Сәләтле бала – ил байлыгы. Лицейда үткәрелгән ата-аналар конференциясе

Сәләтле бала – ил байлыгы. Лицейда үткәрелгән ата-аналар конференциясе. Скрипкада бала уйный. (Котенко Александр, 5нче К)- Хәерле кич, хөрмәтле әти-әниләребез, балалар, укытучылар, безгә килгән кунаклар! Сезне күрүебезгә без бик шат. Ел саен апрель аенда ата-аналар конференциясен үткәрү безнең гореф-гадәтебезгә әверелде. Быел конференциянең темасы: “Сәләтле бала-ил байлыгы”.Беренче булып, сүзне л...
Раздел Русский язык и Русская литература
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Сәләтле бала - ил байлыгы. Лицейда үткәрелгән ата-аналар

конференциясе.

25 нче апрель 2013 нче ел.

Скрипкада бала уйный. (Котенко Александр, 5нче К)

- Хәерле кич, хөрмәтле әти-әниләребез, балалар, укытучылар, безгә килгән кунаклар! Сезне күрүебезгә без бик шат. Ел саен апрель аенда ата-аналар конференциясен үткәрү безнең гореф-гадәтебезгә әверелде.

Быел конференциянең темасы: "Сәләтле бала-ил байлыгы".

Беренче булып, сүзне лицей директорына Валентина Васильевнага бирәбез.

...................................................................................................................................

- Муса Җәлил сүзләренә иҗат ителгән "Дулкыннар" җырын 8нче Б сыйныфы укучысы Мингазова Эльмира башкара.


  • Бүгенге җәмгыятькә сәләтле, тирән белемле, эшлекле шәхесләр кирәк. Безнең максатыбыз - баланың табигать тарафыннан бирелгән сәләтен үстереп, аны иҗади шәхес итеп тәрбияләү. Һәр сыйныфта татар теленә карата нык кызыксыну, күп белергә теләк хисләре белән янган укучыларыбыз бар. Без аларның сәләтен никадәр тизрәк күреп алып, уңай шартлар тудырабыз икән, шул очракта гына көтелгән уңышларга ирешә алабыз.


  • Ә уңышларыбыз юк түгел. Быел татар теле һәм әдәбиятыннан муниципаль олимпиадаларда укучыларыбыз 10 призлы урын алып кайттылар. (Слайд)

.....................................................................................................................................

- Укучыларыбыз төбәкара һәм муниципаль фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашалар. (Слайд)

...................................................................................................................................

- Ел дәвамында үткәрелгән муниципаль бәйгеләрдә дә актив. (Слайд)

...................................................................................................................................

"Чөнки мин ышанам..." шигыре. 5нче К сыйныфы укучысы Гарифуллин Марсель сөйли.

- Һәр уңышка ирешүнең сәләт нәтиҗәсе генә түгел, билгеле, ә тырышлык нәтиҗәсе икәнен беләбез.

-Лицеебызда милли тәрбия эше алып барыла торган сыйныфларыбыз бар

Сүзне 7нче М сыйныфы җитәкчесе Әшрәпова Гөлшат Рәзин кызына бирәм.

................................................................................................................................

(7 нче М сыйныфы укучыларының чыгышлары)

- Милли тәрбия эше алып барыла торган икенче сыйныфыбыз - 6 нчы Л.

Сүзне 6нчы Л сыйныфы җитәкчесенә Бәдретдинова Динә Сәлим кызына бирәм.

.....................................................................................................................................

6нчы Л сыйныфы укучысы Шәйхиева Алия скрипкада уйный.

-Рәхимова Камилла үзе иҗат иткән шигырен сөйли. "Тукайлы Туган ягым".

- Лицеебызда укыту-тәрбия эше халык педагогигасын кулланып, татар халкының мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә нигезләнеп алып барыла. Бу өлкәдә уңышлы эшләүчеләрнең берсе татар теле укытучысы Абрарова Фәнзия Якуп кызы. Быел ул 5нче сыйныф укучылары белән "Федераль дәүләт стандартларына күчү" эксперементына кереп китте. Сүз Сезгә, Фәнзия Якуповна.

...................................................................................................................................

-Гарифуллин Марсель «Алмагачларым» җырын башкара.

- Укучыларның сәләтләрен үстерергә безгә ярдәм итүче кешеләребез:

тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Котенко Майя Леонидовна,

лицейның музыка укытучысы Курмаева Римма Марсовна һәм безнең хореограф Журавлева Елена Владимировна.

Без аларга зур рәхмәтләр белдерәбез.

- Сәләтсез балалар булмый. Барыбер ниндидер юнәлеш аларны үзенә тарта.

Сәхнәдә 10нчы Б сыйныфы укучылары. Татар халык биюе.

- Иртәгә татар халкы Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Без дә аны искә алмыйча китә алмыйбыз.

6 нчы Л сыйныфы укучысы Багабиева Регина Г.Тукайның "Милли моңнар" шигырен сөйли.

Тукай... Безнең арада бу олуг шәхес турында белмәгән, ишетмәгән кеше бармы? Юктыр, билгеле. Бала беренче сыйныфтан алып, унберенче сыйныфка кадәр Тукай иҗаты белән танышып килә. Төрле чараларда катнаша.

-Әле кичә генә 5нче гимназиядә үткән Төбәкара Тукай укуларында катнашып кайттылар. Нәтиҗәләр: (Слайд)

- Габдулла Тукайның "Яз галәмәтләре" шигырен 6 нчы Л сыйныфы укучысы Мөбәрәкова Камилә сөйли.

- 2 нче В сыйныфы укучысы Минуллина Камилә Габдулла Тукайның "Иртә" шигырен сөйли.

- 3 нче Л сыйныфы укучысы Галиева Айгөл Габдулла Тукайның "Эшкә өндәү" шигырен сөйли.

- Габдулла Тукай дигәч үк безнең күз алдыбызда нинди образ килеп туа.

Билгеле, Шүрәле образы.

"Шүрәле" җыры. Гарифуллин Марсель.

- Габдулла Тукай иҗат иткән әсәрләр мәңгелек!

Шагыйрь милләте өчен иҗат иткән, аның өчен яшәгән, аны гыйлемле халык итеп күрәсе килгән:

Татарларның бөеклеге, даны

Сигез кат күкләргә китсен,

Мәңге, һәрвакыт бу милләтне

Ходаем бәхетле итсен,- дигән ул.

- Амин, шулай булсын!

- Сәхнәдә 7нче М сыйныфы егетләре "Әй дусларым, дусларым" җырын башкара..

- Эшебезне йомгаклап, шуны әйтәсем килә: лицеебызда 17 татар теле һәм әдәбияты укытучылары эшли. Барысы да тырыш, сәләтле. Шундый тырыш укытучылар эшләсә, сәләтле балалар тагын да зур уңышларга ирешәчәк һәм калган укучылар арасында сәләтле балалар саны, һичшиксез, артачак дип ышанып калабыз.

Килүегез өчен зур рәхмәт. Сау булыгыз.

Конференцияне МБ җитәкчесе Зәйнуллина Дания Хәбир кызы алып барды.

© 2010-2022