Мин тормышка гашыйк (класстан тыш уку дәресе)

Фәнис Яруллин китапларыннан күргәзмә. Яраткан шагыйребез,язучыбыз ,татар халкының кабатланмас батыры  гади эшче гаиләсендә туган.Аның Сез кирәк исемле шигыре белән танышып китик. -Ни өчен әти-әниләр кирәк? Өй эшен тикшерү. Шигырләрне яттан сөйләү. Видеомагнитофон язмасында шагыйрнең үзен күрик,тыңлыйк. Ф.Яруллинның җырлары да бар.Мәсәлән,Иң гүзәл кеше икәнсез җыры Җырны тыңлау. Кроссворд чишү -Кояштагы тап әкиятендә малайның ясаган хатасы? Йомгаклау Билгеләр кую Без йомгаклап шуны әйтә алабыз:Ша...
Раздел Русский язык и Русская литература
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Класстан тыш уку дәресе

Тема: Мин тормышка гашыйк

Максат: 1.укучыларны шагыйрҗ,язучы Фәнис Яруллинның иҗаты һәм тормыш юлы белән кыскача таныштыру,балаларда сөйләм эшчәнлегенең уку төренә кызыксыну уяту

2.Бәйләнешле сөйләм телен үстерү,сәнгатҗле уку күнекмәләре өстендә эшләү

3.Татар халкының гореф-гадәтләренә мәхәббәт тәрбияләү:олыларны олылау,мәрхәмәтлелек,чисталык-пөхтәлек,бер-береңә ярдәмләшү һәм игүтибарлылык тәрбияләү

Җиһазлау:телевизор,магнитофон,төрле кассеталар,видеомагнитофон,газеталар.Фәнис Яруллин китапларыннан күргәзмә

Әдәбият:

1.серле дөнҗя

2.Яз гөлләре

3,Биюче бака

4,Сулыш

5.Көзге моң

6.Зәңгәр күлдә Ай коена

7.Чәчәкләр моңы 1,2,3томнары

Укытучы:Абдулбярова Э.Ф.

МО Красногорская СОШ-2015





Дәрес барышы

1.Оештыру өлеше.

2.Яңа белемнәр хәбәр итү

а)Язучы,шагыйрь Фәнис Яруллинның тормыш юлы белән кыскача таныштыру

-Бүгенге класстан тыш уку дәресебез сөекле шагыйребез,яраткан язучыбыз ,татар халкының кабатланмас батыры Фәнис Яруллинга багышлана.Ул республикабызның Баулы районы Кызылъяр авылында гади эшче гаиләсендә дөньяга килгән.(Язучы турында информация бирелә)Биредә аның китапларыннан күргәзмә оештырдык.Ә хәзер "Сез кирәк"шигырен тыңлыйк.

б)Сез кирәк шигырен тыңлау,сорауларга җавап бирү

-Шигырьдә нәрсә турында сүз бара?

-Кемнәр турында?

-Ни өчен әти-әниләр кирәк?

-Без аларны ничек яратабыз?

В)Өй эшен тикшерү(Өйгә эшне тикшерү)

Физкультминутка(Әнисә татар халык бию такмагы)

Ә хәзер видеомагнитофон тасмасында шагыйрьнең үзен тыңлыйк,күрик.(Хәзерге вакытта ул вафат)

Г)видео кассета карау.

-Укучылар без сезнең белән әниләр.балалар бабайлар турында да шигырьләр укыдык.Аларны сәнгатьле итеп сөйләп тә күрсәттек.Ә хәзер безгә белем бирүче, белем иленә юл күрсәтүче,.икенче әниләребез-укытучы апаларны да искә төшерик.Әле.аларга багышлап Фәнис Яруллинның Иң гүзәл кеше икәнсез җырын тыңлап үтик.Аңа музыканы Әхмәт Хәйретдинов язган

Җыр тыңлау

Әйе, укучылар үз вакытында Ф.Яруллин бу шигырен укытучыларга багышлап язган.Ә җыр укытучылар гимнына әйләнде.Без укытучыларны иң сабыр,иң гүзәл,иң галим кеше буларак беләбез.Ә менә шагыйрЬнең үзен дә иң сабыр,корыч ихтыярлы кеше буларак белеп калдык.Аны язмыш сындырырга теләгән ,ләкин ул сыгылмаган,сынмаган.Урыны оҗмахта булсын.

3.Яңа алган белемнәрне ныгыту

Кроссворд чишү.

к

у

б

ы

з






к



ы



з


ы


л


ү


я


р


1.Авызыбызга кабабыз

Иреннәрне ябабыз.

Үзенә күрә тавышы бар

Чиртеп-чиртеп алабыз.

2.Иң гүзәл кеше икәнсез җыры кемнәргә багышлана?

3.Ф.Яруллин кайда яшәгән?

4.Шигырьләре аша ул кем булган?

5.Кояштагы тап әсәрендә малайның ясаган хатасы?

6.Кочып ала кызлар билен

Аны киеп төшә килен.

7.Ф.Яруллин кайда бәхетсезлеккә юлыга?

8.Ф.Яруллинның туган көне кайчан иде?

4.Йомгаклау:

а)нәтиҗә ясау

б)билгеләр кую

-Дәрестә танышкан әсәрләрдән чыгып шуны әйтә алабыз:шагыйрь Ф.Яруллин безне тормышны яратырга чакыра,сезгә балачакның кадерен белергә куша,әти-әниләрне яратырга,хөрмәт итәргә өнди,олыларны олы итәргә,кечеләрне кече итәргә куша.Дәресебезне аның Җыр калдырыйк исемле шигыре белән тәмамлыйсы килә.

Җыр калдырыйк җирдә,

Нур калдырыйк,

Җырда калсын безнең гомерләр...

© 2010-2022