Грамматический КВН по татарскому языку

Раздел Русский язык и Русская литература
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тапкырлар һәм зирәкләр бәйгесе. (КВН)

Максат:

  1. Укучыларда телгә карата кызыксыну уяту, иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү.

2.Укучыларда әдәплелек, ярдәмчеллек сыйфатларын тәрбияләргә омтылу.

Зал туган тел турындагы плакатлар белән бизәлә.

"Русча белү кирәк, үз телеңне белү тиеш", "Без -татарлар,телебез- татар теле, мөстәкыйль һәм камил тел ул", "Туган телне өйрәнү- бөек эш ул".

Кичә барышы.

"Туган тел" җыры яңгырый.

Укытучы :

"Рәхим итегез",-дип эндәшәбез

Бүген кем генә килсә дә,

Чөнки,дуслар, бу залга

Җыелдык без кичәгә

Бүген без дә ярышабыз,

Тапкырлыкта сынашабыз.

Зирәклектә узышабыз.

Җиңдермәскә тырышабыз.

Жюри, командаларны аралама,

Очколарны дөрес сана,

Җиңүчене үзең сайла.

Бүген 2 команда көч сынаша.КВНга бары тик зирәкләр,тапкырлар,эшкә оота,сүзгә кыска булган укучылар гына җыела.Сезнең алда шундый ике команда.Бәйрәмегез котлы булсын!Сизгер һәм кыю булыгыз!

Судьяларга сүзебез шул:

Гадел хөкем итегез.

Кичәне башлап җибәрдек,

Әйдә,рәхим итегез.

  1. "Дуслык" командасы.1. Сәламләү. "Ялкын"лыларга дусларча кайнар сәлам!

Телик бер-беребезгә без,

Сәламәтлек һәм уңыш!

Кайсыбыз җиңеп чыкса да,

Бетмәсен безнең дуслык.

Кулдан эшләнгән сувенирлар тапшырыла.

Хөрмәтле жюриебыз!

Телибез сезнең бүген

Безне тигез күрүне,

Тырышканны белүне!

"Ялкын" командасы.1. Сәламләү.

"Дуслык" командасына ялкынлы кайнар сәлам!

"Ялкын"дай янып яшәгез,

Көч сынашыйк без бүген.

Үскәч тә искә алыйк без

Бүгенге уйнау көнен.

Бәхетле булсын һәммәгез,

Жюрига да шул теләк.

Очколарны бутамагыз.

Санагыз безгә теләп.

Укытучы. Димәк,бүген "Дуслык "һәм "Ялкын" командалары ярыша.

2. Мәкальләрнең ахырын дәвам итегез.

"Дуслык" командасы.

Күршең үзеңнән ...

Ялганчының өе янган ...

Эшләмәсәң эш көне ...

Инсафлының ...

Юлдашың ...

"Ялкын" командасы.

Киеменә карап каршы алалар, ...

Өе биек ...

Сөйдергән дә тел, ...

Туган телем иркә гөлем...

100 сум акчаң булганчы, ...

3. Өйдә әзерләп килгән табышмакларның җавабын таптыру.

"Дуслык" командасы.

а) Ак төпле, сары күлмәкле. (Кавын)

б) Үзе бер бөртек, эче мең бөртек. (Кыяр)

"Ялкын" командасы.

а) Аягы - кара,

Тәпие - кызыл,

Күлмәге - яшел,

Яулыгы - ак. (Карабодай)

б) Озын-озын егетләр,

Башларында бүрекләр. (Кукуруз)

4. Күз бәйләтеп тактада берәр җәнлек рәсемен ясату. (Жюри йомгак ясый.)

5. Карточкаларга язылган бирем үтәлә. Бер сүз белән җавабын табарга. (Укытучы биремне тулыландыра ала.)

Балавыз сыгу (...)

Истә- төштә югында (...)

Кулыннан гөл генә таммый (...)

Кеше арасына керү (...)

Чәчләр үрә тору (...)

Баш вату (...)

6. Тел турында язучылар әйткән цитаталарны яздыру.

(Кайсы команда күбрәк уйлый ала.)

7. "Дуслык" командасына кызларда булган уңай сыйфатларны санарга. (Тәртипле, тырыш, уңган, булган һ.б.)

"Ялкын" командасына малайларда булган тискәре сыйфатларны санарга. (Киребеткән, ялкау, уңмаган һ.б.)

8. "Дуслык" командасына "А" хәрефенә башланган җырларны искә төшерергә. "Ялкын" командасына "К" хәрефенә башланган җырларны искә төшерергә.

(Белмәсәләр, һәр команданың яклаучылары булыша.)

9. "Дуслык" командасына игенчелек эшенә караган фигыльләрне санату. (Ура, суга, җилгәрә, ташый, төйи һ.б.)

10. "Ялкын" командасына терлекчелек эшенә караган фигыльләрне санату. (Су сала, печән бирә, сыер сава һ.б.)

11.Ил тамыры кергән малайлар исемнәре язарга.("Дуслык")

Гөл тамыры кергән кызлар исемнәре язарга. ( "Ялкын")

12. Сорауларга җавап бирегез. "Дуслык" командасына .

а) Кайсы кошның исеменнән 1 иҗекне алсаң, кар өеме килеп чыга? (Көртлек)

б) Кайсы җир бервакытта да искерми. (Яңа җир утравы)

в) Җиде үрдәк оча, өчесен атып төшерәләр, ничә үрдәк кала? (Өчәү кала, калганы оча)

"Ялкын" командасына.

а) Кайсы кошның оясында бервакытта да күкәй булмый? (Күке)

б) Табышмакны ничек укырга кирәк? (Сулдан уңга)

в) Дүрт шәм янып тора, өчесен сүндерәләр. Ничә шәм кала? (Өч шәм кала, берсе янып бетә)

13. Исеменә сан кергән әдәби әсәрләрне санарга.

14. "Дуслык" командасына. С. Хәким шигырьләренә язылган җырларны санагыз.

"Ялкын" командасына. Х. Туфан шигырьләренә язылган җырларны санагыз.

15. Капитаннар ярышы.

"Ялкын"капитаны

1.Океан белән диңгез арасында нәрсә бар?("Белән"сүзе)

2.Җөмлә беткәч нишлиләр?(Пауза ясыйлар)

3.Идел белән Болгар кайда очрашалар?(КВНда)

"Дуслык"капитаны.

1.Кеше сөйләмен язуда,үзгәртмичә,ничек биреп була?(Туры сөйләм белән)

2.Хата сүзен ике шакмакка сыйдырырга.Һәр шакмакта бер генә билге булсын.(Бер шакмакта-хат рәсеме,икенчесендә-а хәрефе)

3.Без нинди айны ашыйбыз?(Май)

16. "Дуслык" командасына. М хәрефенә башланган исемнәр язарга: шәһәр, ил, елга, район, чәчәк, хайван, әдәби әсәр, композитор, художник, шагыйрь.

"Ялкын" командасына. А хәрефенә башланган исемнәр язарга: шәһәр, ил, елга, тау, язучы, диңгез, җимеш, үсемлек, хайван, машина.

Жюри йомгак ясый.

Укытучы

Тырыш һәм җитез икәнсез,

Зирәк икән үзегез.

Акыллы һәм матур булсын

Сезнең һәрбер эшегез.

Без әле тагын ярышырбыз,

Хәзерләнеп торыгыз.

Күп нәрсәгә өйрәнегез,

Ә хәзергә хушыгыз.

"Туган тел" җыры башкарыла.


© 2010-2022