Заманча җиһазландырылган эш кабинеты-укучыларның югары шәхси үсешен тәэмин итүче шарт

Раздел Русский язык и Русская литература
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Эссе. Заманча җиһазландырылган эш кабинеты- укучыларның югары шәхси үсешен тәэмин итүче шарт

Мөбәрәкшина Ә.Ә.

Укытучы... Күпме мәгънә, күпме аң, күпме балаларга һәм кешелеккә булган мәхәббәт хисләре туплаган бу сүздә... Юк, гади сүз түгел бу... Яшәешне алга этәрүче, дөньяга матурлык өстәүче, акыл вә зиһен белән кечкенә генә сабыйлардан Шәхес үстерүче, тәрбияләүче, шул ук вакытта тормышның беренче салкын бураннарыннан, көзнең ачы җилләреннән саклаучы һәм олы тормышка юл күрсәтүче, озатып калучы бөек җан - Укытучы ул. Кеше бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсә дә, аның уңышлары башында укытучы тора. Укытучы профессиясе - безнең илдә иң хөрмәтле һәм мактаулы хезмәтләрнең берсе. Балаларның, халкыбызның киләчәге - укытучы кулында, аның алтын йөрәгендә.

Моннан 30 ел элек, кулыма укытучы белгечлеге бирелгән диплом тотып, мин дә авыл мәктәбенә эшкә кайттым.30ел инде мин шул бер үк юлдан эшкә ашыгам. Яраткан мәктәбем һәркөн иртән мине каршы ала, эшән соң озатып кала.Кай көннәрдә бу юлны икешәр тапкыр узарга туры килә.Беренче эш көнемнән башлап, мәктәп минем икенче өемә әверелде! Бу дөрестән дә шулай. . Мәктәп - бала чакта белем алган урын булса, бүген - ул минем яраткан һәм атлыгып бара торган кадерле эш урыным. Шул мәктәптә мине яратып үзенә сыендырган, эшләргә көч биргән, шатлык-борчуларымны, балаларга булган бар мәхәббәтемне күреп торган бик тә якын урын - татар теле кабинетым бар.Бу яктан караганда да мин үземне бәхетле саныйм: беренче эш көнемнән үк мин татар теле кабинетының җитәкчесенә дә әверелдем.Һәр көн иртән мин аның ишекләрен хуҗаларча ачып керәм, якты, иркен, чиста, матур, күңелне үзенә тартып тора алуына сөенеп, эшкә керешәм. Шулай булмыйча ни! Минем кабинетым - минем иҗат лабораториям . Халкымның үзе кебек, киң күңелле, кунакчыл, көлеп торырлык булырга тиеш ул. Беренче чиратта,татар теле кабинетының башка уку кабинетларыннан аермасы нәкъ шундадыр, мөгаен.Кабинетым көньякта урнашу аркасында, кояш нурларыннан балкып тора.Нур өстенә нур өстәп, якты тәрәзәләр аша мәктәп каршында үскән гөлләр елмая, ел буена ямь-яшел утырган чыршылар сәлам бирә һәм тып-тын гына безне күзәтә, кышкы бураннар бар дөньяны аклыкка күмгән мәлләрдә тәрәзә төпләрендә ал, кызыл чәчәккә күмелеп утырган яраннар күңелләрне иркәли.Татар теле кабинеты матурлыгы белән дә укучыны үзенә тартып торырсын!

Мәктәптә кайбер фәннәрне укытуны аерым кабинетта укытудан башка күз алдына китереп тә булмый. Андый фәннәр исәбенә беренче булып тел фәннәрен кертергә кирәк. Татар теле һәм әдәбиятын укытуда да кабинетның роле бик зур. Татар теле һәм әдәбияты кабинеты ул - укытуның фәнни һәм методик дәрәҗәсен күтәрүгә, укучы һәм укытучының хезмәтен фәнни оештыруга ярдәм итүче укыту үзәге булып хезмәт итәргә тиеш.

Шунлыктан иҗат лабораториясе булган кабинетны тиешенчә җиһазлау, анда материаллар туплау белем һәм тәрбия бирүдә бик әһәмиятле. Үз ана телебезне саклап калуда, аны үстерүдә тиешле югарылыкта җиһазланган кабинетлар булдыруның роле бик зур, минемчә.

. Укытучы - кабинетның хуҗасы. Шуңа күрә, укыту кабинетының җиһазлануы укытучының метод һәм алымнарын, зәвыгын күрсәтә. Эш кабинетымны мин пенсиягә киткән хөрмәтле укытучы Хөсәеова Суфия ападан кабул итеп алдым. 80нче еллар өчен шактый гына куллану материаллары туплаган кабинетны үзем эшләгән дәвердә тулысынча диярлек үзгәртергә туры килде. Бу шулай булырга тиеш тә иде. Мәктәбебез ике тапкыр Призедент грантын отты, шуның нәтиҗәсе буларак, уку кабинетлары да шактый яңартылды. Хәзер инде заманча җиһазландырылган кабинет. Укучыларның яшь һәм буй үзенчәлекләрен искә алып эшләнгән җиңел парталар, уңайлы урындыклар, зәвык белән эшләнгән шкафлар, якты лампалар, мультимедияле проектор, экран, компьютер. Укучылар югары технологияләрне иярләгән дәвердә дәреслеккә, гади тактага, акбурга гына ябышып яту һич мөмкин түгел. Шкаф киштәләрендә орфография, пунктуация, морфология, синтаксис буенча таблицалар, икенче шкафта төрле төрдәге сүзлекләр, янәшәдә генә олимпиадаларга һәм бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнү өчен материаллар, тестлар.Шунда ук дәресләрдә куллану өчен төрле-төрле электрон материаллар. Кайчан гына әле татар теле укытучысы болар турында хыяллана ала идеме?!

Кабинетта программа нигезендә өйрәнелә торган язучыларга карата "Мәгариф" журналында һәм газеталарда басылып чыккан мәкаләләрдән аерым папкалар булдырылыды. Татар теле һәм әдәбияты буенча материаллар, класстан тыш дәресләр өчен язучыларга һәм тарихи даталарга әдәби-музыкаль монтажлар, әдәби әсәрләргә карата тупланган иллюстрацияләр, укучыларның сөйләм телен үстерү өчен төрле картиналарның репродукцияләре, инша яздыруга,сәнгатьле уку серләренә өйрәнүгә багышланган материаллар тупланды.

Кабинетта фәнне укытуда кулланылырга мөмкин булган күрсәтмәлелекнең бик күп төрләре бар. Алар - таблицалар, схемалар, диаграммалар, сүзлекләр, вакытлы матбугат, тарату материаллары, карточкалар, тестлар, дәреслекләр һ.б. лар. Болар бар да бер караганда әллә ни зур әйберләр дә кебек түгел, ләкин көндәлек эш өчен һәрберсенең үз урыны бар.

Бүген уку-укыту процессына яңа технологияләрне кертеп җибәрү - укытучы алдында торган төп таләп, көн тәртибенә куелган беренчел мәсьәлә. Укытучы шәхескә бик сак якын килә белү сәләтенә, тирә-юнь белән аралашканда балаларга фәнни-нигезле тәэсир итүне булдыруга юнәлтелгән технологияләргә ия булырга тиеш: көндәшлеккә сәләтле укучы тәрбияләү өчен заман белән бергә атлау кирәк. Мин шуңа күрә үземнең дәресләремдә электрон укыту ярдәмлекләреннән, интернет-ресурслардан киң файдаланам, укучылар белән берлектә эзләнү-тикшерү эшчәнлеген оештырам, белем сыйфатын бәяләү өчен компьютер тестларын кулланам. Компьютер технологияләрен һәр дәрестә актив куллану яхшы нәтиҗәләр бирә, укучы шәхесен һәрьяклы үстерү өчен ярдәм итә. Дәрестә генә түгел, дәрестән тыш вакытларда да татар теле кабинеты милли рух белән сугарылган , киләчәгебезне дәвам итәчәк яшь буынны үзенә туплап торучы урын булып калсын иде.Безнең максатыбыз шуңа юнәлдерелгән. Мин горурланып әйтә алам: бар булган көчемне, белемемне халкымны ,телемне, гореф-гадәтләребезне хөрмәт итәрлек яшьләр тәрбияләүгә багышладым. Яраткан татар теле кабинетым шул максатларны тормышка ашыруда безгә хезмәт итте. Безгә алмашка киләсе яңа буын укытучыларына тагын да заманчарак, баерак кабинетларда эшләргә насыйп булсын.


© 2010-2022