- Преподавателю
- Русский язык и литература
- Урок «Сузык авазлар»
Урок «Сузык авазлар»
Раздел | Русский язык и Русская литература |
Класс | - |
Тип | Конспекты |
Автор | Фассахова А.А. |
Дата | 10.03.2014 |
Формат | doc |
Изображения | Нет |
татар теленнән дәрес конспекты
Сыйныф: 5
Төркем: татар төркеме
Дәреслек: Татар теле: рус телендә төп гомуми белем бирү мәкт. 5 нче с-фы өчен д-лек (татар балалары өчен)/ Ф.Ф. Харисов, Ч.М. Харисова; -Казан: Татар. кит. нәшр., 2012.-159б. Татарстан Республикасы Мәгариф һәа фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән.
Тема: Сузык авазлар.
Максат: 1. Укучыларны сузык аваз хәрефләре белән таныштыру;
2. Сузык авазлар турында булган белемнәрне камилләштерү;
3. Бер- береңә ярдәмләшү кебек уңай сыфатлар тәрбияләү.
Җиһазлау:
1. Компьютер, кулланма материаллар;
2. Презентация
Материал: дәреслек, 71,72 бит. Рус мәктәпләрендә татар балаларына ана теле укыту: Укытучылар өчен методик кулланма: 5 нче сыйныф/ Ф.Ф. Харисов, Ч.М. Харисова.- Казан: Мәгариф, 2007.-72б.
Метод: аңлату, өлешчә эзләнү, күрсәтү.
Алымнар: укытучы сүзе, укучы сүзе, дәреслек белән эшләү, әңгәмә, язмача эш
Кулланылган структуралар: МЭНЭНДЖ МЭН
ФИНК-РАЙТ-РАУНД-РОБИН(белемнәрне системага салу)
МИКС-ФРИЗ-ГРУП (ял минутында)
Дәрес төре: катнаш
Дәрес барышы
Дәрес этаплары
Этапның эчтәлеге
I Оештыру моменты
Укучыларның дәрескә хәзерлеге тикшерелә.
Укытучы өчен максат:
балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.
Укучылар өчен максат:
дәрестә игътибар булдыру.
а) Психологик уңай халәт тудыру.
-Исәнләшү.
-Кояшны, көнне, дусларны сәламләү
- Артикуляцион гимнастика. (Сузык авазларны әйттерү)
II Өй эшен тикшерү
Укытучы өчен максат:
үткән теманы аңлау дәрәҗәсен ачыклау.
Укучылар өчен максат: өй эше дөреслеген тикшерү.
- Бүген 17 нчы декябрь. Сишәмбе көн. Өй эше "Фонетика" бүлеген кабатлап бер-береңә сораулар бирергә әзерләнергә иде.
Укучылар алдында кәгазь битләре.
- Шулай итеп, укучылар, без үткән дәресләрдә тел белеменең нинди бүлеген өйрәндек?
- Фонетика.
- Авазларны язуда ничек белдерәбез?
- Хәрефләр белән.
III Яңа теманы аңлату
Укытучы өчен максат:
Хәрефләр турында укучыларның белемнәрен тикшерү;
Укучылар өчен максат:
Хәрефләр турында белемнәрен куллану
- Әйдәгез, хәрефләр турында белгәннәребезне искә төшерик.
ФИНК-РАЙТ-РАУНД-РОБИН- "уйла-язып куй-төркемдә фикер алыш"
Җавапларын башта язалар, төркемдә фикер алышып укытучы сораган укучы җавап бирә.
- Мин сезгә сораулар бирәм. Бергә уйлашып җавап бирегез.
Слайд 1.
- Татар алфавитында ничә хәреф бар? (39)
- Кайсы хәрефләр татар телендә генә кулланыла?(ә, җ, ң, ө, ү, һ)
- Кайсы хәрефләр аваз белдерми?(ъ,ь)
- Кайсы хәрефләр ике авазга билге булып йөри? (г, к, в)
- 2 хәреф ярдәмендә кайсы аваз белдерелә? (һәмзә)
- Сузык авазларны белдерә торган хәрефләрне әйтегез.
- Укучылар, без бүген сузык аваз хәрефләре турында тагын да күбрәк белербез. Сузык авазларны белдерергә ничә хәреф кирәклеген белербез.
Слайд 2.
- Мин сезгә тактада шигырь юллары әзерләдем. Алар сезнең алдыгызда да бар.
ГӨМБӘЛӘР
Көне буе бүген елый болыт,
Кояш та йөзен чыткан,
Көзге яңгырдан сакланып,
Гөмбәләр зонтик тоткан.
-Һәр төркемгә берәр юл. Шушы юлга транскрипция ясарга кирәк.
Тактага чыгып язалар.
- Хәзер сузык аваз хәрефләре астына сызыгыз.
- Үзебезнең төп сорауга җавап эзлик. Сузык авазларын белдерү өчен ничә хәреф кирәк. (10)
- Кайсы хәрефләр ике аваз кушылмасын белдерә?
- Транскрипциягә игътибар белән карагыз. Ирен гармониясе булган сүзләрне табыгыз. (көне, болыт, йөзен, көзге)
- Язган вакытта без нинди кагыйдәне истә тотарга тиеш?
- О, Ө хәрефләре бер тамырлы сүзләрдә беренче иҗектә генә языла.
- Алынма сүзне табыгыз. (зонт) Рус теле аша кергән немец сүзе.
- Беренче иҗектә [a] авазы ничек укыла?
IVНыгыту
Укытучы өчен максат:
яңа теманы аңлап үзләштерүдә активлыкка һәм мөстәкыйльлеккә юнәлтү.
Укучылар өчен максат:
яңа белемнәрне кулланып күнегүләр эшләү
Ял минуты
МИКС-ФРИЗ-ГРУП (сорауга җавапбулган санга берләшеп басарга)
- Татар телендә ничә калын (нечкә) сузык аваз бар? Ничә ел фасылы бар? Т.т. ничә килеш бар? Ничә хәреф аваз белдерми? Э авазын белдерү өчен ничә хәреф кирәк? Бер атнада ничә көн?
а) дәреслек буенча эш. 71б. 143к. телдән
-Нәтиҗә ясагыз.
б) 75б. 153к. язмача дәфтәрләрдә.
V Өй эше бирү
Укытучы өчен максат:
яңа материалны ныгыту.
Укучылар өчен максат:
Алган белемнәрне мөстәкыйль куллана алу.
Билгеләр кую.
- Өй эше бирү. 71б. 144к. (яз),73б. 150к. телдән укырга
- Без бүген нәрсә өйрәндек?
- Сузык аваз хәрефләре турында нәрсәләр белеп калдыгыз?