“Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре”

Урок предназначен для восьмых классов татарского класса В учебниках иногда не хватает материалов для урока. Я именно использовала такой текст, чтобы ученики задумались , чтобы их спасти от таких ошибок , которые в дальнейшем всю жизнь не дающие покоя. И в конце может и их постигнуть такая участь. При помощи такого текста я думаю, что очень удачно можно объяснить новый урок при помощи знаний учеников.. А конце урока я для повторения и проверки знания подготовила тест как в Е Г... Тема: Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр һәм алар янында тыныш билгеләре. Максат: 1.Теркәгечле тезмә кушма җөмлә синтаксисы буенча теоретик материалны искә төшерү, кабатлау, ныгыту. 2. Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр һәм алар янында тыныш билгеләре турында аңлатма бирү, теркәгечле тезмә кушма җөмләдән теркәгечсез тезмә кушма аера белергә өйрәтү. 3.Бәйләнешле сөйләм һәм иҗади эшчәнлекләрен арттыру; укучыларда әниләргә , туган телебезгә хөрмәт,әдәплелек сыйфатлары тәрбияләү. Метод:әңгәмә, контроль...
Раздел Русский язык и Русская литература
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

8 нче класс. 8нче сыйныфта татар теленнән үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе.

Тема: "Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре".

Дәрес тибы : катнаш

Бу дәрес яңа темага керү белән бергә 9 нчы сыйныфта булачак имтиханга да әзерлек рәвешендә үткәрелә.Шулай ук укучыларга әхлакый тәрбия бирә. Әгәр дәрестә ешрак шундый алымнар кулланылса, укучылар бердәм дәүләт имтиханына да әзер булырлар иде.Үзләренең нинди теманы белмәүләрен ачыклап, шуның өстендә эшләрләр иде. Минемчә, әгәр шундый дәресләрне 5 нче сыйныфтан ук үткәрсәк, һичшичсез укучыларыбызның белем дәрәҗәләре дә югары булыр иде.

Тема: Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр һәм алар янында тыныш билгеләре.

Максат: 1.Теркәгечле тезмә кушма җөмлә синтаксисы буенча теоретик материалны искә төшерү, кабатлау, ныгыту.

2. Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр һәм алар янында тыныш билгеләре турында аңлатма бирү, теркәгечле тезмә кушма җөмләдән теркәгечсез тезмә кушма аера белергә өйрәтү.

3.Бәйләнешле сөйләм һәм иҗади эшчәнлекләрен арттыру; укучыларда әниләргә , туган телебезгә хөрмәт,әдәплелек сыйфатлары тәрбияләү.

Метод:әңгәмә, контроль

Тип:катнаш

Җиһазлау: карточкада җөмләләр, презентация,проектор, "Әдәплелек" дәресләре, өй эше өчен ситуацияләр язылган карточкалар.

Дәрес барышы:

  1. Оештыру: 1.Дәрескә уңай психологик халәт тудыру.

2.Укучыларны дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру.

  1. Актуальләштерү

Максат: Өй эшен һәм алдагы дәресләрдә алган белемнәренең сыйфатын тикшерү, яңа дәресне кабул итү өчен җирлек тудыру.Слайд№2

1.Өй эшен тикшерү.

2.Сорау һәм биремнәр ярдәмендә үткән теманы искә төшерү.

-гади җөмлә дип нинди җөмләгә әйтәбез.

  • кушма җөмлә гади җөмләдән нәрсә белән аерыла

  • нинди җөмләгә тезмә кушма җөмлә дибез?

  • тезмә кушма җөмләнең нинди төрләрен беләсез?

  • теркәгечле тезмә кушма җөмләнең кагыйдәсен әйтегез әле.

  • теркәгечле тезмә кушма җөмләләрдә нинди теркәгечләр кулланыла?

  • теркәгечле тезмә кушма җөмләләрдә нинди тыныш билгеләре куела.

(Балаларның җаваплары тыңлана.) Ә хәзер белемнәребезне перфокарталар ярдәмендә тикшереп алырбыз. (Балаларга бәяләү кәгазьләре ләшенә.)

(Укучылар онытып җибәрсәләр , презентациядәге слайдлар № 4-5 кулланыла.)

2. Перфокарта белән эш Слайд №6

1.Әни бик нык авырый, яисә күп вакытыбыз аның өчен кайгырып үтә.

2.Әти кайтты, ләкин барыбер өйдә бик күңелсез.

3.Әнием уянды, һәм өй эче ямьләнеп , яктырып , нурланып китте.

4.Әни безнең белән сөйләшә, әмма йөрәкне ниндидер шом тырнап тора.

5.Эшкә кадәр әти авыру әни янында була, яки мин кайтып җитәм.

6.Әни сер бирми, ә мин аның эчтән генә сызланганын йөрәгем белән тоеп торам.

Перфокарталар белән эшне тикшерү(слайд №7)

1

2

3

4

5

6

Җыючы теркәгечле тезмә кушма җөмлә


+

Каршы куючы теркәгечле тезмә кушма җөмлә

+

+

+

Бүлүче теркәгечле тезмә кушма җөмлә

+


+






Укучылардан үз эшчәнлегенә бәя бирдерү.

3. Өй эшен тикшерү:

  1. Мәкальләрнең баш кисәкләрен табарга, схемасын төзергә, билгеләмә бирергә, мәгънәсен аңлатырга:

I рәт II рәт

1.Олыла һәрчак олыны, 1. Каты йөрәк бер яшәр,

Олыларлар үзеңне Изге йөрәк мең яшәр.

2. Сөйдергән дә тел, 2. Ана күңеле балада,

Биздергән дә тел. Бала күңеле далада..

Дөреслеген тикшерү слайд № 8ярдәмендә.

Укучылардан үз эшчәнлегенә бәя бирдерү.

Нәтиҗә ясау: мәкальләрнең эчтәлеге нәрсә турында? Бу мәкаль ләрдә нинди сыйфатлар ачыла?

Сүзне уйламыйча сөйләмәскә кирәклеге турында

Олыларны хөрмәт итү

Изгелек иткәннәр онытылмыйлар

Ана бала турында гына уйлап яши, ә бала аны еш кына оныта.

Бу мәкальләр сезне нәрсәгә өйрәтә? (Балаларның җаваплары.Гомумән , әдәпле, әхлаклы, мәрхәмәтле булырга өйрәтә..)

Чыннан да, укучылар, әгәр әдәпле , әхлаклы булсагыз, сезнең йөзегез һәрчак нурлы , кешеләр өчен кадерле булырсыз.

Яңа теманы аңлату:

Максат: Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр һәм алар янында тыныш билгеләре турында аңлатма бирү.Укучыларга әхлак тәрбиясе бирү.

Укучылар, без сезнең белән татар халкының мәкальләрен юкка гына укымадык, бүген без сезнең белән текст белән танышырбыз һәм шул ук вакытта үзебез яңа теманың кагыйдәсен дә чыгарырга тырышырбыз, чөнки без ул мондый эшне башкарганыбыз бар. Ә хәзер мин сезне дәресебезнең эпиграфы белән таныштырам. Эпиграф итеп

Ташны тишеп чыгып кайчагында

Таш өстендә гөлләр үсәләр.

Таш хурланыр каты бәгырьлегә

Таш бәгырьле кеше , дисәләр Слайд № 3

Әйе, бик мәгънәле сүзләр.Бу шигырь якташыбыз Нурдидә Абзалова иҗатыннан алынган . Дәрес барышында без моңа кат-кат инанырбыз әле.Ә хәзер максатны аңлаган булсагыз, эшкә керешербез.Уңышлар сезгә.

1.Текст өстендә эш

-Бер-ике укучы сәнгатьле итеп текстны кычкырып укый . (Бәяләү кәгазендә текст бирелә.)

Картлар йортын эзләп табу бик кыен булмады.1. Автобустан төштек, шушы урыннан бердәнбер сукмак уң якка китә. 2.Ул буш, анда бер кеше дә күренми. Ерак та түгел ике катлы йорт , моңаеп, күңелсез генә, башын түбән игән сыман, кемнедер көтеп утыра. 3.Йортның тәрәзәләре тонык, ниндидер салкынлык бөркелә кебек алардан.

Әнә сукмакта уң кулына зур төенчек тоткан әбине җитәкләгән чибәр генә ханым күренде. Аңа күп булса 25-30 яшь.4.Әбине ул чын мәгънәсендә сөйрәтеп алып килә, әбинең тыны кысылып әледән- әле туктарга омтыла, авыр гына сулый.

5.Менә алар йортның күтәрмәсенә аяк бастылар, ханымның йөзе яктырып киткәндәй булды. Ул шатлыгыннан: "Слава богу, наконец килеп җиттек ",- дип кычкырып җибәрде.Ханым әбигә: "Син , бабуля, монда гына торып тор.Мин директорның барлыгын белеп чыгам,"- дип, ишекләрне каерып ачып, йорт эченә ашыкты.

6.Әби баш яулыгын салып, чәчләрен куллары белән сыпырып алырга да өлгермәде - ханым ишектән атылып ук диярлек чыкты . Һәм:

-Әйдә ,бабуля, директор үзендә.Тизрәк кыланыйк. Каядыр китәргә җыена бугай, - диде.

Әби, төенчеген кулына алып , ханым артыннан иярде.

Аларны 50 яшьләр тирәсендәге, чәчләре чаллана башлаган, тәбәнәк буйлы ир каршы алды.

-Әйдәгез, үтегез, утырыгыз, -диде урыныннан торып,-бу йортның хуҗасы мин булам.Сез кайсы яклардан, кемнәр буласыз?

Ханым кул сумкасыннан газетага чорналган бер төргәк чыгарды һәм директор алдына китереп салды.

-Менә укыгыз,анда, между прочим, барысы да язылган булырга тиеш.

7.Директор тиз генә күз йөртеп чыкты, ханым аны түземсезлек белән көтеп торды.

-Ханым, Мәрфуга әби сезнең кемегез була? -дип сорады.

-Кем булсын, мамам була.

-Гафу итегез, үз әниегезме?

-Әйе.Эш миннән тормый, она сама захотела.

-Әйе, әйе,-диде әби, -балаларым иркенләп яшәсен дип килдем.

-Сколько раз без Алеша белән аны уговорить иттек.Ни в какую ризалашмый.Как деревенский үгез уперлась и все.

-Сезгә ,ханым, тынычлап китәргә дә була, ә сез, әби, аз гына сабыр итегез.

8.Ханым , артына да борылып карамыйча, бүлмәдән чыгып китте; әби яшьле күзләре белән ,өзгәләнеп, аны озатып калды. Аның газизе шушы сагыш бөркелеп торган йортта калдырып китте, бәлки бу аларның соңгы аерылышуларыдыр.

Текст белән эш.

1.Сәнгатьле уку.

2.1,6, 8 нче җөмләләрне укып тикшерү(. Гади җөмләләрне табу, алар үзара ничек бәйләнгәннәр?Нинди тыныш билгесе куелган? Ни өчен? кебек сораулар ярдәмендә )

Нәтиҗә ясау : укучылар үз сүзләре белән генә уйлаган фикерләрен әйтәләр, әгәр төгәллек җитеп бетмәсә, бераз тиешле сораулар ярдәмендә әйтеп җибәрәбез. Укучылар чыгарган нәтиҗә белән китаптагы кагыйдәне чагыштырыйк.

3.Китаптан кагыйдәне уку.

Кагыйдәне укыганнан соң да ,укучылардан нәтиҗә ясатыйк.

Ныгыту:

Максат: алган белемнәрен гамәли кулланырга өйрәнү, белемнәрен ныгыту.

1..48 нче күнегү (язмача)теркәгечсез тезмә кушма җөмләнең гади җөмләләре арасындагы тыныш билгеләрен табарга һәм ни өчен куелуын аңлатырга.Схемаларын төзергә.

5. Тикшерү вакытында укучылар һәр җөмләне тикшерәләр һәм тыныш билгеләренең ни өчен куелуын аңлаталар.Слайд №.

Укучылардан үз эшчәнлегенә бәя бирдерү.

6. 49 нчы күнегү 2 вариантта язмача 1 нче вариант-1.3; 2 нче вариант-2,4нче җөмләләр.Тиешле тыныш билгеләрен куеп, җөмләләрне күчереп язарга һәм схемаларын төзергә.

7.Тикшерү.

Укучылардан үз эшчәнлегенә бәя бирдерү.

8.50 нче күнегү .Иҗади эш.Бирелгән сүзләрне ия итеп, теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр төзеп язарга. (2 нче җөмләләр.)

Ә хәзер белемнәрне бердәм дәүләт имтиханы формасында тикшереп алабыз.Әгәр сез шуларны җиңеп чыга алсагыз , сезне өлешчә имтиханга әзер дип уйларга мөмкин.

Бер дә каушамыйча белемнәрне тикшереп карыйк әле.

А.Тезмә кушма җөмләләр буенча тест.
1. Теркәгечле тезмә кушма җөмлә составындагы җөмләләр үзара
А) теркәгечләр катнашыннан башка гына бәйләнә;
Б) тезүче теркәгечләр ярдәмендә бәйләнә.
2. Теркәгечсез тезмә кушма җөмлә составындагы җөмләләр үзара
А) теркәгечләр катнашыннан башка гына бәйләнә;
Б)тезүче теркәгечләр ярдәмендә бәйләнә
3. Теркәгечле тезмә кушма җөмлә эчендәге гади җөмләләр бер-берсеннән
А) өтер, нокталы өтер белән аерыла;
Б) өтер белән генә аерыла.
4. Теркәгечсез тезмә кушма җөмлә эчендәге гади җөмләләр бер-берсеннән нинди тыныш билгеләре белән аерыла.

А)бернинди дә тыныш билгесе куелмый;

Б)өтер, сызык, нокталы өтер.

5. Әби баш яулыгын салып, чәчләрен куллары белән сыпырып алырга да өлгермәде- ханым ишектән атылып ук диярлек чыкты җөмләсендә ни өчен сызык куелган?

А) вакыйгалар бик тиз алышынган;

Б) капма-каршы куелган.

6. Теркәгечсез тезмә кушма җөмләдә каршы кую интонациясе ярдәмендә
А) бер-берсенә каршы куела торган җөмләләр теркәлә.
Б) бер үк яки төрле вакытта булган күренешләр генә саналып күрсәтелә

7 .Ханым ,артына да борылып карамыйча, бүлмәдән чыгып китте; әби яшьле күзләре белән ,өзгәләнеп, аны озатып калды җөмләсендә ни өчен нокталы өтер куелган?

А)Гади җөмлә эчендә дә өтерләр булганга;

Б) вакыйгалар каршы куелганга.

Тикшерү слайд №10

В өлеше:

1.7 нче җөмләнең схемасын төзегез.

2.[],[] шушы схемага туры килә торган җөмлә табып языгыз

Тестның җавапларын тикшерү. Слайд № 11

Укучылардан үз эшчәнлегенә бәя бирдерү.Укучыларның үз-үзләрен бәяләгән билгеләре белән танышу өчен бәяләмәләрне җыеп алу . Нәтиҗә ясап билгеләр кую.

Бүгнге дәрестә алган белемнәрен искә төшерү.

Өй эшен аңлату: С өлешен өйдә язмача башкарырга, язмада теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмләләрне кулланырга.

С өлеше:

1.Темасы нинди.(Мәрхәмәтсезлек, рәхимсезлек)

2 Проблемалар бармы? Булса ниндиләр?.(Алай булырга тиеш түгел дигән урыннан эзлибез.Әнигә карата мәрхәмәтсез, таш йәрәкле, әдәпсез балалар, телебезнең дә югалуы..)

3. Автор позициясе нинди?(Автор да ханымга карата бик начар мөнәсәбәттә)

4.Сезнең фикерләрегез.(Иң бөек булган ата-ананы олыласаң , аның фатихасын алырсың, әти-әнигә генә түгел башкаларга карата да рәхимле, шәфкатьле булырсың....)

Ә хәзер дәреснең эпиграфына кайтып шуны әйтәсе килә. Бу яшь ханым бәхетле дип уйлыйсызмы? Чыннан да , ул ханым беркайчан да бәхетле булмаячак. Тормышта үзе нинди гамәл кылса, картайган көнендә үзе аннан авыррак хәлләргә тарыр. Димәк, бу ханыма дөньялыкта да, гомерлек йортка баргач та , минемчә , бик авыр булыр. Бу кешенең киләчәге өметсез.Ул һәр яктан да бәхетсез.

Дәресне йомгаклау.Укучылар, һәрчак игелекле ,рәхимле, шәфкатьле булыгыз. Әгәр начар гамәлләр кылган булсагыз , әле төзәтергә соң түгел. Мин дәресне шушы мөнәҗәт белән төгәлләргә телим.

Кеше өчен иң әүвәле - намус, дигән,

Намусыңны сатып, итмә табыш, дигән.

Байлык өчен илен-көнен саткан кеше

Ике дөнья өчен дә ул - явыз, дигән.

Өченче иң кыйммәтлесе - әдәп, дигән,

Әдәп - көчле мәхәббәткә сәбәп, дигән.

Әдәпсездә бәхет тә юк, тәүфыйк та юк,

Кеше исемен күтәрү гаҗәп, дигән.

Бишенче иң кыйммәтлесе - сабыр, дигән,

Сабыр кеше зур бәхетләр табар, дигән,

Бер дә юкка ачуланып дөнья бозу

Бер кайгыдан икенчегә салыр, дигән..


Дәрес өчен бик зур рәхмәт.

Бу темага әзерләнгәндә, мин шундый әдәбиятлар кулландым:

1."Татар халык мәкальләре"

2.Н.В.Максимов "Урта мәктәптә татар теле укыту" ."Мәгариф" нәшрияты,2004.

3.В.Казыйханов "Әхлак дәресләре". "Иҗат "нәшрияты, 1998

Кушымта

Укучыларга өләшенәчәк үз хезмәтләрен бәяләү битләре.

Ф.И._________________________

1.Үткәннәрне кабатлау

1.Әни бик нык авырый, яисә күп вакытыбыз аның өчен кайгырып үтә.

2.Әти кайтты, ләкин барыбер өйдә бик күңелсез.

3.Әнием уянды, һәм өй эче ямьләнеп , яктырып , нурланып китте.

4.Әни безнең белән сөйләшә, әмма йөрәкне ниндидер шом тырнап тора.

5.Эшкә кадәр әти авыру әни янында була, яки мин кайтып җитәм.

6.Әни сер бирми, ә мин аның эчтән генә сызланганын йөрәгем белән тоеп торам.

Перфокарталар белән эш

1

2

3

4

5

6

Җыючы терк.тезмә кушма җөмлә


Каршы куючы терк.тезмә кушма җөмлә



Бүлүче терк.тезмә кушма җөмлә





Бәяләү_____________

Өй эшен тикшерү

Бәяләү_____________

1.Текст өстендә эш

Картлар йортын эзләп табу бик кыен булмады.1. Автобустан төштек, шушы урыннан бердәнбер сукмак уң якка китә. 2.Ул буш, анда бер кеше дә күренми. Ерак та түгел ике катлы йорт , моңаеп, күңелсез генә, башын түбән игән сыман, кемнедер көтеп утыра. 3.Йортның тәрәзәләре тонык, ниндидер салкынлык бөркелә кебек алардан.

Әнә сукмакта уң кулына зур төенчек тоткан әбине җитәкләгән чибәр генә ханым күренде. Аңа күп булса 25-30 яшь.4.Әбине ул чын мәгънәсендә сөйрәтеп алып килә, әбинең тыны кысылып әледән- әле туктарга омтыла, авыр гына сулый.

5.Менә алар йортның күтәрмәсенә аяк бастылар, ханымның йөзе яктырып киткәндәй булды. Ул шатлыгыннан: "Слава богу, наконец килеп җиттек ",- дип кычкырып җибәрде.Ханым әбигә: "Син , бабуля, монда гына торып тор.Мин директорның барлыгын белеп чыгам,"- дип, ишекләрне каерып ачып, йорт эченә ашыкты.

6.Әби баш яулыгын салып, чәчләрен куллары белән сыпырып алырга да өлгермәде - ханым ишектән атылып ук диярлек чыкты . Һәм:

-Әйдә ,бабуля, директор үзендә.Тизрәк кыланыйк. Каядыр китәргә җыена бугай, - диде.

Әби, төенчеген кулына алып , ханым артыннан иярде.

Аларны 50 яшьләр тирәсендәге, чәчләре чаллана башлаган, тәбәнәк буйлы ир каршы алды.

-Әйдәгез, үтегез, утырыгыз, -диде урыныннан торып,-бу йортның хуҗасы мин булам.Сез кайсы яклардан, кемнәр буласыз?

Ханым кул сумкасыннан газетага чорналган бер төргәк чыгарды һәм директор алдына китереп салды.

-Менә укыгыз,анда, между прочим, барысы да язылган булырга тиеш.

7.Директор тиз генә күз йөртеп чыкты, ханым аны түземсезлек белән көтеп торды.

-Ханым, Мәрфуга әби сезнең кемегез була? -дип сорады.

-Кем булсын, мамам була.

-Гафу итегез, үз әниегезме?

-Әйе.Эш миннән тормый, она сама захотела.

-Әйе, әйе,-диде әби, -балаларым иркенләп яшәсен дип килдем.

-Сколько раз без Алеша белән аны уговорить иттек.Ни в какую ризалашмый.Как деревенский үгез уперлась и все.

-Сезгә ,ханым, тынычлап китәргә дә була, ә сез, әби, аз гына сабыр итегез.

8.Ханым , артына да борылып карамыйча, бүлмәдән чыгып китте; әби яшьле күзләре белән ,өзгәләнеп, аны озатып калды. Аның газизе шушы сагыш бөркелеп торган йортта калдырып китте, бәлки бу аларның соңгы аерылышуларыдыр.

3.Тест

А.Тезмә кушма җөмләләр буенча тест.
1. Теркәгечле тезмә кушма җөмлә составындагы җөмләләр үзара
А) теркәгечләр катнашыннан башка гына бәйләнә;
Б) тезүче теркәгечләр ярдәмендә бәйләнә.
2. Теркәгечсез тезмә кушма җөмлә составындагы җөмләләр үзара
А) теркәгечләр катнашыннан башка гына бәйләнә;
Б)тезүче теркәгечләр ярдәмендә бәйләнә
3. Теркәгечле тезмә кушма җөмлә эчендәге гади җөмләләр бер-берсеннән
А) өтер, нокталы өтер белән аерыла;
Б) өтер белән генә аерыла.
4. Теркәгечсез тезмә кушма җөмлә эчендәге гади җөмләләр бер-берсеннән нинди тыныш билгеләре белән аерыла.

А)бернинди дә тыныш билгесе куелмый;

Б)өтер, сызык, нокталы өтер.

5. Әби баш яулыгын салып, чәчләрен куллары белән сыпырып алырга да өлгермәде- ханым ишектән атылып ук диярлек чыкты җөмләсендә ни өчен сызык куелган?

А) вакыйгалар бик тиз алышынган;

Б) капма-каршы куелган.

6. Теркәгечсез тезмә кушма җөмләдә каршы кую интонациясе ярдәмендә
А) бер-берсенә каршы куела торган җөмләләр теркәлә.
Б) бер үк яки төрле вакытта булган күренешләр генә саналып күрсәтелә

7 .Ханым ,артына да борылып карамыйча, бүлмәдән чыгып китте; әби яшьле күзләре белән ,өзгәләнеп, аны озатып калды җөмләсендә ни өчен нокталы өтер куелган?

А)Гади җөмлә эчендә дә өтерләр булганга;

Б) вакыйгалар каршы куелганга.

Бәяләү_________

В өлеше:

1.7 нче җөмләнең схемасын төзегез.

2.[],[] шушы схемага туры килә торган җөмлә табып языгыз

Бәяләү_________

Өй эшенә әзерлек.

С өлеше: 1.Темасы нинди

2 Проблема.

3. Автор позициясе нинди?

4.Сезнең фикерләрегез.

нәтиҗә.___________


© 2010-2022