү.

Дәрес тибы: яңа теманы өйрәнү дәресе.

Метод: эзләнү-тикшеренү методы.

Җиһазлау: компьютер, проектор, А.Х.Нуриева дәреслеге, таблица "Я хәрефе", эш дәфтәрләре.

Дәрес барышы

1.Оештыру моменты.

-Исәнмесез, балалар! Утырыгыз.

Әйдәгез, әле бер-беребезгә елмаеп карыйк та, уңышлар теләп дәресебезне башлыйк.

2.Белемнәрне актуальләштерү.

-Әйдәгез, балалар үткән теманы искә алыйк. Нинди авазлар өйрәнәбез ?

-Әйе, дөрес, сузык авазлар темасын.

-Сузык авазлары ике төркемгә бүленә дип беләбез. Әйтеп чыгабыз

калын сузыкларны - [А], [У], [О], [Ы]

нечкә сузыкларны - [Ә], [Ү], [Ө], [Э (Е)], [И].

Тактага язганда сүзләр: бүлмә, урман, фил, чана, туп, торна, күлмәк, әрекмән.

Укып чыгалар, аннары укылышын аңлаталар.

Нәтиҗә ясыйбыз: калын сузыклы сүзләр калын итеп әйтелә, бу калын сүзләр.

Нечкә сузыклы сүзләр нечкә итеп әйтелә, бу нечкә сүзләр.

- Балалар, экранга игътибар итегез әле. Анда без табышмак күрәбез. Бергәләп укып табышмак җавабын табыйк.

Слайд №1

Яктылыктан курка , төнлә

Оча тычкан сагалап.

Ыргак томшык, сизгер колак

Мәче башлы........

(ябалак)

Слайд№2 Ябалак рәсеме күрсәтелә.

-Нинди кош бу, балалар?

-Төн кошы, көндезен күзе күрми. тавышсыз очучы кош, кыр тычканнары белән туклана.

-Ә хәзер, әйдәгез, дәфтәрләргә шушы сүзне бер юл языйк (укытучы тактада язып күрсәтә, аннары укучылар дәфтәрдә язалар)

Тагын бер табышмак көтә безне

Слайд №3

Ялт итәр дә, йолт итәр

Тигән җирен ут итәр. ( Яшен)

Слайд №4 Яшен рәсеме күрсәтелә.

-Елнын кайсы вакытында күрәбез шул яшенне?

-Дөрес. Җәй айларында.

-Яшеннәгән вакытында нишләргә кирәк, балалар?

-Өйдә утырасы, ялгыз басып торучы агачлар астына керергә ярамый.

-Әйдәгез бу сүзне дә дәфтәргә бер юл язабыз да, бу сүзләр белән җөмләләр төзәбез.

( Һәр бала ябалак яшен сүзе белән җөмләләр төзәләр һәм укыйлар)

3.Яңа күнекмәләр формалаштыру.

-Бу ике сүздән табыгыз язуы белән охшаган, ә әйтелеше белән аерылып торган хәрефне.

-Я хәрефе.

- Димәк бүген нинди тема узабыз икән, балалар?

- Бугенге дәрестә я хәрефе һәм аның дөрес язылышы укылышы белән танышырбыз.

-Дөрес, балалар.

Карагыз әле, ябалак сүзендә я хәрефе ничек укыла, ә яшен сүзендә?

-Ябалак сүзендә я калын [йа] дип укыла, ә яшен сүзендә [йә] дип укыла.

-Ә нәрсәгә карата шулай укылалар бу сүзләр?

-Дөрес. Сузык авазларга карата.

Нәтиҗә ясыйбыз: калын сузыклы сүзләрдә я хәрефе [йа] дип укыла, ә нечкә сузыклы сүзләрдә [йә] дип укыла.

Тактада схема ясала, балалар бу схемага карата өчәр сүз уйлап язалар.

Урок татарского языка 2 класс. Тема: Буква Я.Я

Урок татарского языка 2 класс. Тема: Буква Я.

[йа] [йә]

? яка ? яшел

? кыяр ? көянтә

? ярма ?сөяк

Укучылар чиратлашып тактага чыгып эшли. Эшләрне тикшерү. Бәяләү. Үзбәя.

-Ә хәзер, әйдәгез, беренче баганадагы сүзгә бергәләп фонетик анализ ясыйк.

Ярма

Транскрипциясен күрсәтәбез - [йарма]

Бу сүздә 2 иҗек 5 аваз 4 хәреф.

Сүз калын укыла.

Сөяк сүзенә мөстәкыйль рәвештә анализ.

- Әйдәгез, балалар ял итеп алыйк.

Физкультминутка.

Утырып инде ардык,

Бераз ял итеп алыйк.

Кулларын билгә куеп,

Башларны чайкап алыйк.

Куллар билдә, өстә, янда.

Утырып торып алыйк.

Кушаяклап сикерик тә,

Урыннарга утырыйк.

(Релаксив музыка яңгырый)

-Хәзер, балалар кулларыгызны алга сузып ятыгыз парта остенә, күзләрегезне йомыгыз. Сез, балалар ябалаклар, сез очасыз төнге күктә сезнең аста төнге пейзаж җемелди.

-Бераз ял итеп алдык, хәзер эшебезне дәвам итәбез.

Дәфтәрләрдә эш.

-Я хәрефе турындагы белемнәрне ныгыту өчен дәреслектәге 147 нче күнегүне эшлибез.)

-Ә хәзер тагын экранга карагыз. Бу я хәрефе кергән сүзләрне ике төркемгә бүлергә кирәк. Һәр бала чыгып компьютерда башкара.

Слайд №5 Сүзләр: кояш, оя, бияләй, чия, яхшы, ярдәм,янәшә, яктылык, аяз, бәя.

Сүзне дөрес төркемгә куйсалар яшел ут яна, ялгыш куйсалар кызыл ут яна.

Парлап эш.

Беренче бала я хәрефе кергән сүз әйтә, ә икенчесе әйтелешен аңлата.

Мәсәлән: 1)яфрак - 2)бу сүздә я хәрефе калын укыла, чөнки сүздә калын сузык а бар.

IV.Рефлексив бәяләү.

-Бүген дәрестә сез белән нәрсә өйрәндек?

-Я хәрефе кергән сүзләрне дөрес укырга һәм язарга өйрәндек.

-Нинди кагыйдәгә таянабыз?

-Калын сузыклы сүзләрдә я хәрефе [йа] дип укыла, ә нечкә сузыклы сүзләрдә [йә] дип укыла.

-Үзегезгә нинди бәя куяр идегез ? Үзбәя.

Көндәлекләрегезне ачып, өй эшен язып куегыз, укучылар: 151 нче күнегү 83 бит.

-Бүген алган белемнәрегезне киләчәктә дөрес кулланырсыз дип ышанып калам. Сау булыгыз.











МБОУ Починковская ООШ








2 нче класста татар теле дәресе


Тема: Я хәрефе



Учитель татарского языка и литературы

Арасланова Марьям Яхиевна








Починки, 2014г.

© 2010-2022