Судьба языка - судьба нации

В данном материале говорится об изучении родного языка. Каждый ребёнок начинает говорить на языке своих родителей. И благодаря изучению родного языка он знакомится с культурой своего народа, его обычаями и традициями. В нашей республике два государственных языка - татарский и русский. И в школе оба языка изучаются в равном количестве. Благодаря этому русские дети знакомятся с традициями  татарского народа, а дети-татары приобщаются к культуре русского народа. Но в изучении языка бывают и труднос...
Раздел Русский язык и Русская литература
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:







"Туган тел язмышы - милләт язмышы"





































2007ел

Туган тел җир кебек кадерле һәм газиз. Чөнки ул - кеше күңелендә иң нечкә, мөкатдәс хисләр, иң күркәм сыйфатлар тәрбияләүнең иң куәтле чарасы. Ул - әби-бабай, әткәй-әнкәй теле, дөньяга күзең ачылырга, әйләнә-тирәне танып белергә, чиксез матурлыкларны аңларга, тоярга ярдәм итә торган тел.

"Милли мәктәп бер агачка охшатылса, аның тамыр үзәге - ана теле. Әмма башка дәресләр шуннан үсеп чыккан ботаклар, яфрак вә җимешләр дип санала". Димәк, татар теле укытучысы, үзенең укучыларына туган телдә белем бирү, аларны логик эзлекле, төгәл һәм матур итеп сөйләргә, грамоталы язарга өйрәтү белән беррәттән, мәктәптә укытыла торган башка предметларны үз ана телендә үзләштерүгә җирлек хәзерли, башка телләрне, шул исәптән, безнең илдә милләтләрнең аралашу коралына әйләнгән рус телен өйрәнүгә булыша.

Мәктәп балаларында туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, аның аша үсеп килүче яшь буында патриотик омтылышлар булдыру, башка халыкларның да туган телен олылау, сүз ярдәмендә безне чолгап алган табигать һәм иҗтимагый тормышта тулып яткан матурлыкны тою кебек хисләр тәрбияләү зарурлыгын да исәпкә алсак, укытучы өстенә нинди җаваплы эшләр йөкләнүен сиземләве авыр түгел.

Шуны истә тотып, соңгы елларда безнең мәктәптә татар телен укытуга игътибар артканнан арта бара. Укытуның сыйфатын, нәтиҗәлелеген күтәрүдә бик күп эшләр башкарыла. Укытучылар үзләренең эшләрендә яңа педагогик технологияләр, аларның элеметларын, халык педагогикасы алымнарын, заманча техник чаралар кулланалар. Берләшмәбездә 18 укытучы, һәр укытучының үз методик темасы, үзе тикшергән, эшләгән проблемасы бар. Мәсәлән, "Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның белемнәрен тикшерүдә иҗади биремнәр, тестлар куллану" (Гобәйдуллина Э.А.); "Балаларның милли үзаңын үстерү белән беррәттән, укучыларда уку-мәгълүмат алу күнекмәләрен формалаштыруны дәвам итү" (Галина В.М.); "Укучыларда татар теле һәм әдәбияттан гомуми уку күнекмәләрен формалаштыруда төрле чыганакларның әһәмияте" (Хәйруллина Ф.Х.).

Укытучылар берләшмәсе үзенең эшен алдан төзелгән һәм расланган эш планы буенча оештыра. Мәктәптә 9 татар теле кабинеты бар, һәр кабинет үзенчә җиһазландырылган , күргәзмә әсбаплар, өләшү материаллары, кулланмалар белән тупланган.

Быел мәктәбебездә тагын бер компьютер сыйныфы булдырылды. Татар теле укытучыларына да, теләкләре буенча, кайбер дәресләрен шушы компьютер сыйныфында үткәрү мөмкинлеге тудырылды. Бу мөмкинлек татар теле һәм әдәбияты дәресләренә карата укучыларның кызыксынучанлыгын, күбрәк белү теләген арттыра, укытучыларны иҗади эшчәнлеккә җәлеп итә, профессиональ яктан үсәргә, заман белән бергә барырга ярдәм итә.

Методик эшнең нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан төрле эзләнүләр алып барыла. Укытучыларыбыз авторлык программаларын булдыру, иҗади эшләп булдырган үз алымнарын, ачык дәресләрен аерым китап формасында бастыру эшен алып баралар. Мәсәлән, "Туган телне һәм татар халкының культурасын үстерү программасы", "Г.Тукай мирасы һәм татар дөньясы" (Нуриева Р.Ф.); "Ф.Яруллин әсәрләрендә әхлакый-фәлсәфи проблемалар" (Насыйбуллина Д.Ф.); "Татар телен тирәнтен өйрәнү" (Әхмәтова Г.Н.); "М.Җәлил мирасы" (Галина В.М.). Шәһәр һәм республика күләмендә үткәрелә торган барлык укучылар конференцияләрендә, конкурсларында, укытучылар өчен үткәрелә торган конкурсларда актив катнашырга тырышалар. Мәсәлән, кече жанрлар язу бәйгесендә Зәһриева Ф.Х. II дәрәҗәле Диплом белән, Хәйруллина Ф.Х., Галина В.М. Г.Тукайга багышланган мәкаләләр язган өчен Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Укытуның сыйфатын, укытучыларның һөнәри осталыгын күтәрү максатында семинарлар, практикумнар, төрле чаралар оештырыла. Рус төркемнәрендә, тел һәм әдәбиятны өйрәтү эше параллель алып барыла; укучыларга татар сәнгате, тарихы турында белем бирүгә игътибар ителә; татар теленең грамматикасы тирәнтен өйрәнелә һәм шуның нигезендә укучыларның грамоталылыгы, сөйләм культурасы үстерелә. Рус төркемнәрендә укытуны коммуникатив технологиягә нигезләнеп алып барабыз. Бу технологияне актив кулланылышка кертү тәҗрибәсе белән уртаклашу максатыннан "Коммуникатив технология принципларыннан чыгып, рус төркемнәрендә укучы балаларның татар телен белү дәрәҗәләрен бәяләү", Казахстаннан килгән укытучылар өчен "Татар теле һәм әдәбияты укытуны хәзерге көн таләпләренә җавап бирерлек итеп үстерү" исемле семинарлар уздырылды.

Шәһәр күләмендә үткәрелә торган семинарларның гамәли өлешендә яңа технологияләргә нигезләнгән ачык дәресләр, сыйныфтан тыш чаралар үткәрелә, теоретик өлешендә әдәби әсәргә анализ формасы, кабинетны җиһазлауга таләпләр, календарь-тематик һәм дәрес планнарын төзү буенча методик киңәшләр бирелә, дәрескә анализ ясарга өйрәтелә, татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укытуга хәзерге көн таләпләре ассызыклана.

Дәресләр уздыру белән генә чикләнмичә, системалы һәм планлы рәвештә сыйныфтан тыш эшләр дә оештырырга туры килә. Уку-укыту процессының бу мөһим ягы укучы шәхесен формалаштыру җәһәтеннән дә нәтиҗәле чара булып тора, чөнки сыйныфтан тыш эшләрдә катнашу, бердән, ихтыяри булса, икенчедән, укучыларга мөстәкыйльлек һәм иҗади активлык күрсәтү өчен дә зур мөмкинлекләр тудыру. Күп очракта нәкъ сыйныфтан тыш эшләрдә укучылар үзләрен ныграк таныталар. Фәнни-гамәли конференцияләр, төрле смотр-конкурслар үткәрү укытучыларның һәм укучыларның осталыгын арттыруга зур йогынты ясый.

Рус-татар мәктәбендә туган телнең үсешенә укудан башка түгәрәкләрнең күплеге дә игътибарга лаек. Берничә ел мәктәбебездә гарәп теле түгәрәге эшләп килә. Моннан тыш курай, фольклор, курчак театры, әдәби түгәрәкләрнен булуы уңай нәтиҗәләр китерә. Бу нәрсә бирә соң? Бөтен татар сыйныфында, татар төркемнәрендә укучы укучылар ислам динен, гарәпчә уку, татар халык фольклорының үрнәкләре, курайда уйнау алымнарын үзләштерәләр, курчаклар тегү, сәхнәләштерү, актерлык осталыгына өйрәнәләр, әхлак тәрбиясе алалар. Бу түгәрәкләргә балалар теләп йөри.

Укучыларга әхлак тәрбиясе бирүдә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен, сыйныфтан тыш эшләрне нәтиҗәлерәк, үтемлерәк итү өчен укытучыларыбыз күп көч куя. Эш барышында халык педагогикасының отышлы алымнары киң файдаланыла. Мәктәптә Сабантуй, Нәүрүз, Сөмбелә һәм башка бәйрәмнәр уздыру күркәм гадәткә керде. Ул бәйрәмнәр эчтәлекләре белән тарихка барып тоташа.

Милли тематиканы төрләндерү максатыннан, сыйныфтан тыш чараларга, конкурслар үткәрүгә дә зур әһәмият бирелә. Аларда һәр милләт укучысы катнаша.

Татар теле атналыкларын уздыру - безнең өчен яхшы традициягә әверелде. Укытучылар, укучылар үзләренең осталыкларын төрле бәйгеләрдә күрсәтәләр. Яшь укытучылар ачык дәресләр бирәләр.

Укучыларыбызга төрле шәһәрләргә экскурсияләргә бару да бик ошый. Алар анда илебезнең бай тарихы белән танышалар, төрле гореф-гадәт, йолаларны өйрәнәләр. Биләр, Болгар, Алабуга, Казан шәһәрләре безнең өчен - тарих чишмәләре.

Татарстанда телләр турында законны тормышка ашырып, милләтебезнең меңнәрчә еллык тарихын, мәдәниятен, телен саклап калу максаты белән укучыларга халкыбызның гореф-гадәтләре, традицияләре аша әхлакый тәрбия бирү эшендә безнең мәктәп шәһәребезнең Аксакаллар шурасы белән кулга-кул тотынып эшли.

Туган тел язмышы - милләт язмышы. Туган тел мәсьәләсе иң актуаль, иң җитди социаль-мәдәни байлыкларның иң кыйммәтлесе һәм иң кадерлесе - зиһен байлыгы. Һәр милләт кешесе өчен "иң моңлы көй - милли көй, иң матур тел - туган тел". Бу хисләрне тоеп, ләззәтләнеп яшәгән кеше, һичшиксез, бәхетле кешедер. Андый кеше эшкә дә, гыйлемгә дә сәләтле була.

Соңгы сүз итеп шуны әйтәсе килә, быел Бөтен Россия "Мәгариф" милли проектында катнашып, без уңышка ирештек, җиңү яуладык. Мәктәбебез өчен бу иң зур җиңү, эшебезнең нәтиҗәсе, күрсәткече дип әйтсәк, дәрес булыр.


© 2010-2022