Әдәбиятта Муса Җәлил образы

  Әдәбиятта Муса Җәлил образы                                                ( 8 сыйныф) Максат: 1. Әдәбиятта , музыкада, сынлы  сәнгатьтә Муса Җәлил образының                       тарихи әһәмиятен ачыклау.                    2. Укучыларга иҗади эзләнүгә юнәлеш бирү, аларның фикерләүсәләтен, сөйләм телен үстерү.                    3. Укучыларда М.Җәлил иҗатына һәм шәхесенә карата ихтирам, милли үзаң,                        горурлык хисе тәрбияләү. Җиһазлау: 1. М.Җәлил портреты.                ...
Раздел Русский язык и Русская литература
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы

муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

"Зур Мәшләк урта гомуми белем бирү мәктәбе"

Башкарды: 1 кв. категорияле татар теле

һәм әдәбияты укытучысы

Сәхәбетдинова Чулпан Фәйзхан кызы.

Тема: Әдәбиятта , музыкада, сынлы сәнгатьтә Муса Җәлил образы

( 8 сыйныф)

Максат: 1. Әдәбиятта , музыкада, сынлы сәнгатьтә Муса Җәлил образының

тарихи әһәмиятен ачыклау.

2. Укучыларга иҗади эзләнүгә юнәлеш бирү, аларның фикерләүсәләтен, сөйләм телен үстерү.

3. Укучыларда М.Җәлил иҗатына һәм шәхесенә карата ихтирам, милли үзаң,

горурлык хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: 1. М.Җәлил портреты.

2. Шагыйрьнең әсәрләре буенча китап күргәзмәсе.

3. Фотоальбом. Муса Җәлил.

4. Компьютер.

5. Диск "Күренекле шәхесләр". Муса Җәлил.

Дәрес барышы

"Җырларым"җыры яңгырый.

  1. Укытучының кереш сүзе.

Исәнмесез, укучылар,

Хәерле көннәр сезгә!

Зиһен һәм тел ачкычлары

Телимен һәммәгезгә!

Шушындый теләкләр тели-тели дәресебезне башлыйбыз.

Дөнья поэзиясе күгендә якты йолдызлардай балкыган шагыйрьләр аз түгел. Әмма алар арасында азатлык көрәшенең ялкынлы җырчылары, шул көрәштә батырларча һәлак булган легендар геройлар - инглиз шагыйре Джордж Байрон, венгр шагыйре Шандор Петефи, испан шагыйре Гарсиа Лорка, болгар шагыйре Никола Вапсаров, чех язучысы, публицист Юлиус Фучик һәм татар шагыйре Муса Җәлил исемнәре бар.

Патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең шигъри таланты, сугышчан батырлыгы һәм хәрби оештыру осталыгы фашизмга каршы аяусыз көрәштә бөтен тулылыгы белән ачылды. Аның исеме дөньяда үзенең Ватанына, үз халкына турылыклы булуның гүзәл символына әйләнде. Муса халыклар дуслыгы җырчысы буларак җир йөзендә зур соклану тудырды. Муса Җәлил поэзиясе тау елгасы кебек көчле һәм ярсу да, кырыс һәм шаян да, дәртле һәм сагышлы да.

Башым иям, бу дәһшәтле чорда

Шундый уллар биргән халыкка.

Башым иям, бу халыкның исемен

Мәңге үлмәс иткән шагыйрьгә,-

дип язды Муса Җәлил турында чуваш халык шагыйре Педер Хузангай.

Чыннан да, Муса Җәлилнең милләттәшебез булуы белән чиксез горурланабыз. Ул-татар халкының исемен бөтен дөньяга яңграткан шагыйрь. Шуңа күрә дә дәресебездә Муса Җәлилнең дөнья әдәбиятында, музыка, сәнгатьтә тоткан урынын билгеләүне максат итеп куйдык. Укучылар эзләнүне өч юнәлештә алып барды һәм алар өч төркемгә бүленеп эшләделәр.

Төп өлеш.

Укучылар әйдәгез әле шагыйрьнең тормыш юлын, иҗат өлкәсен искә төшереп үтик?

  1. Сорау-җавап.(М.Җәлилнең тормыш юлын слайдларда күрсәтү һәм укучылардан җавап алу).

1).Муса Җәлил кайчан һәм кайда туган?

Көтелгән җавап: Муса Мостафа улы Җәлилов 1906 нчы елның 15 нче февралендә Оренбург өлкәсе Шарлык районы Мостафа авылында туа.

2).Сугышка кадәр кайсы өлкәдә эшләгән?

Көтелгән җавап: Муса Җәлил 13 яшендә үк үзенең авылында культура-агарту эшләре алып бара, Казанда газетада эшли, Оренбургта комсомол эшләрендә катнаша, Мәскәүдә "Кечкенә иптәшләр", "Октябрь баласы" дигән журналларның мөхәррире була. 1939 нчы елда Казанга кайтып театрда эшли һәм шул елны ТАССР Язучылар берлеге идарәсенең җаваплы сәркатибе итеп билгеләнә.

3).Муса Җәлил ничәнче елда сугышка китә?

Көтелгән җавап: М.Җәлил 1942 нче елның февралендә Төньяк Көнбатыш фронтка җибәрелә.

4).Сугышта иҗат иткән елларын әйтегез?

Көтелгән җавап: М.Җәлил фронтка җибәрелгәч тә иҗат эшеннән аерылмый. 1942 нче елның февраленнән 1944 нче елның февраленә кадәр шагыйрь каләмен ташламый.

5).Муса Җәлилнең кайчан һәм ничек гомере өзелә?

Көтелгән җавап: 1944 нче елның февралендә Җәлил һәм җәлилчеләргә суд була. Суд аларны "дәүләткә каршы җимерү эше" алып баруда гаепли һәм үлем җәзасына хөкем итә. Шул елның августында Плетцензее төрмәсендә унбер җәлилченең гомере өзелә.

Ә хәзер укучылар сезнең чыгышлар белән танышып үтик.

Укчыларның чыгышлары (Слайдлар карау)

1. төркем укучылары чыгышлары. Әдәбият өлкәсе.

2. төркем укучылары чыгышлары. Музыка өлкәсе. "Җырларым" җырын , "Илдар" операсын тыңлау.

3.төркем укучылары чыгышлары. Сынлы сәнгать өлкәсе. (Музейларыннан күргәзмә.)

Сүзлек өстендә эш.

Физкультминут. Дисктан " Дулкыннар " җырын тыңлау һәм бер үк вакытта башка, кулларга физик күнегүләр һәм куллар катнашында бию хәрәкәтләре ясау.

  1. Дисктан Муса Җәлил турында хатыны Әминә Җәлилова истәлекләрен тыңлау.

  2. Сәләтле балалар белән эш. ( Укучылар өстәмә өй эше итеп бирелгән биремнәрен үтиләр - М.Җ.әлил турында төрле истәлекләр белән таныштыралар.)

1 нче укучы: "Муса Җәлил үзенең кыска, әммә якты поэтик юлында батырлыкка һәм үз каны белән дә расланган иҗади батырлыкка дан җырлады, безгә киләчәк буыннар да хөрмәт белән искә алырлык, мәңге сүнмәс васыять һәм наказ калдырды.

Дәресне йомгаклау.

  1. Укытучының йомгак сүзе.

М.Җәлил поэзиясе иң олы һәм гадел хөкем саналган вакыт сынавын узды. Бу олы мирас хәзергәчә сугышчан рухын, сәнгатьчә матурлыгын саклый. Ул безне сокландыра һәм яшәүгә рухландыра, тынычлык, иминлек сагында тора.

2.Рефлексия.( йомгаклау өчен сораулар).

- Нәрсә эшләргә тиеш идек?

- Ничек эшләдек?

- Нинди нәтиҗә ясадык?

IV.Үзбәя. ( Үзбәя аша дәрестәге эшчәнлекнең нәтиҗәлелеге ачыклана).

V. Өйгә эш. Берәр шигырен ятларга.

VI. Укытучының дәресне йомгаклау.

© 2010-2022