Урок: по татарскому языку для 4 класса: «Зат алмашлыклары»

Укучы балаларга,бигрәк тә рус телле балаларга татар телен укытканда алар күңеленә үтеп керер өчен,алар дәүләт телен тиешле дәрәҗәдә белсен өчен дәресләремне гади дә,матур да,җиңел дә оештырырга тырышам.Катлаулы темаларны аңлаткан вакытта дәресне оештыруга иҗади якын килмичә һич мөмкин түгелИҗади оештырылган һәр дәрес бала күңелендә тирән белем,позитив хисләр калдыра.Бала дүртенче сыйныфта алган белемен өлкәнрәк сыйныфларда да җиңел куллана ала.Чөнки дәрес баланың аңына хис аша кереп кала.«Зат ал...
Раздел Русский язык и Русская литература
Класс 4 класс
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

. Аксубай районы

МБГУ "Яңа Аксубай башлангыч мәктәбе"


Тема:"Зат алмашлыклары"

(Дәрес эшкәртмәсе.

4 нче сыйныфның рус төркеме өчен.)

Дәреслек:Ф.ССафиуллина,К.С. Фәтхуллова .Татар теле. 4 нче сыйныф.



Төзүче:

Хәбибуллина Миннеруй Исламовна -Яңа Аксубай башлангыч

Мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.



Аңлатма язуы.

4 нче сыйныфның рус төркемендә "Зат алмашлыклары" темасына багышлап үткәрелгән ачык дәрес эшкәртмәсен тәкъдим итәм.Максатым - яңа технологияләр кулланып ,сайланган дәрес материалын рус телле балаларга отышлырак җиткерү юлларын эзләнүдән туган табышларым белән бүлешәсе килү.Бу дәрес эшкәртмәсе Ф.С.Сафиуллинаны,К.С.Фәтхуллова дәреслегенә таянып төзелде.Дәреснең төп максаты,әлбәттә,яңа мәгълүмат бирү.Биргән белемне укучының үз сөйләмендә иркен куллана белүенә омтылу.Бөек шәхесләребезгә карата ихтирам тәрбияләү.Авторлар әзерләгән дәреслеккә таянып, фикерләвемне,тәҗрибәмне эшкә җигеп ,дәрес эшкәртмәсе төзү ,әлбәттә ,бу эшкә иҗади якын килүне таләп итте.шуңа күрә бу хезмәтемдә мин заман технологияләрен кулланырга тырыштым.Шул ук вакытта традицион алымнарыбызны да рәхәтләнеп файдаландым.Эшкәртмәдә төрле кызыклы гына уйлап табуларны(мәсәлән.галстуклар) укучыларымның тиз алҗучан игъбарын яулау өчен һәм тиз истә калдыру максатыннан кулландым.Гомумән,традицион булмаган алымнарны еш кулланудан дәресләр отышлырак кына була дигән фикердә торам.Һәм шул юнәлештә педагогик эшчәнлегемне оештырам. Гомерем буе укучыларның эшчәнлеген бәяләүдә төрле төстәге карточкалардан(жетоннардан) файдаланып эшлим.Болай эшләү билгене гадел куюга булышлык итә.Бала һәр җавабының исәпкә алынуын белә һәм активрак эшли башлый.

Ял итәр өчен халык авыз иҗатына мөрәҗәгать итү кызыклы,отышлы.Балалар төрле хәрәкәтләр белән паралель рәвештә халык җәүһәрләрен кабатларга яраталар.(дәресемдә шуның бер вариантын күрсәттем.)



Тема :"Зат алмашлыклары

Максатлар:

1."Зат алмашлыклары"н өйрәнү.

2. Зат алмашлыкларын килешләрдә төрләндерә белергә өйрәтү;төрле килешләрдәге зат алмашлыкларын сөйләмдә куллана белү күнекмәләренең тотрыклылыгына ирешергә омтылу.

Татар авазларга даими игътибар итү.

3.Рус милләтеннән булган балаларда татар халкының талант ияләренә хөрмәт хисе тәрбияләү.

Дәрес тибы: яңа теманы өйрәнү дәресе.

Технологияләр: компьютер технологиясе , бергәләшеп зшләү технологиясе.

Методлар:аңлату,прблемалы ситуация тудыру,өлешчә эзләнү,күрсәтү.

Эш төрләре;укытучы сүзе, укучы сүзе,әңгәмә,проблемалы сораулар,дәреслек белән эшләү,язмача эш.

ҖиҺазлау: компьтер,интертакта,магнитофон ,күрсәтмә материал,карточкалар(яки "жетоннар").

Дәреслек..Ф.С.Сафиуллина,К.С.Фәтхуллова "Татар теле - 4 сыйныф"Музейларга барабыз"темасы буенча 4 нче дәрес.

Дәрес планы:

1.Дәресне оештыру

2.Искә төшерү.

3.Яңа тема.

4 .Физминутка.

5.Үзләштерелгән белемнәрне ныгыту.

6. Нәтиҗә ясау.

7.Йомгаклау.

8.Өй эше бирү.

9.Билгеләр кую

10.Максатлар турында әңгәмә

.

Дәрес барышы

Дәресне оештыру

-Хәерле көн!

-Бүген кем кизү тора?

-Бүген көн нинди?

(Укучылар төзегән җөмләләрне тыңлау.)

Укучылар, белемнәребезне искә тйшерәбез:

Сүзлек эше :

слайд.

Зат -лицо

шәхес-личность

мәгълүмат-информация.

Сәнгать-искусство.

Игътибар -внимание

Төрләнү-склонение

Яңа тема:

Укучылар,карагыз әле безнең тактада нинди матур галстуклар эленеп тора.Алар магн\итлар белән беркетелгән

-Беренче галстукның өстенә "Я"сүзе язылган,ә галстукның арткы ягында нәрсә язылган икән?

(Мин)

-икенче галстукның өстенә "Ты"сүзе язылган,арткы ягын әйләндереп карыйк әле?

(Син)

-өченче галстукның өстенә "Он -она"сүзләре язылган,ә икенче ягында?

(Ул)

"Я,Ты,Он-она"дип рус телендә кайсы сүз төркемнәрен атыйлар?(Личные

Местоимения".)

("Мы,Вы,Они"дип язылган кәгазь галстукларны да укучылар ярдәмендә арткы якларын алга әйләндереп ,беркетеп чыгабыз.

.(Местоимениенең кагыйдәсен рус телендә искә төшерәбез)

-укучылар ,сез ничек уйлыйсыз,ни өчен мин бу сүзләрне галстуклар өстенә яздым икән.Болай эшләп мин сезгә нәрсә аңлатырга телим ?

(Галстук-шәхескә ишарә ясый.)

Димәк, без бүген өйрәнәсе алмашлыклар затны,шәхескне атыйлар .. Ә хәзер галстуклардан өстәрәк ,магнитлар белән ябыштырып куелган ак кәгазь тасманың да арткы ягын карыйк .

(Кәгазьдә теманың исеме язылган:"Зат алмашлыклары")

Һәм слайд күрсәтелә.(слайдта тема исеме матур фонда зур итеп язылган..

Димәк,укучылар, безнең темабызның исеме "Зат алмашлыклары"

-укучылар әйдәгез бергәләп мин алмашлыгын ике телдә дә килешләрдә төрләндереп чыгабыз.Нинди нәтиҗәгә килербез икән?Моның өчен ике төркемгә бүленәбез һәм күзәтү ,тикшерү Һәм нәтиҗә ясау эшенә алынабыз. Слайд.


Склонение личных местоимений по падежам

В пусском языке.

Зат алмашлыкларының килешләрдә төрләнүе.

Татар телендә.

И.п.я,ты,он

Р.п.меня,тебя,его

Д.п.мне,тебе,ему(ей)

В.п.меня,тебя,его

Тв.п.мной,тобой,им

Пр.п. обо мне,о тебе,о нем

Б.к мин,син,ул

И.к.минем,синең,аның

Ю.к.миңа,сиңа,аңа

Т.к.мине,сине,аны

Ч.к.миннән,синнән,аннан (аңардан)

Ур.в.к. миндә,синдә,аңарда.

Бер төркем укучылар алмашлыкларны рус телендә төрләндереп ,нәтиҗә ясыйлар:димәк ,"алмашлыклар рус телендә төрле килешләрдә төрләнә алалар".Икенче төркемдәге укучылар татар телендә зат алмашлыкларын килешләрдә төрлән-

дерәләр Төркемнәр күплек сандагы зат алмашлыкларын да шулай ук килешләрдә төрләндерәләр, һәм нәтиҗә ясыйлар:дмәк," "алмашлыклар татар телендә дә,рус телендә дә килешләрдә төрләнәләр."

Укучылар эзләнүләренең,тикшеренүләренең нәтиҗәлелеген гамәли эштә исбатлыйлар

Шул максаттан чыгып, түбәндәге эшне башкарлар..

(Алган белемнәрне ныгыту)

Төркемнәрдә эшләүне дәвам итәбез.

а)тәрҗемә итегез б)переведите

мин- я-

минем әнием- моя мама-

миңа бүләк- мне подарок-

мине көт- меня жди-

миннән сәлам- привет от меня-

миндә көч- во мне сила(у меня сила)

Физминутка (ирекле физик күнегүләр эшләп башкарыла)

Без,без,без идек.

Без унике кыз идек.

Бер тактага төзелдек.

Таң атканчы юк булдык

в)Төшеп калган кушымчаларны куеп укыйбыз.Ми... музейга барырга кирәк Мии... музейда дусларым көтә. Мин ... музейга билет бар. Мин...Сара Садыкова музееның кайда урнашуын сорадылар.

Дөрес,укучылар.Һәрбер кеше заты -бер шәхес.

Көчле ,бөек шәхесләр турында әһәмиятле мәгълүматларны кайдан табарга була?

-Музейлардан.Слайд.

Хәзер укучылар экранга карыйбыз..Сезнең каршыгызда татар халкының зур шәхесләре - бөек уллары һәм кызы.Алар ның музейлары күрсәтелә. Ул музейларда үлемсез шәхесләребез турындатурындагы информацияне укып китик .

(Укучылар Гаяз Исхакый,Сара садыкова,Хәсән Туфан,Мөхәммәт Мәһдиев портретларын һәм аларның музейлары турында турында кыска мәгълүматлар белән танышалар)

-укучылар ,хәзер игътибар белән аудиотасманы тыңлагыз.

(Дәреслектәге 3нче күнегүне үтәү алдыннан аудио тасмадан яңгыраган сорауларны тыңлыйбыз.)

Сораулар:

1.Гаяз Исхакый музее кайда?

2Хәсән Туфан музее кайда?

3.Сара Садыкова музее кайда?

4.Мөхәммәт Мәһдиев музее кайда?

Экранда Татарстан картасы күрсәтелә. 5 слайдАнда югарыда санап киткән шәхесләребезнең музейлары урнашкан район үзәкләре күрсәтелә. Экраннан укый быз һәм тәрҗемә итәбез.

1.Гаяз Исхакый музее - Чистайда урнашкан.

2Хәсән Туфан музее - Аксубайда урнашкан.

3.Сара Садыкова музее -Апаста урнашкан.

4.Мөхәммәт Мәһдиев музее - Арчада урнашкан.

Слайд

Интертактада язылган текстны укыйбыз,тәрҗемә итәбез һәм биремне үтибез.

Бирем: текстны матуррак төзеп буламы? Слайд:

Хәсән Туфан - бөек шәхес.Хәсән Туфан -шагыйрь.Хәсән Туфан Аксубай районында туган. Хәсән Туфанны халык онытмый.(Хәсән Туфан -бөек шәхес.Ул -шагыйрь.Хәсән Туфан Аксубай районында туган.Аны халык онытмый.).

Дәреслектәге 6 нчы,7нче ,8 нче,9 нчы күнегүләрне үтәү.(Өлгергән хәтле)

Дәрескә нәтиҗә ясау: Дәресне йомгаклау:Слайд

1.

-Бүген өйрәнгән теманы атагыз.

-Зат алмашлыклары.

-Алмашлыклар килешләрдә төрләнәләрме?

-Төрләнәләр.

-Алмашлыклар ни өчен кирәк?

-Сөйләм матур булсын өчен кирәк.

.2Парлап эшләү:партдашыгыздан сорагыз:а) Сара садыкова музее кайда урнашкан?

б) Мөхәммәт Мәһдиев музее кайда урнашкан?

в) Гаяз Исхакый музее кайда урнашкан?

г)Хәсән Туфан музее кайда урнашкан?

Өй зше;Зат алмашлыклары кулланып."Без Хәсән Туфан музеенда"(Дәрес материалында искә алынган кайсы шәхеснең музееы сез эшләгән мәктәпкә якынрак ,шул шәхеснең музееы буенча хикәя төзергә мөмкин.) исемле кечкенә хикәя төзегез.

Билгеләр кую.Укучыларга дөрес җаваплары өчен,активлыклары өчен биреп барылган төсле карточкалар(яки"жетоннар"дп атарга мөмкин)күләменнән чыгып билгеләр куела.

.








© 2010-2022