Класс сәгате «Күбрәк бәйрәм-әниләргә!»

Бу класс сәгате Әниләр көненә багышланган тантана. Класс сәгате 8 нче сыйныфлар белән үткәрелде. Әни! Җир йөзендә иң матур сүз әни. Әни кеше үзенең баласына җан бирә.Аның өчен гомере буе кайгыра.Әни кеше үзенең баласына үрнәк булырга тырыша.Ул безгә дөньяның матурлыгын танып белергә ярдәм итә. Аның йөрәгендә беркайчан да мәхәббәт бетми, сүнми.Ана кешенең бөеклеген яктырткан нинди генә әсәрләр юк, аңа багышлап, ана образын яктырткан нинди генә рәсемнәр юк.Никадәрле шагыйрь ана образына шигырьләр... Укучылар үзләре ясаган кул эшләрен әниләренә бүләк иттеләр. Әниләр бик канәгать булып киттеләр. Үзләренең балалары өчен шатландылар.
Раздел Русский язык и Русская литература
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Күбрәк бәйрәм, күбрәк чәчәк - әниләргә!

Әниләр көненә багышланган тантана.

Матур көй уйнап тора."Әниемнең җылы кочагы" М.Мазунов сүзләре, Ә.Бакиров музыкасы.

Әни!Нинди бөек исем.Нәрсә җитә ана булуга.Әниләрнең бөтен матурлыгы, бөтен күрке әни булуда.

Әни кеше үзенең баласына җан бирә.Аның өчен кайгыра.Әни кеше үзенең баласына яктылыкка тәрәзә ул!Ул безгә дөньяның матурлыгын танып белергә ярдәм итә.Иң яхшы,иң ягымлы, иң-иң кайгыртучан йөрәк.Аның йөрәгендә беркайчан да мәхәббәт бетми, сүнми.Ана кешенең бөеклеген яктырткан нинди генә әсәрләр юк, аңа багышлап, ана образын яктырткан нинди генә рәсемнәр юк.Никадәрле шагыйрь ана образына шигырьләр иҗат итә; көй чыгара шул сүзләргә җырлар языла.

-Бер укучы А.Фадеевның "Әнием куллары"исемле хикәясеннән өзекне яттан укый.

-Р.Миңнуллинның "Безнең әнкәйләр"шигыре

Рәхмәт яусын безнең әнкәйләргә!

Аларгадыр бөтен авырлык

Әнкәйләргә

якты йолдызлардан

я кояштан һәйкәл салырлык.

Давылларга каршы китәбез без

Утлар-сулар күпме кичелә.

Туган өйгә юллар онытыла

Ә әнкәйләр барысын кичерә.

Якын дуслар ташлап китә кайчак,

Хыялларын күпләр югалта.

Әнкәйләргә кайтып егылабыз,

Алар безне аңлый,юата.

Алар гына безне онытмыйлар,

Алар гына чынлап ярата.

Синең белән бергә сөенә дә,

Кайгыларың булса - тарата.

Җан җылысын тоя күңелебез,

Әнкәй көчен тоя кулыбыз,

Үпкәләмәсеннәр:

Әнкәйләргә

Гел изгелек кенә кылыгыз!

2.Тантананың икенче өлеше "Әнием турында сөйлим"- дип атала.

1.Данис,Ранис - укучылар әниләре турында язып килгән язмаларын укыйлар.

2.Чумарина Диләрә шигырь укый, яттан Эльмира Шәрифуллина сүзләре "Иң матур әни"

3.Кызлар башкаруында "Үз җырыбыз булсын әле"

Ә хәзер сүзебезне Алинә, Гүзәлләргә бирәбез.Алар әниләре турында сөйлиләр.

Шигырь, укый Нигматуллин Р. М.Садри сүзләре "Ял ит,әнием"

Татар кызының биюе Бускина Г.

Без бөтен гомеребез буена аңа бурычлы

Әнкәй кулларыны сыенып үстем,

Күңеленең тоеп аклыгын,

Васыять итеп алдым юлларыма

Сабырлыгын аның, сафлыгын.

Гимадиев, Чумарин - әниләре турында булган язмаларын укыйлар.

Җыр "Әниләргә рәхмәт".

Шигырь Сулейманов Рөстәм Х.Туфан сүзләре "И хатын - кыз!"

Ландыш, Эльвира - әниләре турында булган язмалары белән таныштыралар.Бию - кызлар биюе.Әюповның шигыре.

Җыр "Миләшкәем"- Салахутдинова Сиринә.

1.Раилә,Чипчиков -әниләре турында укыйлар.

2.Шигырь Мухитов.

Ә хәзер барыбыз бергә "Мин беләм" дип атала торган ромашка конкурсы үткәрелә.(Укучылар ромашкадан бер таҗ бөртеген алалар, әниләр җавап бирә.

1.Зур түгәрәк ипи ничек атала?

2.Табышмак.Чыш - пыш җәел,кич,татарский атна пич(коймак пешерү.)

3.Шигырь сөйләргә.

4.Көн белән төн нәрсә белән бетә?(н)

5.Дөньядагы иң зур океан?(Тын океан)

6.Яшь вакытта яратып җырлаган җырны башкарырга.

7.Оренбург яулыгын нинди йоннан бәйлиләр?

8.Нәрсәне ак алтын, нәрсәне кара алтын дип атыйлар?(мамык, нефть)

9. "Моабит дәфтәрен кем, кайчан язган?(М.Җәлил,фашист тоткынлыгында 1942-1944 елларда)

10.Идел төбенә таш салдым (тоз)

11Эремчек белән пешерелгән бәлешне ничек атыйбыз?(Эремчек бәлеше, ватрушка)

12.Йомып күз белән дә нәрсәне күреп була?(төш)

Америка акчасы(доллар)

Сталинның исеме?(Йосиф)

Вахитов Динар,Ленар - әниләре турында укыйлар.

Җыр "Ярый әле сез бар" Малькова Раилә җырлый.

Шигырь Чипчиков "Әнием"

Скетч "Сиринә,Алсу,Айсылу."

Безнең әниләр-аларУшинский,Сухомлинский,Каменский,Макаренколар.Аларның тәрбия ысулларын безгә өйрәнергә дә өйрәнергә.Бу конкурс "Педагог эше"дип атала.(конверттан сораулар алу,җавап бирү.)

1.Телевизордан кызык кино бара, балагызны ашка ничек чакырасыз?

2.Котырып уйнаганда балагызны ничек йокларга яткырасыз?

3.Кибеттән оныгыгыз әйбер алып кайта, сез нишлисез?

Әни,әнкәй,әнием,әсәй!

Балалар һәрберебез өчен бик гади сүз бу.Ләкин шул вакытта ул иң олы, иң бөек,олуг зат та ул.Без аңа карата һәрвакыт, һәрчак игьтибарлы,ягымлы булырга тиешбез.Менә шуңа күрә дә алар өчен генә һәр көн кабатлый торган сүзләр бар.Эзлик әлә бергәләп әйдәгез,бу сүзләрне.

1.Ул җылы сүздән боз да эри.Әгәр һәрвакыт без әниләргә карата нинди булсак?(рәхмәтле)

2.Хәтта киселгән агач та яшәргә һәр көн иртән(хәерле иртә!)көндез(хәерле көн!)

кичен(хәерле кич!)дисәң.

3.Безгә кыен булып әни безгә булышса, сиздермичә генә булышса да без (рәхмәт!)нәрсә әйтәбез?

4.Әниеңнең хәтерен калдырсаң, кәефен төшерсәң(гафу ит!)дия белергә кирәк.

Укучылар ә хәзер тактага язылган сүзләрне бергә укыйбыз.

Әнием,матурым!

Газизем,иң якыным!

Бәгырь бөртегем!

Кадерлем!

Ал-ты-ным!

Бүгенге бәйрәмең белән!

Укытучы:Кадерле әниләр,бәйрәм белән,барыгызны да! Һәрберегезгә чәчәк бәйләме. Балалар Сезнең һәр көнегезне чәчәккә әйләндерсен. Исәнлек,саулык барчагызга да.

© 2010-2022