Урок по тат яз «Аерымланган хәлләр янында тыныш билгеләре»

7 нче сыйныф өчен төзелгән «Аерымланган хәлләр янында тыныш билгеләре»  яңа материалны аңлату дәресе тибына кәрә. Төп максатлар булып җөмлә эчендә аерымланган хәлләрне таный белү, аерымланган хәлләр янында тыныш билгеләре турында гомуми мәгълүмат бирү тора.Материал - Мифтахов Б.М, Сөнгатова Г,М, төзегән Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 7 нче сыйныфы өчен дәреслек.Укучыларга «Рәйхан чишмәсе» дигән текст бирелә,Ләкин текс эчендә аерымланган хәлләр янында тыныш билгеләре куелмаган. Текст конспект...
Раздел Русский язык и Русская литература
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Казан (Идел буе) федераль университеты татар филологиясе бүлеге 07-0802нче төркем студенты Гиниятова Ләләнең Совет районы 149нчы төрек-татар лицееның VIIБ сыйныфында "Аерымланган хәлләр янында тыныш билгеләре" темасына уздырылган татар теле дәресенең үрнәк планы һәм конспекты.



Тема: Аерымланган хәлләр янында тыныш билгеләре.

Максатлар:

  1. Аерымланган хәлләр янында тыныш билгеләре куелу очракларын өйрәнү.

  2. Җөмлә эчендә аерымланган хәлләрне аера белү.

  3. Укучыларның сөйләм телен үстерү.

Материал:

Мифтахов Б. М., Сөнгатова Г. М. Татар теле: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 7 нче с-фы өчен д-лек / М. З. Зәкиев редакциясендә. - 3 нче басма. - Казан: Мәгариф, 2002. - 142 б.

C афиуллина Ф. С., Ибраһимов С. М. Татар теле: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 7 нче с-фы өчен д-лек . - Узгәртелгән өченче басма. - Казан: Мәгариф, 2002. - 167 б.

Җиһазлар:интерактив такта, карточкалар, дәреслек.

Дәреснең методы: аңлату-күрсәтү, әңгәмә.

Дәреснең тибы: яңа материалны аңлату дәресе.

Дәреснең планы

I. Актуальләштерү:

1. Исәнләшү. Дежур укучыны ачыклау, дәрескә килмәгән укучыларны билгеләү.

2. Өй эшен тикшерү.

3. Узган дәрестә үткән теманы искә төшерү .

II. Яңа материалны аңлату:

1.Укучыларга аерымланган хәлләр янында тыныш билгеләре куелуны анлату .

2. Интерактив такта белән эшләү.

III. Ныгыту:

1. Дәреслектә бирелгән 154 нче күнегүне( Өзектәге җөмләләрдә тыныш билгеләрен куюның сәбәбен аңлатыгыз) телдән эшләү.

2. Интерактив такта белән эшләү.( Тыныш билгеләрен куеп, текстны күчереп языгыз. Аерымланган хәлләрнең астына сызыгыз. Нинди хәл аерымланганын өстенә языгыз ).

3. 155 нче күнегүне (Калын хәрефле сүзләрнең җөмләдәге функциясен (җөмләнең нинди кисәге булып килүен) билгеләгез һәм алар янында ни өчен тыныш билгесе куелмауның сәбәбен аңлатыгыз) телдән эшлибез.

IV. Йомгаклау:

1.Укучыларга, теманы аңлаулары максатыннан, сораулар бирү.

2. Дәрестә катнашкан укучыларга билгеләр кую.

3. Укучылар белән саубуллашу.

V. Өйгә эш:

Карточкалар ( Арымланган кисәкләр янында тыныш билгеләрен куеп языгыз һәм ни өчен куюыгызны аңлатыгыз) .

Дәрес барышы

Укытучы: (У) Исәнмесез! Хәерле көннәр ,укучылар! Утырыгыз.

укучы: (у) Исәнмесез!

У: Бүген сыйныфта кем дежур? Барыгыз да бармы?

у: Дәрестә мин дежур . Барыбыз да бар.

У: Яхшы, утыр. Укучылар, өй эшләрен эшләп килдегезме? Тикшереп китик эле. Ачтык дәфтәрләрне. Кем укый?

у:....

У: Молодцы, укучылар. Теманы әйбәт кенә аңлагансыз. Аерымланган хәл дип без нәрсәгә әйтәбез инде?

у: Әгәр дә хәлләр үзләре бәйләнгән җөмлә кисәгеннән ераклашса һәм ярым хәбәрлек төшенчәсенә ия булса, алар аерымланалар.

У: Ярым хәбәрлек дигәнне сез ничек аңлыйсыз?

у: Эш яки хәлне белдерә( процесс белдерә).

У: Мин сезгә узган дәрестә аерымланганган кисәкләр янында нинди тыныш билгеләре куелуын әйтеп киткән идем инде. Бүген әлеге теманы тирәнрәк өйрәнәбез. Димәк, бүген безнең темабыз "Аерымланган хәлләр янында тыныш билгеләре". Аерымланган хәлләр җөмләдә өтер яки өтерләр белән аерыла. Җөмлә башында һәм ахырында килсә, бер яктан, ә җөмлә уртасында килсә, ике яктан өтерләр белән аерыла. Җөмлә кисәге ягыннан тикшергәндә аларга сызык-нокта сызыла. Укучылар, безнең нинди хәлебез аерымланмый әле?

у: Урын хәле.

У: Урын хәле аерымланмый, чөнки ул процесс белдерүче сүз белән бирелми. Димәк, аны өтерләр белән аеру да кирәк түгел.

Укучылар, китапларыгызны ачыгыз, 154 нче күнегүне телдән эшлибез. Биремне укып чыгабыз. Өзектәге җөмләләрдә тыныш билгеләре куюның сәбәпләрен аңлатыгыз.

у:...

У: Молодцы, укучылар. Әйдәгез хәзер язмача бер күнегү эшләп алабыз. Дәфтәрләребезне ачтык. Бүгенге число, сыйныф эше, теманы язып куйдык. Хәзер экраннарга карыйбыз. Сезгә "Рәйхан чишмәсе" дигән текст бирелгән, ләкин текстта аерымланган хәлләр янында тыныш билгесе куелмаган. Текстны тулысы белән күчереп аласыз, өтерләрен куясыз, аерымланган хәлләр астына сызасыз, өстенә нинди хәл аерымланганын язасыз. Аңладыгызмы?

у: Әйе.

У: Башладык. Сорауларыгыз булса кул кул күтәрегез.



Рәйхан чишмәсе.

Кулындагы кәрзине тулгач Рәйхан кызарып пешкән җир җиләкләрен сабаклары белән җыя-җыя инде кайтыр юлга чыкты. Биек тауга сыенып тыныч кына аккан Сөн елгасы буендагы яшел болында авыл көтүе тупланган. Басу өстендә үзенә бер ямь өстәп зәңгәр рәшә тирбәлә. Арышлар горурланып инде соңгы серкәләрен очыра.

Кыз тирә-юньгә сокланып бераз карап торды да сукмак буйлап төшеп китте. Гаҗәп бер хуш ис тоеп ул туктап калды. Бу бөтнек исе икән. Рәйхан шунда берсен өзеп алырга иелгән иде, кинәт аяклары юеш җиргә кереп батты. Лачкылдап тирә юньгә су чәчрәде...

- Бу чишмә бит! - дип уйлады ул чиксез шатланып.

Берничә сәгатьтән соң кыз көрәк белән чиләк тотып яңадан килде. Беренче эш итеп ул бу тирәне чүп-чардан чистартты, аннары теге үзе баткан чокырны тирәнәйтте. Шуны гына көткән кебек аннан су бәреп чыкты.

Чишмә суы Рәйханга рәхмәт әйткәндәй челтер-челтер килеп аска таба ага башлады. Рәйхан чишмәдән уч тутырып су алды да эчеп карады. Шундый салкын, шундый тәмле иде ул.

("Сабантуй" газетасыннан).

У: 155 нче күнегүне (Калын хәрефле сүзләрнең җөмләдәге функциясен (җөмләнең нинди кисәге булып килүен) билгеләгез һәм алар янында ни өчен тыныш билгесе куелмауның сәбәбен аңлатыгыз) телдән эшлибез.

Укучылар, дәресебез ахырына якынлаша. Аерымланган хәлләр янында нинди тыныш билгесе куелганын аңладыгызмы инде?

у: Өтерләр.

У: Өйгә эш итеп мин сезгә карточкалар таратам. ( Арымланган кисәкләр янында тыныш билгеләрен куеп языгыз һәм ни өчен куюыгызны аңлатыгыз) .

  1. Фәйрүзә монда яңа кеше булганлыктан әле эшнең нәрсәдә икәнен белми.( Г.А.) 2. Ул хәзер кичләрен заводта эш бетү белән урамга чыгып китә.(Г.А.)3. Еракта томан эчендәге кебек кенә булып зәңгәр урман шәүләләнә. ( Г. А.) 4. Кешеләрнең игътибары бер төбәккә хисләр өермәсе ясап уртада бөтерелүче Арыслан белән Мөнәвәрәгә төбәлде. ( Г. А.) 5. Дөресрәге, Гыйлемдар белән без икәү бер авылга Чуаркүлгә кайтабыз. (Ә. Е.) 6. Башта Казан кунаклары филармония артистлары хөнәрләрен күрсәттеләр. ( Ф. Х.)

У: дәрес бетте, чыгарга мөмкин.


© 2010-2022