Фәнни-тикшеренү эше: «Туфан Миңнуллин әсәләрендә милләт язмышы проблемасының күтәрелеше»

Бу фәнни-тикшеренү эшенең максаты: 1.Күренекле драматург Туфан Миңнуллин иҗаты  турында төрле чыганаклардан файдаланып, мөмкин кадәр күбрәк материал туплау һәм өйрәнү. 2.Драматург Туфан Миңнуллин иҗатында милләт язмышы чагылышын  ассызыклап күрсәтү. 3.Милләт язмышы өчен көрәшүче драматург Туфан Миңнуллинны  безнең буынга һәрьяклап үрнәк итеп кую, иҗатына мәхәббәт тәрбияләү. Аның     бурычы: Туфан Миңнуллин иҗатына караган материалларны картотекада туплау. Бу тикшеренү эшенә әзерләнгәндә, бик  кү...
Раздел Русский язык и Русская литература
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат zip
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Муниципаль автоном белем бирү учреждениесе

"Инглиз телен тирәнтен өйрәнүче 18 нче мәктәп"












Фәнни-тикшеренү эше

Туфан Миңнуллин әсәрләрендә милләт язмышы проблемасының күтәрелеше










Эшне башкарды:

1 нче квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Фаттахова М.М.


Казан - 2014

Эчтәлек

I. Кереш........................................................................................................................4

II.Төп өлеш

1.Драматургның шәхси тормышы.............................................................................6

2.Туфан Миңнуллин иҗатында милләт язмышы...................................................10

3.Ил язмышы - язучы язмышы................................................................................12

III.Йомгаклау.............................................................................................................13

IV.Кулланылган әдәбият..........................................................................................14












Кереш

Әдәбиятның һәм сәнгатьнең кеше тормышы өчен әһәмияте чиксез. Рухи камиллеккә омтылган кешелекне тәрбияләү чарасы буларак әдәбиятның, сәнгатьнең, театрның роле бәяләп бетерә алмаслык зур. Без бер генә минутка үзебезне Тукайсыз итеп күз алдына китереп карыйк. Яки бөек Салих Сәйдәшевсез? Тиңдәшсез Кәрим Тинчуринсыз? Яки Җәлилсез?! Тагын бер генә минутка үзебезне «Шүрәле»сез, «Зәңгәр шәл»сез, «Моабит дәфтәр»сез итеп уйлап карыйк. Шушы бер минут эчендә дә без үзебезнең ни кадәрле ярлы икәнлегебезне чамалап өлгерер идек. Илебездә булсын, чит җирләрдә булсын, танышканда үзебезнең исемнәрдән элек без Тукай, Җәлил исемнәрен атыйбыз, халкыбызның героик үткәне белән, матур бүгенгесе белән хаклы рәвештә горурланабыз. Шушы горурлык хисе дә безгә сәнгать аша, әдәбият аша сеңә.

Туфан Миңнуллин турында язарга утыргач, мин, гомеремдә беренче тапкыр диңгез күргән авыл баласы сыман, чарасыздан аптырап, югалып калдым, чөнки язучының аерым-аерым әсәрләрен укыганда никадәр генә хозурлансам, никадәр соклансам да, мин диңгезнең аерым-аерым дулкыннарын гына күргәнмен икән. Ә инде бөтен чыккан китапларын, язмаларын күздән кичереп, әсәрләрен өр-яңадан күңелем аша үткәреп утырганда, гүя беренче мәртәбә чынлап торып аның олылыгын тойдым, мин аны тагын да ныграк аңлый башладым, үзем өчен өр-яңадан ачкан кебек булдым. Туфан Миңнуллин минем өчен тагын да зураеп, олпат Ил агасы, милләт язмышы өчен кайгырып, ил борчуы белән борчылып яшәүче һәм иҗат итүче олуг зат, фидакарь шәхес булып күз алдыма килеп басты.

Фәнни-тикшеренү эшенең максаты:

1.Күренекле драматург Туфан Миңнуллин иҗаты турында төрле чыганаклардан файдаланып, мөмкин кадәр күбрәк материал туплау һәм өйрәнү.

2.Драматург Туфан Миңнуллин иҗатында милләт язмышы чагылышын ассызыклап күрсәтү.

3.Милләт язмышы өчен көрәшүче драматург Туфан Миңнуллинны безнең буынга һәрьяклап үрнәк итеп кую, иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.

Бурычлары:

1.Туфан Миңнуллин иҗатына караган материалларны картотекада туплау.

2.Матур әдәбият әсәрләренә (конкрет алганда Туфан Миңнуллин иҗатына) якынаю өчен Туфан Миңнуллинның "Илгизәр+Вера", "Әниләр һәм бәбиләр", "Әлдермештән Әлмәндәр" әсәрләрен уку һәм видеоязмада карау.

Бу тикшеренү эшенә әзерләнгәндә, бик күп китаплар, газета-журнал материалларына мөрәҗәгать иттек. Бигрәк тә язучының 65,70 һәм 75 еллык юбилейларына багышлап чыгарылган матбугат материалларыннан файдаландык. Республикада чыга торган "Ватаным Татарстан", "Мәгърифәт", "Юлдаш", "Акчарлак" газеталарыннан һәм "Идел", "Казан утлары", "Сәхнә", "Мәйдан", "Гаилә учагы" журналларыннан материаллар алдык. Шулай ук Азат Әхмәдуллин, Разил Вәлиев, Рабит Батулла, Роберт Миңнуллин, Марсель Галиев Т.Миңнуллин турында язган очерк, мәкаләләре һәм шигырьләрен кулландык.

Без сайлаган тема бик актуаль дип саныйбыз, чөнки, беренчедән, Туфан Миңнуллин үзгәртеп корулар чоры тудырган проблемаларны, аеруча халкыбызның бүгенге язмышы, үткәне һәм киләчәге өчен борчылып, үз әсәрләрендә күрсәтә алды. Икенчедән, язучы кеше язмышын җәмгыять һәм милләт язмышы белән бәйләнештә карап, халкыбызның милли йөзен, гореф-гадәтләрен тасвирлау аша һәр кешенең үз алдындагы торган бурычларын онытмаска тиешлеген искәртә. Өченчедән, Т.Миңнуллин милләтнең бөтенлеген саклау - бүген безнең төп бурычларыбызның берсе икәнлеген аңлата, татарның милли йөзен саклап калу өчен көрәш юлларын тасвирлый, милләтебез язмышына битараф булмаска өнди.


Төп өлеш

1.Драматургның шәхси тормышы

Туфан Габдулла улы Миңнуллин 1935 елның 25 августында хәзерге Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында дөньяга килә. Улында әдәби зәвык тәрбияләүдә, татар әдәбиятына карата беренче хисләрне, мәхәббәтне уятуда әтисенең тәэсире зур була. Чыгышы белән ул - Казан кешесе, заманында Гафур Коләхмәтовтан белем алган. Алар укыган мәктәпкә Тукайның килүе, яхшы укучыларга китаплар өләшүе кебек истәлекләрен улына кат-кат сөйли.

Башлангыч белемне авылларында алгач, Туфан күрше Олы Салтык авылында җидееллык, Олы Карамалыда (язучы Ибраһим Гази авылы) унъеллык мәктәптә укый.Стена газеталары чыгаруда бик теләп катнаша, аларда үзенең беренче шигырьләрен бастыра.

Белемгә омтылыш һәм әдәбиятка мәхәббәт Т.Миңнуллинны Казан университетына алып килә, әмма сугыштан соңгы авыр еллар, гаиләгә ярдәм итү кирәклеге яшь егетнең тормыш юлына үзгәрешләр кертә: ул туган авылына кайта, төрле эшләрдә эшли. 1956 елда университетка кабат керә, ләкин озакламый Мәскәүгә Щепкин исемендәге театр училищесына укырга китә. Училищеның 1961 елгы чыгарылышы яшьләре белән бергә, Т.Миңнуллин да Казанга кайта. 1964 елга кадәр Татар дәүләт академия театрында артист булып эшли, әмма яшьтән үк тынгылык бирмәгән, студентлык елларында инде төн йокыларын качырган "язучылык җене" аңар уен сәнгате белән чын-чынлап шөгыльләнергә ирек бирми: журналистикага күчеп, "Чаян" журналында, Казан телевидениясендә эшли. Аның юмористик сәләте ачылып китә, шактый санда көлкеле хикәяләр һәм "уклы-камчылы" фельетоннар яза, кече күләмле сәхнә әсәрләре иҗат итә.

Туфан Миңнуллинның гаиләсе зур түгел. Аның тормыш иптәше -Татарстанның халык артисткасы Нәҗибә Исханова. Алар 1961 нче елның 25нче декабрендә уртак тормышларын башлап җибәрәләр, бик тату һәм нык гаилә төзиләр. Нәҗибә Исханова драматургның барлык пьесаларында да төп рольләрне башкара. Актриса буларак та, иҗат кешесе буларак та Нәҗибә Исханова үз профессиясен фанатикларча яратты, аңа турылыклы булды, аңа аз гына да хыянәт итмәде. Аларның Әлфия исемле бер кызлары, ике оныклары (Диләрә һәм Данияр) бар. Туфан Миңнуллин хәленнән килгән кадәр оныкларында татар әдәбиятына, тарихына, бөек шәхесләргә зур ихтирам һәм мәхәббәт хисләре тәрбияләргә тырыша.

1968 елдан башлап Т.Миңнуллин профессиональ язучылык хезмәтенә күчә.

Әгәр дә татар драматургиясенең соңгы дүрт дистә ел эчендәге үсешен агып яткан елга белән тиңләп карасак, аның агыш үзәнен Туфан Миңнуллин иҗаты тәшкил итә дип билгеләргә мөмкин булыр иде. Узган гасырның соңгы чирегеннән башлап соңгы көннәргә кадәрге драматургларыбыз исемлеген аның белән башлап китү кабул ителде инде. Татар сәхнәсен яңадан-яңа үзенчәлекле пьесалар, яңадан-яңа кабатланмас характерларга ия булган образлар белән баетып, ул милли уен сәнгатен тота. Ягъни театрыбызны темалар яңалыгы, сәнгатьчә чаралар байлыгы ягыннан алга үстерә. Аның тынгысыз характеры, табигый сәләте, әдәбиятны яратуы, тормышны яхшы белүе, һәр кеше язмышын үзенеке итеп кабул итүе әдәби иҗатта үз урынын табуга китерде.

2.Туфан Миңнуллин иҗатында милләт язмышы

Уңга, сулга аумыйм, һәнүз алга барам,

Юлда манигъ күрсәм, тибәм һәм аударам;

Каләм кулда була торып, яшь шагыйрьгә,

Мәгълүмдер ки, курку белән өркү харам.

Г.Тукай

Туфан Миңнуллин иҗаты турында нәрсә дә булса язарга дип кулга каләм алсаң, үзеннән-үзе бөек шагыйребез Габдулла Тукайның шигъри юллары искә төшә. Икесе ике чорда яшәп иҗат итүчеләр, берсе-халык шагыйре, икенчесе-драматург, прозаик... Ләкин алай гына да түгел икән. Икесенең дә тормыш юллары ил һәм халык язмышында бик болгавыр заманга туры килә.Ил тормышының тотрыксыз чорында милләтнең чын уллары, асыл затлары уңга-сулга аумый, курыкмыйча үз сүзен әйтә алудан, йокымсырап ятучыларны уята белүдән күп нәрсә тора.

Т.Миңнуллиннны үзенчәлекле әдип иткән сыйфат иң элек аның дөньяга карашыннан, тормыш күренешләрен заман үзгәрешләрен аңлау дәрәҗәсеннән башлана. Кеше язмышын җәмгыять һәм милләт язмышы белән бәйләнештә карап, халкыбызның милли йөзен, гореф-гадәтләрен тасвирлау аша һәр кешенең үз алдындагы бурычларын онытмаска тиешлеге аның "Әниләр һәм бәбиләр"(1984) драмасында ачык күрсәтелә. Драмада әдәбиятның мәңгелек темаларыннан берсе ана булу бәхете чагыла, һәм бу бәхетнең матурлыгы милли-әхлакый кануннарга барып тоташа. Драмадагы төрле дәрәҗәдәге хатын-кызлар - аналарның сөйләшүләре, гади авыл хатыны, унике бала анасы Гөлфинәнең акыллы, борчулы, миһербанлы, кирәк икән кисәтүле дә сүз-киңәшләре җәмгыятьтәге әхлак кануннарының бозыла башлавында хатын-кызның роле зур икәнлеген аңларга ярдәм итә. Тамашачы күңелендә аптыраулы гаҗизлек катыш кызганулы нәфрәт уяткан образ - Дилемма. Баш табибның "иманыгыз бармы сезнең?", "бишек җырын беләсезме?" дигән сорауларына яңа гына баладан котылган яшь хатынның "мин ул сүзне аңламыйм", безгә аны өйрәтмәделәр" дип җавап бирүе Дилемма кебекләрнең бу тормышта очраклы күренеш түгеллеген, аларның барлыкка килүләренең сәбәпләре бик тирәндә икәнлеген күрсәтә. Тәрбия ана сөте, бишек җырлары, балага булган мәхәббәт, иреңә карата ихтирам, ата-анага хөрмәт кебек гүзәл сыйфатлар белән күчә. Әйе, ул вакытларда тапкан баласын алырга һәм тәрбияләргә теләмәүләр, ташлап калдырулар күренә башлаган була инде. Бу күренешнең ни дәрәҗәдә куркыныч булуын, кешелекнең алга үсешенә ничек янавын әйтеп, драматург чаң суга.

Драманың төп фикере бишек җыры темасыннан үсеп чыга. Бишек җыры - милли гадәт-йолаларның гомумкешелек кыйммәтләренә барып тоташуын чагылдыра. Ике неомифик Ананың шартлы образлары, бу персонажлар авызыннан яңгыраган бишек җырлары татар, рус халыкларының бишек җырлары белән көчәйтелә, кешелекнең дәвамлылыгына, яшәүнең мәңгелегенә ышаныч булып яңгырый. "Бишек җырын онытмаган милләт кенә яшәячәк", ди безгә әсәр. "Әгәр дә без бишек җырларын онытып барабыз икән, балаларыбызга ни өйрәтербез соң? Аларны моннан мәхрүм итмибезме соң? Каты күңелле хатын-кызлардан рухи гарипләр туып, ул балалар рәхимсез, миһербансыз булып үсмиләрме? Әгәр алар күбәйсә, кешелек җәмгыяте нишләр? - дип сорый драматург үзе. Шундый күп сорауларга җавап эзләргә тырыштым мин бу драмада" (Миңнуллин Туфан. Татарның бер баласы. - Казан: Рухият, 2003. -229б). Әлбәттә, язучы бу әсәре белән киләчәккә куркыныч янамасын өчен безне гореф-гадәтләребезне онытмаска, гаилә корганда игътибарлы һәм җитди булырга, тәрбия-әхлак төшенчәләрен онытмаска, туган телебезне, динебезне сакларга өнди.

Милләтебезнең эреп югалуына алып барачак төп сәбәпләрнең берсен Гаяз Исхакый динебезне югалтуда күргән иде. "Әүвәл әхлак бозыла, икенче, дин бетә, өченчедән, ул халык үзе бетә", - дип язган ул. Мәсәлән,"Зөләйха" исемле драмасы белән ул көчләп чукындыруга каршы чыккан."Ул әле өйләнмәгән иде" дип аталган повестенда да иске татар тормышында рухи канәгатьлек тапмаган яшь егетнең акрынлап үз милләтеннән читләшүен, марҗа "тырнагы"на эләгүен сыкранып сурәтләде.

Туфан Миңнуллин бу фикерне дәвам итә, алай гына да түгел, тирәнәйтә. Милләтебезнең акрынлап сыегая баруын ул рус һәм татар арасындагы катнаш никахларда да күрә. Моның ачык мисалы булып Т.Миңнуллинның үзгәртеп корулар чорындагы иң көчле әсәрләреннән берсе булган "Илгизәр +Вера"(1992) пьесасы тора.

Элек-электән үк барлык милләтләр дә катнаш никах мәсьәләсенә үтә дә сак булганнар. Гореф-гадәтләргә, йолаларга курку катыш хөрмәт белән караган борынгы әби-бабаларыбыз гаилә кору, нәсел калдыру кебек вазифаларны бөтен җитдилеге белән уйлап башкарганнар. Изге юлда ялгышлыклар, ашык-пошык эшләр һич тә хупланмаган. Бу фикернең дөреслеге пьесада ачык дәлилләнә. Мәсәлән, олы буын кешеләре - урыс милләтеннән булган Алексей да, татар милләтеннән булган Нурхәмәт тә Вера белән Илгизәрнең бергә гаилә корырга җыенуларын курку катыш ышанычсызлык белән көтәләр. Бу авылда өч йөз ел буена татар һәм рус милләте бик дус гомер иткән. Бергә эшләгәннәр, күңел ачканнар, кыз-егетләре аулакта бер-беренә мәхәббәт сүзләре пышылдашканнар. Ләкин эш шуннан ары узмаган. Чөнки катнаш гаилә коруның һәр ике милләт өчен дә куркыныч хәлләргә китерү мөмкинлеген төшенеп яшәгәннәр борынгылар. Ләкин замана үзгәрә, әхлак нормалары һәр ике халыкта да тотрыксыз хәлгә килә. Яшьләр әби-бабай йолаларына җиңел акыл белән карыйлар. Нәтиҗәдә ике милләт баласы бергә кушыла, ләкин төптән уйлап корылмаган гаилә таркала.

Пьесадагы үзенчәлекле персонаж - Ислам әйткән сүзләр чын хәлебезне дөрес бәяли : "Без рус белән кушыла алмыйбыз, - ди ул. - Урыс белән янәшә генә яши алабыз. Син марҗага өйләнгән бер татарның баласына татар исемен кушканын ишеткәнең бармы? Урыска кияүгә чыккан татар хатынының баласы әнисенә әни дип әйтәме? Урыс татар белән татарны йотар өчен генә туганлаша, белдеңме?"

Исламның соңгы сүзләре артык кискен яңгырый, әмма дөрес. Аның әйткән сүзләре яшьләрнең беренче балалары тууга раслана: Вера улына беркем белән киңәшләшмичә Иван исемен куштыра.

Кыскасы, руслашу кебек безне йота баручы процессны дөрес чагылдырып, драматург милләтебез язмышына битараф булмаска, һәрнәсәне, хәтта һәркемнең үз шәхси эше генә булып күренгән кемгә өйләнү, кемгә кияүгә чыгу мәсьәләсен дә акыл белән үлчәп хәл итәргә чакыра.

Татар театры тарихында аерым урын алып торган, тамашачыны еларга һәм көләргә мәҗбүр иткән иң уңышлы, халыкчан комедияләрнең берсе, әлбәттә, "Әлдермештән Әлмәндәр"(1976). 1980 елда шушы пьеса буенча куелган спектакль өчен әсәрнең авторы Т.Миңнуллинга, режиссеры М. Сәлимҗановка һәм төп рольне уйнаган Ш.Биктимеровка Станиславский исемендәге Дәүләт премиясе бирелә. Драматург Әлмәндәр карт образына татар халкының рухи ныклыгын, тирән акылын, гүзәл гореф-гадәтләрен, намуслы яшәү рәвешләрен салып биргән.

Халкыбызның рухи байлыгын, тормыш тәҗрибәсен үзләрендә туплаган олы буын вәкилләре белән тормыш ыгы-зыгысына кушылып, буыннан-буынга күчеп баручы иң изге тойгылар турында онытып баручы яшьләр арасында туган каршылык аркасында гасырлар буена туплап килгән әхлакый кыйммәтләренең бетү, югалу куркынычы күп кенә әсәрләрдә яктыртылды. Т.Миңнуллинның "Әлдермештән Әлмәндәр" комедиясендә исә, халкыбызның физик һәм рухи байлыкларын үзендә туплаган, сокландыргыч уңай сыйфатларга ия булган Әлмәндәр белән тирә-юньдәге кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне җылы, матур тасвирлап, өлкән буын белән яшьләр, элеккедән калган гореф-гадәтләр, йолалар белән яңалары килешеп яшәсә, ике арада гармония сакланса, моңа беркемгә дә зыян килмәве, киресенчә, бу кыйммәтләрнең тагын да затлырак, кадерлерәк төсмер алуы турында сөйли. Яшьләрне аңлый белүе, характерының җиңелчә булуы, шаян рухы Әлмәндәр картны тирә-юньдәгеләр өчен кадерле, кирәкле картка әйләндерә. Әлмәндәр тормышны ярата, безне дә дөрес, иманлы һәм мәгънәле яшәргә чакыра.

3.Ил язмышы- язучы язмышы

Т.Миңнуллин иҗатында халкыбызның милли өметләре, хисләре, бай образлар дөньясы искиткеч тирән һәм тулы чагылды. Чынбарлыкны сурәтләүдә һәрвакыт тарихи дөреслеккә омтылган иманлы милли әдип ул Т.Миңнуллин. Ил язмышы, халык язмышы хакында сүз барганда ул беркайчан да читтә калмый, киресенчә, алдын-артын карамыйча, ярсый-ярсый ут эченә ташлана."Туктагыз әле, агайне, алай түгел, болай бит ул", - дип күпләрнең фикерен үз ягына борып җибәрә ала. Т.Миңнуллин - язучы буларак кына түгел, гомумән, кеше буларак та кызыклы, үзенчәлекле шәхес. Көр тавышлы, ачык чырайлы, һәрчак оптимист, шаян һәм тапкыр, урынына карап җитди һәм кырыс, таләпчән бу кеше гел игътибар үзәгендә, абруйлы. Аңа фикер үткерлеге, җорлык, мәсьәләнең асылын тиз тотып ала белү, һәр очрак өчен тормышчан фактлар, халыкчан мәзәкләр, гыйбрәтле хәлләр һәм урынлы гыйбәрәләр китерә белү хас, шулар аны кызыклы әңгәмәдәш тә, акыллы җитәкче дә ясый. Аның Татарстан Язучылар берлеге рәисе булып эшләве, заманында СССР Югары Советына да депутат булып сайлануы, унбиш елдан артык Дәүләт Советы депутаты булуы да шул хакта сөйли. Законнар кабул иткәндә, Дәүләт программалары хакында фикер алышканда, бигрәк тә авыл проблемалары, милли мәсьәләләр хакында сүз барганда битараф булган, үз фикерен кистереп әйтми калган чагы юктыр аның. Сессия барган вакытта ук ул үзенә ошамаган законны берничә минутта сүтеп ташлый, үз фикерен тавышка куйдырта һәм еш кына яклаучыларын да таба. Туфан аганың күңел сизгерлеге, язучы күрәзәлеге, депутатлык тәҗрибәсе аны теләсә кайсы вакытта халык мәнфәгатен якларлык дәрәҗәгә җиткергән.

Дәүләт Советында халык гаме белән борчылучы, милләт кайгысын кайгыртучы иң фидакарь депутатларның берсе Туфан Миңнуллин икәнен барыбыз да күреп-белеп тордык. 2002 елда Татарстан Конституциясенең яңа редакциясен әзерләгәндә Туфан ага Төп Законга бер маддә өстәргә тәкъдим итә. Белгәнебезчә, татарларның күпчелеге Татарстаннан читтә яши. Россия төбәкләрендәге милләтттәшләребезгә балаларын татар мәктәбендә укыту, туган телләрен, гореф-гадәтләрен саклау, кыскасы, чын милли тормыш белән яшәү елдан-ел кыенлаша бара. Туфан ага тәкъдим иткән әлеге маддә нәкъ менә шушы мәсьәләне хәл итәргә тиеш иде. Бик озак бәхәсләр һәм фикер алышулардан соң, ул, ниһаять, 14 нче маддә булып Конституциябездә урын алды. Анда:"Татарстан Республикасы Татарстаннан читтә яшәүче татарларга милли мәдәниятләрен үстерүдә, туган телләрен һәм милли үзенчәлекләрен саклауда ярдәм итә", - дип язылган иде. Дөньяга сибелгән татарны бер йодрыкка туплау, бердәм милләт итеп яшәтү һәм саклау өчен үтә дә кирәкле маддә иде бу. Соңрак "Россия арасында вәкаләтләр бүлешү хакындагы Шартнамәдә дә урын алды, һәм ул федераль закон белән расланды. Бер караганда, язучының төп эше - иҗат, ул үз талантын депутатлык яисә башка җәмәгать эшләренә сарыф итмәскә тиеш кебек. Ләкин Татарстан парламентында Туфан Миңнуллин кебек милләтпәрвәр язучы-депутатларыбыз булмаса, туган телебезне, милли мәктәпләребезне, милли матбугатыбызны, милли мәдәниятебезне, динебезне яклап кемнәр генә сүз әйтер иде икән?!

Йомгак ясап шуны әйтәсе килә: нык ихтыяр көченә ия булган Туфан Миңнуллин күпкырлы талантка ия шәхес. Татарның бөек шагыйре Хәсән Туфаннан соң, тагын бер тапкыр Туфан исемен аклау, әдәбият диңгезендә югалмыйча, шул исем белән тагын бер тапкыр бөтен халыкка танылу, дан казану - үзе бер могҗизадыр!

Алтмышлап сәхнә әсәре, повесть, хикәяләр, юморескалар, публицистик һәм тәнкыйть мәкаләләре авторы Туфан Миңнуллин Халык язучысы, Татарстан Республикасының һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе исемнәренә лаек булды, Россия Федерациясенең Станиславский исемендәге, Татарстанның Г.Тукай һәм М.Җәлил исемендәге дәүләт премияләре, орденнар, төрле дәрәҗәле бүләкләр белән бүләкләнде. Үзенең драма әсәрләрендә Туфан Миңнуллин тормышчан геройлары аша халкыбызның милли йөзен, гореф-гадәтләрен, иң матур сыйфатларын - хезмәтне ярату, өлкәннәргә хөрмәт, буыннар арасында рухи бәйләнеш, яшәү дәрте, әхлакый кануннарга тугрылык һәм башкаларны яктырта алды. Ул еллар үтеп тә югалмас, алтыннарга тиң зур мирас калдырды.













Йомгаклау

Фәнни-тикшеренү эшебезнең максаты күренекле драматург Туфан Миңнуллин иҗаты турында төрле чыганаклардан файдаланып, мөмкин кадәр күбрәк материал туплау һәм өйрәнү; милләт язмышы өчен көрәшүче милләтпәрвәр язучыны безнең буынга һәрьяклап үрнәк итеп кую иде.

Фәнни-тикшеренү эше барышында максатыма ирештем дип уйлыйм. Татар халкының горурлыгы - бөек драматургы Туфан Миңнуллин турында билгелекүләм материал тупланды. Аның уйлата да, елата да, көлдерә дә торган сәхнә әсәрләрен хәзерге һәм киләчәк буын балалары да яратып укыячакларына, сәхнәдә яратып караячакларына иманыбыз камил. Авыр туфрагың җиңел булсын, Туфан абый!

Зиннур Хөснияр

Туфан абыйга

Арды дөнья, алҗыды, Ниһаять, кайтып җитте

Керфеген йокы басты. Канкй улы Бәхтияр.

Кемдер, әнә, учак якты, Уян, халкым, йоклама

Сарык суеп, казан асты. Әлмәндәр карт ни дияр?!

Йокы басты керфеген,

Аш уздырып үткәрмәкче, Шәкүр агай әйбәт карак,

Милләтемнең өчесен. Күңеле белән Алып.

Башкалар да күзен ачты,

Купты туфан, әй, кузгалды Әлмәндәрдән оялып.

Күңелләрдә, йөрәктә.

Йоклаганны уятырга Купты Туфан, сүзен әйтте,

Туфан кубу кирәк тә! Күңелләргә, йөрәккә!

Ваемсызны уятырга

Туфан булу кирәк тә!

Файдаланылган әдәбият

1. Миңнуллин Т. Сайланма әсәрләр, 10 томда, 1 том. - Казан: Тат.кит.нәшр., 2002

2. Миңнуллин Т. Сайланма әсәрләр, 10 томда, 10 том. - Казан: Тат.кит.нәшр., 2002

3. Миңнуллин Т. Сайланма әсәрләр. - Казан: Хәтер нәшр., 2008

4. Миңнуллин Т. Китәр юлың еракмы? Пьесалар. - Казан: Тат.кит.нәшр., 1978

5. Утырып уйлар уйладым: көндәлекләр. - Казан: Тат.кит.нәшр., 2003

6. Татар драматурглары: биобиблиографик белешмәлек. Төзүче: Ф.Ганиев, Р.Яруллина, А.Саттарова. - Казан: Тат.кит.нәшр., 2007

7. Казан утлары. - 2011. - №7

8. Ачык дәрес. - 2013. - №10

9. Гаилә учагы. - 2012. - №9

10. Мәйдан. - 2012. - №1








© 2010-2022