Урок на тему: «Дуслыкта – көч»

Урок татарского языка на тему:  «Дуслыкта – көч»  прошёл в 3 Б классе русскоязычной группы.  На уроке говорили  о дружбе.К уроку учащиеся должны были подготовить пословицы, повторить новые слова по теме, нарисовать рисунки к просмотренным мультфильмам о дружбе. В результате ученики должны будут уметь высказать свое мнение о дружбе на татарском языке, уметь работать парами. После просмотра мультфильма принять участие в обсуждении, уметь давать советы героям сказки, составлять диалоги о дружбе. В...
Раздел Русский язык и Русская литература
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Учимся вместе с библиотекой «Бала»

Урок на тему:«Дуслыкта – көч»

Казан шәһәре Совет районы "Аерым предметларны тирәнтен өйрәнелә торган 144 нче урта гомүми белем мәктәбе" гомүми белем муниципаль бюджет учреждениесе

Укытучы : Захарова Саҗидә Әмин кызы

Катнашалар: 3 нче Б сыйныфының рус төркеме укучылары

Урок на тему:«Дуслыкта – көч»Урок на тему:«Дуслыкта – көч»

Дәреснең темасы: Дуслыкта - көч.

Дәреснең максаты.

1. Дәрес эшчәнлеге аша укучыларда дуслык төшенчәсен ачыклау, иптәшлек хисләрен үстерү, тәрбияләү.

2. Укучыларның фикерләү сәләтен һәм телдән сөйләм күнекмәләрен үстерү.

3. Үз фикерләрен дәлилләп исбатларга өйрәтү, анализлау.

4. Командада тату һәм бердәм булып эшләү.

Җиһазлау. Компьютер, Дуслык турында мәкәлләр, мультфильм Абдулла Алишның «Тукмар белән Чукмар"әкияте, укучылар әзерләгән рәсемнәр Урок на тему:«Дуслыкта – көч»

Дәрес барышы

I. Оештыру. Уңай психологик халәт булдыру.

Укытучы: Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн! Без бүген сезнең белән дуслык турында сөйләшәбез. Сез дәрескә әзерме?

Укучылар: Әзер.

Укытучы . - Сез дуслык сүзен ничек аңлыйсыз?

Җавап: ( Укучылар үз фикерләрен әйтәләр).

- Дусларыгыз бармы?

Җавап: ( Укучылар үз фикерләрен әйтәләр).

- Дуслар нинди булырга тиеш?

Җавап: ( Укучылар үз фикерләрен әйтәләр).

- Дуслар күп буламы?

Җавап: ( Укучылар үз фикерләрен әйтәләр).

- Дуслык кемнәр арасында булырга мөмкин?

Җавап: кешеләр арасында, илләр арасында,кошлар,хайваннр арасында.(һ.б.)



Укучылар, без этләрне дә, атларны да, песиләрне дә һәм башка бик күп хайваннарны үзебезнең дусларыбыз дибез. Сез ничек уйлыйсыз, алар белән дуслык һәм кешеләр дуслыгы арасында нинди дә булса аерма бармы ?(Укытучы сорауны рус телендә дә кабатлый).

Укучылар үз фикерләрен әйтәләр.

Укытучы. Дуслык турында төрле мәкәлләр бар. Әйдәгез искә төшереп китик әле.

Йөз сумың булганчы, йөз дустың булсын.

Балык сусыз торалмый, кеше дуссыз торалмый.

Бердәмлектә көч.

Бергә эшләсәң, авыр эш тә жиңел.

Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар.

Дуслык- зур байлык.

Кош канаты белән, кеше дуслык белән көчле.

Дуслык тау күчерә

Укытучы. Берничә мәкальнең мәгънәсе рус телендә аңлатыла.

Укучылар күрдегезме, дуслык турында нинди матур ,акыллы мәкәлләр бар. Төрле илләрнең дуслык турында әйтемнәре, мәкәлләре күп. Ә безнең рус халкы дуслык турында ничек сөйли икән.

Укучылар рус мәкальләреннән мисал китерәләр. (Укучыларга өйдә әзерләнеп килергә кушылган)

Старый друг лучше новых двух.

Дружба дороже денег.

Не имей сто рублей, а имей сто друзей.

Скажи кто твой друг, и я скажу кто ты.

Друг познается в беде.

Сам погибай, товарища выручай.

С кем поведешься, от того и наберешься.

Укытучы. Укучылар, без дуслык турында бик күп мәкәлләр ишеттек. Бу мәкәлләр сезгә өй эше эшләгәндә булышыр дип уйлыйм.

Укытучы. Мин "бүген сезгә Абдулла Алишның Тукмар белән Чукмар" әкияте буенча мультфильм тәкъдим итәм.Бергәләп карыйбыз һәм үз фикерләребезне әйтәбез.

Урок на тему:«Дуслыкта – көч»Урок на тему:«Дуслыкта – көч»

Урок на тему:«Дуслыкта – көч»

Урок на тему:«Дуслыкта – көч»

Сугышалар!

Укучылар без сезнең белән мультфильмны карадык,ә хәзер әкият буенча бер беребезгә сораулар бирәбез һәм фикер алышабыз.

Урок на тему:«Дуслыкта – көч»

- Саша , әйт әле сиңа әкият ошадымы?

- Әкият ошады, ләкин геройлары бик ошамады.

- Ни өчен ошамады?

- Чөнки алар дус түгел.

Урок на тему:«Дуслыкта – көч»

- Лиза , дус булыр өчен нинди булырга кирәк?

- Бер-береңә юл куярга кирәк. Әдәпле, акыллы булырга кирәк.

Урок на тему:«Дуслыкта – көч»

  • Сабина кара әтәчнең исеме ничек?

  • Кара әтәчнең исеме Тукмар?

  • Ә ак әтәчнең исеме ?

  • Аның исеме Чукмар.

  • Ни өчен кара әтәчнең исеме Тукмар?

  • Чөнки ул тукырга бик ярата ,ә Чукмар бик оста чукый.

  • Рәхмәт.

Урок на тему:«Дуслыкта – көч»

  • Юля , Әкиятне кем язган?

  • Абдулла Алиш.

- Сиңа кайсы әтәч ошады?

- Миңа бер әтәч тә ошамады?

- Ни өчен?

- Чөнки алар дус түгел, сугышалар.

Укытучы: Сез Тукмар белән Чукмарга нинди киңәшләр бирер идегез?

Укучылар: Дус булырга, әбине тыңларга. Бер-береңә юл куя белергә, сугышмаска, тату яшәргә, авыр булганда дустыңа булышырга.

Дәрескә йомгак ясап, билгеләр куела.

Өй эше :

Укытучы: Без сезнең белән ике командага бүленәбез.

1 нче команда - Тукмар командасы

2- нче команда -Чукмар командасы

Тукмар төркеме татар халкының "Тукмар белән Чукмар" әкиятенә туры килгән мәкәлләрен язып киләләр һәм Чукмарга үзләренең киңәшләрен бирәләр.

Чукмар төркеме рус халкының "Тукмар белән Чукмар" әкиятенә туры килгән мәкәлләрен язып киләләр һәм Тукмарга үзләренең киңәшләрен бирәләр.

Мин сезгә Р. Миңнуллинның "Дусларың гына булсын!" шигырен укып дәресне тәмамлыйсым килә.

Егылсаң торып була,

Торсаң йөгереп була,

Йөгерсәң җитеп була -

Дусларың гына булсын!

Сөйләшеп-уйлап була,

Күп нәрсә белеп була,

Шаяртып-көлеп була -

Дусларың гына булсын!

Күңелле яшәп була,

Үсеп һәм ныгып була,

Дошманны егып була -

Дусларың гына булсын!



© 2010-2022