5 сыйныф әдәбияттан ачык дәрес

Татар әдәбиятыннан 5 сыйныфта "Г.Тукай иҗатын йомгаклау" темасына йомгаклау дәресе итеп үткәрелә. Дәрескә түбәндәге максатлар куелды:1. Укучыларның шагыйрь  Габдулла Тукай  турындагы  белемнәрне  тирәнәйтү, тулыландыру 2. Сәнгатьле  сөйләү  күнекмәләрен камилләштерү 3. Тукай образына, аның күпкырлы  иҗатына мәхәббәт тәрбияләү. Җиһазлау:  Г.Тукай  портреты, плакат,  Г.Тукай иҗатына  багышланган интерактив  китап, тест  сораулары, компьютер.             
Раздел Русский язык и Русская литература
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: "Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗатын йомгаклау "

Максат:1. Укучыларның шагыйрь Габдулла Тукай турындагы белемнәрне

тирәнәйтү, тулыландыру;

2. Сәнгатьле сөйләү күнекмәләрен камилләштерү;

3. Тукай образына, аның күпкырлы иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.

Дәрес тибы: Йомгаклау дәресе.

Җиһазлау: Г.Тукай портреты, плакат, Г.Тукай иҗатына багышланган

интерактив китап, тест сораулары, компьютер.


Дәрес барышы

I. Оештыру өлеше.

Исәнмесез, укучылар! Утырыгыз . Бүген безнең дәресебездә кунаклар бар. Әйдәгез бер-беребезгә елмаек, яхшы кәеф белән дәресебезне башлап җибәрик. Бүгенге дәресебезнең темасын кроссвордны чишеп белербез.( Укытучы тактада язылган кроссворд сорауларын укый, укучыларның җавапларын шакмаклар эченә яза бара.)

  1. Гөлдер - гөлдер - гөлдер бу,

Кызыл тәпи кемдер бу? (Күгәрчен)

  1. Җитеп килә инде аның җитмеш яше,

Җем-җем итә җитен сакал, көмеш чәче. (Бабай)

  1. Армый - талмый, ат артыннан калмый. (Арба)

  2. Әрәмәлектәге җырчы кош. (Сандугач)

  3. Бер кошым бар - тынмый, агачка оя кормый.

Өе җирдә, җыры- күктә. (Тургай)

  1. Күптән түгел безнең тәрәзә капкачын

Оя итте минем сөйгән... (карлыгачым)

7. Канаты бар - очмый, аягы юк - йөрми. (балык)

8. Калын арка, тарта да тарта,

Ул тарткан саен табыш арта. (Ат)

  1. Юк аягы, юк күзе, сөйли, өйрәтә үзе. (Китап)

  2. Җәен соры, кышын ак, аңа шулай яхшырак. (Куян)

  3. Сакалы бар, акылы юк. (Кәҗә)

  4. Табышмак әйтәм мин сезгә: йон бирә нәрсә безгә? (Сарык)

  5. Ашлыклар үсте, башаклар пеште,

Кояш пешерә, тиргә төшерә. (Җәй ае)

(Кроссвордның вертикаль өлешендә Габдулла Тукай исеме килеп чыга.

II. Актуальләштерү.

Укытучы: Укучылар, сөекле Тукаебызның гимн буларак җырланыла торган җыры "Туган тел" җырын класс белән җырлыйк әле.

Укытучы: Җир йөзендә үзенең яшәешен раслаган, киләчәктән үзенә лаеклы урын даулаган һәр халык рухи кыйбласын билгеләгән асыл улларын, бөек затларын барлый. Аларны зурлап олылап дөньякүләм киңлекләрдә танырга омтыла. Кылган гамәлләрен, хезмәтләрен тәкъдим итеп, аларга мәһабәт һәйкәлләр куя; зиннәтле музейлар ача; исемнәрен җырларга куша; китап битләренә терки; истәлек такталарында, урам атамаларында мәңгеләштерелә.

Татар халкының да бар ихтирамга һәм игътибарга лаек уллары. Шуларның берсе - халкыбызның сөекле улы, даһи шагыйрь Габдулла Тукай! Быел аның тууына 123 ел!

Һәр ел саен халкыбыз бөек Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Һәр ел саен сәхнәләрдә, мәйданнарда, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында сөекле шагыйребез иҗатына багышлап, әдәби кичәләр уздырыла. Иң зур бәйрәм республикабыз башкаласы Казан шәһәрендә була.Ул күп меңләгән халык катнашында шигырь бәйрәме итеп үткәрелә. Анда аның үлемсез әсәрләре яңгырый, шагыйрьләребез үзләренең яңа әсәрләрен укый.

Бүген без, аңлаганыгызча, татар халкының йөзек кашы булган шагыйре Габдулла Тукайга багышланган дәрес уздырабыз. Алдагы дәресләрдә Г.Тукайның автобиографик әсәре "Исемдә калганнар", "Шүрәле" поэмасы, "Пар ат" һәм башка шигырьләре белән танышкан идек. Бүген Тукай иҗатына нәтиҗә ясарбыз, ягъни йомгакларбыз.

Хәзер мин Тукайның сез яратып өйрәнгән шигырьләреннән 2 шәр юлын укырмын, сез әлеге шигырьләрнең исемен һәм калган ике юлын әйтеп бетерерсез

  • И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкатдәс нәрсә эш...("Эшкә өндәү")

  • Бабай бик күп яшь яшәгәгән, карт ул үзе...("Бабай")

  • Бик тынычлып сайрагыз сез, мин тимимен...("Кошларга")

  • Һич сине куркытмасыннар шүрәле, җен һәм убыр...("Сабыйга")

  • Көн озын ич, ул уенның мин һаман вакытын табам... (Эш беткәч, уйнарга ярый")

  • Бар, җаным, инде яшел урманга оч...("Фатыйма белән Сандугач")

  • Ах, җүләр маэмай! Тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул.... ("Кызыклы шәкерт")

  • Әйтә иртәнге намазга бик матур моңлы азан...("Пар ат")

  • Шул вакытта мин кулыма китап алам,

Аның изге сәхифәләрен актарам... ("Китап")

  • Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл: Кырлай диләр...("Шүрәле")

Физкультминут

Укучылар, хәзер менә шушы тактадагы нокталар буенча Габдулла Тукай үткән юлның схематик картасын төзик. Мин сезгә сораулар бирәм, сез шушы сорауларга җавап бирергә тиеш буласыз.

(Кушлавыч -Сасна-Өчиле-Казан-Өчиле-Кырлай-Җаек-Казан)

  1. Тукай ничәнче елда, кайсы авылда туган.

  2. "Үги әтиемнең мине сөюе, миңа чәй янында кәрәзле балны ак күмәчкә ягып бирүе, минем шунда куанганнарым, биш минутлык төш шикелле генә"- бу истәлек Тукай яшәгән кайсы урын турында?

  3. "Бу авыл бик кечкенә вә бик ярлы булганга, шуның өстенә мин ятим калган ул тарафларда каты ачлык булганга, бабайның көнкүреше гаять начар булган".-Тукай яшәгән кайсы авыл турында сүз бара.

  4. "Асрарга бала бирәм, кем ала? - дип, базарда сатыла. Тукай кайдагы базарда сатыла?

5. "Без үлсәк, бу бала кем кулына кала, ичмасам, авылына кайтарыйк" - дип, аны кайсы авылга кайтаралар?

6. Тукай "Шүрәле" поэмасында җырлый торган тавыклары булган авыл турында яза. Бу кайсы авыл?

7. Уральск шәһәренең элеккеге исеме.

8. Тукай ничәнче елда, ничә яшендә, кайда вафат була?

Дәфтәрдә эш.

Укучылар,

Мәркәзебез - Казанда , Габдулла Тукай урамында Габдулла Тукай музее бар. Бәлки сезнең анда барганыгыз бардыр? Хәзер компьютердан Г.Тукай музеен карап китик.

Укучыларга тестлар бирелә.

Йомгаклау.

Укытучы: Укучылар, безнең бүгенге Г.Тукай тормыш юлына һәм иҗатына багышланган дәресебез тәмам. Тукай иҗатын әйбәт үзләштергәнсез. Алдагы сыйныфларда без әле, яңадан Тукай иҗаты белән очрашырбыз. Аның озынрак поэмаларын укырбыз. Шуның белән дәресбез тәмам

(Актив катнашкан укучыларга билгеләр куела.)


"Габдулла Тукай - шәхес буларак та, иҗаты белән дә күпьяклы, тирән фикерләүче һәм сизгер җанлы әдип. Ул - бай, үткен телле, җәмгыятьтәге бозыклыкны фаш итүдә үз чорының тиңсез сатиригы һәм күңел җылысы белән елмайта алучы "татар галәменең оста юмористы"

Ф.Әмирхан.

Тест

I вариант

1. Тукайның туган көне

а) 26 апрель б) 25 май в) 16 апрель г) 18 март

2. Өчиледә Тукай кемнең кулына эләгә?

а) Газизә апасына б) Сәгъди абзыйга

в) Усал карчыкка г) Бабасының ишле гаиләсенә

3. Г.Тукайның әти-әнисенең исеме?

а) Шәмсенур-Гайнулла б) Мәдинә-Котбетдин

в) Мәмдүдә - Гайнулла г) Мәмдүдә-Мөхәммәтгариф

4. Тукай Җаекта нинди мәдрәсәдә укый?

а) Мөхәммәдия б) Госмания в) Мотыйгия г)Хөсәения

5. "Шүрәле" поэмасында кайсы авыл турында сүз бара?

а) Сасна б) Кырлай в) Кушлавыч г) Өчиле

6. Тукай нәрсә авыруыннан үлә?

а) үпкә авыруыннан б) баш авыртуыннан

в) йөрәк авыруыннан г) инсульттан

Тест

II вариант

1. Тукайның туган елы?

а) 1901 б) 1886 в) 1885 г)1891

2. Тукай кайсы авылда туган?

а) Кушлавыч б) Өчиле

в) Сасна г) Кырлай

3. Г.Тукайның автобиографик әсәренең исеме?

а) «Исемдә калганнар» б) "Исемдәгеләр"

в) «Хатирәләр» г) "Габдулла Тукай"

4. Печән базары кайда урнашкан?

а) Җаекта б) Казанда в) Арчада г) Сарытауда

5. Тукайны кечкенә чагында ничек атыйлар?

а) Габди б) Малай в) Апуш г) Апушик

6. Тукай Җаекта нинди мәдрәсәдә укый?

а) Мөхәммәдия б) Госмания в) Мотыйгия г)Хөсәения


© 2010-2022