Тест по химии на тему Металлы

Раздел Русский язык и Русская литература
Класс 9 класс
Тип Тесты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тест

1.Бары тик металлар гына урнашкан төркемне сайлап алыгыз:

Б) Mg, Ca, Si А) K, Ca, Pb Ю) Al, As, P;

  1. К һәм Li атомнары төзелешендәге охшашлыкны билгеләгез.

Л) тышкы катлауда 1 электрон булу

К) тышкы катлауда 2 электрон булу

М) электрон катлаулар саны тигез

  1. Металлик Са химик реакцияләрдә:

Ю) кайтаручы Е) оксидлаштыручы З) җиңел кайтарыла

  1. Металларның кайтару үзлеге арту тәртибендә урнашкан рәте:

Л) Na,Mg,Al А) Li,Na,Cu М) Li,Na,K

  1. Na-Mg-Al рәтендә арта:

И) электротискәрелек Б) атом радиусы З) кайтару үзлеге

  1. Mg ның металлик үзлекләре:

В) Al ныкыннан көчсезрәк Н) Be ныкыннан көчлерәк К) Ca ныкыннан көчлерәк

  1. Иң зур атом радиусына ия булган атом

И) калий Н) магний Е) бериллий

  1. Иң йомшак металл

А) тимер Г) алюминий Й) литий

Биремнәрне дөрес башкарсагыз Җир кабыгында иң киң таралган металл атамасын укый алырсыз.

Җавапларны таблицага языгыз


1

2

3

4

5

6

7

8



2. Мәсьәлә: 32 грамм тимер (III) оксидыннан алюминотермия ысулын кулланып ничә грамм тимер табырга була?

1

2

3

4

5

6

7

8

А

Л

Ю

М

И

Н

И

Й

Биремнәрне дөрес башкарган укучылар таблицадан Җир кабыгында иң киң таралган металл атамасын укый алырлар (алюминий)

үбән дәрәҗә авырлыктагы мәсьәлә: 32 грамм тимер (III) оксидыннан алюминотермия ысулын кулланып ничә грамм тимер табырга була?

Югары дәрәҗә авырлыктагы мәсьәлә: Магнетит составында 80 %

тимер (III) оксиды бар. 40 грамм шундый кушылмадан алюминотермия ысулын кулланып ничә грамм тимер табырга була?


© 2010-2022