Конспект урока по татарскому языку Тартыкка беткән исемнәрнең тартым белән төрләнүе

Раздел Русский язык и Русская литература
Класс 5 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Тартыкка беткән исемнәрнең

тартым белән төрләнүе.

Максат: 1. Тартыкка беткән исемнәрнең тартым белән төрләнешен өйрәнү.

2. Диалогик формада аралашу күнекмәләрен активлаштыру.

3.Укучыларның орфоэпик күнекмәләрен ныгыту.

4. Татар телен өйрәнүгә омтылыш тәрбтяләү.

5. Укучыларда әниләргә карата мәхәббәт хисен уяту, арттыру.

Җиһазлау: 1. Дәреслек А.Х. Нуриева, Р.Х. Ягъфәрова " Татар теле. 5сыйныф. Рус телендә сөйләшүче балалар өчен.

2. Такта, тактадагы язулар.

3.Компьютер

4.Презентация

5.Карточкалар

6. Тест сораулары

Укыту методы: - Укытучы сүзе

  • Аңлату.

  • Әңгәмә.

  • Күнегүләр.

  • Уеннар.

Укыту алымнары: - Дәреслек белән эш.

  • Сөйләм үстерү.

  • Күнегүләр эшләү.

  • Мөстәкыйль эш.

  • Төркемнәр белән эш.

Дәрес тибы: Яңа теманы аңлату, өйрәтү дәресе.

  1. Оештыру:

Исәнмесез укучылар, хәерле көн. Дәресебезне башлыйбыз. Дәрестә барыгыз да актив катнашырсыз һәм яхшы билгеләр генә алырсыз, дип өметләнәм.

2.Актуальләштерү моменты:

Укучылар, сезгә өй эшенә нәрсә бирелгән иде әле?

Әйе, 5 исемне берлектә тартым белән төрләндерегә.

-Әйдә, Азалия, син мәктәп сүзен төрләндер:

Минем мәктәбем

Синен мәктәбең

Аның мәктәбе

-Молодец, утыр.

- Ә хәзер дәфтәр сүзен.

Минем дәфтәрем

Синең дәфтәрең

Аның дәфтәре.

-Яхшы, утыр.

Ә калганнар барыгыз да өй эшен эшләдеме?

Укучылар, әйдәгез әле белемнәрне искә төшереп үтеп китик. Презентациягә күз салыгыз.

Исем( имя существительное). Ул нинди сорауларга җавап бирә инде? На какие вопросы отвечает( кем, нәрсә, кто. что). Исемнәр ялгызлык һәм уртаклыкка бүленә. Имена существительные делятся на собственные и нарицательные. Исемнең ничә килеше бар? Сколько падежей у сущ.? Перечислите?Вставим вопрос, раскрываем смысл, находим окончание. Прочитайте предложения, вставляя нужные окончания. Определите падеж.

Презентация.

3.Яна теманы аңлату

Дәфтәрләрне ачтык, бүгенге числоны һәм теманы язып куйдык.

Открыли тетради, записали сегодняшнее число и тему.

Егерме алтынчы ноябрь.

Класста эш.

"Тартыкка беткән исемнәрнең тартым белән төрләнүе."

Ә хәзер, укучылар, дәреслектәге 34нче биттәге 1 нче күнегүне ачтык., на тридцать четвертой странице, 1 упражнение. Кем тактага чыга? Ә калганнар урында эшли.

Бит-ләр-ем

Авыз-ым

Колаг-ым

Күз-ләр-ем

Яхшы, молодец утыр. Укучылар, сез беләсез, 1нче затта берлек санда тартыкка беткән исемгә -ым, -ем кушымчасы ялгана минем кулым, минем күзем, икенче затта берлек санда -ың, -ең кушымчасы синең кулың, синең күзең, ә өченче затта -ы, е кушымчалары аның кулы, аның күзе. Күплек санда 1че затта -ыбыз, -ебез- безнең кулыбыз, безнең күзебез, 2нче затта -ыгыз, - егез. сезнең кулыгыз, сезнең күзегез. 3 нче затта ы, -лары,- е, -ләре. , аларның кулы, куллары, аларның күзе, күзләре. Менә сезгә онытмас oчен, шушы таблицаларны таратып чыгам. 1 нче таблица берлек санда, ә икенчесе күплек санда.

Ләкин укучылар шуны истә калдырыгыз сузыклар арасында П тартыгы яңгырау Б белән чиратлаша.Къ,к саңгырау тартыклары гъ, г яңгырау тартыклары белән чиратлаша: китап, п саңгыравына бетә, ләкин сузыклар арасында ул п тартыгы, б яңгырау тартыгына алмаштырыла. 3 нче күнегүне карагыз әле.

Әйдәгез үзебез 2 сүзне тартым белән төрләндерик берлектә генә.

Колак Көчек-көчеге, көчегең,көчеге

Колагым

Колагың

Колагы

Әйдәгез, хәзер тиз генә "Тәрҗемәчеләр" уенын уйнап үтәбез. Давайте час поиграем в переводчиков. Я говорю по-татарски, а вы по-русски. Мин татарча әйтәм сез русча эйтәсез. Кул-рука, минем кулым- моя рука,

Әби-бабушка, минем әбием-моя бабушка, чүпрәк-тряпка, чиста чүпрәк-чистая тряпка, мәктәп-школа, яңа мәктәп-новая школа.

Ә хәзер бастык барыгыз да. Все встали физкультминутка эшләп алабыз.

Менә минем уң кулым,

Менә минем сул кулым,

Менә минем уң аягым,

Менә мин сул аягым,

Менә-идән, менә-түшәм.

Менә ничек мин үсәм.

Молодцы утырыштык.

Укучылар кем белә, кичә нинди зур бәйрәм булды?

Дөрес. Ә сез әниләрегезне котладыгызмы? Сез аларны яратасызмы? Ярдәм итәсезме?

Жир йөзендэге ин кадерле, ин изге кеше әни. Әни, әнкәй… Бу якты дөньяга килгәч тә безне, йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, еласак, жыр көйләп юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч - дәрт бирүче, гомер буена кайгы - шатлыкларыбызны уртаклашучы, тормышыбызнын бизәге, таянычы, акыллы уй - фикерләре белән тормыш дигән олы юлдан алып баручы ул.. Укучылар, ә хәзер презентаөиягә күз салыгыз?

Укучылар, әниләр турында бик күп шигырьләр( стихотворения), җырлар( песни) язылган. Мәсәлән,

Ак биләвең белән сабый чактан

Бәхетләргә генә төрдең бит.

Изге теләкләрең тормышымны

Чәчәкләргә генә үрден бит

Күңелемнең якты кояшы син,

Карашыңны айда күрәмен.

Әнием, мин синең исемеңне

Йолдызлардан күккә тезәмен. - дип яза Рәвилә Мөбаракшина

Әниләр турында мәкальләрдә күп(пословицы).

Ана - шәфкать диңгезе.

• Ана яхшылыгын авырсан белерсен.

• Анаңдай ана булмас.

• Анасыз корт бал җыймас, бал җыйса да мул җыймас.

• Ана балага авызыннан өзеп каптырыр.

• Ана күңеле балада, бала куңеле далада.

• Ана бала өчен төн йокысын өч бүлә.

• Баланың моңын ана белер.

Бу шигырьне Һәм мәкальләрне ничек аңлыйсыз?

Как вы понимаете это стихотворение и пословицы?

Дөрес, әни доньядагы иң кирәк кеше. Ул безен ярдәмчебез, таянычыбыз.

4. Ныгыту

Укучылар, менә сезгә һәрберегезгә әни турында текст.. Укып китик. Прочитаем текст.

Әни

Мин әниемне бик яратам. Ул минем күлмәгемне юа, чәчләремне үрә. Дәресләремне хәзерләшә. Әни бервакытта да орышмый. Һәрнәрсәне әйбәтләп аңлата. Үзе дә мине ярата ул.

Әйдәгез, русчага тәрҗемә итеп карыйк.

Мама

Я очень сильно люблю свою маму. Она стирает мое платье, плетет волосы. Помогает делать домашнее задание. Она никогда не ругается. Все тщательно объясняет. Она и сама меня любит.

Шул тексттан тартым белән төрләнгән исемнәрне табыгыз, сүзнең кушымчаларын күрсәтегез

Кем беренче сүзне тапты?

Әниемне

Күлмәгемне

Чәчләремне

Дәресләремне

Балалар, нинди сүздә саңгырау тартык белән, яңгырау тартык чиратлаша?

5. Өйгә эш, билгеләр.

Молодцы, сезгә өй эше итеп әниегез турында 3-4 җөмлә язып килергә, тартым кушымчалары кулланып. Бүгенге текстны үрнәк итеп карасагыз да була. Дневникларыгызга өй шен язып куегыз.

Билгеләр.







© 2010-2022