- Преподавателю
- Русский язык и литература
- Эзтабарлар сафына алу
Эзтабарлар сафына алу
Раздел | Русский язык и Русская литература |
Класс | - |
Тип | Конспекты |
Автор | Гиззатова М.Г. |
Дата | 23.03.2014 |
Формат | doc |
Изображения | Есть |
Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Сафин Фәйзрахман Әхмәтҗанович исемендәге Шәле урта гомуми белем бирү мәктәбе
Педагог-организатор:Гыйззәтова М.Г.
А.б.: Исәнмесез укучылар, хөрмәтле укытучылар. Бездә бүген бәйрәм.
Нинди бәйрәм дисезме? Бүген без 1 нче сыйныф укучыларын эзтабарлар сафына алабыз.
(Музыка яңгырый. Залга урманда яшәүче җәнлекләр һәм алар белән бергә Урманбикә керә)
Урманбикә: Исәнмесез балалар! Без сезгә ерак урманнан кунакка килдек. Килдек тә бит, ә сез классларда юк. Карасак сез монда җыелгансыз. Әйтегез әле, сез монда нәрсәгә җыелдыгыз соң?
А.б.: Исәнме Урманбикә! Исәнмесез урманда яшәүче дусларыбыз! Безнең бүген бәйрәм. Бүген без 1 нче сыйныф укучыларын "Эзтабарлар" сафына алабыз.
Урманбикә һәм җәнлекләр: Кемнәр соң ул эзтабарлар?
А.б.: Эзтабарлар алар, туган илен яратучылар. Намуслы, беркайчан да ялганламый, батыр, өйләрендә әти-әниләренә булыша торган. Кечкенә энеләрен, сеңелләрен кыерсытмый торганнар. Урамда үткән кешеләргә, авыр вакытта булышучылар. Эзтабарлар белән бөтенебезгә дә, кешеләргә дә, чәчәкләргә дә, агачларга да, хайваннарга да, кошларга да яхшы булырга тиеш. Эзтабар бүген яхшы. Иртәгә бүгеннән дә яхшы булырга тиеш.
Эзтабарның 3 баскычы бар:
-
Активлык.
-
Осталык.
-
Кайгыртучанлык.
Урманбикә һәм җәнлекләр: Шундый булырга тиешмени эзтабарлар? Менә бу балалар шундый микән соң?
Төлке: Белмим, белмим. Беркөнне безнең урманга бер малай килде. Күрсәгез икән: чәче тузгыган, битләре шакшы, бармак-лары буялган.
(Ямьсез музыка яңгырый)
Шапшак малай:Ха - ха - ха. Сез нишләп торасыз?
Урманбикә: Йә - йә, матур гына сөйләш. Безнең бит монда бәйрәм.
(Малайның кулында таяк, таш. Балаларга таш белән ыргытмакчы, таяк белән сукмакчы)
Куян: Күрдегезме, нинди малай ул. Беркөнне ул карга оясын тузгытты.
Аю: Әйе, әйе, ул гына түгел. Урман кырыеннан барган бер әбине кур-кытты.
Куян: Әйе, ике нәни кызга теләсә нәрсә ыргытып кыерсытты.
Малай: Йә инде, йә бытылдамагыз.Сезнең ни эшегез бар анда. Ни эш-лисем килсә, шуны эшлим.
Урманбикә: Балалар карагыз әле бу малайны. Сезнең арагызда андый-лар юкмы соң? Карагыз әле яхшырак.
Балалар: Юк.
Төлке:
Эх син шапшак, эх син шакшы Шундый пычрак кулларың,
Пычрак дуңгыз баласы. Качты синнән чалбарың.
Кыяфәтеңә бер бакчы: Юыналар иртә таңда
Морҗа арчычудан да Тычкан балалары да,
Карарак син чыннан да. Бәбкәләр, үрмәкүчләр дә,
Вакса синең муеныңда, Коңгызлар да, бары да.
Кара табы борыныңда,
Урманбикә: Бу малайны да алыйкмы эзтабарлар сафына?
Балалар: Юк.
Аю: Әнисе аны уята да уята
Ә ул һаман, иренеп, тормый ята
Урынын да җыймаган.
Бит, кулын да юмаган,
Чәчен дә тарамаган, көзгегә карамаган
Кайсын этә, кайсын төртә,
Ник алай?
Кире ягы белән торган ул малай.
"Киен тизрәк!" - дигәнгә.
Ятып елый идәнгә.
Тиен: Тыңламый әтисе "Бир" дигән сүзне генә белә.
Тыңламый әнисен дә. "Мә" дигән сүзне белми.
Сүз тыңламый интектерә Җылыда - салкын кирәк.
Бабасын, әбисен дә. Салкында - җылы кирәк.
"Тор" дисәң утыра ул, Белмим аңа ни кирәк?
Утыр дисәң тора ул. Син түгел, мин дә түгел!
Кешедәген тартып ала, Ул - бер бик тә тискәре кыз.
Үз кулындагын бирми. Кире беткән бер малай.
Урманбикә: Минемчә бу малайны бәйрәмнән кумыйк. Ул әдәпле кешеләрнең ничек сөйләшүен тыңласын, бәлкем оялыр. Башка андый булмас.
А.б.: Тукай менә нәрсә дигән:
"Бәхетле шул буладыр, кайсы дәрескә күңел бирсә,
Мөгәллимне олуг күрсә, белергә кушканын белсә;
Сабакка калмаса соңга, борылмый барса уңга-сулга,
Уенга салмаса ихлас - менә бәхет аның шунда,
Кешеләргә итеп шәфкатъ, үзеннән зурга юл бирсә,
Бәхетсезләрне кимсетми, егылганнарга кул бирсә".
Әйе балалар, тәрбияле яхшы кешегә генә, кешеләр һәрвакыт яхшылык белән җавап бирәләр. Шундый кешене генә барысы да ярата.хөрмәт итә. Андыйның ышанычлы якын дуслары була, ул бервакытта да ямансуламый.
Ә хәзер әйдәгез 1 нче сыйныф укучыларын тикшереп карыйк.
Куян: Әйтим бер йомгак
Җәен соры, кышын ак
Төймә койрык, шеш колак.
(Куян)
Төлке: Көлтә-көлтә койрыгым
Селки-селки барамын
Кетәклеккә кереп мин
Тавык-чеби аламын.
(Төлке)
Аю: Килә бер батыр атлап,
Аягы баса лап-лап;
Урманда йөри,
Умартадан бал көри.
(Аю)
Бүген 1 нче сыйныф укучыларын "Эзтабарлар" сафына алабыз.
-
Укучылар, сез бу сафларга керергә әзерме икән соң? Тикшереп карыйк әле.Әйдәгез сүзне 1 нче сыйныф укучыларына бирик. (Укучылар шигырьләрен сөйлиләр)
1 укучы.
Безнең класс - тату класс
"Юк"! - дидек начарлыкка!"
Өстәвенә һәркайсыбыз
Беркадәр начальник та!
3 укучы.
Килер бер көн, мәктәпне дә
Тәмамлар выкыт җитәр
Дүртебез, бәлки, дүрт якка
Юл алып, ерак китәр.
5 укучы.
Ә хәзергә без укыйбыз
"5" леләр ала - ала.
Без укыйбыз беренчедә
Без класста yнике бала.
7 укучы.
Эзтабарлар кем дисәгез -
Җитез,өлгер балалар
Варислардан һәр нәрсәдә
Әйбәт өлге алалар.
2 укучы.
Сугышмыйбыз, елашмыйбыз,
Бик тәртипле йөрибез.
Бик яхшы билгеләр алып
Укып яткан көнебез.
4 укучы.
Таралсак язып торырбыз
Дүртпочмаклы хатларны
Ничек дип искә алырбыз
Мәктәптәге чакларны.
6 укучы.
Өйрәнәбез тормышта
Бик күп төрле һөнәр без
Бер дә куркып тормыйча
Айга хәтле менәрбез.
8 укучы.
Нинди юлдан атласак та,
Нинди эшләр башласак та,
Һич белмибез куркуны без,
Без куәтле, без дәртле
Яратабыз укуны без,
Яратабыз хезмәтне.
Хор белән. Ялкаулык - хурлык.
Тырышлык - зурлык.
9 укучы.
Эзтабар ул кем дисәгез -
Хезмәт сөйгән һәр бала
Горур, матур исем белән
Эзтабар дип атала.
11 укучы.
Эзтабарлар кем дисәгез -
Шигырь - җыр сөючеләр
Күңелләргә шатлык нуры
Өләшеп йөрүчеләр.
13 укучы.
Башка-башка эштә дә
Файдам бар әнигә.
Уйнап кайткач пальтомны
Үзем эләм чөйгә.
15 укучы.
Әнием китә эшенә,
Ә мин чебеш карыйм
Ипи турап ашатам,
Мин дә эшкә ярыйм.
17 укучы.
Гүзәл кайткан урамнан
Бите, кулы буялган.
Абыйсы Фәрит әйтә:
- Юыныйк, сеңлем, әйдә!
19 укучы.
Ай, начар кыз Әнвәрә:
Көн дә елый: "Вә-вә-вә!"
Кичен елый куркудан,
Елап тора йокыдан.
21 укучы.
Күрше кызы Әминә
Шундый акыллы менә:
Сеңлесен дә кыйнамый.
Елаганда юата.
Курчак биреп уйната.
23 укучы.
Тизрәк үсеп шофёр булсам,
Нишләргә белер идем:
Урамдагы бар баланы
Утыртып йөрер идем.
25 укучы.
Күгерченнәр гөр-гөр килә:
Гөлдер-гү, гөлдер-гү.
Бигрәк шапшак кыз икән
Безнең Алсу түгел бу.
27 укучы.
Күгерченнәр гөр-гөр килә:
Гөлдер-гү, гөлдер-гү.
Бигрәк матур бу Алсу,
Чәчәктер бу, гөлдер бу.
29 укучы.
Без саныйбыз, саныйбыз
Саный, саный арыйбыз.
Ялгышып та алгалыйбыз,
Тагын санап карыйбыз.
10 укучы.
Эзтабарлар кем дисәгез -
Эштә, сүздә гаделләр
Кыен чакта дусларына
Булышырга әзерләр.
12 укучы.
Берәү, икәү, өчәү,дүртәү.
Санарга өйрәнәбез.
Әллә никадәр сан белеп
Кайтабыз өйләргә без.
14 укучы.
Әниемнең эше күп
Бәйли миңа оек.
Бүген бөтен уенчыкны
Үзем куйдым җыеп.
16 укучы.
Яратам мин авылымны
Чана шуган тавымны,
Үзебезнең басуны,
Үзебезнең колхозны.
18 укучы.
Үрнәк ал син песидән,
Көлә күрмәсен синнән
Ул бит үзе юына
Туктаусыз көн буена.
20 укучы.
Уенчыкларын вата.
Энесен дә елата.
Шуңа аны сөймиләр -
"Елак Әнвәрә" диләр.-
22 укучы.
Мин дә әтием шикелле
Шофёр булырга уйлыйм
Шуның өчен һәрвакыт
Машинам белән уйныйм.
24 укучы.
Алсу чыккан урамга
Тик чәчен тарамаган
Оекларын юуны
Кирәк дип тә тапмаган.
26 укучы.
Чәчләрен дә тарады,
Көзгедән дә карады,
Һәм яңадан киенеп,
Тышка чыкты сөенеп.
28 укучы.
Берәү, икәү, өчәү,дүртәү.
Санарга өйрәнәбез.
Әллә никадәр сан белеп
Кайтабыз өйләргә без.
Сезнең бит әле биюләрегез һәм җырыгыз да бар. Шуларны карап үтик әле.
(Укучылар җырларын җырлыйлар)
- Әйдәгез хәзер берничә сорауга җавап биреп карый.
1) Без ниниди республикада яшибез?
2) Башкалабыз ничек атала?
3) Авылыбызның исеме ничек?
4) Татарстан президентының фамилиясе ничек?
-Укучылар, сез "Эзтабарлар" булырга омтыласыз. Ә законнарын беләсезме? Эзтабарлар нинди кешеләр?
Эзтабар - кыю кеше.
Эзтабар - намуслы кеше.
Эзтабар - кешелекле кеше.
Эзтабар - тагын да яхшырак булырга омтыла.
Эзтабар вәгъдәсе:
Мин, ...(исем, фамилиясен әйтә) яхшы эзтабар булырга һәм эзтабарлар кагыйдәләрен төгәл үтәргә вәгъдә бирәм.
(Укучыларны эзтабарлар сафына алалар) 5нче класслар концерт номерлары күрсәтәләр.